«Чикләвек» печеньесы — тәмле һәм җайлы рецепт

Ингредиентлар:

1. Шикәр комы — 150 гр
2. Йомырка — 2 шт
3. Маргарин — 250 гр
4. Чәй содасы — бал кашыгы очында
5. Он — 2 стакан

Эчлек өчен:

1. Куертылган сөт — 2 банка
2. Төелгән чикләвек — 100 гр

Әзерләү процессы:

1. Башта эчлекне әзерләп куйыйк. Аны әзерләү өчен куертылган сөт һәм төелгән чикләвекне болгатабыз.

2. Камыр: йомырка белән шикәр комын болгатырга, маргарин, сода һәм он өстәргә.

3. Камыр басып, юка итеп җәябез, махсус формаларга салып пешереп алабыз.

4. Пешкән ярымшарларны формадан алгач суытабыз, эчлек салып, капма-каршы китереп ябыштырып «чикләвекләр» хасил итәбез.

Әзер! Чәйләрегез тәмле булсын!