Йөзү нәрсәсе белән файдалы?

Теге яки бу спорт төрен сайлаганда, бала һәрвакыт сорау алдында кала. Әти-әниләр дә кайсын киңәш итәргә белми. Ә бассейнга йөри башласа, сабый берничек тә оттырмаячак.

БАЛАЛАРГА

Үскән вакытта бала организмына күп йөкләмә төшә, шуңа да һәр баланы хәрәкәтләндерә, мускулларын ныгыта торган спорт төре кирәк. Белгечләр сабыйның скелеты формалашкан вакытта, балага йөзү белән шөгыльләнергә киңәш итә. Суда физик күнегүләр алган балаларның укуы яхшыра, сабый үзе дә үсеш ала.

Бала организмы өчен суның әһәмиятен әйтеп бетерерлек түгел. Чөнки даими рәвештә йөзү иммун системасы, терәк–хәрәкәт аппараты, аш кайнату органнары авырулары белән көрәшергә булыша. Шулай ук матдәләр алмашын, үпкәләр эшчәнлеген яхшырта, скелетны дөрес итеп формалаштырырга булыша.

Бассейнга йөрү һәр бала өчен файдалы: cәламәтлеге белән бәйле проблемалар булганнарга да, профликтика өчен дә.

Мәктәп яшендәге балаларның 50 процентында сколиоз барлыкка килә.

Бала белән бергә басссейнга йөргән вакытта шушы кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:

1. Баланы бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырмаска;

2. Сабыйга салкын тисә яки берәр җтире авыртса, бассейнга йөрергә ярамый;

3. Әгәр бала бассейнда йөзүдән курка икән, судагы дәресләрне туктатып торырга кирәк. Әни кешегә сабыйны тынычландырганнан соң гына, суда йөзүне дәвам итәргә ярый;

Әгәр балагыз әле кечкенә икән, 2-3 яшькә кадәр, суда йөзгәндә подгузник белән махсус трусик кидерергә кирәк.

ӘНИЛӘРГӘ

Бассейнда йөзү балага гына түгел, әниләргә дә бик файдалы. Сәламәтлекне ныгытудан тыш, йөзү хатын-кызның матурлыгын, тире тонусын саклый, организмдагы сыеклык хәрәкәтен яхшырта.

Йөзү белә шөгыльләнү артык килограммнарның юкка чыгуына, хатын-кыз тәненең сылулануына китерә. Ябыгыр өчен, бассейнда даими рәвештә интенсив темпта йөзәргә кирәк. Тиешле нәтиҗәгә ирешер өчен, атнасына ким дигәндә, 2 тапкыр бассейнга йөрү зарур.

Булачак әниләргә дә бассейнда йөзү комачау итмәс. Бассейнга йөрү – ул әле бала табуга әзерлек дигән сүз дә әле. Чөнки суда буыннар, мускулларны тоташтыра торган аппарат хәрәкәтләнә. Житмәсә, су бил, умыртка сөягенә булган йөкләмәне киметә, нерв системасын тынычландыра.

ӘТИЛӘРГӘ

Ир–атлар арасында йөрәк–кан тамыры һәм сидек–җенес авырулары аеруча киң таралган. Шуңа да су кеше органнарына масcаж эффектын бирә, иммунитетны ныгыта, сәламәтләндерә. Шул ук вакытта холестерин дәрәҗәсен нормальләштерә, шулай итеп йөрәк, кан тамырлары авырулары, шикәр авыруларынна саклап кала.

5-10 килограммна арынырга телисезме сез яки мускулларыгызны ныгытасыгыз киләме, берничә гади кагыйдәне истән чыгармагыз:

– дәресләрне калдырмагыз;

– күнекмәләрне атнасына бер тапкырдан башлагыз, алга таба йөкләмәне арттырыгыз;

– йөзәр алдыннан физик күнегүләрне ясап алырга икрәклеген онытмагыз.

Кемнәргә ярамый?

Ләкин шул ук вакытта бассейнга йөрү тыелган кешеләр категориясе дә бар. Кайсы вакытта бассейнга йөрергә ярамый?

– Хроник авырулар көчәйгән вакытта;

– Йогышлы авырулары булучылар (шул исәптән тубуркулез да);

– Яман шеш;

– Стенокардия яки аритмия;

– Тән яки күз авырулары, ачык яралар булган вакытта.