Тинчурин театры актеры Рөстәм Гайзуллинның бу арада горурланып йөргән чагы. Шулай булмый ни: улы Нурсолтанга таэквондо буенча яшел билбау биргәннәр бит!
«Аттестацияне уңышлы үттек! Физәзерлекне бирдек (100 «отжимание», 100 чүгәләү, 30 пресс, 75 аяк күтәрү), хъенги, теория һәм спарринг…Аллага шөкер, Нурсолтан булдырды! Аның хәзер 6 нчы гып. Яшел билбау!» — дигән «Инстаграм»да бәхетле әти.