«Ак Барс»лылардан тагын бер изге гамәл [фото]

«Ак Барс» хоккей клубы уенчылары изге гамәлләре белән сөендерә.

Күптән түгел команда капитаны Александр Свитов, Артем Лукоянов һәм Джастин Азеведо Республика балалар клиникасында дәваланучы сабыйлар янында булып кайтты. Команда исеменнән алар балаларга сәламәтлек теләде, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады. «Ак Барс»лылар буш кул белән килмәгән иде, бүләкләре дә бар.

Хоккейчылар сабыйлар белән өстәл хоккее да уйнап алды әле.

 

 


Охшаш язмалар