Чаңгычы Альбина, Уразова, Элвин Грей клипларында спортчылар күрергә тели, үзе дә катнашырга риза

18 яшендә 60тан артык медаль, 250дән артык мактау кәгазе, көненә 40 чакрымлап ара йөгерәм дип кайсыгыз мактана ала? Сарман кызы Альбина Нуруллинаның бүлмәсендәге диварлар әнә шул медаль-кубоклар арасыннан күренми дә. Кайчандыр мәктәптәге чаңгы секциясенә язылган кыз бүген Татарстан җыелма командасы спортчысы булырмын, дип уйламаган да. Бөтенроссия “Ел укучысы-2016” бәйгесенең җиңүчесе Альбина Нуруллина белән спорт, көч һәм җиңүләр турында сөйләштек.

— Балачакта нәрсәгә омтылдың? Спорт дөньясына тәүге адымнарыңны кайчан атладың?
— Мин үземне биш яшьтән хәтерлим. Әти-әни чаңгыда шуарга алып чыга иде кичләрен. Ул чакта бик яхшы йөрмәдем инде. Икенче сыйныфта укыганда, беренче тренерым Фәрит абый Сафин керде дә: “Кемнең чаңгы секциясенә йөрисе килә?” дип сорады. Күбебез “Мин, мин”, дип кул күтәрдек. Теләгәндә йөрдек, теләмәгәндә — юк. Шуннан ул безне утыртты да: “Алай ярамый. Ниндидер үрләрне яулар өчен тырышырга кирәк”, диде. Шулай итеп, максатчан рәвештә, мин бары тик сигезенче сыйныфта гына шуа башладым. Гомумән, спорт ул безнең каныбызда. Минем бабам Нурулла 82 яшендә дә Сабантуйларда йөгергән.
— Беренче ярышларыңны хәтерлисеңме?
— Сарман районында булды инде. Үз яшьтәшләрем (1998-1999 елларда туучылар) арасында “Лыжня России” ярышында 1нче урын алдым. Соңрак Җәлил бистәсендә узган район, республика ярышларына еш йөрергә туры килде. Анда да беренче, икенче, өченче урыннар булды. Түбән Кама, Зәй шәһәрләрендә республика ярышларында икенче, өченче урыннарны оттым.
— Син хәзер беренче курста укыйсың бит? Шуарга өлгерәсеңме соң?
— Әйе, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең спорт менеджменты факультетына кердем. Парлар тәмамлангач, “Чишмәле” базасына барып, 1,5-2 сәгать шөгыльләнәм. Без анда йөгерәбез, роллерда шуабыз, иммитация ясыйбыз. Леонид Савосин, Айдар Фәррахович, Сарман районының “Старт” чаңгы мәктәбе тренерлары Фәрит Сафин, Владимир Перетурин кебек кешеләр безне чаңгыда шууның серләренә төшендерә. Ел саен июньнең унбишләрендә тренировкаларны башлап, апрельга кадәр әзерләкләр бара, җыеннар дәвам итә.
— Эсседә шөгыльләнәләр, дип көлүчеләр юкмы соң?
— Көләләр. Без, спортчы өч кыз, шулай тренировкаларга җыенганда, сыйныфташларыбыз урамда йөри, авылга кайта, ял итә иделәр. Ә без тир түктек. Һәркөнне 30-40 чакрым узабыз. Шуасы, эзерләнәсе килми торган да чаклар булды. Ә хәзер чыкмасаң, форма югала. Карга ятып елаган чаклар да булды. Узган ел Татарстан беренчелегендә финишка кадәр 600 метр калган иде. Шунда миңа бер кыз таягы белән аяк чалды да, мин егылып калдым. Гомеремне спорт белән бәйләрмен, дип уйламадым башта. Ә хәзер спортсыз яши алмавымны аңладым. Спортсыз мин беркем! Төп максатым да – спорт мастеры булу.
— Россия күләменә беренче тапкыр кайчан чыктың?
— Сигезенчеме, тугызынчымы сыйныфта әтием “карап булса да кайтырсың”, дип Сыктывкар шәһәрендә узган ярышларга алып барды. Бөтен Россиядән 600дән артык кеше ярыштык. Мин шуларның 100легенә эләктем. Шунда ук Олимпия чемпионы Раиса Сметанина белән дә күрештем. Бу ярыштан үзгәреп, ныгып кайттым.
— Мин-минлек, тәккәберлек дигән әйбер спортчыларга хасмы?
— Йолдыз булырлык дәрәҗәдә түгел әле мин. Ярышларда исем-фамилия буенча мине беләләр, таныйлар – ул горурлык инде. Әле бервакыт, чангы шуарга чыккач, бер кыз килеп: “Син чаңгычы Альбина Нуруллина түгелме?” дип танып алды.

— Синең үзеңнең кумирың бармы соң?
— Мин чаңгычы, олимпия чемпионы Александр Легков белән сокланам, аның тормышы белән кызыксынам: ничек әзерләнә, кайда катнаша. Биатлончы Дарья Домрачева, фигуралы шууда Аделина Сотникованы яратам. Аларга карагач, үзеннән үзе йөрисе, шөгыльләнәсе килә башлый. Аларның тормышын карыйсың да: “Минеке дә шундый булсын иде”, дисең. Хыялым да — призлы урыннар алу. Ә  башкалар кебек машина, квартир, шәхси тормыш турында әле уйлаган юк.
— Гашыйк та булганың юкмы?
— Бар инде. Сөйгән кешең булганда, ярышырга авыр: проблемалар күбәя. Миндә алай ук булган юк, кешедән генә чыгып әйтәм. Җыеннарда кызлар еш кына егетләре өчен борчылып, тренировкаларга тулысынча бирелмиләр.
— Ярышлардан ничек ял итәсең соң?
— Фотога төшерергә, гитарада уйнарга, биергә яратам. Ашарга пешерәм.  Өчпочмак, пәрәмәч, аш, пилмән, пылау кебек ризыкларны яратам.
— Спортчы кызлар күп ашыймы? Фигура сакларга тырышасыңмы?
— Мин күп ашыйм (елмая). Калорияләрне чутламыйм. Спортчы менюсында иң мөһиме – ит! Аннан соң аш, кәтлит, эремчек, чөгендер, карабодай. Ашауны кысмыйм, чөнки безнең әзерлек бик күп көч таләп итә. Шуңа күрә ашау һәм йокыны без аеруча кайгыртабыз. Көненә ким дигәндә 8-9 сәгать йоклыйм.
— Ел дәвамында кар яткан якларга күченеп китергә теләгең юкмы?
— Юк, миңа җәй дә, Татарстан да бик ошый. Баштарак Мәскәүгә күченеп китергә, укырга уйлаган идем. Мин анда үттем, әмма шартлар ошамады. Трассага барыр өчен вакыт күп кирәк, Казанда исә чаңгычыларга мөмкинлекләр күбрәк.
— Россия күләмендә узган “Ел укучысы-2016” конкурсында Татарстаннан син берүзең генә сайланып алындыңмы ул? 
— Әйе, без катнашыр өчен документлар, билгеләремне җибәрдек, сочинение яздым. Барып, әйбәт кенә чыгыш ясап, “Спортта югары казанышлар” номинациясендә җиңүгә лаек булдым.
— Иң төп казанышларыңны, уңышларыңны әйтеп кит әле?
— Иң беренчедән, 10нчы сыйныфта укыганда Татарстанның җыелма командасы составына керүдер. 2014 елда спорт мастерына кандидатлык нормаларын үтәп, ике елдан аны тагын бер кат раслау – төп горурлыкларымның берсе.
— Спорттан читләшик әле. Татарча җырлар тыңлыйсыңмы? 
— Ландыш Нигъмәтҗанова, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Элвин Грей кебек артистларны тыңлыйм.
— Спортчыларны татар клипларында күргән юк. Спорт турында клип төшерергә иде, дип берәрсенә  тәкъдим ясый алыр идеңме?
— Әйе шул, спортка игътибар итми безнең эстрада…Минем клипта төшергә хыялым бар. Бәлки, ул клип башкаларны үсендереп тә җибәрер иде. Мөмкинлек булса, бик теләп төшер идем андый клипта.
— Хәзерге вакытта ниләр белән мәшгуль?
— Тиздән җыеннар башлана, шуңа күрә мин әйбәтләп шөгыльләнәм. Ноябрьдә Чиләбе өлкәсе Злотаус шәһәренә “Беренче кар” җыенына барам. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән спортчылар килә. Кая барсам да, “Беркайчан да булмый дип әйтмә, булдырам Алла боерса!” дигән девиз белән алга атлыйм. Энекәшем Әлмир дә миннән күреп чаңгы белән шөгыльләнә башлады, инде үз яшьтәшләре арасында ярышларда да катнаша. Өйдә булганда аңа чаңгы шуу серләрен өйрәтәм.
Чыганак: «Акчарлак» газетасыннан алынды

Охшаш язмалар