«Канатлы ат» — укучыларыбыз иҗаты

Болыт

Әллә каян килеп чыкты

Кечкенә генә болыт.

Бик кыска гына арада

Китте җир өстен юып.

Ләйсән Хәбибуллина, Ютазы


Сүз

Тәмле дә ул, ачы да ул,

Озын да була ала.

Уйламыйча әйткәннәре

Күңелгә яра сала.

Сүз чыпчык түгел, тоттырмый —

Бер очып китсә әгәр.

Шул сүзләр өчен җавапны

Бирерсең аннан, мәгәр.

Әдилә Ибәтуллина, Кайбыч