«Космонавт хатыны» — Люция Әблиева

Малайларның космонавт булырга хыялланулары турында һәрвакыт язып кына торалар. Ә кызлар-йолдызлар хакында ник бер сүз булсын! Аларга Гагарин маяк булса, безнең Терешковабыз бар ич! «Нәрсә, син дә космоска очмакчы булган идеңме әллә?» – дип уйлаганнарнарның өметләре өзелер. Минем исәп… космонавт хатыны булу иде. Күз күрмәс җирләргә җәелеп яткан Советлар иленең бер авылында (егерме йортка бер телевизор!) яшәгән кыз баланың башына бу хыял каян кергән дисезме? Сөйлим алайса.

Авылда сигезьеллык агач мәктәп чак. Без, башлангыч класс укучылары, икенче сменада укып йөрибез. Дәресләр башланыр алдыннан киләбез дә, озын коридордагы эскәмияләргә тезелешеп утырабыз. Коридорның, әйтергә кирәк, берничә функциясе бар. Пионер сборлары, комсомол җыелышлары, дүшәмбе саен тәртип-торышка багышланган «линейкалар» һәм төрле бәйрәм чаралары монда уза. Малай-шалайларның тәнәфес вакытында «әүмәкләшеп» ала торган урыннары да – нәкъ менә шушы коридор. Бина ишелеп төшмәскә терәтеп куелган баганалары исә, «куышлы», «качкалак» уйнау хезмәтен үти.

Коридордагы стенаның буеннан-буена эленгән совет космонавтларның рәсемнәренә беребез дә битараф түгелбез. Каршыда торгач, күзләр гел шунда төшеп тик тора. Хәзерге кебек интернет заманы булмагач, алар турында гәҗит-журналларда аз-маз гына язылган, тегеннән-моннан ишетеп калган мәгълүмат белән генә чикләнәбез. Кызларга килсәк, барыбыз да космонавтларга «үлеп» гашыйкбыз. Алай гына да түгел, үзара бүлешеп тә куйдык әле аларны. Мин Борис Валентинович Волыновны сайладым. Өйдә апаларыма да әйтеп куйдым: «Ары-бире, ялгыш та Волыновка гашыйк була күрмәгез, үскәч аңа үзем кияүгә чыгачакмын!» Шулай итеп, икенче класста укып йөргән чагында «космонавт хатыны» булып киттем.

Берзаман «космонавт хатынын» скарлатина егып салды. Тәнемнең ут булып януына чыдый алмыйм, ялан тәпи кар өстеннән дә йөгергәләп кергәлим. Апалар жәлләп, кәефемне күтәрер өчен төрле-төрле сюрпризлар уйлап чыгаралар. Беркөнне: «Сөенче, Волыновтан хат килде!» – дип, алдыма конверт китереп куйдылар. Ышанасы да килә… килми дә. Конвертны ачсам, саф татар телендә минем исемгә язылган хат ята. «Тизрәк терел, космик сәламнәр белән, Борис Валентинович Волынов», – дигән юлларны укыгач, чүт кенә чирләп яткан диваным белән бергә космоска очып китмәдем, малай! Каян адресны белгән дә, татарча ничек язган диген?! Терелергә туры килде…

Яраткан космонавтымның ике тапкыр космоска очканын да әйтеп китмичә булмас. Беренчесендә җиргә авария хәлендәге режимда төшәргә туры килә аңа. Алган яраларыннан соң башкача оча алмас дип санасалар да, җиде елдан Волынов яңадан космосны яулый. Белгәнмен кемгә гашыйк булырга – ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булу теләсә кемгә тәтеми ул!

Люция Әблиева