Сарман укучылары өйләренә «Сабантуй» алып кайтып китте

Сарманнан хат килеп төште безгә, дуслар!

Даими укучыбыз Агыйдел Миңнуллинадан ул. Менә ул нәрсә яза: «Кичә безнең Сарман урта мәктәбенә «Сабантуй» дан кунаклар килде. Без Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, бик күп җырлар авторы, җырчы, композитор, артист Алмаз Хәмзин һәм “Сабантуй” журналы хезмәткәре, балалар язучысы Алмаз Гыймадиев белән очраштык. Алмаз Хәмзин үзе язган җырларын башкарды, төрле артистларга пародияләр курсәтте, безгә- укучыларга кызык булган сорауларга җавап бирде. Алмаз Гыймадиев үзе турында, мәктәп тормышын яктырткан әсәрләре турында сөйләде. Мин үзем аның «Хуш, Тамчыгөл!», «Без андый малай түгел» китапларын укып беләм. Очрашу бик күңелле узды, һәр укучы «Сабантуй»лы булды. Мондый кызыклы, эчтәлекле очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләктә калабыз!»

 


Охшаш язмалар