Кар бөртеге бигрәк матур… — Укучыларыбыз иҗаты

Кар бөртеге!

Кар бөртеге бигрәк матур —
Ялтырый кулларымда.
Җем-җем итеп сибелгәннәр
Барасы юлларымда.

Тәрәзәгә килә дә ул
Урамга мине дәшә.
Һәр көнне шулай елмаеп
Безгә шатлык өләшә.

Булат Гатауллин,
Әтнә району, Күәм мәктәбе