Көзге урман нинди матур! — Укучыларыбыз иҗаты

Урман күчтәнәчләре

Көзге урман нинди матур!
Сокланып йөрим әле.
Әйтерсең лә, буяганнар —
Яфраклар төрле-төрле.

Гөмбә вакытын көтеп алам,
Шундый килә җыясым.
Алып кайткач, белеп торам
Әнинең шатланасын.

Җыйдым бераз чикләвек тә,
Кышка куям киптереп.
Инде хәзер өйгә киттем,
Сәпитемдә җилдереп.

Динар Әхмәтшин, Казан