Көрәшне ничек үстерергә: Аяк чалыйк, дип, саташа күрмик!

Татарстанның көрәш һәм билбау көрәше федерацияләре президенты Марат Әхмәтов “Интертат” электрон газетасына әлеге спорт төрләре үсешенә, аларның бүгенге хәленә карата үз фикерен белдерде. Көрәшне үстерүгә үзеннән саллы өлеш керткән җитәкченең әйткән сүзләре дә саллы. Укып карыйк, шәрехлик һәм фикер белдерик.

Популярлык турында…

Бүген кайбер мәгълүмат чаралары (башларына кайсы аягы белән нинди ат типкәндер) татар көрәшенең үсешен Татарстанда хоккейның популярлыгы белән чагыштыра башлады. Чагыштыру мантыйктан ераграк: берсе Олимпия программасына кергән уен төре булса, икенчесе милли спорт төре; кәшәкәлеләр тирәсендә миллионнар бөтерелсә, көрәш батырларының үз гомеренә бер тапкыр машина отып та карьерасын бушка узмады, дип мактанырга хакы бар… Аермалар шактый. Бу уңайдан Марат Әхмәтов фикерен тыңлыйк.

– Сабан туйлары якынлаша, көрәш федерациясе җитәкчесе буларак көрәш бездә тиешле дәрәҗәдә популяр дип саныйсызмы? Көрәш барганда заллар тулып тора, халык агылып йөри дип әйтә алмыйбыз. Данис Зарипов дип язылган футболка кигән үсмерне без күрә алабыз, ә Раил Нургалиев дигән футболка киеп йөргәнен күз алдына да китереп булмый.

– Мин сине гаҗәпләндерердәй җавап бирермен дип уйламыйм. Әгәр дә кемдер безгә булышып, бер хоккейчының чыгымын безгә көрәшне үстерергә бирсә, көрәшне икенче дәрәҗәгә куя алабыз. Бер хоккейчы яки ярты футболчыныкын. Безнең татар көрәше федерациянең җәмәгать башлангычында. Спонсорларның теләге һәм ихтыяры күпмегә мөмкинлек бирсә, шуның белән бара торган әйбер.

Без алай да әле ул көрәшнең массалыгын саклап киләбез. Безнең татар көрәше белән хоккей белән шөгыльләнгән кадәр санда яшүсмерләр һәм балалар шөгыльләнә, беләсең килсә. Хоккейга күпме акча тыгыла, ә милләтнең көзгесе булган татар көрәшенә күпме чыгым тотабыз? Ул чагыштырырлык түгел. Әгәр безнең реклама белән шөгыльләнергә, тамашачыны тартып китерергә, аны кызыксындырырга зур күләмдә финанс мөмкинлекләре булса, әлбәттә, татар көрәше башкача була алыр иде.

Безнең резервларыбыз бик зур. Безнең чиста татар районы, башлыклары татар егетләре булса да, татар көрәше массакүләм булмаган районнарыбыз бар. Мин аны гел үзебезнең эшләп бетермәгән җитешсезлегебез дип санап киләм.

Шул ук вакытта, кесә мөмкинлегенә карап, мин канәгатьлек тә белдерәм. Безнең титуллы ярышлар бар. Әйтик, авыл хуҗалыгы министрлыгы призына, герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә уза торган турнир, республика чемпионаты, республикабызның беренче Президенты Кубогы. Безнең 16 титуллы турнирыбыз бар. Аларның күбесендә 42-45, хәтта 52 команда катнаша, аның өстенә 400дән артыграк көрәшче катнаша.

Дөрес әйтәсең, ЦСКА белән “Ак Барс” финалда уйнаган “Татнефть-Аренада”гы кадәр зал тутырып тамашачы җыя алганыбыз юк. Әмма үзенең чемпионатларында безнең татар көрәше кадәр көрәшче җыйган башка берәр спорт төре бармы икән? Юк.

Көрәш – безнең милли традицияләребезне үстерү, телне саклау. Татар көрәше яшүсмерне тормышка сәләтле итеп тәрбияли, аны тәвәккәл, кыю, тырыш, фидакарь булырга, куркып калмаска өйрәтә. Көрәштә төп сыйфат – көндәшеңне җиңү түгел, үз-үзеңне җиңү. Үз ихтыярың син үз-үзеңне җиңә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Үз-үзен җиңә алган кеше генә батыр көрәшче була ала. Чөнки хәзерге татар көрәше Сабантуе җиткәч яки аның алдыннан бер чиләк йомырка эчеп батыр калу түгел. Ул башка спорт төрләре кебек үк югары һөнәри осталыкта ел дәвамы һәр көн, һәрдаим шөгыльләнүне сорый, спортчы, көрәшчене искиткеч тар, кысан ихтыяри кысаларда эшләргә, яшәргә мәҗбүр итә. Татар көрәше — ул спортның дәрәҗәле, матур төре. Дөрес, халыкның аны кабул итүен, тамашачының аны яратуын арттырырга, бу максатка ирешергә кирәк.

– Шушы шартларда аны ничек популярлаштырып була? Буламы?

– Әлбәттә, була. Әгәр дә без татар көрәшен башка дәрәҗәдә финанслый алсак, әлбәттә, була.

– Финанс булмаса?

– Ә нишләп булмаса? Булдырырга кирәк. Аның өчен татар җанлы, милли җанлы, традицияләргә хөрмәт белән карый торган спонсорларыбыз, шундый җитәкчеләребез күбрәк кирәк.

Федерация җитәкчесе вазифасы миңа җәмәгатьчелек башлангычында тапшырылган эш булды. Безнең хөкүмәттә һәр министр нинди дә булса бер спорт төренә беркетелгән. Мин әйтә алмыйм, кемнәр ни дәрәҗәдә үз вазифасын башкара, үземчә, бу вазифага җаваплы карыйм.

Акчаны кем сорый?

– Мәгълүмат чаралары көрәшне тиешле дәрәҗәдә яктырта дип уйлыйсызмы?

– Сез бит һәрберегез акча сорыйсыз. Сайтка акча сорыйлар, ТНВ акча сорый безнең “Батырлар” тапшыруын алып барыр өчен, кайдадыр мәкалә язасы булса, акча кирәк. Бөтен җирдә акча кирәк. Шуңа күрә шул матбугат чаралары яктыртып барсын өчен дә федерациядә аның махсус белгечләрен булдырырга кирәк, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк, шулай бит? Һәр нәрсә акча сорый.

– Без сорамыйбыз.

– Менә монда утырганда сорамыйсың. Әйдәле, менә бу проблеманы бергә хәл итик әле дип әйтсәк, мәсьәлә акчага терәлергә мөмкин. Мин үпкәләтеп әйтмим, болай әйтәм.

…Әлеге сорауларның кузгатылуы гаҗәп түгел: көрәш темасын мәгълүмат чаралары аша яктырту актуаль темага әйләнеп китте. Ләкин бу урында Марат Әхмәтов фикеренә бераз төзәтмә кертү урынлы булыр – бүген көрәш темасын яктырта торган каләм әһелләренең 99,9 проценты әлеге эшләре өчен акча сорамый һәм бу эшне алар көрәшне яратканга күрә генә башкара. Ә андыйларның санын арттыру, булганнары белән нәтиҗәле эшләү өчен федерация тарафыннан, гафу итегез, теләктәшлек җитеп бетми. Араларны тагын да якынайту максатыннан, иң беренче чиратта, федерациягә матбугат хезмәте һәм үз сайтын булдыру кирәк.

Бу – саташу

– Фатих Сәүбәновичның көрәш турындагы фикерләрен беләсездер инде. Ул татарның классик көрәше, бил бирмичә көрәшү белән ерак китә алмыйбыз, ди. Билбаулы, аяк чалу көрәше кагыйдәләрен кабул итсәк, татар көрәшен дөньяга таныта алабыз, ди. Сез килешәсезме?

– Һәркемнең үз фикере, бу очракта мин синең белән әңгәмә вакытында гына да милли көрәш турында сүз кузгалгач, традиция-традиция дип, берничә тапкыр шушы сүзне кыстырдым. Безнең татар көрәшенең үзенең традициясе бар. Билбау көрәше үзе аерым булсын, татар көрәше аерым булырга тиеш. Без үзебезнең милли традицияләребезне, аның тамырын, нигезен сакларга тиеш дип саныйм мин. Алар бер-берсенә комачауламый. Шушы ук татар көрәшендә өлгереп, шунда танылган егетләребезгә билбау көрәше белән көрәшергә, дөнья чемпионатларына чыгарга мөмкинлек бирәбез. Билбау көрәше классик төр бит инде, нәкъ безнең татар көрәше кебек. Әмма күрә торып, үзең татар егете була торып, шуның кадәрле милли тарафдарларың була торып, ике Федерациянең җитәкчесе үзем була торып нигә мин аларның икесен бергә кушарга тиеш? Минем моңа намусым бармый.

Фото: intertat.tatar

Марат Әхмәтов белән тулысынча килешәм. Аяк чалу татарга хас әйбер түгел. Заманасы шул, аяк чалмасаң өстен чыгып булмый, дисезме? Тормышта шулай булса да, келәмдә – башка хәл. Сыртка төштем дигәндә генә гадел алымнар белән көндәшеңне сыртта калдырырга өйрәнергә кирәк. Ә дөньяга танылу өчен “татар көрәше”н онытып торыйк. Ул Татарстаннан читкә чыккач күптән татарлыгын югалтты инде. Бүген безгә үз җирлегебездәге көрәшне саклап калырга кирәк. Парадокс бит: дөньяда җиңү яулаган көрәшчеләребез бар, ә авыл Сабан туйларында мәйданга чыгарга кеше таба алмыйбыз. Әле 10-15 ел элек кенә алай түгел иде. Миллилекнең югала баруы шунда чагыла да бугай инде. Аяк чалыйк, дип, саташа күрмик!

Фәрит САЛИХОВ