Балаларны үзебез сакласак кына!

Кичә гадәти көн булырга тиеш иде кебек… Тик Кемероводагы фаҗига көннең астын-өскә китерде. Кинотеатрда бикләнеп калып, янгында һәлак булган балалар, аларга берничек тә ярдәм итә алмаудан өзгәләнгән ата-ана… Бу коточкыч фаҗига кемне генә битараф калдырды икән.

Бу язмамда мин социаль челтәрләрдәге кебек коррупция турында сөйләргә, сәүдә үзәге персоналын, хөкүмәтне сүгәргә җыенмыйм. Мине башка сорау борчый: Алла сакласын, шундый хәл белән күзгә-күз очрашырга туры килсә, мин баламны саклап кала алырмынмы? Мин моның өчен нишләргә тиеш?

Кагыйдә буларак, без сәүдә үзәкләренә барганда, куркынычсызлык турында уйлап та карамыйбыз. Ни өчендер бу мәсьәлә иң соңгы планда кала. Эвакуация сиреналары кычкыра башлагач, берәү дә шундук чыгу юлына таба йөгерергә ашыкмый. Моның өчен аларга барысын да үз күзләре белән күрергә, я булмаса, чын-чынлап паникага бирелгән халыкны очратырга кирәк.

Ирексездән, бер очрак исемә килеп төшә. Кызым белән рәхәтләнеп сәүдә үзәгендә йөрибез, сәгать кичке бишләр тирәсе. Шул чагында сиреналар кычкыра башлады, халыкка сәүдә үзәгеннән чыгарга дигән әмер бирелде. Дөресен әйтим, әгәр дә үзем генә булсам, бу тавышка әллә ни исем дә китмәгән булыр иде, мөгаен. Тик бу юлы мин шундук чыгу ягына борылдым. Башка килгән беренче фикер – эвакуация планы буенча мин кайсы якка юл тотарга һәм кайдан чыгарга тиеш? Әлбәттә, миндә бу сорауга җавап юк иде. Тик, Аллага шөкер, иң якын чыгу урынының кайда икәнлеген беләм. Шунда таба борылдым.

Урамда кыш, бала киенмәгән. Кулда пакет-пакет әйбер. Тагын дилемма: “Баланы киендерергәме, әллә инде шул килеш кенә йөгерәсеме? Коляска, пакетларны нишләтергә? Ташлап калдырыргамы, әллә алыргамы? Балага салкын тисә яхшы булмачак бит, киендерергә кирәк”. Үзем шулай дип уйлыйм, үзем чыгу юлына таба йөгерәм. Аллага шөкер, минем өстерәлгәнне күрептер инде, бер таныш түгел апаң ярдәмгә атылды. Сумкалар, пакетларны аңа тапшырдым, үзем колясканы этәм. Ярар инде, баланы коридорда түгел, ә урамга чыга торган ишек янында киендерергә баш эшләде. Тиз генә курткасын кидереп, капюшонын башына салдым да, урамга атылдым.

Әлбәттә, бу эвакуация системасын тикшерү процессы иде. “Уф, шулар аркасында күпме нервым бетте”, — дип персоналны сүгеп тә алдым әле, хәтта.

Ә хәзер уйлыйм, әгәр дә ул чын янгын булган булса? Менә бу очракта мин дөрес эшләдемме? Мөгаен, юктыр. Ник дигәндә, “Кышкы чия” сәүдә үзәгендәге янгын белән бәйле видеоларда пожарның бинаны секундлар эчендә камап алганлыгы күренә. Ә мин сиреналар гадәттән тыш хәл турында хәбәр биргәндә, баланы киендерү-киендермәү турында фикерлим. Оят…

Аннары, тагын бер мәсьәлә бар. Бер танышым әлеге сәүдә үзгендә янгын белән күзгә-күз очрашкан ата-аналарны балаларын биредәге нәниләр бүлмәсендә калдырып китүдә гаепләде. Янәсе, нигә балаларыннан читтә йөриләр? Ә балалалы гаиләләр белә, бу күптән инде гадәти хәлгә әверелде. Әлеге бүлмәләрне дә махсус рәвештә нәкъ менә шуның өчен ясыйлар: балалар рәхәтләнеп уйный, ә ата-ана кибеттә йөри. Кичәге хәлләргә кадәр бу минем өчен дә шактый гадәти хәл булып тоела иде. Тик хәзер белмим, баланы махсус уен бүлмәләрендә калдырырга кыюлыгым җитәрме?

Шунысы да кызык, махсус кагыйдәләр буенча, әлеге төр уен бүлмәләренең күбесендә бары тик өч яше тулган сабыйларны гына калдырырга ярый. Тик күп очракта бу кагыйдә бары тик кәгазьдә генә кала. Уен бүлмәләрендәге персоналдан бу турыда берничә тапкыр сораганым булды. Барысы да диярлек: “Балагыз тыныч, мөстәкыйль булса калдырыгыз”, — дип җавап бирәләр иде. Кызым мөстәкыйль, тик әле бер генә мәртәбә дә үзенең генә уен бүлмәсендә калганы юк. Мин куркак чөнки. Кемероводагы коточкыч хәлләрдән соң нинди уен бүлмәсендә калдыру, аны күз уңымнан җибәрергә дә шүрлим хәзер.

Әлеге фаҗигадән үзем өчен нинди нәтиҗә ясадым, дисезме? Ничек кенә булмасын, балаларыбызның язмышы үзебезнең кулларда, җәмәгать. Беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышаныч юк. Мин киләчәктә “зануда” әни булудан да курыкмыйм, хәтта. Йөрәк парәләребез генә исән булсыннар. Шуңа күрә моннан соң, кая гына барсам да, иң беренче чиратта, куркынычсызлык турында уйлаячакмын. Эвакуация ишекләре эшлиме, алар кайда һәм ничәү – без барысын да белеп торырга тиеш. Без — әниләр һәм безгә дөньяны онытып, авыз ачып йөрергә берничек тә ЯРАМЫЙ!

Яшь әни язмалары