Яз турында сынамышлар, табышмаклар, мәкальләр

***

Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.

Г.Тукай

Халык сынамышлары

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.

Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.

Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.

Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.

Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.

Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

Мәкальләр

Язгы көн ел туйдыра.

Яз сөрсәң, көз урырсың.

Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.

Яз кайгысын кыш кайгырт,
Кыш кайгысын яз кайгырт.

Язның байлыгы – кояш,
Көзнең байлыгы – уңыш.

Бер көн алдан чәчсәң,
Бер атна алдан урырсың.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Табышмаклар

Ак сыер торып китә,
Кара сыер ятып кала.

(кыш үтеп, яз килү)

Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны җәеп кудым.

(яз килү)

Аяксыз-кулсыз кое казый.

(тамчы)

Борынсыз чыпчык боз тишә.

(тамчы)

Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый.

(яз көне түбәгә каткан боз сөңгесе)

Кара төлке кар астыннан чаба.

(боз астындагы су)

Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.

(сыерчык)

Ут та түгел, ук та түгел,
Күзгә төшә, карны кисә.

(кояш нуры)