Туган телем канымдадыр! — Туган тел турында шигырьләр

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем.

«Балам!» — диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» — дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган илдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.

Энҗе Мөэминова


Яхшы бел

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы — туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың
һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын…

Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!

Шәйхи Маннур

Татар теле

Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!

Наҗар Нәҗми

Туган тел

Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем — бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.

Хәсән Туфан

Туган тел хакында

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип —
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип
Күзләреңә яшьләр тыгылыр —
Туган телең әнә шул булыр!

Зөлфәт

Туган телем

Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,
Әткәм чөеп-чөеп әйткән,
Апам биеп-биеп әйткән
Матур сүзләр җанымдадыр!
Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,
Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,
Абзам сынап-сынап әйткән
Зирәк сүзләр адымдадыр!
Язда уйнап-уйнап үскән,
Җәйдә буйлап-буйлап үскән,
Көздә уйлап-уйлап үскән
Туган телем канымдадыр!
Телгә тимә — аңга тимә,
Телгә тимә — канга тимә,
Телгә тимә — намга тимә,
Телгә тимә — җанга тимә!

Шәүкәт Галиев