«Бүген мин Әлифба укыйм, Әби алган Коръәнен…» — Галимҗан Гыйльманов шигырьләре

Әлифба

Бүген мин «Әлифба» укыйм,
Әби алган «Коръән»ен.
Шушы ике китап җыйган
Бу дөньяның бар ямен.

Гади китап кына түгел,
«Әлифба» ул бер генә!
Аның һәрбер хәрефеннән
Иман нуры бөркелә.

Белемгә ачкыч кебек ул,
Киләчәккә юл кебек.
Иркәләп үзенә ала,
Әнкәй сузган кул кебек…

Әткәм биргән киңәш анда,
Бабамнарның акылы.
«Әлифба»ның һәрбер сүзе
Дога кебек укыла…

Шушы китапка җыелган
Күңелемнең бар гаме.
Белдем, белдем! «Әлифба» ул —
Туган телнең Коръәне!