“Могҗиза бар ул!” — Лилия ФӘТТАХОВА /хикәя/

Җайлы гына этенеп барганда, чаңгысы әллә ничек кенә көйсезләнеп китте дә, юлдан чыгып, аска оча башлады Раян. Тауның ул ягы ярыйсы ук текә булганга, куркудан малайның күзләре зураеп ачылды, тыны кысылды, йөрәге – табаны астына ук төшеп китте бугай. Күпмедер мизгелдән инде ул һавадан оча иде. Күзләр чытырдатып йомылды. Кычкырырга да өлгерми калды: тирән көрт өеменә чумды. Нәрсәдер шарт итте, нәрсәдер чылт итте, шык итте. “Беттем!” дигән уй сызылып үтте башыннан.

Бераздан авыз-борынына тулган карларны сыпырып алырлык хәлгә килгәч, үзенең тирән генә чокырда ятуын күрде Раян. Мышный-мышный кар өеменнән башта бер аягын чыгарды, аннары икенчесен тарта башлады. Чаңгысының сынык башы килеп чыкты әүвәл, аннары тырыша торгач, калган өлешен дә өскә чыгарды. Аяк киеменең бавына ниндидер бер тимер кисәге дә ияргән иде. Исәбе тиз генә алып атасы иде дә, күзе ялтырап күренеп киткән хәрефләргә төште. Тимер дә түгел иде бугай бу. Әллә җиз, әллә көмеш инде шунда. Малайның күзләре очкынланып китте. Байлык тапты микәнни? Формасы да гади генә түгел, овал рәвешендәрәк, урыны-урыны белән кабарынкы, урыны-урыны белән – батынкы. Батынкы өлешенә ниндидер тамгалар, кабарынкы өлешенә уклар ясалган. Уртада – нурлары көнбагыш таҗларын хәтерләткән кояш сурәте. Малай, бармагы белән шул кояшның йөзеннән сыпырып куйды. Шул ук мизгелдә табылдык ялтырап китте. Малай тагын ышкып куйды, бармагы астыннан нурлар сикереште. Хикмәтле нәрсә иде бу! Раян, кызыксынып, күшегә башлаган кулларын уып алды да имән бармагы белән батынкы уентыкта чекерәеп торган “М”га охшаш тамганы ышкый башлады. Бармак астындагы тамга сарылы-кызыллы утлар белән җемелди иде. Тора-бара ул ут бөтерчек нурга әйләнде. Нур зурайганнан-зурайды, тоташ бер боҗра булып, Раянны урый башлады.

***

Күпме вакыт узгандыр, аңына килгәндә малай инде ап-ак бүлмә эчендә иде. Бүлмәнең иң түрендәге биек урындыкта шундый ук аксыл киемдәге бер зат утыра.

– Рәхим ит, Раян! – диде көмеш тавышлы зат.

– Кайда мин? – Раянның бу кадәр аклыктан күзләре камаша иде.

– Агара илендә син, дустым.

– Ә минем исемне кайдан беләсез?

– Без сезнең һәрберегез турында да беләбез, – диде көмеш тавыш.

– Мин ничек эләктем соң бирегә? Сезгә миннән ни кирәк? – Раянның аптыравы куркуы белән бергә кушылды.

– Үз теләгең белән килдең син безнең дөньяга, дустым. Агараның ишегенә яраклы ачкычны таптың ич. Ә нәкъ минем бүлмәгә эләгүеңә “М” тамгасына кагылуың сәбәпче. “Могҗиза” дигән бүлмәгә эләктең син, бәхетле малай икәнсең. “К” тамгасына бассаң, “Курку” бүлмәсендә булыр идең, “А” ны сайласаң, адашып йөрер идең. Ә син иң кызыклы бүлмәне сайладың. Йөз елга бер генә киләләр безнең дөньяга синең кебек малайлар. Сине күрүемә бик шатмын! “Могҗиза” бүлмәсенең хуҗасы Ишкил булам мин. Үзең теләгәнчә могҗизалар тудырачаксың син биредә, сөен!

– Ә ничек? – Малайның күзләре яна башлады.

– Ничек телисең – шулай. Дивардагы көзгене күрәсеңме? Шуның каршына басасың да, берәр теләгең турында уйлыйсың.

– Круууууууто! – дип сузды малай. – Ни теләсәм, шул буламы? Бөтен нәрсә?

– Әйе, – дип елмайды хуҗа.

Раян йөгереп диярлек көзге каршына барып басты. Аның сөенече эченә генә сыймый: авызы колакта, колак еракта. Вәт, шәп бит әле бу, ә! Тик нәрсә теләргә соң? Теләкләр күп инде ул. Тәмәке дә тартып карыйсы килә…

Малай уйлап бетерергә дә өлгермәде, шунда ук көзгедә пуф-пуф тәмәке тартып басып торучы Раян пәйда булды. Ул шул кадәр тәмләп тарта тәмәкесен, беркем бер сүз әйтми. Кыяфәт – кукырайган әтәчнекеннән дә кәттәрәк. Берсен ала, тартып бетерә дә икенчесен ала. Фильтрлыны да тартып карады, иң кыйммәтлесен дә. Шәп! Көтмәгәндә, көзгедәге Раянның тешләре саргая башлады, бит тиресе тартылды, туктаусыз йөткеренергә тотынды. Әле генә бит алмалары кызарып торган малай күзгә күренеп олыгая, картая башлады. Биш минуттан инде аңа йөзе генә түгел, кул бармакларына кадәр саргаеп беткән бер карт карап тора иде. Үзе өзлексез йөткерә.

– Кем бу? – диде коты алынган малай, артына борылып.

– Син ич, – дип елмайды Ишкил. – Тыңлап бетермәдең лә бая. Теләгеңне дә үти көзге, аның азагын да күрсәтә. Безнең көзгеләрнең хикмәте-сере шунда.

Малайның инде тәмәке тарту теләге бетеп киткән иде.

– Нәрсә сорарга соң инде? Машина сорарга иртәрәк, барыбер йөрттермәсләр.

– Ни телисең, барысын да сорый аласың син.

Раян, көзге каршына басып, “Феррари” дип авызын ерды.

Икенче мизгелдә инде ул елкылдап торган кып-кызыл “Феррари”да җилдерә иде. Бөтенесе аңа карый, кычкыртып узып китәләр, кул изиләр. Кызлар елмая. Малай тәкәбберләнеп, борынын күтәреп куйды. Күтәрмәскә! Кемдә бар әле ул! Кинәт аның күз алдыннан капотлары тырналган машина, башы бинт белән чорналган үзе, юл иминлеге хезмәткәрләренең нидер язуы, мыскыллап көлеп торган элеккеге дуслары узып китте. Шул ук мизгелдә машинадан инде тимер-томыр өеме генә калган иде.

– Ни-и-и-и-и-к? – дип сузды Раян.

– Җавап бирү – минем эш түгел. Могҗизаны көзге белән сез тудырасыз ич.

– Бер кызыгы юк көзгегезнең, – диде кәефе төшкән Раян. – Могҗиза да түгел бу!

– Ә син могҗиза тудырдыңмы соң әле? Син үз теләкләреңне генә үтәттең бит көзгедән. Ә могҗиза ул гап-гади теләктән тормый. Могҗиза ул – нурлы, серле, якты теләктән генә туа.

Малай уйга батты. Теләкләрен ничек могҗизага әйләндерергә белми иде ул. Ике тапкыр авыз пешкәч, теләкне уйлабрак телисе иде. Әбисе юкка гына “тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк” димәгән икән шул.

– Ә ничә теләгем калды соң минем? – дип сорап куйды ул көмеш тавыш иясеннән.

– Әкияттәгечә инде, – дип елмайды Ишкил. Ул, гомумән, гел елмаеп тора иде.

– Соңгысы калдымыни? – дип күзләрен түгәрәкләндерде малай. – Әкияттә өчәү инде ул. И-ии, алай кызык та түгел.

Раян тырыша-тырыша теләкләрен барлый башлады. Яхшы укый башларга. Бармый. Тырышса, үзе дә булдыра алачак. Бокс чемпионатында җиңүче калырга. Юк, бераз үҗәтрәк булса, бу теләкне могҗизасыз да үтәп була. Әнисенең кәефен күтәрерлек берәр эш эшләргә. Монысын да эшләү авыр түгел: “биш”ле алып кайтса да, катыргы кәгазьдән чәчәк ясап бирсә дә сөенәчәк әнисе. Сеңлесенең кәефен күтәрер өчен дә күп тырышырга кирәкми. Коляскасын этеп урамга алып чыксаң, аның белән сөйләшеп утырсаң – шул җитә! Сеңлесе турында уйлауга, Раянның йөзләре балкып китте. Менә бит могҗиза кемгә кирәк! Аяклары йөрми иде җиде яшьлек сеңлесенең. Шундук башына тагын бер уй килде: “Сеңлемнең йөри башлавын теләсәм, үзем биредә каламмы?” Теләк берәү генә калды бит. Малай берничә минут икеләнеп торды да ышанычлы адымнар белән көзге каршына басты һәм:

“Сеңлем белән бергә әбиемнәрнең авылында җитәкләшеп йөрсәк иде”, – дип пышылдады. Шул мизгелдә ул янә ак нур белән урала башлаган иде инде. Малай бары Ишкилнең:

– Хуш, тапкыр егет! – дигәнен генә ишетеп өлгерде.

***

Чалт аяз, нәкъ менә чаңгыда йөри торган кышкы көн. Раян көлә-көлә аның артыннан ияргән сеңлесенә борылып карады. Сөмбел әле күптән түгел генә чаңгыга басканга, егыла да китә, егыла да китә. Ап-ак карга сузылып ята да күзләрен зәңгәр күккә төбәп авызын ера. Аңа рәхәт!

– Әйдә, кайтыйк инде, – диде Раян. – Юешләнеп беттең.

Ул сеңлесенең чаңгыларын кулына тотты, икенче кулы белән аны җитәкләп алды. “Могҗиза бар ул!” – дип пышылдады аның колагына үтә дә таныш бер көмеш тавыш. “Ышанырга гына кирәк!”

Лилия ФӘТТАХОВА