Йөздәге «яра эзе» /хикәя/

Степан кабат өйгә җимерелгән борын белән кайтып керде. Ул, аккан канын йөзенә сылый-сылый, җиңе белән борынын сөртте.

— Ни булды, Степа?! — дигән сораулар белән ташланды куркуга калган әнисе, кем белән тагын сугыштың инде?

Егет, берни дә җавап бирмичә, үз бүлмәсенә юл тотты. Ул үзенең сиртмәле караватына лапылдап утырды, һәм зәңгәрсу күзләрдә кечкенә генә күз яше тамчылары күренде.

Степа бүген тагын үз ишек алдындагы малайлар белән сугышты. Юк, ул хулиган һәм сугыш чукмары түгел иде, ул әдәпле һәм сүз тыңлаучан бала. Ул беркайчан да беркем белән дә дорфа сөйләшми, барлык кешеләр белән дә ихтирамлы, һәрвакыт пөхтә киенә. Ләкин ишек алдындагы тукмашулар күбесенчә аның аркасында башлана иде. Юк, ул гел кыерсытылучылар рәтендә дә түгел иде, киресенчә, ул үзе беренче тукмашырга тотына бит.

12 ел элек аның әнисен, Рәйсәне, колониядән качкан ике тоткын көчләгән. Аңа әле ул вакытта 19 яше тулган гына була. Шул кичне Рәйсә дус кызлары белән клубтан кайтып килгән. Ул торган йорт авылның иң читендә. Барлык кызларны өйләренә озатып кайт-кайта, ул үзе генә кала. Шул вакытта аңа ике ир-ат ташлана һәм йорт артына өстери. Аның күлмәген ертып ташлап, берсе кызны көчли. Кыз акырып-акырып елый, сугышырга маташа. Шул вакытта аның кулларын тотып торган икенче тоткын, Рәйсәнең йөзендә гомерлеккә тирән яра эзе калдырып, битен пычак белән сыздырып ала.

Бу кабахәтләрне ике көннән соң тоталар, киредән колониягә ябалар. Ә Рәйсә корсакка уза. Аңа барлык кеше дә, хәтта үз әти-әнисе дә, әллә нинди бандиттан туачак баланы төшертергә кушалар. Ничек инде ул балада бит үтерүче каны агачак!

Ләкин кыз берсен дә тыңламый, һәм дөньяга Степан туа. Ул бик матур һәм тыңлаучан бала булып үсә. Ә Рәйсә үзе шулай кияүгә чыкмыйча кала. Аның битендәге зур яра эзен күреп, барысы да чиркана. Шуннан куркып та, оялып та, өйдән сирәк чыга ул.

Степан атасыз үссә дә, бик тырыш һәм җаваплы егет булып үсә, һәрвакыт әнисенең мәхәббәтен тоеп яши. Тик менә урамда аларны әнисе белән күрүчеләр генә өнәп бетермиләр иде. Рәйсә урамга чыгу белән, балалар көлергә тотыналар. Бер-берсенә нидер пышылдап, бармак төрткән чаклары да була иде. Хатын моны күрмәмешкә салышса да, Степан барысын да бик яхшы аңлый һәм әнисенең ни кичергәнен сизә. Ул да үзен, әнисе кебек, берни дә күрмәгән, берни дә ишетмәгән сымак тота. Әнисенең адәм көлкесе булуын аңлавын белгертсә — аңа тагын да уңайсызрак булыр кебек тоела иде Степанга. Шуңа да ул үзен берни аңламаган, белмәгән кебек тота иде дә инде. Ана кешене яра эзе белән котыртсалар, Степанны әтрәк-әләмнән туган дип. Ә менә егет урамда әнисеннән башка булганда мондый караш яки төрттерү сүзе ишетсә, нәфрәтен яшермичә, гаделлекне йодрыклап «исбатларга» тотына.

Менә бүген тагын Степан урамда үзеннән көлеп торучыларны күргәч, түзмәде, егетләргә йодырк белән ташланды.

Рәйсә бүлмәгә керде дә, улына мәхәббәт тулы күзләрен төбәде. Улы турсаеп, бөтен дөньяга үпкәләп, караватта утыра иде.

— Тагын ник сугыштың инде, улым? – диде дә, баласы янына утырды ана. Ул үзе дә улының кем белән һәм ни өчен сугышканын, ник көн дә кыйналып кайтуын аңлый иде.

— Ник бу кешеләр шундый кырыс ул, әни, ә?! Ник гаделлек юк ул?!, — диде дә, егет елап җибәрде.

Хатын баласын булган кадәр көче белән кочып, үзенә кысты. Аның да күңеле тулган иде — күз яшьләре үзеннән-үзе тәгәрәде. Кешеләрнең кансыз һәм рәхимсез булуын ул үзе дә бик шәп белә — гомер буе кеше көлкесе булып яшәүгә түзеп кара син!

Степан да әнисенә бөтен тәне белән елышты, шул мәлдә иң кадерле кешесенең өзгәләнгән үзәген дәвалар өчен ни эшли алам икән, дигән уй керде аңа. Әнисенең тормышы яхшы булсын өчен, аның яралы йөрәге бүтән авырту белмәсен өчен, ул бүтән кеше көлкесе булмасын өчен… Ни генә эшли алам соң? Ничек мин аның сызлауларын бүлешә алам? Шушы уйлар белән ул яраткан әнисенә ныграк сыешты.

Кичен, Рәйсә кибеткә чыгып киткән арада, Степан өстәлдә яткан пычакны алды да, җәлт кенә үз битен сыздырып җибәрде. Менә хәзер миннән көлегез! Минем ярамнан! Ә әниемә бүтән бәйләнәсе булмагыз!

Антон Лукин хикәясе