Йөзү нәрсәсе белән файдалы?

Теге яки бу спорт төрен сайлаганда, бала һәрвакыт сорау алдында кала. Әти-әниләр дә кайсын киңәш итәргә белми. Ә бассейнга йөри башласа, сабый берничек тә оттырмаячак.

БАЛАЛАРГА

Үскән вакытта бала организмына күп йөкләмә төшә, шуңа да һәр баланы хәрәкәтләндерә, мускулларын ныгыта торган спорт төре кирәк. Белгечләр сабыйның скелеты формалашкан вакытта, балага йөзү белән шөгыльләнергә киңәш итә. Суда физик күнегүләр алган балаларның укуы яхшыра, сабый үзе дә үсеш ала.

Бала организмы өчен суның әһәмиятен әйтеп бетерерлек түгел. Чөнки даими рәвештә йөзү иммун системасы, терәк–хәрәкәт аппараты, аш кайнату органнары авырулары белән көрәшергә булыша. Шулай ук матдәләр алмашын, үпкәләр эшчәнлеген яхшырта, скелетны дөрес итеп формалаштырырга булыша.

Бассейнга йөрү һәр бала өчен файдалы: cәламәтлеге белән бәйле проблемалар булганнарга да, профликтика өчен дә.

Мәктәп яшендәге балаларның 50 процентында сколиоз барлыкка килә.

Бала белән бергә басссейнга йөргән вакытта шушы кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:

1. Баланы бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырмаска;

2. Сабыйга салкын тисә яки берәр җтире авыртса, бассейнга йөрергә ярамый;

3. Әгәр бала бассейнда йөзүдән курка икән, судагы дәресләрне туктатып торырга кирәк. Әни кешегә сабыйны тынычландырганнан соң гына, суда йөзүне дәвам итәргә ярый;

Әгәр балагыз әле кечкенә икән, 2-3 яшькә кадәр, суда йөзгәндә подгузник белән махсус трусик кидерергә кирәк.

ӘНИЛӘРГӘ

Бассейнда йөзү балага гына түгел, әниләргә дә бик файдалы. Сәламәтлекне ныгытудан тыш, йөзү хатын-кызның матурлыгын, тире тонусын саклый, организмдагы сыеклык хәрәкәтен яхшырта.

Йөзү белә шөгыльләнү артык килограммнарның юкка чыгуына, хатын-кыз тәненең сылулануына китерә. Ябыгыр өчен, бассейнда даими рәвештә интенсив темпта йөзәргә кирәк. Тиешле нәтиҗәгә ирешер өчен, атнасына ким дигәндә, 2 тапкыр бассейнга йөрү зарур.

Булачак әниләргә дә бассейнда йөзү комачау итмәс. Бассейнга йөрү – ул әле бала табуга әзерлек дигән сүз дә әле. Чөнки суда буыннар, мускулларны тоташтыра торган аппарат хәрәкәтләнә. Житмәсә, су бил, умыртка сөягенә булган йөкләмәне киметә, нерв системасын тынычландыра.

ӘТИЛӘРГӘ

Ир–атлар арасында йөрәк–кан тамыры һәм сидек–җенес авырулары аеруча киң таралган. Шуңа да су кеше органнарына масcаж эффектын бирә, иммунитетны ныгыта, сәламәтләндерә. Шул ук вакытта холестерин дәрәҗәсен нормальләштерә, шулай итеп йөрәк, кан тамырлары авырулары, шикәр авыруларынна саклап кала.

5-10 килограммна арынырга телисезме сез яки мускулларыгызны ныгытасыгыз киләме, берничә гади кагыйдәне истән чыгармагыз:

– дәресләрне калдырмагыз;

– күнекмәләрне атнасына бер тапкырдан башлагыз, алга таба йөкләмәне арттырыгыз;

– йөзәр алдыннан физик күнегүләрне ясап алырга икрәклеген онытмагыз.

Кемнәргә ярамый?

Ләкин шул ук вакытта бассейнга йөрү тыелган кешеләр категориясе дә бар. Кайсы вакытта бассейнга йөрергә ярамый?

– Хроник авырулар көчәйгән вакытта;

– Йогышлы авырулары булучылар (шул исәптән тубуркулез да);

– Яман шеш;

– Стенокардия яки аритмия;

– Тән яки күз авырулары, ачык яралар булган вакытта.

«Сабантуй» журналы призларына көрәш ярышы тәмамланды /фото/

19 февральдә Биектауда 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Көрәшчеләр 9 үлчәү авырлыгында бил алышты, ә җиңүчеләр Стәрлетамак шәһәрендә узачак Россия беренчелендә катнашу хокукын яулады.

45 кг: Вәлиев Наил (Яңа Савин районы)
50 кг: Хәбибуллин Руфиль (Балтач)
55 кг: Габделбәров Булат (Мамадыш)
60 кг: Зарипов Ирек (Саба)
65 кг: Хәмзин Азат (Арча)
70 кг: Рамазанов Илназ (Тукай)
75 кг: Хуҗин Фарис (Актаныш)
80 кг: Әүхәдиев Динар (Түбән Кама)
80 кг нан авыррак: Сәхәбиев Альберт (Зәй)

Командалар арасында Саба, Актаныш, Биектау районнары алдынгы урыннарны яулады.

 

 

«Сабантуй» призларына көрәш ярышында яңа чемпион көтелә /фоторепортаж/

Көрәш сезонының чираттагы ярышларын бу атнада Биектау җирлеге кабул итә. 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призларына Татарстан Республикасы беренчелегендә иң көчлеләр иртәгә ачыкланачак. Ә бүген ярышларның ачылышы һәм беренче алышлар узды.

Ашаган белми – тураган белә, дигәндәй, республика күләмендә узган ярышларга ничек әзерләнеп-оешып килүләрен көрәшчеләр һәм тренерлар үзләре генә белә. Башта районда сайлап алу турнирын оту, аннары республика ярышына әзерләнү, хәзер исә җиңү теләге белән дәртләнеп көрәшү – бу хисләрне читтән карап торган тамашачы аңлап та бетермәскә мөмкин. Ә оттыргач мәйданнан күз яшьләренә тыгылып чыгып киткән яшь көрәшченең башында нинди уйлар микән?

Бу халәтне данлыклы батырлар аңлый булса кирәк. Ярышларның ачылыш тантанасында Биектау районы башлыгы, үзе дә көрәшче булган Рөстәм Кәлимуллин да нәкъ менә шул моментка аерым басым ясады.

– Барыгыз да җиңүче була алмассыз, шулай да әлеге ярышлардан сез алдагы турнирларда катнашырга максатлар куеп кайтырсыз дип ышанам, – дигән фатихасын бирде ул. Дөрестән дә, тормышта һәрвакыт «көрәшеп», җиңелү белән җиңүләрне чиратлаштырганда гына зур үрләргә ирешеп була.

Ә Татарстан беренчелегендә чемпион калган егетләрне тагын берничә атнадан чираттагы сынау көтә. Алар җыелма команда белән Стәрлетамак шәһәренә Россия беренчелегендә ярышырга барачаклар! «Анда да җиңү яуласагыз, спорт остасына кандидат булачаксыз», – дип тагын да үсендереп җибәрде Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин егетләрне. Мондый стимул булганда ничек ярышмыйсың ди инде?!

Сүз уңаеннан, яшь батырлар арасында көндәшлек шактый көчле. Алдан фаразлаганча, кайсы район командасы беренчелекне алачагы да ярышның финал өлешендә генә билгеле булачак. Соңгы елларда алдынгылыкны бирмәгән Мамадыш командасының күпчелек көрәшчеләре инде беренче әйләнештә үк җиңелү ачысын татыды. Димәк, Биектауда быел чемпион булып башка команданы көтәбез.

БЕЛЕШМӘ:
— 39 командадан 303 көрәшче катнаша;
— 9 авырлык үлчәве: 45 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 80 кг нан авыррак;
— Олимпия системасы буенча (бер җиңелү).

<
>

Гер күтәрүче кыз! Бер потлы герне 47 тапкыр…

Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылы кызы Алия Хатыйпова 16 килолы герне 47 тапкыр күтәрә! Ул – Татарстан чемпионы. Ә бит әле аңа нибары… 15 яшь.

Гап-гади, сөйкемле генә кыз ул. Чандыр гәүдәле, буе да әллә ни озын түгел. Беренче карашка бер дә ышанасы килми. Ләкин 8нче сыйныф укучысы Алиянең гер күтәреп алган медальләре инде исәпсез.

Алия, кыз кеше спортның мондый авыр төре белән шөгыльләнергә тиешме? Сәламәтлегеңә зыян килер дип курыкмыйсыңмы?

– Әлеге сорауны үземә дә еш бирәләр. Курыкмыйм. Мин бит техникасын, бөтен нечкәлекләрен белеп шөгыльләнәм. Физкультура укытучыбыз Ринат абый моңа бик яхшылап өйрәтә (Алия Тубылгытау кызы булса да, күршедәге Ленино мәктәбендә укый).

Бер потлы герне 47 тапкыр… Синең яшьтәге кыз өчен бик күп бит инде бу! Нинди ысул белән күтәрәсең?

— Рывок. Татарча «ыргым» ысулы диләр бугай…

— Ничә медалең бар?

Алты. Биектауда узган ярышта беренче урынны алдым. Төрле ярышларда катнашып алган 11 грамотам бар.

Син көчледер инде, иеме? Малайлар дер калтырап торадыр синнән. Мәктәптә сугышканың бармы?

— Юк. Беркайчан да. Мин тәртипле.

Гер күтәрүеңә әти-әниең ничек карый?

Хуплыйлар гына. Әти үзе дә кайчандыр гер күтәргән.

Егетең бармы?

Юк.

Ошатып йөргәне?

Анысы бар…

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ әңгәмәсе

 

8 яшьлек футболист — «запаста»!

Дөньяның иң яхшы футболитслары белән чагыштыру — бу зур бәхет, ләкин ул сирәк кемгә «эләгә». Ә 8 яшен тулыр-тулмас килеш бу бәхеткә ирешү — гел могҗиза! Билли Боб Брэйчер исемле егеткә бу бәхет тәтегән.

Оста туп тибүче һәм капкага берәүне дә «якын китермәүче» бу 7 яшьлек малайның уңышларын күреп, «Мюнхен» футбол командасының йолдызы Мануэль Нойерга тиңләп, «Мини Нойер» дип кушамат та такканнар.

Ләкин белгечләр ашыгырга киңәш итми — шулай яшьли зур өмет багълаган балаларның киләчәктә урта кул спортсменга әйләнү очраклары бихисап. Шуны күздә тотып данлыклы «Мюнхен» клубы тимерне кызуында сугып калырга булган — Билли Боб Брэйчер һәм аның ата-анасы белән контракт төзеп куйган. Бу килешүнең шартлары нигезендә малай үз кумиры белән бер клубта треннировкалар узачак.

Немецларның болай ник «ашыгуын» аңлар өчен менә бу видеоны карагыз: Билли Боб Брэйчер чыннан да йолдыз!

Замирәнең олы улы кечкенәсен «боза» [видео]

Тамада, алып баручы, режиссер Замирә Рәҗәпованың олы улы Аязның хоккей белән шөгыльләнүен беләбез.

Аяз бу гадәтне кечкенә энесенә дә йоктырмакчы. Кечкенә Куприянов та киләчәктә хоккейчы булырмы икән?