Бала үзе генә уйнарга тиешме? /киңәшләр/

Балагыз үзе генә уйнарга яратмыймы? Бүлмәсендә үзен генә калдыргач нишләргә дә белмиме? Аның капризлары белән йөреп йорт эшләренә вакытыгыз калмыймы?

Үзе генә уйнаганда бала ялгызлыктан да рәхәтләнергә тиеш. Моның өчен аңа үзен тыныч һәм куркынычсыз итеп тою кирәк. Бала яңа уенчыгы белән озак вакытка онытылырга сәләтле, тик аңа әнисе янында икәнен белү сорала. Кечкенә балалар өчен «әнисез калу» зур куркыныч тудыручы күренеш. Шуңа да башта 4-5 минутка гына беүзен калдырыгыз, тора-бара вакытны күбәйтә барыгыз.

2-4 яшьлек бала инде үзенең аерым шәхес икәнен аңлый башлый: исеменә борыла, җавап җирә, теләкләрен аңлата. Бу чор бала өчен бик авыр период: ул әле гел сезнең яныгызда була, яки берүзе генә калуны хуп күрә. Бу — аның үзен сынап каравы, тормышка яраклашырга маташуы. Тора-бара ялгызлык җиңәргә тиеш, чөнки ул инде «зур», мөстәкыйль, инициативалы. Сезгә бу чорда аңа аеруча да игътибар күрсәтергә кирәк. Бала ничек кенә мөстәкыйль булса да, янында һәрчак терәге, яклар-саклар кешесе барлыкны аңларлык булсын.

Ә мөстәкыйльлеккеә өйрәтим дисәгез, «Әни, минем белән уйна әле», — диюгә йөгереп килергә ашыкмагыз. «Минем әлегә эшем тыгыз», «Бушагач уйнарбыз», — дип әйтергә өйрәнегез. Аның теләгеннән баш тартып начар әти-әни булмыйсыз, ә балагызга аерым шәхес булуын, аның үз теләкләре, сезнең үзегезнеке икәнен исбатлыйсыз. Әлегә авыр кичерсә, үсә төшкчәч үзенә җайлы булачак.

Үзе генә уйнасын өчен үзе генә уйный алырлык уеннар тәкъдим итегез. Машиналар, курчаклар, җәнлекләр тоттырыгыз. Бала аны кулына тотып өйрәнә алырлык, чагыштырырлык булсын.

Мәсәлән, балагызга палатка-өй алыгыз. Ул анда үзен ялгызы гына итеп тоя алыр, сез дә һәрчак янәшәдә. Уенчыкларын өендә чәй эчерсен, йоклатсын, уйнасын. Янына килгәндә «Керсәм ярыймы?» дип сорарга да онытмагыз. Бу балада үзеңне тоту кагыйдәләерн генә түгел, ә аңа шәхси пространствосын беркем бозмаячагына ышаныч та бирә.

Конструктор, пазллар да отышлы уенчыклардан санала. Рәсемле китаплар һәрвакыт актуаль булды. Пластилин, клей белән кәгазь тоттырсагыз да ялгышмассыз.

Спорт. Ул чынлап та файдалымы?

Әлбәттә. Күзәтүләрдән күренгәнчә, спорт баланың сөякләрен, мускулларын ныгыта, гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга ярдәм итә, депрессия симптомнарын бетерә, кан басымын җайлый.

Балагызны спорт секциясенә бирер алдыннан, барлык нюансларны да күз уңыннан уздырырга кирәк.

Идеаль вариант — спорт терапиясе, дәвалау физкультурасы. Баланың физик әзерлегеннән чыгып аны индивидуаль яки төркемле дәресләргә бирүне хәл итегез. Баланың активлыгына да карагыз. Интровертны футболга биреп кенә артык селкенергә мәҗбүр итә алмассыз. Аралашучан баланы шахмат дәресләрендә калдыра күрмәгез: аңа хәрәкәтләнү, команда мотивациясе кирәк.

Балачактагы үзегезне исегезгә төшерегез. «Алма алмагачтан ерак төшми» дигәндәй, аның сезгә охшап, сезнең эздән дә китүе бар. Юнәлдерә, кызыктыра белергә генә кирәк. Тик шулай да баланың шәхси теләкләрен игътибарга алырга да онытмагыз.

Кыз баланы нинди спорт төренә бирергә? Ә ир баланы? Безнең заманда бу бүленештән баш тартсагыз да була. Малай фигуралы шууны үз итә икән, каршы килмәгез. Танылган, уңышлы спортчыларны исегезгә төшерегез. Алар күзалдына «кызлар сыман» буларак килеп басмый бит.

Баланың яшенә дә игътибар итегез. Аның бөек спортчы булуын теләсәгез, һәр спорт төре өчен кулай үз вакыты бар, шуның күрсәтмәләреннән файдаланыгыз. Әгәр cпортны сәламәтлек һәм ләззәт өчен генә сайлагансыз икән, бу очракта яшь категориясе бернинди роль дә уйнамый.

Ярый, ары киттек. Бала өчен кызыклы да, файдалы да булган спорт төре сайлап шөгыльләнә башладыгыз ди. Тик баланың ялкаулана башлавын сиздегез. Мондый чакларда аңа танылган спортчыларның уңыш тарихын сөйләп илһамландырыгыз. Аңа ялкауланырга ирек биргән тренерга күз салыгыз: үз эшенең чын остасы моңа юл куймаска тиеш иде. Кечкенә уңышлары өчен дә мактап, үсендереп торыгыз. Куркытып, көчләп йөртә күрмәгез, «телефон алып бирәм» кебек кызыктырулар да кулланмагыз.

Тренерга килгәндә, ул балага эмоциональ тынычлык, психологик рәхәтлек һәм мотивация чыганагы булырга тиеш. Аның белән һәрдаим шәхси аралашыгыз, балагыз турында фикерләшегез, киңәшләренә колак салыгыз.

Шулай ук спорт баланың көндәлек тормышына зыян салмаска тиеш. Укуга, дәрес әзерләргә, дусларына вакыты калсын. Яраткан шөгыльләрен дә оынтмасын, көчен кабаттан торгызу өчен ял да итсен. Балагызга аңлатыгыз: сез аны спорт уңышларыннан тыш та яратасыз. Бу — бик мөһим.

Сабантуй батырлары билгеле /ИСЕМЛЕК/

Ниһаять, күптән көтелгән Сабантуйлар да җитте. 1-2 июль көннәрендә Татарстан районнарында хезмәт бәйрәмнәре узарга тиеш иде. Ләкин бүген Татарстанда матәм көне игълан ителү сәбәпле, кайбер районнарда Сабантуйлар башка көнгә күчерелде. Без дә фаҗигадә һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Шулай да 1се көнне узган Сабантуйларга йомгак ясап китәбез. Сез беләсездер, «Сабантуй» журналы көрәш һәм көрәшчеләр белән бик дус.  Көрәштән башка Сабантуй булмый бит, әлбәттә. Шуңа “Кем баш батыр булып калды? ” дигән сорауга без гел җавапны беләбез.

Татарстан районнарындагы барлык җиңүчеләрнең исемлеген тупладык. Кайсы районда баш батырга нинди бүләкләр биргәннәрен дә белештек.

Калган батырларны да билгеле булу белән сезнең игътибарга тәкъдим итәрбез.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА белеште

Мингәр көрәш белән шаккатырды! /ВИДЕО, ФОТО/

«Камерун белән Чад көрәшчеләре мәйданга чакырыла!» Африканың үзендә татар көрәше буенча берәр турнир булса аптырамассың да идең. Тик кара тәнле көрәшчеләр үзебездә Сабантуйда көрәшеп йөриләр бит! Менә тамаша!

Хәер, Саба районы Мингәр авылы Сабантуен соңгы дистә елда шоу-тамаша ясау буенча куып җиткән башка бәйрәм юктыр ул. Ел саен нинди дә булса яңалык кертергә тырыша оештыручылар. Быел исә традицион рәвештә батырларны ачыклаудан баш тартып, Көрәш буенча дөнья кубогына ярышлар уздырдылар. 70 кг, 90 кг һәм 90нан югары булган үлчәү авырлыкларында дөньяның төрле җирләреннән килгән батырлар үзара көч сынашты. Барлыгы егерме илдән 50 дән артык көрәшче җыелган.

Көрәш белән якыннан таныш кешеләр аңлый: татар көрәшен чит илләрдә әле өйрәнеп кенә киләләр. Араларында «ради галочки» гына күз буяп йөрүчеләр юк түгел. «И, монда да Татарстан, Россия егетләре беренчелекне бирмиячәк инде», дип уйлаган идек без дә. Тик җыелма командага җиңү алай җиңел бирелмәде. Швеция көрәшчесе татар көрәшенә генә хас матур алымнарын күрсәтте, Азия милләтләре вәкилләредә үз осталыкларын дәлилләде.

Ничек кенә булмасын, чемпион егетләр – барысы да Россия җыелмасыннан: Азат Нурмөхәммәтов, Булат Мусин һәм Сергей Павлик.

Ринат Нәҗметдинов фотолары

(Фотоларны кулланган очракта чыганагын http://sabantuytatar.ru сылтамасы белән күрсәтүне сорыйбыз)

Мингәр Сабантуеннан башка кызыклы фотолар карарга — бас!

Миңгәр Сабан туенда милион сум өчен көрәш булачак /ПРОГРАММА/

Ел саен киңлекләре белән таң калдыручы Миңгәр Сабан туе быел 1 июльдә узачак. Төнге Сабантуйның оештыручылары быел да сынатмый: кунакларны «Төреквидение» катнашучылары концерты һәм Мәскәү каскадерлары әзерләгән шоу көтә. Миңгәр авылының гына түгел, ә Саба районы тарихында беренче тапкыр мәйданда 23 ил вәкиле җыелачак!

Миңгәр быел Сабантуйны халыкара дәрәҗәгә күтәрүче төрек халыклары арасында көрәш буенча Дөнья Кубогын да үткәрә. Ярышлар 3 авырлык категориясендә оештырыла. Көрәш бик кызу булырга ошап тора, чөнки катнашучылар арасында халыкара турнирлар җиңүчеләре дә бар.

Халыкара көрәш федерациясе мондый чараны беренче тапкыр үткәрә. Шулай да үз көчләрен бу бәйгедә сынарга дөньяның ике дистәдән артык иленнән танылган батырлар теләк белдергән. Алар Әзербайджан, Бангладеш, Белоруссия, Болгария, Бурундия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Испания, Казакстан, Колумбия, Кот-д’Ивуар, Ливия, Мали, Пакистан, Россия, Таҗикстан, Тунис, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Чад һәм Швециядән Татарстанга киләчәк.

Кубок өчен 70 кг, 90 кг һәм 90 килограммнан югарырак авырлык категорияләре сайланган. Аларда, гадәттә, иң күп спортчы катнаша, димәк, көндәшлек тә югарырак.

Катнашучы илләрнең күбесе тулы составтагы командалар белән киләчәк. Көрәш федерациясе Президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов Дөнья Кубогының бүләк фонды күләмен игълан итте – ул 1 миллион сум тәшкил итә! 1-4 урын ияләрен акчалата бүләкләр һәм медальләр көтә.

Абсолют җиңүче өчен Федерация символикасы белән эксклюзив кубок әзерләнә. Ул, йола таләп иткәнчә, бәйрәм мәйданының үзәгендә билгеләнәчәк.

Елның иң зур һәм зиннәтле Сабан туен сез дә күрми калмагыз!

Нәрсә: Миңгәр Сабан туе / Төрек халыклары арасында көрәш буенча Дөнья Кубогы

Кайда: Татарстан Республикасының Саба районы, Миңгәр авылы

Кайчан: 1 июль, 17:00 сәгатьтә


ПРОГРАММА САБАНТУЯ «MINGER» 2017

ГЛАВНЫЙ ВХОД
16.00-19.00 Встреча гостей сабантуя.
Друзья из Бурундии и танцподдержка.
19.00-24.00 Баян. Засл. Артист РТ Фарит Газизов.
Ведущий – Заслуженный Деятель искусств РТ Фаннур Хасанов.

НОВЫЙ ВХОД
16.00-19.00 Встреча гостей сабантуя
Друзья из Бурундии и танцподдержка.
19.00-24.00 Баян. Засл. артист РТ Ренат Валеев.
Ведущий — Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов

АКВАТОРИЯ
17.00-20.00
❖ Спортивные конкурсы на воде.
❖ Эстафета на спортивном сооружении Аквапарк.
❖ ARENALAND развлекательная программа
❖ Прогулки на катамаранах
❖ Аренда лодок

МАЙДАН НА РЕКЕ МЕША
17.00-21.00 Концертно- развлекательная программа “Маскарад”.
Конкурсы:
❖ Японская забава “Царь горы”.
❖ Битва “ГЛАДИАТОР”
❖ “Тарзанка”.
❖ “Борьба на мешках” над водой
❖ Конкурс “Удержись на бревне”.
❖ Ловля рыбы голыми руками.
❖ Гонки на лодках.

ГОСТЕВАЯ СЦЕНА
21.00-00.30
21.00- 22.00
Азат Абитов
Гулсирень Абдулинна
Ранис Габбасов
22.00 Народная артистка Татарстана и Башкортостана Хәния Фәрхи
23.00 Салют.
23.10 Народный артист Татарстана и Башкортостана Айдар Галимов и театр песни.
00.00 Группа “Казан егетляре”.
Ведущий – Актёр театра им. Камала Алмаз Гараев

МАЙДАН ЭКСТРИМ
19.00 -01.00
19.00 Полоса препятствий для Настоящих Мужиков.
20.00 Гонки квадроциклов и багги
21.00 Профессиональная бойцовская лига TATFIGHT представляет
БОИ без ПРАВИЛ
22.30“TATAR STYLE” Ди-джей АЛИ и GO GO DANCE
23.00 Салют.
23.10 Дискотека “TATAR STYLE” с участием:
Эльвира Хамматова, Лилия Хайруллина, Рамил Закиров, Рифат Хуснияров, Ильяс
Киньягулов, Гелюса Гаязова, Айгул Миндиярова, Исмаил, Айсылу Файзрахманова,
Dj Aiyon.
Ведущие: Эдуард Үтягянов, Газинур Файзулин и Рамил Закиров.

СЦЕНА САЛАВАТ
18.00-00.30
❖ Конкурс на лучшую колку дров.
❖ Конкурс подтягивания “Турник”
❖ Гири
❖ Армреслинг
❖ Шахматный турнир.
21.00 – 00.30
“Незабудки” ретро концерт.
Народная артистка Татарстана Хамдунә Тимергалиева
Ильхам Шариф
Народный артист РТ Фердинант Салахов
Заслуженная артистка РТ Башира Насыйрова
Заслуженная артистка РТ Эльвира Розали
Заслуженный Деятель искусств РТ Шәмси Закир
Заслуженные артисты РТ Дина и Рафаэль Латыйповы
23.00 Салют.
23.10 Театр песни “САЛАВАТ” .
Ведущая – Заслуженный деятель искусств РТ Айгуль Набиуллина.

КОННО-СПОРТИВНАЯ ПЛОЩАДКА
с 17.00до 21.00
❖ Велогонка.
❖ Конкурс Самая красивая лошадь
❖ Бега на повозках.
❖ Конкурс “Весёлый Турник”.
❖ Игра “Дартс”
❖ Катание на осликах и верблюде.
Ведущий — Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов

ДЕТСКИЙ МИР
16.00-20.00
❖ Интерактивная площадка “Картонная страна”
❖ Научное шоу
❖ Аквагрим
❖ Шоу шаров
❖ Трогательный зоопарк
❖ Жоглёры
❖ Фокусы с животными
❖ Группа “Минидиско”
18.45Детский сабантуй:
“Скачки” (На палочках)
“Бег в мешках”
“Яичко в ложке”
“Бой горшков”
“Перетягивание каната”
“Принеси воду ложкой”
“Отрежь приз”

СПОРТИВНЫЙ МАЙДАН
18.00-22.00
КУБОК МИРА ПО БОРЬБЕ КОРЭШ СРЕДИ ТЮРСКИХ НАРОДОВ
Финалы будут проходить на центральном Майдане в 22.00.
Ведущий – Заслуженный артист РТ Фединант Хафизов.

ЦЕНТРАЛЬНЫЙ МАЙДАН
18.00-01.00
18.00 “Мингәр” — документальный фильм.
19.00 Торжественное открытие Сабантуя Мингер.
Национальные конкурсы игры и Концертная программа:
Народный артист РТ Рустам Закиров
Народный артист РТ ИлСаф
Гульнара Мулланурова
Винарис Ильегет
Болгар Кызлары
Бразильские танцовщицы
Гости из Киргизии Корал Чокоев.
Гости из Башкортостана Ян Лир.
Гости из Саха Якутии Юлиана Кривошапкина.
Гости из Абхазии танцевальный коллектив.
Гости из Дагестана Шоу канатоходцев.
Гости из театра Камала:
Народная артистка РФ и РТ Алсу Гайнуллина.
Народная артистка РТ заслуженная артистка РФ Дания Нурлы.
Народные артисты РТ — Әсхәт Хисмәт, Илдус Әхмәтҗанов, Фирая Әкбәрова.
Заслуженные артисты РТ -Рамил Ваҗиев, Ләйсән Рәхимова, Алсу Каюмова,
Минвәли Габдуллин,
Артисты -Эмиль Талипов, Динә Закирова, Илнур Закиров.
Гости из театра Тинчурина:
Народная артистка РТ Заслуженная артистка РФ Исламия Махмутова.
Заслуженные артисты РТ — Ринат Шамси, Лилия Махмүтова, Ирек Хафизов
Артисты — Гульчачак Хафизова, Ильнур Байназаров.
Ведущие: Народный артист РТ Жавит Шакиров, звезда телеканала МАЙДАН
Фаниль Вакказов и Эдуард Утяганов.

МОЛОДЕЖНАЯ СЦЕНА
18.00-01.00
18.00 Развлекательная интерактивная программа с участием мастера иллюзий
Владимира Колмагорова
Конкурсы
❖ Борьба СУМО
❖ Бой мешками на бревне

20.00 УНИКАЛЬНОЕ ШОУ КАСКАДЕРОВ
Горящие мотоциклы
Летающие автомобили
21.00 Концерт артистов “Барс Медиа”
23.00 Салют.
23.10 Продолжение концерта «Барс Медиа»

Йөзү нәрсәсе белән файдалы?

Теге яки бу спорт төрен сайлаганда, бала һәрвакыт сорау алдында кала. Әти-әниләр дә кайсын киңәш итәргә белми. Ә бассейнга йөри башласа, сабый берничек тә оттырмаячак.

БАЛАЛАРГА

Үскән вакытта бала организмына күп йөкләмә төшә, шуңа да һәр баланы хәрәкәтләндерә, мускулларын ныгыта торган спорт төре кирәк. Белгечләр сабыйның скелеты формалашкан вакытта, балага йөзү белән шөгыльләнергә киңәш итә. Суда физик күнегүләр алган балаларның укуы яхшыра, сабый үзе дә үсеш ала.

Бала организмы өчен суның әһәмиятен әйтеп бетерерлек түгел. Чөнки даими рәвештә йөзү иммун системасы, терәк–хәрәкәт аппараты, аш кайнату органнары авырулары белән көрәшергә булыша. Шулай ук матдәләр алмашын, үпкәләр эшчәнлеген яхшырта, скелетны дөрес итеп формалаштырырга булыша.

Бассейнга йөрү һәр бала өчен файдалы: cәламәтлеге белән бәйле проблемалар булганнарга да, профликтика өчен дә.

Мәктәп яшендәге балаларның 50 процентында сколиоз барлыкка килә.

Бала белән бергә басссейнга йөргән вакытта шушы кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:

1. Баланы бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырмаска;

2. Сабыйга салкын тисә яки берәр җтире авыртса, бассейнга йөрергә ярамый;

3. Әгәр бала бассейнда йөзүдән курка икән, судагы дәресләрне туктатып торырга кирәк. Әни кешегә сабыйны тынычландырганнан соң гына, суда йөзүне дәвам итәргә ярый;

Әгәр балагыз әле кечкенә икән, 2-3 яшькә кадәр, суда йөзгәндә подгузник белән махсус трусик кидерергә кирәк.

ӘНИЛӘРГӘ

Бассейнда йөзү балага гына түгел, әниләргә дә бик файдалы. Сәламәтлекне ныгытудан тыш, йөзү хатын-кызның матурлыгын, тире тонусын саклый, организмдагы сыеклык хәрәкәтен яхшырта.

Йөзү белә шөгыльләнү артык килограммнарның юкка чыгуына, хатын-кыз тәненең сылулануына китерә. Ябыгыр өчен, бассейнда даими рәвештә интенсив темпта йөзәргә кирәк. Тиешле нәтиҗәгә ирешер өчен, атнасына ким дигәндә, 2 тапкыр бассейнга йөрү зарур.

Булачак әниләргә дә бассейнда йөзү комачау итмәс. Бассейнга йөрү – ул әле бала табуга әзерлек дигән сүз дә әле. Чөнки суда буыннар, мускулларны тоташтыра торган аппарат хәрәкәтләнә. Житмәсә, су бил, умыртка сөягенә булган йөкләмәне киметә, нерв системасын тынычландыра.

ӘТИЛӘРГӘ

Ир–атлар арасында йөрәк–кан тамыры һәм сидек–җенес авырулары аеруча киң таралган. Шуңа да су кеше органнарына масcаж эффектын бирә, иммунитетны ныгыта, сәламәтләндерә. Шул ук вакытта холестерин дәрәҗәсен нормальләштерә, шулай итеп йөрәк, кан тамырлары авырулары, шикәр авыруларынна саклап кала.

5-10 килограммна арынырга телисезме сез яки мускулларыгызны ныгытасыгыз киләме, берничә гади кагыйдәне истән чыгармагыз:

– дәресләрне калдырмагыз;

– күнекмәләрне атнасына бер тапкырдан башлагыз, алга таба йөкләмәне арттырыгыз;

– йөзәр алдыннан физик күнегүләрне ясап алырга икрәклеген онытмагыз.

Кемнәргә ярамый?

Ләкин шул ук вакытта бассейнга йөрү тыелган кешеләр категориясе дә бар. Кайсы вакытта бассейнга йөрергә ярамый?

– Хроник авырулар көчәйгән вакытта;

– Йогышлы авырулары булучылар (шул исәптән тубуркулез да);

– Яман шеш;

– Стенокардия яки аритмия;

– Тән яки күз авырулары, ачык яралар булган вакытта.