Адым саен вируслар – баланы ничек сакларга?

Уф, тизрәк җәй җитсен иде инде. Яз җиткәч, салкын тию, гриппның яңа агымы башланды, ахрысы. Адым саен балалар чирли. Иң сәере, аларның симптомнары гадәти авыруларга охшамаган. Шуңа күрә ата-аналарның күбесендә бу бик зур борчу тудыра.

Бу арада яшь әниләр төркемнәрендә, социаль челтәрләрдә чын мәгънәсендә шау-шу башланды. Кыш айларында була торган грипп чорында да бу кадәр хат күргәнем юк иде. Алар балаларының авыру белән бәйле симптомнары турында сөйләп, бер-берсенең күңеленә шом сала. Бу смсларны укыгач исә, республикабызны чын мәгънәсендә сәер вируслар чолгап алган дигән фикер кала. Урамга чыгарга да куркыныч кайчак.

Күпләр матбугат чараларын сүгә. “Гадәттә, салкын тию, грипп чорында ММЧ лар бу турыда ата-аналарны мең тапкыр кисәтә. Кисәтә генә түгел, куркытып бетерә.. Ә чын-чынлап авырулар чоры башлангач исә авызларына су капкандай дәшмиләр”, — дип яза әниләр.

Мин ата-аналар арасында паника булдыру яклы түгел, билгеле. Шулай да, танышларым арасында авыручылар саны чыннан да бихисап. Әле алай гына да түгел, балалар бу авыруны өлкәннәргә дә йоктыра. Гаиләләре белән чирләп ятучылар да күп. Симптомнар исә чыннан да бик сәер: кемнеңдер температурасы 38-38.5 кә кадәр күтәрелә дә, биш-алты көн буе төшми. Өстәвенә, темпертура өстенә башка авырулар да иярә. Гадәттә бу – стоматит, ротовирус, я ангина.

Әле кичә генә бер танышым зарланып торды. Баласының атна буе температурасы төшмәгән. Ә көннәрдән бер көнне исә ул тик торганнан аягына баса алмый башлаган. Аксаклап көчкә йөри ди. Алар шундук ДРКБ га йөгергән. Аллага шөкер, берничә көннән барысы да яхшырган инде.

Менә шундый чакта ана кеше паникага бирелми нишләсен. Теләсәң-теләмәсәң дә урамга чыкмас буласың. Тик шулай да, бу очракта салкын канлылык сакларга кирәктер. Вируслардан сакланам дип, өйдә яту шулай ук дөрес түгел. Иң мөһиме, гади кагыйдәләрне истә тоту, дип киңәш бирде миңа табиб.

Нишләргәме? Җәмәгать урыннарына барганда, баланың борынына вирусларга каршы махсус мазь сылагыз яисә дару тамызыгыз. Аннары соң балалар мәйданчыкларына барудан сакланып торсаң яхшы. Чөнки нәниләр күп нәрсәне авызына кабып карарга яисә пычрак кулларын авызларына тутырырга ярата.

Шулай ук, даруханәләрдә вирусларга каршы махсус препаратлар саталар. Кагыйдә буларак, яшь әниләр вируслар турында ишетүгә шулар артыннан йөгерә. Тик менә белгечләр исә аларны бирә башлар алдыннан педиатр белән киңәшләшергә куша. Юкса, баланың организмына файда урынына, зыян килергә мөмкин.

Иң мөһим киңәш исә, саф һавада ешрак булу! Бу баланың иммунитетын шактый ныгытачак.

Менә шундый баналь киңәшләр, җәмәгать. Сезнең өчен Америка ачмадым. Шуңа күрә вируслар турында ишетүгә паникага бирелергә ашыкмагыз. Авырулар да үткенче генә булсыннар.

Яшь әни язмаларыннан

Яңа туган һәр балага “аптечка” кирәк!

Күптән түгел әлеге темага фикер алышуда катнашырга туры килде. Ике танышым тиздән әни булырга әзерләнә һәм беренче баласын көтүче һәр хатын-кыз кебек үк алар яңа туган сабыйга нинди кирәк-яраклар кирәк булачагын күз алдына да китерми. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге теманы күтәрергә булдым да инде.

Ирексездән, үземнең авырлы чагым искә төште. Яңа туган сабый белән нишләргә, аны ничек итеп юындырырга, подгузникны ничек алыштырырга – башта мең төрле уй. Иң кызыгы, хәзер көлке кебек тоелган бу сорауларның берсенә дә җавап юк. Ә шушы сораулар арасында аеруча мөһиме бар бит, җәмәгать. Ул да булса – яңа туган нарасыйга “аптечка” җыю.

Язмамның башында ук булачак әниләрне кисәтеп куям: һәр яңа туган сабыйга балалар поликлиникасында теркәлгәннән соң, бушлай аптечка бирергә тиешләр! Бу мәҗбүри! Тик бездә педиатрлар әлеге пункт турында еш кына “оныта”, ә бу өлкәдә берни аңламаган ата-ана үзләрен тишек тагарак алдында калдыруларын белми дә кала.

Минем очракта нәкъ шулай булды да. Башыма бала тугач, аңарга аптечка кирәк булачак дигән фикер кереп тә чыкмады. Бала тудыру йортыннан кайткач кына әлеге мәсьәлә белән күзгә-күз очраштым. Икенче көнне үк педиатр да килеп китте, югыйсә. Тик ул бушлай кирәк-яраклар турында җөмләне ялгыш кына да “ычкындырмады”. Киресенчә, даруханәдән нинди дарулар кирәк булырга мөмкин икәнлеге турында исемлек язып бирде дә, шуның белән эше бетте.

Ә сез минем хатаны кабатламагыз. Балалар поликлиникасында әрсез ана булмасаң, баш бетә! Шуңа күрә үз сүзегездә нык торыгыз. Педиатр янына кергәнсез икән, аптечка алмый чыкмагыз!

Әлбәттә, бу бушлай аптечкада кирәк-яракларның барысы да бар дигән сүз түгел. Шулай да, ул сезгә шактый гына акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк. Акчадан бигрәк, бу — яшь аналарга мәгълүмати яктан да зур ярдәм.

Ә мин исә бу язмамда сезгә яңа туган сабый “аптечка”сында һичшиксез булырга тиешле дарулар һәм кирәк-яраклар исемлеген китерә торам.

Баланы тәрбияләү, карау өчен кирәк-яраклар:

  • Гади мамык, мамык дисклары һәм, аңлашылсын өчен русча итеп әйтәм инде, “ватные палочки”
  • Бинт
  • Гади салфеткалар һәм юеш салфеткалар.

Антисептиклар:

  • Марганцовка
  • Зеленка
  • Перекись водорода.

Аптечкада:

Аерым термометр, кечкенә кайчы, пипетка, борын өчен махсус аспиратор, температура төшерә торган дару: парацетамол (сироп яки “свечка”), күзгә салу өчен дару (натрий сульфацилы), аллергиягә каршы нәниләр өчен препарат.

Кул астында шулай ук борын тыгылудан махсус дарулар, гадәттә, диңгез суы һәм нәниләр өчен називин булырга тиеш. Болардан тыш, яңа туган сабый еш кына эч авыртулардан интегә. Моңардан шулай ук берәр дару алып кую зарар итмәс. Яшь әниләрнең тагын бер алыштыргысыз ярдәмчесе – ул да булса төрле тән кызаруларыннан махсус крем һәм мазьлар.

Тагын бер әйбер онытылган икән: баланы суда коендыру өчен ромашка һәм череда үләннәре сатып алыгыз. Табиблар гадәттә яңа туган баланы кендеге төзәлгәнче, марганцовкалы суда юындырырга киңәш итә. Тик аны артык еш куллану ярамый – ул баланың тәнен бик нык корытырга сәләтле. Шуңа күрә аны шушы үләннәр белән чиратлаштырыгыз.

Менә шулар. Язып алыгыз да, кесәгезгә салып куегыз! Әгәр сезнең арсеналда алыштыргысыз тагын берәр препарат бар икән, языгыз. Өстәп куярмын.

Яшь әни язмалары

Кызларның чәчен балачактан кайгырт!

Чынлыкта чәч мәсьәләсе яшь әниләрнең барысын да борчый. Яңа туган сабыйның чәчен кыркыргамы, юкмы? Башындагы себорея белән ничек көрәшергә? Ни өчен нәнинең баш артында чәч үсми? Кайсы гына ата-ана әлеге сорауларга җавап эзләмәде микән. Андыйлар юктыр, мөгаен.

Шәхсән мин дә нәкъ шундый ана булдым. Башта сабыйның чәчен кыркыргамы, юкмы дип борчылдым. Нәтиҗәдә, кыркырга дигән карарга килдек. Өстәвенә, мулла да моны саваплы, тиеш эш диде. Ә инде чәчне кыркыганнан соң яңа проблема туды: әгәр дә чәч алган вакытта аның тамырларына зыян китергән булсам? Балам чәчсез калса? Бу сораулар баланың яңа чәчләре чыкканчыга кадәр күңелне тырнап торды.

Күпмедер вакыт узгач исә күзем баламның баш артына төште. Ә анда чәч үсмәгән!!! Миндә тагын паника. Ярый интернет бар дөньяда. Аны укып шуны белдем: күп вакытны ятып уздырганга, баланың баш артында чәч сирәк була икән. Ә инде утыра һәм йөри башлагач, һичшиксез, үсәчәк.

Аллага шөкер, шушында минем кызымның чәче белән бәйле борчуларым тәмамланды. Ә бактың исә, кайбер ата-аналарга сабыйга бер яшь тулгач та тынычлык юк икән. Кайсыбер балаларның чәчләре билгеле бер яшькә кадәр сирәк үсәргә яисә, гомумән, үсмәскә мөмкин ди.

“Кызымның чәче бик сирәк үсә. Инде 1,5 яшь тулды, ә ул һаман чәчсез”, -дип яза әниләр чатларында аралаша торган хатыннарның берсе. Ә икенчесенең малаеның башында гомумән дә чәч юк. “Әллә кыркыганда тамырларына зыян китердек микән, кемгә барыйк?”, — дип киңәш сорады ул. Малайлар бер хәл, ә менә кызларның әниләре өчен бу чын мәгънәсендә зур борчудыр, мөгаен. Хәер, Аллага шөкер, белгечләр аларга бу әлегә гадәти хәл дип кайтарган. Өч яшьләрдән соң баланың башы чәч белән капланырга тиеш дип әйткәннәр.

Бактың исә, баланың, бигрәк тә кызларның чәчен шушы яшьтән үк кайгырта башларга, җентекләп карап тотарга кирәк икән. Төп киңәшләр белән сезне дә таныштырам:

Нәни балаларның чәчләре нәфис, нечкә була, ә баш тиресе бик тә сизгер. Шуңа күрә баланың чәче турында кайгыртканда бик тә сак булырга кирәк. Әгәр дә тарарлык чәче бар икән, көнгә ике тапкыр – иртә-кич тарау сорала.

Яңа туган сабыйның чәчен җылымса су белән юарга, атнага бер тапкыр шампунь кулланырга кирәк. Сабын түгел!

Бераз өлкәнрәк — уйный, йөгерә торган сабыйларның, бигрәк тә кызларның чәчен атнасына ике-өч юарга кирәк, бигрәк тә җәй көне. Тагын бер мөһим таләп: шампуньне башта кулда күбекләндерү сорала, бары тик шуннан соң гына чәчкә сөртергә ярый.

Сабыйларның чәчен сөлге белән сөртмәсәң яхшы. Аннары соң юеш килеш чәчне тарау тыела.

Шампунь сайлаганда, аның компонентларына игътибар итегез. Составында лаурил, сульфат лауретлары булмаска тиеш. PH дәрәҗәсе 4,5-6 булса яхшы.

Кайчакларда шампуньне төрле үләннәр белән алыштыру кирәк. Кычыткан, каен бөресе, розмарин, мәтрүшкә чәчләрне ныгыта. Ә менә ромашкадан читтә торсаң яхшы. Ул чәчләрне корыта һәм сынучан итә.

Менә шундый киңәшләр, җәмәгать. Шулай булганда, үсеп җиткәч, кызыгыз сезгә мең кат рәхмәт укыр!!!

Яшь әни язмалары

Бер яшьлек бала белән ничек уйнарга?

Уф… бала белән уйнау – минем өчен иң авыр һәм катлаулы шөгыльләрнең берсе. Черек помидорлар белән атсагыз-атарсыз, тик мин сезгә һәрвакыт дөресен сөйлим. Шәхсән миңа кайчакларда дөньяда шуннан да күңелсезрәк шөгыль юктыр кебек.

Мин бала белән рәсем ясарга, сәгатьләр буе әкиятләр укырга әзер, тик менә уйнарга гына кушмасыннар. Курчаклар, туп, лего, баланы камилләштерә торган төрледән-төрле уенчыклар – бу предметлар белән дуслык миңа бик авыр бирелә. Үзем уйныйм, ә үзем эчтән генә “файдалырак эш белән шөгыльләнсәң иде ул”, дип хыялланам.

Дөресен генә әйткәндә, миндә уеннарга карата мондый караш кечкенәдән үк килә. Әле дә хәтерлим, балалар бакчасында мин бер дә уйнарга яратмый идем. Бәлки шуңа күрә укырга да бик иртә өйрәнгәнмендер (5-6 яшьлек чагымда рәхәтләндереп татар халык әкиятләре китабын укый идем инде). Сеңлемнең янымда “әйдә, апа, уйныйк инде” дип, ялынып йөрүләре әле дә хәтердә. Тик минем үз сүзем сүз иде. Хәзер исә сеңлем урынына кызым. “Әни, уйныйк”, — дип итәгемә сарыла. Аңа бит “уйнамыйм” дип әйтеп тә булмый. Теләсәң-теләмәсәң дә уйнарга туры килә.

Хәер, бәлки балам белән уеннардан качу җаен да табар идем. Тик кул астыма бик вакытлы гына әниләр өчен журналдагы бер мәкалә килеп керде. Анда сүз нәкъ менә балаларны уен аша камилләштерү турында бара. Бактың исә, 1-2 яшьлек балалар өчен уен процессы бик мөһим икән. Бу аларны камилләштереп кенә калмый, ә әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә дә өйрәтә ди.

Бактың исә, әлеге уеннар бары тик миңа гына бик гади һәм мәгънәсез булып тоела икән бит. Чынлыкта исә уен – бала өчен чын мәгънәсендә зур эшкә тиң. Ул аның аша башкаларга ярдәм итәргә, үз өстенә җаваплылык алырга, кем турында да булса кайгыртырга өйрәнә. Һәм иң мөһиме, уен вакытында ул гаиләдә үзе күргән гамәлләрне кабатлый. Бу чыннан да шаккатмалы, җәмәгать. Мәсәлән, кызыма күптән түгел уенчык чәй сервисы алдык. Ул аңа шулкадәр сөенде ки, шундук уйный да башлады. Мин исә читтә генә күзәтәм. Менә ул чынаякларны чыгарып тезде дә, аларга чәйнектән су агызып, шуны авызына китереп, эчкән кебек итә башлады. Мин исә шаккаттым. Димәк, ул барысын да күрә, аңлый, белә булып чыга. Көлсәгез, көлегез, шәхсән мин үзем өчен чын мәгънәсендә Америка ачтым!!!

Ярар, монысы аңлашылды ди. Ә менә туп уйнаудан ни файда, дип уйлап куйдым мин. Бактың исә, бу очракта да барысы да мин уйлаганча гади түгел икән. Туп бала тормышында бик зур роль уйный. 11-12 айлык чагында ул, баладан тәгәрәп китеп, аны актив рәвештә үрмәләргә, атларга мәҗбүр итә. Таудан тәгәрәгәндә, кәнәфи яки караваттан сикереп төшкәндә ул балага әйләнә-тирә дөньяны өйрәнергә ярдәм итә, нәнинең күзәтүчәнлеге камилләшә. Төрле зурлыктагы туплар белән уйнау, аларны тотарга, ыргытырга өйрәнү баланың кече моторикасын камилләштерә ди.

Менә шулай, җәмәгать. Хәтта, уенчык туп та бала өчен алыштыргысыз зур файда икән бит. Шул көннән бирле мин теләсәм-теләмәсәм дә, көненә берничә сәгатьне бала белән уйнап уздырырга тырышам. Үз-үземне мәҗбүр итүе авыр, әлбәттә. Тик нишлисең, баланың киләчәге кадерлерәк.

Яшь әни язмалары

Баланы тирбәтеп йоклату файдамы, зыянмы?

“Балаң үсеп җитте бит инде. Нигә бу теманы хәзер күтәрәсең?”, — дисезме. Дөресен генә әйткәндә, шәхсән мин баланы тирбәтеп йоклатуда бернинди начарлык та күрмим. Кызымны 1,5 яшькә кадәр һәркөнне кочагымда тирбәтеп йоклатып җибәрдем. Һәм бары тик хәзер генә бу гадәт белән хушлашырга вакыт җиткән дип уйлыйм.

Әйтергә кирәк, тирбәтү-тирбәтмәү мәсьәләсе шактый четрекле тема һәм аның турында сүз куертканда, яшь аналар сугышып та китәргә мөмкин, хәтта. Берәүләр баланы тирбәтү аның сәламәтлегенә зур зыян китерә, баш мие басымы күтәрелә, хәтта баш миенең кечкенә кан тамырлары да шартларга мөмкин дип саный, ә икенчеләр исә, киресенчә, бу процесс баланың психикасына уңай тәэсир итә, ул әнисе кочагында изрәп, тынычлап йоклап китә дип уйлый.

Миңа калса, бу очракта ике як та бераз дөрес һәм бераз ялгыша. Шуңа күрә алтын урталыкны саклый белергә кирәк. Ничек дисезме? Ничек икәнлеген сезгә сөйләп тормыйм, чөнки мин табиб та, бу өлкәдә әллә ни зур белгеч тә түгел. Шуңа күрә акыл сатып утырырга хокукым юк. Шуңа күрә бары тик үземнең тәҗрибәм белән генә уртаклашырга карар кылдым. Бәлки берәрегезгә файдасы тияр.

Авырлы вакытта минем планнар шактый зур иде. Бала, янәсе, үз караватында гына йоклаячак, ә тирбәтеп йоклату турында исә сүз дә булырга мөмкин түгел. Бала кулга ияләшмәскә тиеш, янәсе. Тик кызым туып, аны беренче тапкыр кулга алуга бу планнардан җилләр исте. Юк, мин әйтәм, ничек инде аны караватка яткырып йоклатып җибәрмәк кирәк, минем кочакта йокласын рәхәтләнеп!

Беренче өч-дүрт ай дәвамында шулай булды да. Кулларымда тирбәтеп йоклатып җибәрәм дә, караватына салам. Уянса, яңадан кулга алып йоклатам. Нәкъ менә шул чагында мин интернет челтәрендә бер белгечнең язмасына тап булдым. Аның фикеренчә, баланы тирбәтеп йоклату 3-4 айга кадәр генә дәвам итәргә тиеш. Аннары ул үзлегеннән йоклап китә белергә өйрәнсә яхшы. Өстәвенә, һәр анага яхшы таныш педиатр Комаровский да тирбәтү яклы түгел. “Хм… әллә чыннан да кулдан төшерергә инде”, — дип уйладым мин. Белгечләр белми әйтмәс, янәсе..

Тик барып чыкмады. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа үзем әзер түгел идем, ахрысы. Шуңа күрә кулда йоклатуны дәвам иттем. Мин бит аны салмак кына, бишек җыры көйли-көйли генә тирбәтәм, ничек аның зыяны була алсын соң инде дип юаттым үземне.

Тик күптән түгел бу темага мин яңадан әйләнеп кайттым. Мине башка проблема борчый башлады: тирбәтүен-тирбәтәм дә, бала бит хәзер барысын да аңлый, ул бу процесска күнеккән. Караватка яткырып йоклатып җибәреп булыр микән, гадәтләрдән арындыру катлаулы бит? Шуңа күрә кызымны тирбәтеп йоклатудан аерырга кирәк дигән карарга килдем.

Дөресен әйтим, мин бу процесс күпкә катлаулырак булыр дип уйлаган идем. Тик ул мин уйлаганнан җиңелрәк булып чыкты. Иң мөһим киңәш, беләсезме, нинди? Йокларга ятар алдыннан бала өчен махсус ритуал, йола булдырырга кирәк. Чөнки аның өчен тирбәтү инде йокларга яту, йоклап китү дигәнне аңлата. Ә хәзер аны башка нәрсә белән алыштырырга вакыт җитте.

Шәхсән мин башта әкрен генә баланы әзерлим, йокы киемен кигерәм, чәчләрен тарыйм, аңа йокларга вакыт җитүе турында аңлатам. Аннары исә без бергәләп әкият укыйбыз (миңа калса, бу иң уңайлы, традицион ысул). Шуннан соң утны сүндерәм дә, караватка яткырып, бишек җыры җырлый башлыйм. Аллага шөкер, алга китеш бар.

P.S. Белгечләр исә тагын бер киңәш бирә: балага йоклап китү уңайлырак булсын өчен, махсус уенчык булдырырга кирәк икән. Шуны кочаклап йоклап китсен, янәсе. Ләкин безнең очракта бу әлегә барып чыкмады әле.

Яшь әни язмалары

Нәни баланы берүзен калдырып… ресторанга

Бу арада үземә урын таба алмый йөрим әле. Берничә көн элек интернет челтәрендә шундый мәгълүматка тап булдым – бер әни кеше баласын күршесенә калдырып, акча эшләргә киткән. Күрше исә баланы йоклаткан да, үз фатирына юнәлгән. Нәни уянып, фатирда уйный башлаган. Шулвакыт аның өстенә шкаф төшкән. Иртүк исә күршесе баланы үле килеш тапкан.

Икенче бер ана баласын йоклатып, күршесе янына кунакка кереп киткән. Ә чыгуына бала уянып, янында яткан подгузник пакетын башына кигән һәм тын җитмәүдән үлгән.

Бу турыда тыныч кына сөйләп тә булмый, җәмәгать. Ничек инде нәни баланы берүзен өйдә калдырмак кирәк? Беренче карашка бу башка сыймаслык хәл булып тоела. Андый битараф, салкын канлы ата-аналар бармак белән генә санарлык кебек тоела. Кызганыч, чынлыкта алай түгел икән шул.

Бактың исә, безнең арада 3 яше дә тулмаган сабыйларны берүзләрен генә калдырып, кая да булса китүче аналар шактый икән. Иң кызганычы, бу — яхшы, җитеш гаиләләр һәм алар бу гамәлләрендә бер начарлык та күрми.

“Кибет безнең йорттан 5 минут ераклыкта урнашкан. Көндез баланы йоклатам да, кибеткә китәм. Рәхәтләнеп ярты сәгать йөреп кайтам, чөнки беләм – улым бер сәгать узмыйча уянмаячак”, — дип яза интернет кулланучыларның берсе.

Икенче бер ана исә баласын йоклатканнан соң базарга , сатып алган күлмәген кире кайтарырга юнәлгән. Ул шулай ук: “көндез балам ике сәгать йоклый, уянмый”, — дип аклана. Өченчесе исә төнгә баласын йоклата да, дуслары белән күрешергә дип кафе яки ресторанга китә… Һәм бу аның өчен гадәти хәл!!!

Мондый комментарийларны укыгач, ничек чәчәләрең үрә тормасын ди! Шәхсән мин мәңге алай эшли алмас идем. Бер генә мисал китерәм. Беркөнне күрше подъездда яшәүче танышым шалтырата. “Зинһар өчен, аска төшеп, улыма подъезд ишеген генә ачып бирә әле! Домофон ачкычын онытып калдырганмын”, — ди. Ә бу вакытта мин кызымны яңа гына йоклатып җибәргән идем. Нишләмәк кирәк, баламны караватында калдырып, фатирдан чыгып киттем. Җиденче каттан беренче катка төшеп, кире менеп җиткәнче миңа чиксез күп вакыт узган кебек тоелды. Лифт озак йөри, аның ишеге озак ачыла, җәяүләп атласаң, тизрәк менеп җитәрсең кебек. Шушы өч минут эчендә башымда бөтен чәчем агарды кебек.

Ниһаять, күзләремне тотндырып өйгә килеп кирдем! Аллага шөкер, балам мышный-мышный йоклап ята. Ә йөрәк күкрәктән килеп чыгардай булып тибә, куллар-аяклар калтырый. Хәлсезләнеп караватка егылдым ул чагында.

Ә кеше баласын калдырып, кибеткә, кафе-ресторанга йөри. Уф, йөрәкләре бар микән! Юк, җәмәгать, мин моны аңламыйм! Ярар, Алланың рәхмәте белән хәвеф-хәтәр булмасын да ди. Ә бит бала уянгач, янында якын кешесен күрмәсә куркырга мөмкин. Елап-елап та ишетүче булмаса, ул нишләргә тиеш? Бу аның психикасына зур зыян, минемчә. Хәтта уйлавы да куркыныч.

Шәхсән миндә бары бер генә теләк: әти-әниләр бераз булса да акыллырак булсыннар иде. Чынлыкта бала белән кибеткә йөрүнең, базарга баруның , кафе-ресторанда утыруның бер генә авырлыгы да юк бит. Теләк кенә кирәк, югыйсә…

Яшь әни язмалары