Бардыр бер авыл — Мәтәскә диләр… — «Сабантуй» почтасыннан

Арча артында бардыр
Бер авыл — Мәтәскә диләр.

Без — Арча «НУР» балалар телерадиостудия укучылары — шунда юл тоттык. Әлегә кадщр Мәтәскәдә бер тапкыр да булганым юк иде. Мәктәп җитәкчеләре безне бик җылы каршы алдылар, экскурсия үткәрделәр.

Бөзнең төп максатыбыз: балалар белән очрашу, үзебезнең тәҗрибәбезне Түбән Мәтәскә балалары белән уртаклашу һәм үзебезнең туган телебез турында сөйләшү.

«Журналист профессиясе нәрсәсе белән мавыктыргыч?», «Үзеңнең киләчәгеңне телефидение яки радио белән бәйләр идеңме?» кебек сораулар яудырдык.

«Гәҗит ни өчен кирәк», дигән сорауга… балалар «Балык төрер өчен», дип җавап кайтардылар. Башка сорауларга да бик үзенчәлекле җавап кайтарды алар. Бер генә тапкыр да интервью алганнары, камерага карап сөйләгәннәре булмаса да, куркып тормадылар.

Без Түбән Мәтәскә мәктәбен районда иң көчле мәктәпләрнең берсе икәнен ачыкладык.  Укучылар спорт буенча да көч сынатмыйлар икән. Биредә журналистика белән шөгыльләнергә теләгән балалар да бар.

Аннары тәмле коймак белән чәй эчтек, истәлеккә фото ясадык, рәхәтләнеп күңел ачтык һәм мондый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.

Ә инде Түбән Мәтәскә балаларына киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Кунакта әйбәт, өйдә яхшырак.
И, Арча, сиңа кайттык сөеп
Тагын да без.

Динә Нәҗметдинова
Җитәкче: Дамир Тәҗиев

Алинә Сәмитова — Инстабәйге җиңүчесе!

«Мин кечкенә яшьтән үк әле укый да белмәгәндә, минем кулымда инде «Cабантуй» журналы булганлыгын яхшы хәтерлим. Ә азрак үсә төшкәч, мин инде үзем укый да башлагач, миндә кызыксыну көннән-көн арта барды. Журналның кайдан һәм ничек безнең кулларга җиткәнлеген, аны кемнәр шулкадәр матур итеп эшләгәннәрен үз күзләрем белән күрәсем килде. Бу минем өчен зур хыялга әйләнде.

Шулай “Сабантуй” журналының бәйгеләренә дә катнаша торгач мин җиңү яуладым, һәм мин бүләкләнү өчен “Сабантуй ” редакциясенә бардым. Бу минем өчен иң шатлыклы көннәремнең берсе булды, һәм кечкенәдән булган хыялым да чынга ашты.

Мине редакциядә ачык йөз белән каршы алдылар. Миңа истәлекле бүләкләрне һәм дипломны «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Илназ абый Фазуллин тапшырды.
Рәхмәт сезгә бик зур мине сөендерүегез өчен!

Сезнең яннан мин бик шат күңел белән кайттым.

Алинә Сәмитова, Буа районы, Аксу авылы»

Зәй сабыйлары да «Сабантуй»ны ярата!

Зәй шәһәрендәге «Шатлык» балалар бакчасы сабыйларының, белем бирү эшчәнлекләреннән тыш, башка файдалы, кызыклы шөгыльләре дә күп.

Шуларның берсе, балалар журналы «Сабантуй»ны уку. Әле, барысы да, укый белмәсәләр дә журналның яңа саны белән танышуны барысы да көтеп тора! Журналда бастырылган әкиятләрне бергәләп укыйбыз, бәйрәмнәрдә шигырьләрен яттан өйрәнәбез!

Әти белән һәр ял саен тау шуарга барабыз… — «Канатлы ат»

Безнең ял

Әти белән һәр ял саен
Тау шуарга барабыз.
“Җиңү паркы” ерак түгел
Бер тукталыш арабыз.

Яңа “төймә” чанабызга
Өчәүләп утырабыз.
Тауның иң биек җиреннән
Бик тиз шуып төшәбез.

Питиряков Тимур, Яр Чаллы шәһәре 7нче урта мәктәбенең 3А сыйныфы укучысы

Чыршы бәйрәме

Кыш бабай һәм Кар кызы
Бүген бәйрәмгә килгән.
Алар безгә күп итеп,
Конфетлар алып килгән.

Чыршы тирәли бергәләп,
Без бик озак уйнадык.
Матур шигырьләр сөйләдек
Һәм бик озак җырладык.
Кыш

Кыш килгән.
Ап-ак кар алып килгән.
Бөтен җирне карга күмгән.
Агачлар ак шәл ябынган.

Питиряков Адель, Яр Чаллы шәһәре 7нче мәктәбенең 1А сыйныфы укучысы

 

Белем бит ул бар йозакка ачкыч була! — «Канатлы ат»

Сары

Кояш сары,
Чәчәк сары,
Комлыктагы балчык сары,
Үземнең чәчем сары —
Нигә бөтен җир сары?
Мин беләм:
Мин сары яратканга,
Бөтен җир шары сары!

Уздырган

Кар–буран, ураган
Бөтен җирне туздырган.
Ә безнең Алия,
Алардан да уздырган!

Белем

Белем кирәк укытучыга,
Белем кирәк механикка,
Белем кирәк балаларга,
Белем кирәк бар кешегә!
Белемсез яшәп булмый һич тә,
Белем бит ул бар йозакка ачкыч була!

Чыпчык

Сандугач матур сайрый дип,
Хурламагыз чыпчыкны.
Ул да бит бик тырыша,
Табарга безнең көйне.
Сандугач, сайрый-сайрый да,
Бер минут: оча — китә.
Ә безнең чыпчык тырыш:
Көннәр буе ул килә.

Гарифуллина Алия,
Балтач районы, «Салавыч күппрофильле лицее»ның 5нче сыйныф укучысы

Песнәк — Укучыларыбыз иҗаты

Песнәк

Безнең ишек алдында җимлек бар. Мин анда җим салам. Аны төрле кошлар килеп ашыйлар. Ә менә бүген песнәкләр килде. Мин аларны күзәтеп тордым. Алар чыркылдашалар, бер-берсе белән сөйләшәләр кебек. Алар мин салган көнбагышны алып китеп ашыйлар икән.
Песнәкләр бик матур кошлар. Мин аларны бик яратам.

Гайфуллин Раяз, 3 сыйныф
Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбе