«Сабантуй» почтасыннан — Алабуга районы Тарловка поселогы мәктәбе

Яп-якты нур сибә
Әнием,күзләрең
Сөенеч тарата
Ягымлы йөзләрең…

Алабуга районының Тарловка поселогы табигатьнең искиткеч матур жиренә урнашкан. Бер яктан аны куе нарат урманы, икенче яктан — Чулман елгасы үз кочагына алган. Шул матур авылда нарат, чыршы агачлары арасында ике катлы, якты, матур мәктәп урнашкан. Бу — 11нче төп белем бирү мәктәбе.

Безнең мәктәпнең тарихы бик бай. Ул 1985нче елда кечкенә генә агач бинада эшли башлаган. Беренче укытучы — Забалуева Фаина Михайл кызы (ул хәзер вафат). Аның турында хәзерге көнгә кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары бик җылы итеп искә алалар. Соңрак аның белән Чахирева Людмила Павел кызы эшли башлый (ул хәзер лаеклы ялда). Бәйрәмнәрдә аны чакырып, очрашулар уздырабыз. Ул безгә һаман да яхшы киңәшләре белән булышып тора.

1995нче елда безнең мәктәп яңа бинага күчте. 2015нче елда төп белем бирү мәктәбенә үзгәрде. Мәктәптә директор булып Кожевникова Наталья Владимир кызы 2016нчы елдан эшли башлады. Ул мәктәпне гел яңартып бетерде: яңа парталар, өстәлләр, шкафлар алып кайтып куйды.

Мәктәптә төрле тәрбияви, бай, кызыклы чаралар үткәрелә. Барлык кичәләргә дә әти-әниләр чакырыла. Без оештырган кичәләрдән алар бик канәгать булып китәләр. Менә 24нче ноябрь көнне мәктәптә “Әниләр көне”н билгеләп үттек. Балалар әниләрен һәм әбиләрен бәйрәмгә чакырдылар. Алар хезмәт дәресләрендә бүләкләр әзерләгәннәр иде. Кичәдән соң шул бүләкләрне тараттылар. Бәйрәмдә татар телендә әниләргә һәм әбиләргә багышлап бик күп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичәбез бик күңелле үтте.

Лира Марсиловна

Кыш турында шигырьләр — «Сабантуй» почтасыннан

«Исәнмесез! Мин 49нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сираҗетдинова Зоя Петровна. Сезгә укучыларым язган шигырьләрне тәкъдим итәм. Хөрмәт белән, Зоя Петровна.»

Кыш

Салкын бураннары белән
Кыш килеп җиткән безгә.
Иренмичә эшләгән ул —
Кар көрте җиткән тезгә .

Елгада суны катырган,
Туңмасын дип балыклар.
Агачларны ышыкларга
Япкан кардан яулыклар.

Бар табигать гүя йоклый
Җылы юрганын ябып,
Бишек җыры көйли-көйли,
Җил генә йөри чабып.

Абдуллина Диләрә
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
6 “Б” сыйныф укучысы

Кыш килде

Бар дөньяны туңдырып,
Салкын кыш килеп җитте.
Энҗe кар бөртекләре
Җир өстен ап-ак итте.

Балалар, шатланышып,
Тау шуа, чана тарта;
Кышка һәркем сөенә,
Кышны һәркем ярата.

Ильсаф Динюшев
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы

Кыш килде

Матур кыш килде,
Ап-ак кар яуды.
Бөтен дөньяны,
Җирне каплады.

Карда уйныйбыз,
Кышны без котлап.
Салкын көннәре
Җиткәнче ныклап.

Салкын димәдек,
Бозда да шудык.
Өсләр чылангач,
Өйләргә шылдык.

Гобәйдуллин Камил
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы

Кыш бабай

Кыш бабай, Кыш бабай,
Исән-сау килдеңме?
Син бездә Яңа ел
Икәнен белдеңме?

Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч,
Яңадан килерсең.

Зиннәтуллина Алия
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы

Кыш җитте

Балаларны куандырып,
Салкын кыш килеп җитте.
Энҗе кар бөртекләре
Бөтен җирне ак итте.

Кояшлы матур көннәре
Һәркемне шатландыра.
Кышнын матур көннәрен
Барыбыз да ярата.

Халмурадова Яна
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы

Кышны көтәбез! — Укучыларыбыз иҗаты

Кышны көтәбез

Ак кар ява —
Ак күбәләк,
Ак чәчәк.
Ак кыш килә,
Ак бураннар
Киләчәк.

Чанам, чаңгым
Сине көтә,
Кил инде.
Тимераяк
Шуа беләм,
Күр мине.

Мамык кебек
Йомшак икән
Карларың.
— Тизрәк кил! — дип,
Көтә сине
Дусларым.

Камилә Сафиуллина, Балтач, 2нче сыйныф

Татар милләтенең киләчәге — балаларда!

Туган телебезнең киләчәге турында бәхәсләр көннән-көн куера. Әлбәттә, борчылабыз. Ләкин ышанычыбыз нык: арабызда милләтебезнең киләчәге өчен янып яшәүчеләр, туган телебездә тәрбияләнүче балаларыбыз, саф татар телендә генә аралашучы гаиләләребез, массакүләм-мәгълүмат чаралары, нәшриятләребез бар. Алар булганда телебез яшәячәк!

Бу көннәрдә Яңа Савин районында урнашкан 87нче балалар бакчабызда көзге бәйрәмнәр гөрли. Биредә ике татар төркеме бар. Телебез югалмасын, туган теленнән мәхрүм балалар да (чөнки өйдә татар телендә аралашу юк) татар теленең асылына төшенеп үссеннәр өчен тәрбиячеләр Әхмәтшина Л.К., Әхтәрова Л.И., Нигъматуллина Г.Ә., Кәбирова З.М һәм музыка җитәкчесе Мансурова Л.Р зур тырышлык куялар.

Әлеге төркемнәрнең татар җырлары һәм шигырьләреннән генә торган, милли гореф-гадәтләребезне, халык уеннарын чагылдырган, көнкүрешебезне яктырткан балалар иртәсенә “Сабантуй” журналы редакциясе килүе бәйрәмебезгә тагын бер милли төсмер өстәде. Журналның әдәби мөхәррире Рәзинә Исмәгыйлева чыгышын бәйрәмгә килгән әти-әниләр, дәү әти һәм дәү әниләр, апа-сеңелләр бик җылы кабул иттеләр. Өлкән буын хәзерге “Сабантуй” журналын “Яшь ленинчы”, “Сабантуй” газеталары буларак искә алдылар, хәзерге “Сабантуй”ның тагын да эчтәлеклерәк, күз явын алырлык җете төсләр белән баетылганлыгына сокландылар.

Шунысы куандырды: балалар өчен чыгарылган газета-журналларның татар телендәге басмалары күп кенә гаиләләрнең аерылмас дустына әверелгән, язылалар, һәр санын көтеп алалар, бергәләп укыйлар. Мондый гаиләләребез булганда татар теле югалмаячак. Димәк, безнең, татар милләтенең киләчәге бар!

Әлеге көзге бәйрәм чарасы һәм истәлекле очрашу, үз телебездә җылы аралашу күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды. Милләтебез, туган телебез өчен кабат горурлану хисләре кичердем. Катнашкан, оештырган һәркемгә, килгән кунакларга зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Гөлнара Гатауллина, 
87нче номерлы балалар бакчасының татар (ана) телендә белем бирүче тәрбиячесе

Бар табигать Ак мамыкка төренде! — Укучыларыбыз иҗаты

Табигать үзгәрә

Алтын көз агачларны
Төрле төсләргә манды.
Каеннар сап-сары булса,
Миләшләр уттай янды.

Чылбырдай тезелешеп,
Кошлар да китеп барды.
Елгалар, күлләр туңып,
Көзгегә охшап калды.

Озак көттерми генә,
Ап-ак карлар күренде.
Шулай итеп, бар табигать
Ак мамыкка төренде.

Нәфисә Вәлиева, Актаныш, 1нче мәктәп

 

«Канатлы ат» сәхифәсеннән: Чистай районы балалары иҗаты

Көзге җыр

Яшел яфраклар саргаеп,
Көзләр җитте, дияләр.
Агачлар да, моңсуланып,
Бүтән кием кияләр.

Киемнәре төрле-төрле —
Кызылы бар, сарысы…
Табигатьнең бар төсләрен
Бергә җыйган, ахрысы.

Агачларга сокланам —
Моңлы җырым сузамын.
Яфракларны кыштырдатып,
Көзге юлдан узамын.

Алинә Хәйруллина, Чистай районы, Гаделшә авылы, 5 сыйныф укучысы

Кышны көткәндә

Көзге урман бигрәк ямьле,
Агачларда — төрле төс.
Каеннар купшы киенгән,
Ә наратлар биек, төз.

Миләшләрнең тәлгәшләре
Яналар кызыл уттай.
Җәйне көзгә алыштырып,
Саубуллашалар шулай.

Мәһабәт имәннәр шаулый,
Усаклар пышылдаша.
Табигать кышка җыена
Агачлар шавы аша.

Эмиль Галимов, Чистай районы, Гаделшә авылы, 6 сыйныф укучысы