Татарстан укучылары мультфильм ясаган: ВИДЕО

Быел «Татармультфильм» студиясе «Татарстан гасыры» дип аталган милли мультфильм төшерде. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана.

Шунысы кызык, мультфильмда республикабызда яшәүче балаларның рәсемнәре дә кулланылган. Проект кысаларында «Татармультфильм» барлык районнарда мастер-класслар үткәргән. Татарстан турында мультфильм эшләүдә катнашырга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, рәсемнәрне һәм шигырьләрне онлайн кабул итү оештырылган хәтта.

Укучылардан 30 мең рәсем һәм 500 шигырь кабул ителгән. Аниматорлар аларны өйрәнеп, рәсемнәрне зур һәм кечкенә кисәкләргә бүлгән. Ә шигырьләр балалар театр студияләрендә йөрүчеләр тарафыннан тавышландырылган.

Качмас димә! Бик кирәксә… Балалар белән кызык видеолар

https://www.instagram.com/p/BXlp0Gyl071/

https://www.instagram.com/p/BWxlrmEFSOW/?taken-by=artgaleri

https://www.instagram.com/p/BXa0W1rln6M/?taken-by=artgaleri

https://www.instagram.com/p/BXamrUuFEtt/?taken-by=artgaleri

https://www.instagram.com/p/BXW3MvTF5nZ/?taken-by=artgaleri

https://www.instagram.com/p/BW3DY0uFJC8/?taken-by=artgaleri

«Бүләк кемгә?» мультфильмы — татарча

Татар халык әкияте мотивы буенча ясалган «Бүләк кемгә?» мультфильмы балаларга ел фасыллары турында сөйли.

Бу мультфильмны бала белән бергәләп карап, ел фасылларының алышынуы, һәрберсенең үзенчәлеге, табигать матурлыгы турында сөйләшегез, аңа кайсы ел фасылының ошавы турында сорашыгыз.

«Агачлар да авырый» — татарча мультфильм /видео/

Мультфильм Зәкәрия Ахмеровның «Агачлар да авырый» исемле татарча әкияте буенча ясалган. Әкияттә Рамилә дигән кызның бакчадагы агачлары турында кайгыртуы сурәтләнә. 

Зәкәрия Ахмеров укучыга туган як, кеше һәм табигать турындагы әкиятләре белән таныш.

Аның «Агачлар да авырый» исемле әкиятен балалар яратып укый һәм сөйли. Мультфильмны мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйный укучылары өчен татар телен өйрәнүдә кулланырга мөмкин. Ул балаларга табигатьне сакларга, үсемлек һәм җәнлекләргә зыян китермәскә өйрәтә.