ӘТИ-ӘНИЛӘР ӨЧЕН ТЕСТ: Мәктәп программасын беләсезме?

Балагызга дәрес әзерләшә башлагач сорау өстенә сорау туамы? Кичләрен сочинение-изложениелар язып, тапкырлау таблицасын ятлап интегәсезме? Яки киресенчә, балагыз кырып-себереп барысын да үзе эшләп куямы? «Алма алмагачыннан ерак төшми» диләр бит, ә үзегез нинди укучы идегез? Менә шушы тест барын да әйтеп бирер.

 

1. Австралия! Аның башкаласы исегездәме?
— Канберра
— Мельбурн
— Сидней

2. Рус теле дәресләрен әйбәт үзләштергәнегезне тикшерәбез. Кайсы сүздә хата бар?
— Несколько полотенец
— Более пятиста человек
— Подписанные договоры

3. Медиана — ул?
— өчпочмакның түбәсен каршы як белән тоташтыручы линия
— өчпочмакны тигез өлешкә бүлүче линия
— өчпочмакның 90 градуслы почмагы

4. Кайсы әсәр И.С.Тургеневныкы?
— «Гранатовый браслет»
— «Капитанская дочка»
— «Записки охотника»

5. 0,1 км дециметрларда?
— 10 000 дм
— 100 дм
— 1 000 дм

6. Нинди материк 4 океан тарафыннан да юыла?
— Антарктида
— Австралия
— Евразия

7. Тарихка күчтек. Петр II-дән соң кем идарә иткән?
— Анна Иоанновна
— Петр III
— Екатерина II

8. О, физика! Кельвиннарда нәрсә исәплибез?
— Ток көче
— Температура
— Егәрлек

9. Ag — Менделеев химик таблицасының нинди элементы?
— Алюминий
— Көмеш
— Алтын

10.Юпитер Кояштан ничәнче планета?
— 5
— 7
— 1

8-10-сы дөрес: Афәрин! Сез бик тапкыр кеше булса кирәк. Мәктәптә уку сезгә җиңел бирелгән булырга тиеш. Төп фәннәрне сез «5»лелек үзләштергәнсез, барын да әле дә хәтерлисез.
5-7-се дөрес: Начар түгел. Тик хәтерегез әзрәк аксый булса кирәк. Белгән материалны оныта башлагансыз.
4-6-сы дөрес: Хмм… Мәктәптә «3»легә укыганыгыз күренеп тора шул 🙂 Балагыз белән дәрес әзерләп белмәгәннәрне өйрәнеп алу шәп мөмкинлек бит. Ялкауланмагыз!

Дөрес җаваплар: Канберра, Более пятиста человек, өчпочмакның түбәсен каршы як белән тоташтыручы линия, «Записки охотника», 1 000 дм, Евразия, Анна Иоанновна, Температура, Көмеш, 5

«Елмаюлар белән генә аңлашабыз» КОНКУРСЫНА йомгак!

Дуслар! Хәтерләсәгез, журналыбызның 20 санында смайликлардан җыелган рәсемгә нинди сюжет “яшеренгәнен” ачыклау максаты белән бәйге игълан иткән идек. Укучыларыбыз смайликларга карап үз вариантларын тәкъдим итәргә тиеш иделәр. Нәтиҗәләр бик куандырды! “Сабантуй”ны укучылар арасында шундый иҗади балалар бар икәнлеген белеп бик шатландык. Һәркем үзенчә ачып бирергә тырышкан һәм ахырда йомгак итеп бер фикер җиткергәннәр. Беләсезме, фикерләр уртак икән бит безнең! Үз эшләрен җибәргән барлык катнашучылар да диярлек ахырда белемле булу, тырышып уку фикерен җиткергән.

Язмаларга килгәндә, эчтәлекләре буенча күбесе охшаш. Әдәби төзек җөмләләр белән хикәяләргә омтылыш, тел байлыгының күплеге, иҗади фикерләвегез өчен рәхмәт! Конкурска килгән эшләр безнең sabantuytatar.ru сайтында басылып чыкты. Барыгызны да сайт аша эшләр белән танышырга чакырабыз.

Катнашучылар:

1. Эльмира Гиниятуллина, Казан, Царицыно бистәсе

2. Айназ Минневәлиев, Балык Бистәсе

3. Чулпан Насибуллина, Зәй районы, Аксар авылы

4. Альмир Мифтахов, Әлмәт районы, Яңа Нәдер авылы

5. Алинә Самитова, Буа районы, Аксу авылы

6. Тансу Касыймова, Казан

7. Язилә Сабирҗанова, Буа районы, Аксу авылы

Ә җиңүче итеп Альмир Мифтахов билгеләнде! Котлыйбыз!

Башка катнашучыларның да эшләре бик лаеклы, җиңүчене билгеләү шактый авыр булды. Альмирның эше нәкъ мессенджердагы аралашу форматында булуы аның файдасына уйнады.

Җиңүчегә бездән истәлекле бүләк өй адресына җибәреләчәк!


Әлеге конкурска килгән эшләр белән танышыйк:

Эльмира Гиниятуллина, Казан, Царицыно бистәсе:

 

Тәмле төшләр күрә-күрә Алмаз рәхәтләнеп йоклый. Таң атып, кояш инде биеккә күтәрелде. Сәгать чылтырап унберенчегә авышты дигәндә, Алмаз иренеп кенә торып, иртәнге гимнастикасын ясады. Аннан инде ашыкмыйча юынып алды һәм ашарга  утырды. Аннан-моннан капкалады да киенеп мәктәпкә дип чыгып китте. Алмаз автобуска утырмакчы иде, ләкин троллейбус белән барырга булды. Мәктәптә инде кыңгырау чыңлаган иде. Алмаз соңга калды. Укытучы апасы сәбәбен белергә теләде, ул бик ачулы иде. Алмаз, авызына су капкандай, берни дә җавап бирә алмады. Бүгенге дәрестә ул “3” ле алды.

Нигәдер, Алмазга бүген уңыш елмаймады. Язудан да ул “3”лелек кенә белде. Кыяр-кыймас кына өенә кайтты. Бүгенге хәлләр турында әтисе белән әнисе белә иде. Әлбәттә, малайларының болай укуга салкын каравына борчылдылар. Бабасы белән әбисенең дә йөзен күреп, Алмаз җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Менә шул көннән алып, Алмаз үзенә дә, якыннарына да сүз бирде: туганнарының йөзенә кызыллык китермәскә. Аларның ышанычын аклар өчен үзалдына зур максат куйды. Интернет челтәреннән файдаланып, белемен арттырды, баш та күтәрмичә төн уртасына кадәр бик күп китаплар да укыды. Бик соң ятуга карамастан, иртүк сәгать алтыдан торып укый иде. Мәктәпкә ул, әз булса да физкультура булыр дип, йөгереп барды. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип дөрес әйтәләр. Әллә шуңа, әллә укуының файдасы булдымы – бу юлы Алмаз “5”ле алды. Шатлыгыннан өйгә ничек кайтып җиткәнен сизми дә калды. Әтисе дә, әнисе дә аны елмаеп каршы алдылар. Үзе дә күкнең җиденче катына менгән кебек булды. Әйе шул, белем бәхетле итә.

Минневәлиев Айназ, Балык Бистәсе:

Мин иртә белән торгач, һәр көнгә сөенеп яшим. Әти-әниемә һәм әбиемә “хәерле иртә” дип эндәшәм. Ә тәрәзә янына барсаң, сине елмаеп кояш каршы ала. Будильник чылтыраганчы мин инде торып җитәм. Зарядка ясыйм, иртәнге эшләремне эшлим һәм тәмле итеп ашарга тотынам. Аннан соң мәктәпкә җыена башлыйм. Мин автобус көтеп утырып тора идем. Инде 10-20 минут көтеп торам, ә автобус һаман юк. Инде мин: “Тукта, чү”, – дип троллейбуска утырып киттем. Инде мин мәктәпкә кереп җиткәч, кыңгырау шылтырады. Сыйныфка менгәч: “Ник дәрескә соңга калдың?” – дип әрли башладылар һәм миннән үк беренче сорадылар. Мин әз генә җавап биргәч: “Утыр инде, Минневәлиев, “3” сиңа”. Укытучы апага ник соңга калуымны аңлата башлагач, “Монда автобусны көтмәскә иде, җәяү бара тор идең”.

Ә икенче дәрес безнең компьютер дәресе иде. Тагын мине чакырып чыгардылар, тагын инде “3” куйды. Мин китапларымны җыеп, өйгә юл тоттым. Ә кунакка әби белән бабай килгән иде. Алар белән исәнләшкәннән соң мин тагын дәрескә тотындым. Инде кич җитте, йокларга ятырга да вакыт җитте. “Тыныч йокы барыгызга”, – дидем мин. Вакыт тык-тык итеп бара, ә ул туктамый. Иртән тагын мәктәпкә җыенасы. Бүген инде мәктәпкә йөгерә-йөгерә барып җиттем. Сыйныфтан мин иң беренче булып килеп җиткән идем. Мин үземнең тиз барып җитүемә үзем дә ышанмадым, мине ковёр-самолёт илткән мәллә? Такта янына мин каушый-каушый чыгып бара идем. Ә бүген инде укытучы ике “5” куйды. “Менә бит тырышкансың, МОЛОДЕЦ!!!” Мин үземнең “5” билгесенә дә ышанып бетә алмый идем. Өйгә шулай ук тиз кайтып җиттем. Әни белән әти каршы алды. Мин аларга көндәлегемне күрсәттем. Алар да “молодец” диделәр. “Гел шулай тырышып укы, улым”, – диделәр.

Чулпан Насыйбуллина, Зәй районы, Аксар авылы:

Ришат һәрвакыттагыча йокысының иң ләззәтле, төшенең иң мавыктыргыч өлешенә килеп җиткәч, офыктан, шуны гына сагалап торгандай, кояш күтәрелә башлады. Менә ул Ришатның тәрәзәсенә карап якты нурларын сипте. Будильник: «Әллә инде бүген үзем дә йоклап калганмын, хуҗамны уятырга онытканмын?» – дип, бар тавышына шалтырарга тотынды. Теләр-теләмәс кенә бер аяк төште караваттан, аннары икенчесе. Алар артыннан Ришат үзе дә килеп төште идәнгә. Бу тавышка әтисе килеп керде, «Абау, нәрсә җимерәсең монда, өйсез калдырасың бит?» – дип. Ә егетнең сер бирәсе килмәде. Утырган җиреннән йоклап китеп, идәнгә мәтәлеп төшкәнен әтисе белсә, ай буе гаиләдә көлү объектына әйләнәчәк бит ул! Шуңа күрә Ришат, әтисе кергән вакытта, идәндә яткан җиреннән отжимание ясый башлад : «39, 40… Әлегә җитеп торыр». «Бәтәч, улым, гомергә иртәнге зарядка ясаганың юк иде. Әллә акыл керә башлаган инде үзеңә. Кая, карт атаңа да бер-ике физкультура приемы күрсәтеп ал әле», – дия-дия әтисе пижама жиңнәрен, балакларын сызганып, улы янына килеп басты. Ләкин бу иртәнге зарядка озакка сузылмады, Ринат абый бер-ике бөгелүгә генә түзде дә: «Чәйнек кайнагандыр инде анда, сүндерүче юктыр», – дип, тапочкиларын идәннән өстери-өстери юк та булды. «Безнең бит чәйнек сызгыра торган!» – дип Ришат артыннан кычкырып калды, тик әтисе аны ишетмәмешкә салышты. Ришат сөлгеләрен эләктерде дә, душ бүлмәсенә кереп китте. Душлар кереп чыккач, өстәл янына килеп утырды. Анда әнисе чәй, кычыткан ашы, һәм тәмле перәннек тә әзерләп куйган. Алардан авыз иткәч, киенеп-ясанып Ришат чыгып китте мәктәпкә. Ишек бусагасын атлап чыгуга, ул тукталышта үзенә кирәкле автобус торуын күрде дә, и чабарга тотынды шуңа таба. Менә килеп җиттем дигәндә генә автобус ишекләрен япты да китеп тә барды, бары тик арткы фаралары гына ялтырап калды. Озак та үтмәде, егеткә мәктәпкә барырга икенче шанс биреп, троллейбус күренде. Ул Ришатны эләктереп алды да, төгәл вакытында мәктәпкә илтеп тә куйды. Класска кереп утырды Ришат. Кереп ятты дисәң, дөресрәк булыр: әллә кичә төнлә караган кино аркасында, әллә инде бүген артык иртә торылган, Ришатның йокысы туймаган иде. Шуңа күрә, ул китапларын өстәлгә таратып салды да, шулар өстенә үзе дә башын терәде. Менә-менә күзләре генә йомыла башлап, йокыга гына талам дигәндә, укытучы кычкырыбрак нәрсәдер сөйли башлады. Ришат сискәнеп уянып китте дә, дәрестә утыруын онытып: «Тынычрак сөйләшергә буламы, юкмы?» – дип әйтеп тә куйды. Кинәт бөтен сыйныф көлгән тавыш астында ул үзенең өендә түгел, ә мәктәптә, хәтта дәрестә утырганын абайлап алды. Ләкин соң иде инде. Укытучының күзләре күзлегеннән дә зуррак булып ачылдылар, бу вакытта алар Ришатны кабып йотарлар кебек күренде.

Шунда укытучы егеткә дәрес буенча бер-ике сорау бирде дә, тынлык эчендә шатырдатып “3”ле куйды.

Ришатның кәефе тәмам төште. Әле йокысы да туймаганлыктан, ул бөтен дөньяга бүген ачулы иде. Шушы ачуы, күзләрен томалап, татар теленнән дә “3” ле алдыртты. Портфелен аркасына асып, ташлар типкәли-типкәли егет өенә юнәлде. Әти-әнисенә: «Булды, бүтән бармыйм мәктәбезгә дә! Барыбер “3” ледән башка билге куймыйлар анда соңгы атналарда, рәхәтләнеп йокы туйдыруым күпкә артык! Сәламәтлегемне бозып кына йөрим шул «3»ле кибетендә», – дип ишеген шыгырдатып кереп китте. Әти-әнисе шаклар катып карап калды. Чынлап та, соңгы атнада Ришатның өйгә «3»ле билгесе һәм канәгатьсез йөзеннән кала бернәрсә дә алып кайтканы юк.

Әбисе белән бабасы бик белемле, зирәк кешеләр. Бабасы Җир шарын өйрәнеп сәяхәт итеп йөргәндә, Африка илләрендә очратты үз тиң ярын. Әбисе дә үз илендә бик танылган укытучы иде. Шулай ярты ел күрешеп йөри торгач, бер-берсенең телләрен өйрәнеп, кавышып та куйдылар, 5 балаларын итәгатьле, ярдәмчел, акыллы итеп үстерделәр. Оныклары Ришатка бу тормыш проблемасында беренче ярдәмне алар күрсәтергә тиеш дип кирәк таптылар. Ринат абый белән Нәҗибә апа, улларының картлар сүзенә колак салмыячагын белсәләр дә, карышып тормадылар, чөнки әти-әни сүзенә каршы килеп торудан мәгънә юк. Ләкин икенче көнгә бик ялгышканлыкларын аңладылар, улларын алмаштырып куйганнар мәллә: кичкә кадәр дәресләрен карады, китаплары арасыннан кузгалмады да. Ә инде иртән торып тагын китапларын кулына алуын күргәч, әти-әнисенең авызлары идәнгә хәтле төште: менә нинди була икән әби-бабай йогынтысы!

Китапларын да алып тормыйча Ришат мәктәпкә йөгерде. Аңа гүя канатлар үсеп чыккан: әгәр дә ул бүген «5»ле алса, аңа әбисе белән бабасы, юк, яраткан әбисе белән бабасы хоккей уйный торган клюшка алырга вәгъдә иттеләр. (Әйтәм бит, Ришатның әби-бабасы – бик акыллы, зирәк кешеләр. Алар беләләр: хәзерге заман баласын каеш белән куркытып кына бернәрсәгә дә мәҗбүр итеп булмый, булса да, файдасы тимиячәк , аларга берәр мотивация кирәк). Татар теленнән диктантын киредән язды Ришат: ашьяулык ашъяулыкка әйләнде, кәнәфер – канәфергә, мәшәкәтле – мәшәкатьлегә, хәтта сәяхәт белән намә дә киредән кавышты. Ниһаять, аның көндәлеген «5»ле билгесе, ә йөзен елмаю бизәде. Шатлыгыннан ничек өенә кайтып җитүен дә сизмәде ул. Әти-әнисе чиксез шат, уллары белән горур иде. Әби-бабай да сөекле оныкларын мактадылар. Ришат үзе дә шушы минутларда бәхет һәм горурлык хисе кичерде. Ә аны бүлмәсендә әби-бабасыннан вәгъдә ителгән бүләк көтә иде.

Альмир Мифтахов, Яңа Нәдер:

Өченче һәм дүртенче сыйныф укучыларының ватсаптан аралашуы:

Дустым сәлам! Ничек хәлләрең? 6:10

Мин яңа йокыдан гына тордым әле. Кояш чыгып килә… 6:15.

Кояш күптән чыкты инде! Сәгатькә кара! Без әзер инде. 6:15.

Минем әле юынасым бар, чәй эчәм, шулпа, печенье ашыйм… Аннары киенәм…6:45.

Автобус килде, тизрәк! 7:10.

Чыгам, сумкамны аласым бар. Тагын троллейбуска утырырга … мәктәпкә барырга… Бездә кыңгырау шалтырады. Укытучы керде. 8:00.

Нәрсә сорар микән? Бүген дәрескә дә әзерләнмәдем. Ух, йокым туймады. Бер нәрсә дә белмим. 8:20 .

Бер – ике сүз әйттем “3” ле куйды. Син нигә җавап бирмисең? 8:40.

Безне Марат абый абый укытты. Контроль эш булды. Син нишләп “3” ле алып ятасың? Дәрескә әзерләнмәдеңме? 8:50.

Сине көтмәдем, сумкамны алдым да өйгә кайтып киттем мин.13:00.

Әти–әни аптырадылар билгегә. Әби белән бабай кунакка килгәннәр икән әле безгә. Кереп чык тәм – томнар күп . 13:30

Мин өй эшен эшләргә утырдым. Алай булмый икән: дәресләрне карарга кирәк. Компьютерда эшләдем, яздым, китаплар укыдым. 18:00.

Караңгы төште, йокларга киттем, ятам инде. 21:00.

Хәерле иртә, дустым! Тор тизрәк, вакыт җитте! Дәресләреңне кабатладыңмы? 6:10.

Китабыңны онытма! Тизрәк, вакыт! Бүген минем йөгерешкә барасым бар. 7:10.

Укытучы Марат абый керде. Контроль эш яздым. “5” ле булды. 8:40.

Ур-ра! Котлыйм сине. Синең өчен бик шат. 9:15.

Йөгерештән кайттым, җиңдем. Әти-әни өйдә юк, белмиләр әле. 15:00

Чын күңелдән котлыйм, дустым! Афәрин! Бик шәп! 15:15.

Алинә Самитова, Буа районы, Аксу авылы:

Шулай тәмләп төшләр күреп,
Изрәп йоклап яткан чагында,
Кинәт уянып киттем мин.
Күз атсам тәрәзәгә

Инде таң атып килә.
Шуннан минем искә төште:
Әзер түгелмен бит мин дәрескә.
Уйланып ята торгач,
Кояш та күтәрелде.
Инде тәмам торырга кирәкне
Сәгатем дә белдерде.
Җай белән генә торып,

Гимнастика ясадым.
Аннан ванналар кереп,
Тәмләп чәй эчеп, ашап алдым.
Инде менә киенеп

Мәктәпкә китеп барыш.
Утырдым автобуска,
Аннан троллейбуска.
Килеп җиттем инде менә
Мәктәп ишек алдына.
Мине генә көткән кебек
Булды дәрескә звонок.
Килеп керде укытучы да,
Башланып китте дәрес.
“Ягез, кем сөйли?
Әйдә, син башла, Самат”, – дигән тавыштан
Йөрәгем туктады сыман.
Үз- үземне кулга алып,
Барысын да белгән сыман
Сөйләп җибәрдем башлап.
Тик… озакка бармады шул,
Көймәм терәлде комга.
Бер сорау бирде укытучым,
Аннан бирде икенчесен.
Җавап ишетә алмагач,
Нык ачуланды үземне .
Гаебемне танып,
Башымны аска иеп,
Урыныма барып утырдым
Авызыма су кабып.

Беренче дәрес бетте,
Ә көндәлеккә инде, дуслар,
Өчле менеп утырды.
Башланып китте менә
Татар теле дәресе.
Укытучы:
«Бүген без сезнең белән
Диктант язарбыз», – диде.
Аңламыйм мин һич кенә
Ни булды минем белән?
Диктантымны да өчлегә
Язып куйганмын менә.
Оятымнан мин бүген
Кайтмадым өемә дә.
Әти-әни күзенә
Ничек карармын, дидем.
Кайттым мин бүген
Әби-бабай йортына.
Аңлаттым мин аларга
Эшнең нидә икәнен.
Ул да булмады, ишектән
Килеп керде әти белән әни дә.
Минем өйдә булмавыма
Куркып калганнар икән.
“Тынычланыгыз, бар да әйбәт”.
Оныгымның бездә булуын
Бабай барысын да
Үзем аңлатам диде.
Әти-әнинең дә,
Әби-бабайның да
Йөзегезгә кызыллык китермәм, дип
Сүз биреп
Дәресемә утырдым.
Көндәлегемне ачтым,
Укыйсын укып, язасын язып
Төнгә кадәр утырдым.
Инде менә йокларга яттым.
Иртән иртүк сәгать алтыдан
Йокымнан торып
Дәресемне кабатладым.
Ә сигезенче яртыда инде
Билгеләремне төзәтергә
Мәктәпкә чыгып чаптым.
Иң элек татар теленнән
Диктантымны яздым.
“Булдырдың бит, Самат”, – диеп
Укытучым куандырды.
Көндәлегемә бишлене

Зур итеп урнаштырды.
Урррааа! Диеп кычкырганны
Сизми дә калдым үзем.
Ходай, рәхмәтлемен сиңа диеп,
Онытмадым әйтергә
Әби-бабай сүзен дә.
Кош тоткандай йөгереп
Кайттым мин бүген өйгә.
Әйткән сүземдә тордым дип,
Куандырдым әти-әниемне дә.
Әлбәттә, минем өчен
Алар бик шатландылар .
Молодец, улым, булдыргансың, диеп
Башымнан сыйпадылар.
Бу шатлыктан инде минем
Башларым да әйләнә.
Шатлыгымнан,  сөенечтән хәтта
Мәтәлчекләр атылам.

Менә шулай, дуслар, әйткән сүзеңне җиренә җиткереп үти алсаң, шундый зур куаныч икән бит.

Таңсу Касыймова, Казан:

Эх, тәмле дә соң йокы! Таң атты. Кояш нурлары күзләремә төшеп уятырга тели. Ә мин сәгать шалтыраганны көтеп ятам…

Күзләремне ачып карасам, сәгать 10 тулып киткән! Алтыда шалтырарга тиешле сәгатем никтер шалтырамаган. Көндәгедән ике тапкыр тизрәк киенеп, песи кебек кенә юынып алдым. Йокыдан айнырга каһвә эчтем. Әни ниндидер яшел сыекчага охшаган ботка пешергән, тик мин ашамадым. Шоколадлы печенье белән тамак ялгадым да, киенеп мәктәпкә юл тоттым. Ашыкканда шулай бит ул! Автобус борын төбендә ишекләрен япты. Тизрәк йөгерергә авыр портфелем комачаулады. Троллейбуска утырып бардым.

Менә кыңгырау шалтырады.Соңга калгангамы, укытучы апа беренче миннән сорады. Җавап булмагач, усал итеп мина карады.Уф, ник миннән сорый инде әзер түгел көнне, дип партага сеңдем. Бер ни әйтә алмадым. Менә шулай авызым йозакта булганга, “3” ле алдым. Киләсе дәрестә укытучы абый язма эшемә дә “3” ле куйды.

Өйгә кайтканда портфелем, “3” леләр дә өстәлгәнгәме, бик авыр тоелды.

Ә өйдә әти белән әни “3”леләремне күргәч, “э-э-эх!” диделәр. Тик әби белән бабай мине орыштырмадылар, аларга сабыр булырга, ә миңа тырышырга куштылар.

Мин электрон көндәлектән өй эшләрен карап, дәреслек буенча әзерләндем. Тагын күп кенә китаплар кулланып, кирәкле мәгълүматны дәфтәргә язып та бардым.

Караңгы төшкәч, йокларга яттым. Йокыдан сәгать 6 да торып, дәрескә карата интернет челтәре аша өстәмә мәгълүмат тупладым, китап буенча кабатладым. 7 нче яртыда мәктәпкә җәяү генә йөгердем.

Укытучы абый өй эшен язмача тикшерде. Башымда булганын тырышып яздым. “5” ле алдым! И шатландым. Урааа! Аллага шөкер! Дәресләр беткәч, йөгереп кенә өйгә кайттым. Өйдә әни белән әти: “Була бит тырышкач! Молодец! Афәрин! Булдыргансың! Безнен нәселдә мондый булган кеше юктыр!” – диеп мактадылар. Мин үземне фәрештәдәй хис иттем. Әти-әни мактавына сөендем! Шатлыктан башым әллә түбәгә, әллә идәнгә тиде!!!

Язилә Сабирҗанова, Буа районы, Аксу авылы:

Йоклый алмыйча ятам. Таң атканны көтәм. Кояш чыкканны көтә-көтә йоклап киткәнмен. Тавышка уянып китсәм, күрше фатирда кызлар бии икән. Йокы туйган. Күзем сәгатькә төште …. сәгать ун тулып ун минут узган. Мәктәпкә соңга калам бит. Әле ярый бүген укуларыбыз сәгать уникедә генә башлана.

Тиз генә ваннада юындым. Чәй, сок эчтем, кекс ашадым. Чалбар-күлмәгемне кидем дә, автобус тукталышына әкрен генә төрле уйлар уйлап барам. Автобусны озак көттем. Автобус күренмәгәч, букчамны алдым да троллейбус тукталышына киттем. Троллейбус мине мәктәткә кадәр алып килеп төшереп калдырды.

Озак көттермәде – кыңгырау тавышы ишетелде. Ишектән Укытучы апа күренде. Математика дәресе башланды. Апа бездән өй эшен сорый, сораулар бирә. Сораулары бик катлаулы, аңлашылмый. Җавапны уйлыйм-уйлыйм.. Башыма бер уй да килми. Укытучы апа сорагач, авыздан сүзләрнең чыгасы килми. Тагын миңа сорау бирде. Авызда “зур йозак”, 1-2 сүз әйттем. Укытучы да минем кебек саран булды. Миңа бик теләп “3” ле бүләк итте.

Икенче дәрес башланды. Марат абый диктант яздырды. Тагын “3” ле алдым бит әле. Дәресләр беткәч букчамны алып, вак-вак атлап, өчлеләрем турында уйлап өемә кайттым.

Мине әти белән әни каршы алды: “Белмибез. Синең белән нишләрбез?” – диләр.

Дәү әти белән дәү әни: “Тырыш, балам! Укы!” – диләр.

Өйгә бирелгән эшләремне әзерлим. Сорауларыма җавап табар өчен, санагыма мөрәҗәгать итәм. Укыдым, яздым, бик күп тырыштым. Дәресемне әзерләп бетергәч, тәрәзәмә карасам, йоклар вакыт җиткән. Дәресләремне иртә белән кабатлап алу өчен, сәгатемне иртәрәк шалтырарга куйдым да, йокларга яттым. Сәгатем мине уятты. Санактан өстәмә материаллар табып укыдым. Дәфтәрләремне барладым. Сәгать сигезенче яртыда мәктәпкә йөгердем.

Беренче дәрес – татар теле дәресе. Марат абый өй эшләрен тикшерә, дәфтәргә яздыра. Ә мин барысын дә булдырам. Абый миңа “5”ле куйды. Ә мин шатланам. Миңа сыйныфташларым алкышларын бүләк итәләр кебек тоелды.

Ә мин дәресләр беткәч, йөгерә-йөгерә өемә кайттым. Әнием белән әтием мине алкышлар белән каршы алдылар. Аларның йөзләрендә минем белән горурлык хисләре чагыла иде.

– Менә бит, бик шәп! Тырышсаң булдырасың! – диеп мине мактадылар. Минем бу сүзләрдән башларым әйләнде. Без бер-беребезгә карап елмайдык, көлештек. Шушы көннән соң, әйтерсең лә, мине башка малайга әйләндереп куйдылар…

«Ел фасыллары» композициясе /остаханә/

Балалар белән бергәләшеп кулдан эшләнмәләр ясауны дәвам итәбез: бүгенге композиция «Ел фасыллары» дип атала. 

Картонны рәсемдәгечә кисеп, агач кәүсәсе итеп беркетегез. Нигезендә ныклап утыруын тикшерергә онытмагыз: композиция киләчәктә әйләнеп йөрергә дә тиеш булачак.

4 яклы агач килеп чыккач, аның һәр ягын ел фасылына хас булырдай итеп буяп чыгу кирәк. Мисалга, кыш көнен акка, көзне — сарыга, җәйне яшел төскә буягыз. Фантазиягездән чыгып төрле бизәкләр урнаштырыгыз.

Балага әлег уенчык күзәтү өчен дә кызыклы, ә ел фасылларын өйрәнү өчен — файдалы. Шушы композиция белән бергә ул вакыт алмашынганын көтеп торыр!