«Сабантуй» журналының яңа, 20нче, санында:

— 4-5нче битләрдә татар сәхнәсендә балкучы эстрада һәм театр йолдызларының балачак хыяллары хакында сөйләшербез;

— смайликларга кагылышлы конкурста катнашырбыз;

— «Хәерле юл!» рубрикасында юл кагыйдәләрен өйрәнербез;

— язучы, публицист Рифә Рахман иҗаты белән танышырбыз;

— ир-малайлар өчен спорт кагыйдәләрен аңлатырбыз;

— соңгы биттә, һәрвакыттагыча, сез яраткан әкият һәм сканворд та бар.

Күрешкәнгә кадәр, нәни дустым!

«Сабантуй» журналының ЯҢА САНЫН каршы алыгыз:

«Сабантуй» журналының 18-нче санында:

— «Instagram: бер мизгел» рубрикасында татар дөньясы йолдызларының балалары яңалыклары белән таныш;

— «Очечи» балалар музыкаль төркеме «Балалар Евровидениясе-2017″дә катнашулары турында сөйли, шул хакта укы;

— «Хәерле юл!» сәхифәсендә Тиен малае белән бергәләп юл кагыйдәләрен өйрән;

— «Моң дәрьясы»нда Рөстәм абый Яхинның тормыш юлына күз сал;

— «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручылар — яраткан Дәү әти һәм Дәү әни белән әңгәмә укы;

— «Дөнья тирәли» бүлегендә төрле илләрдәге кызыклы хәл-әхвәлләрне күзәт.

Соңгы биттә сез яраткан әкият, башвакыткычлар сөючеләргә сканворд та бар!

«Сабантуй» битләрендә күрешкәнгә кадәр!

«Сабантуй»ның яңа саны: «Түгәрәк уен» ник түгәрәк, Раяз Фасыйхов гаиләсендә 1 сентябрьгә ничек әзерләнәләр һәм башкалар…

«Сабантуй» журналының яңа саны дөнья күрде, дуслар! 

Бу санда сезне, гадәттәгечә, тәмле рецепт, сканворд, инстабәйге көтә. Күптән түгел Казанда узган бик күркәм бәйрәм — «Түгәрәк уен» турында да укырга була. Шулай ук яраткан журналыбыз Раяз Фасыхов гаиләсендә кунакта булып кайтты. 1 сентябрьгә алар ничек әзерләнәләр — шуны белеп кайттык. Тагын күп кызыклы язмалар сине «Сабантуй»ның 16нчы санында көтә.