Бар әниләр озак яшәсен! — Укучыларыбыз иҗаты

Әни кулы нигә йомшак икән?

Әни кулы нигә йомшак икән?
Әни йөзе нигә гел нурлы?
Кояштан да назлы елмаюы —
Синдәй берәү тагын да бармы?

Үз баласын назлап сөяр өчен
Йомшак була әни куллары.
Барлык авырлыкны оныттыра
Әниемнең елмаюлары.

Рәхмәт, әни, йомшак кулларыңа!
Рәхмәт, әни, җирдә булганыңа!
Йөрәгеңнең бөтен назын биреп,
«Улыкаем!» диеп торганыңа!

Айдар Бәхтиев, Актаныш, Бурсык, 6нчы сыйныф

Бар әниләр озак яшәсен!

Газиз әни, әнкәй, әнием дип,
Мин бит сиңа назлап дәшәмен.
Сүзең җанга дәва, ә үзеңне
Гел янәшә тоеп яшәрмен.

Кайтып керүемә, назлы карап,
Тәмле ашлар белән сыйлыйсың.
Һәрбер эштә, әни, ярдәмчем син,
Күңелең, җаның белән олы син.

Сине, әнием, бик яратам диеп,
Бар җиһанга килә әйтәсем.
Бар әниләр яратуга лаек,
Бар әниләр озак яшәсен.

Камилә Әхмәтова, Казан, 5нче сыйный укучысы

Әбекәемә

Әбекәем — әбкәм минем!
Бүген синең туган көнең.
Гел матурлык тели сиңа
Син үстергән иркә гөлең.

Рәхмәт сиңа, әбекәем,
Озын-озак яшә әле.
Бабам белән бергә сезне
Тигез картлык дәшә әле.

Үсеп җиткәч без дә сезне
Иркәләрбез, гөлләр кебек.
Сез дә безгә кирәк әле —
Без дә сезгә кирәк кебек.

Сөмбел Шиһапова, Арча, 6нчы сыйныф укучысы

Әниемә

Әнием син, кояшым син,
Назлы сүзең яраттыра.
Елмаюдан өй яктыра.
Мин дә сиңа охшап торам!

Ләйсән кебек шифалы син,
Авыр чакта булышасың,
Ни әйтсәм дә, кичерәсең,
Дошманнардан саклыйсын син,
Ышанычны аклыйсың син.
Шатлык булып киләсең син!

Гүзәл Габдуллина, Казан, 8 сыйныф укучысы

Диләрә Ханзафарова: «Принцессалар игелекле булырга тиеш!»

Исеме: Диләрә

Ничә яшь: 8

Кем ул: Татарстанның кечкенә принцессасы, Халыкара мәдәният һәм сәнгать «Little miss&mister World 2017» фестивалендә «Little miss Olympic World 2017» титулы иясе

Девизы: Укырга, катнашырга, үсәргә!

— Диләрә, принцессалар нинди булырга тиеш?

— Сәер сорау. Игелекле, әлбәттә.

— Принцесса буларак беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуыңны безгә дә сөйләп үт әле.

— Зур сәхнәгә беренче чыгуым кечкенә генә конкурс аша булды. Әниемнең эшендә элек сабыйлар өчен төрле чаралар үткәрәләр иде: мин ул бәйгеләрдә күптәннән бик теләп катнашам. Беренче чыгышымда бию башкардым, үз-үзем белән таныштырдым. Бик дулкынландым!

— Соңгы катнашкан «Little miss&mister World 2017» бәйгесе Грециядә узган. Бу зур уңыш, Диләрә!

— Анда эләгү өчен байтак конкурслар аша үтәргә туры килде шул. Башта үзебезнең «Юность» мәдәният сараенда чыгыш ясадым. Миңа корона белән лента тапшырылды. Шуннан соң бер-бер артлы бәйгеләр китте. «Татарстанның кечкенә принцессалары» конкурсында җиңгәннән соң Грециягә чакыру алдым. Анда инде татар халык биюен тәкъдим иттем. Бар дөньяга халкыбызның милли мирасын күрсәтәсем килде.

— Төрле чаралар күп вакыт таләп итә. Барысына да ничек өлгерергә?

— Вакытыңны дөрес итеп бүлә белергә кирәк. Минем режимымда, шәхсән, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Башта дәресләрдә белем алам, аннары түгәрәкләргә юл тотам. Киләчәктә халык биюләре түгәрәгенә дә йөрисем килә әле. Аннары мин әнием белән берлектә төрле социаль акцияләрдә катнашам. Ә бу короналар миңа һәрвакыт ярдәмгә килә: башымда корона булганда миңа игелекле эшләр эшләргә дә җиңелрәк.

— Кечкенә принцессаның дуслары күпме?

— Бик күп! Иң якын дустым — Карина. Җиңү белән кайтканнан соң мине бар сыйныф кул чабып каршы алды.

— Үскәч кем булырга телисең?

— Әйтмим әле! Бу — сер! Бары әти-әниемә генә серне чиштем.


Диләрәнең әнисе Линара ханым да зур эшләр белән шөгыльләнә. Юкка гына бәләкәй кызчык иң төп сыйфат итеп игелелекле булуны атамагандыр. Линара ханым да, аңа ияреп кызы Диләрә дә, шикәр диабеты белән авыручы балалар өчен төрле хәйрия акцияләре
оештыра икән.

Бу чараларда әнисе оештыру моментлары өчен җавап бирсә, Диләрә төрле юнәлешләр буенча мастер-класс күрсәтә.

Линара Ханзафарова, Диләрәнең әнисе:

— Киләчәктә уңышлы шәхес тәрбияләү өчен балаңны бик-бик яратырга кирәк! Лаеклы үрнәк була белү дә бик мөһим. Булганның кадерен белеп, тик барыбер дә тагын да яхшыракка омтылырга өйрәтеп үстерәсем килә. Төрле чараларда катнашырга теләген хуплыйм: чөнки ул балада җаваплылык хисен арттыра, тырышлыкка өйрәтә. Теге яки бу уңышка ирешү өчен тырышырга кирәк. Мәсәлән, җәйге каникулларда барысы да ял иткәндә Диләрә фестивальгә әзерләнде: хореограф белән шөгыльләнде, инглиз теленнән репетиторга йөрде, шигырьләрен ятлады, бергәләшеп костюмнар тектек. Аннан чыгып баланың шәхси зәвыгы да формалаша. Хәзер инде мин һәр нәрсәдә аның фикеренә дә колак салам.

14 ноябрь көнне «Юность» мәдәният үзәге хезмәткәрләре, «Татарстанның кечкенә прнцессалары» оешмасы белән бергәләшеп шикәр диабеты белән авыручы балалар өчен чираттагы чарасын — конференция үткәрәчәк. Биредә әнисе белән Диләрә дә катнаша. Чибәр кызларыбызга изге эшләрендә уңышлар теләп калабыз!

Ява карлар, яңа карлар… /Кыш турында шигырьләр/

Ява карлар, яңа карлар…

(Р.Миңнуллин)

Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.

Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.

Ак мизгел

(Р.Миңнуллин)

Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә, керфеккә дә
Борынга да ак кунган.
Биек булып, ап-ак булып
Урамга ак кар яуган.
Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан.

Кыш

(Р.Корбанов)

Буран кырларны
Бөрә ак карга.
Ул бишек җыры
Көйли аларга.

Уҗымнан калын
Юрган астында
Тирән йокыга
Талды барсы да.

Уяныр алар
Кышкы йокыдан,
Яз килеп, кырлар
Арчылгач кардан.

Буранда

(Ә.Бикчәнтәевә)

Тышта ыжгырып
Җил-буран дулый,
Күзеңне ачып
Карап та булмый.

Шундый буранда
Нәни энесен
Бакчага илтә
Апасы Гөлсем.

– Курыкма, энем,
Җилдән-бураннан,
Батырлык яхшы
Куркак булганнан.

Кар яуганда

(М.Фәйзуллина)

Энем минем кар яуганда
Чыга чана шуарга,
Артка карый – эз юк була;
Хәйран кала шуңарга:

– Апа, апа, кая качкан
Минем чана шуган юл?
– Мамык карлар явып узгач,
Кар астында калган ул.

Буран

(Г.Толымбай)

Урамда – буран,
Мин өйдә торам.
Тәрәзә аша
Тик авыз ерам.

Әй, җил выжылдый,
Буран дуылдый.
Ачулы песи
Кебек мырылдый.

Салкын, саф һава

(Ә.Бикчәнтәева)

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.

Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.

Шуабыз

(Н. Мадъяров)

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.

Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.

“Салкын кайда?”

(М.Әхмәтшина)

Урамда салкын, диләр,
Бик тә өшетә, диләр.
Урамга аның үзен
Күрергә чыкты Дилбәр.

Тун киде, шарф япты,
Күп йөрде урамда.
Көтә-көтә салкынны,
Туңып бетте буранда.

“Ак кыш”

(Роберт Миңнуллин)

Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә керфеккә дә,
Борынга да ак кунган.
Шундый якты, шундый нурлы,
Бөтен дөнья ак кына…

Ап-ак була белә шулай
Безнең туган як кына.

“Кыш килде”

(Г. Зәйнашева)

Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.

Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.

“Кар бабай”

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.

Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.

***
Ап-ак карлар
Әкрен генә явалар.
Чаналар тартып балалар
Тау шуарга баралар.

***
Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.

Яңа яуган кар шыгырдый,
Өстенә баскан саен,
Курыкмыйча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.

Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.

***
Кар, кар, кар ява,
Бураннарны туздыра.
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,
Аннан шарлар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.

Көз турында шигырьләр! Бергәләп укыйбыз:

***
Уңыш жыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Октябрь житте.

***
Көз килде дә керде өйгә,
Яфраклар йөгерәләр.
Ышык эзләп койма, капка
Асларына керәләр.

***
Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.

***
Көз җитте, салкын урамда,
Салкын булса да, чыгам урамга.

***
Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.

***
Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.

***
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.

***
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.

***
Киң болыннарда,
Урман-кырларда,
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
Уйсу җирләрдә,
Елга, күлләрдә,
Көзге салкыннан
Сулар туңдылар.
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды,
Безне калдырып
Кошлар да китте.

***
Яфракларны күр әле
Алтын төскә кергәннәр.
Бар дөньяны күмгәннәр.
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр.

***
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Буген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.

***
Көз җиттеме, җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә.

***
Кем ничектер, мин үзем
Яратам елның көзен,
Бик еш болытлар каплап
Торса да саф күк йөзен,
Иссә дә ачы җилләр,
Койса да салкын яңгыр.
Нигъмәткә бай алтын көз
Ямьлерәк күк барыбер.

«Сабантуй» журналының яңа, 20нче, санында:

— 4-5нче битләрдә татар сәхнәсендә балкучы эстрада һәм театр йолдызларының балачак хыяллары хакында сөйләшербез;

— смайликларга кагылышлы конкурста катнашырбыз;

— «Хәерле юл!» рубрикасында юл кагыйдәләрен өйрәнербез;

— язучы, публицист Рифә Рахман иҗаты белән танышырбыз;

— ир-малайлар өчен спорт кагыйдәләрен аңлатырбыз;

— соңгы биттә, һәрвакыттагыча, сез яраткан әкият һәм сканворд та бар.

Күрешкәнгә кадәр, нәни дустым!

«Сабантуй» журналының 19нчы саны чыкты

«Сабантуй» журналының октябрь ае, 19-нчы санында:

1. 1нче биттә яшь җырчы, хыялый Азалия белән танышыгыз;

2. Укучыларыбыз редакциягә юллаган хатларны 4-5нче битләрдә укыгыз;

3. Роберт Миңнуллинның оныгы, Айдар Галимов, Эльмира Сөләйманованың кызларының яңалыкларын белештек, шуңа күз салыгыз;

4. Уңган әниләрне ташкабаклы жюльен пешерергә өйрәттек, сынап карагыз;

5. Нәни хуҗабикәләргә чисталык кагыйдәләрен аңлатык, исеңдә калдырырга тырыш;

6. «СТС» каналында барган «Закрытая школа» фильмы героинясы Луиза-Габриэла Бровина белән әңгәмәне укы;

7. Ахыргы битләрдә, гадәттәгечә, әкият һәм сканворд! Буш вакытыңны аларга багышла.

#СабантуйЖурналы битләрендә күрешкәнгә кадәр!