Таныш булыгыз — “Татар кызчыгы”!

“Татар кызчыгы” бәйгесенең исеме җисеменә бик туры килә: биредә 7 яшькәчә берсенннән-берсе нәни, тик уңган-булган, акыллы, инсафлы кыз балалар катнашты.

Бәйге быел беренче тапкыр гына уздырылса да, үз эшен уңышлы гына башкарган. Зал тулы әти-әниләр, тәрбиячеләр, дулкынланучы катнашучылар һәм аларга җанатырга килгән бакчачы дуслары — моңа дәлил.

“Татар кызчыгы”н Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы оештырган. Беренчеләрдән булып сүзне аның җитәкчесе Кадрия Идрисова алды:

— Бүгенге көндә “Ак калфак” оешмасы 35 районда эшләп килә. Биредә безнең өметле киләчәгебез җыелган дип сөенә-сөенә утырыйк, җәмәгать. Мондый мили җанлы сабыйларыбыз булганда милләтебез мәңге яшәр! Балалар бакчалары белән дә эшли башлавыбыз шушы максатларга барып тоташа. Беренче турга 11 кызны сайлап алган идек, бүген шуларның 8-е сезнең каршыда. Хәзер алар арасыннан иң-иңен билгеләү — безнең бурыч. Барчагызга да уңышлар теләп калам!

Баксаң, нәниләребез шушы зур сәхнәдә басып торганчы байтак сынаулар үткәннәр икән инде: Татар утарында кыстыбый пешерергә өйрәнгәннәр, Казанның Меңъеллыгына багышланган музейда булганнар, шәһәребез буйлап сәяхәт иткәннәр. Җиңүче татар телен камил белү, сәхнәдә үзеңне тоту һәм ораторлык осталыгы кебек сыйфатлар аша бәяләнде.

Һәрбер кыз халкыбызның милли күлмәгеннән, үрелгән толымнар белән иде. Залда утыручы мөләем туташ-ханымнарның күбесе бизәнү әсбабы буларак калфакны сайлаган.

Финалда беренче эш итеп кызлар үз-үзләре белән таныштырды. Нинди генә алымнар кулланылмады монда: видеовизитка, җыр-бию, иптәшләре аша таныштыру, индивидуаль шигырьләр, презентацияләр… Күренеп тора, бәйгедә җиңү өчен сабыйлар гына түгел, әти-әниләр, тәрбиячеләр дә шактый көч куйган!

Икенче бирем итеп “Бармак уеннары”н күрсәтергә тиеш булдылар. Өченче тур татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларын сәхнәләштереп күрсәтүдән гыйбарәт булды.

Төп җиңүче — гран-при иясе — Казан шәһәре Совет районы 40нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Диләрә Талипова аталды. Диләрәгә бүләккә калфакның иң матурын — Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы, Әмир Мәҗитов музее директоры Луиза Фәсхетдинова теккәнен тапшырдылар.

1 урын, “Иң сәләтле кыз” — Мәскәү районы КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе каршындагы балалар бакчасына йөрүче Зәлия Зиннурова.

2 урын, “Иң сөйкемле кыз” — Совет районы 114 нче балалар бакчасына йөрүче Назилә Гыйбадуллина.

3 урын, “Нәфис сүз остасы” — 213нче рус балалар бакчасы кызы Инзилә Хәйруллина.

“Иң зирәк кыз” — Совет районы 67нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Зәринә Мөхәммәтҗанова.

“Кыю кыз” номинациясе җиңүчесе — Идел буе районы 35нче лицей – мәгариф үзәге каршындагы балалар бакчасында тәрбияләнүче Зилә Гыйззәтуллина.

“Иң мөлаем кыз” — Совет районы 206 нчы балалар бакчасына йөрүче Сәйдә Дадажонова.

“Иң тырыш кыз” — Авиатөзелеш районы 366 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Әлфия Абдуллина.

Кызларга бүләккә кухняда ашарга пешерү җайланмалары – блендер-миксерлар, шулай ук, гөлләр тапшырылды.

Фотолар «Татар-информ» агентлыгы сайтыннан алынды

Фин егете Робин: «Татар теле матур яңгырый!»

Фин егете Робин Эастон берничә ел элек үз теләге белән татар телен өйрәнә башлый. Бүген ниде рәхәтләнеп ана телебездә сөйләшә яза ала. «Сабантуй» журналы укучыларын аның белән якыннанрак таныштырып үтәргә булды.

Нәрсә ул дрон?

Дрон — пилотсыз оча торган кечкенә генә җайланма. Кечкенә генә бу дрон бик күп төрле эш башкара икән. Фото, видео төшерү турында сүз дә юк, әле бит сарыклар да көтә ала икән! Ышанмыйсызмы? Укыгыз! 

«Тыңлагыз, тыңлагыз! Радио сөйли!» /ВИДЕО/

💥 📢 Бүген – Радио көне! 📢💥

1895 елның 7 маенда рус галиме Александр Степанович Попов беренче тапкыр җәмәгатьчелек каршында үзе уйлап тапкын радиоалгычны тәкъдим итә. Бу көн исә хәзер Радио көне буларак билгеләп үтелә.

Әлбәттә, беренче радиоалгыч белән хәзерге көндә кулланыла торганнарын чагыштырып та булмый инде. Заманалар үзгәргән саен технологияләр дә алга бара. Шулай да радионы көнкүрештә кулланылган әйберләр ярдәмендә дә ясап була. Ышанмыйсызмы? Ә менә Азамат Шиһапов әтисе ярдәмендә үз куллары белән радио ясаган. Ул безнең белән дә радио ясау серләрен уртаклашты. Ягез әле, физика дәресендә сыйныфташларыгызны һәм укытучыны шаккатырып, өй шартларында радио ясап карагыз!

Дәүләт гәҗитенә – 100 ел!

«Ватаным Татарстан» газетасы 100 еллык юбилеен гадәти концерт итеп кенә түгел, хәйрия чарасы буларак уздырды. 3 май көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында бу уңайдан татар җыр сәнгатенең танылган вәкилләре катнашында хәйрия концерт оештырылды.

Фото: tatar-inform.ru

Сүз уңаеннан, «Ватаным Татарстан» инде берничә ел рәттән шул рәвешле авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулын суза. Хәйрия концертлары аша дәвалауга кирәк булган акчалар тиз арада җыела, һәм, иң мөһиме, шул бәхетле, савыккан кешеләр бу эшне үзләре дә дәвам итәләр. Әлеге тантаналы бәйрәмдә җыелган акчаларны исә Биектау районы Дөбъяз авылында яшәгән Илнар Хәлиуллинга тапшырачаклар.

Рәсми матбугат төгәл булырга тиеш. Шул сүзләрне дәлилләгәндәй, гадәттә башлану вакыты кичектерелә торган чараларга үрнәк итеп, «Ватаным Татарстан» концерты сәгате минуты белән төгәл вакытта башланды. «Ватаным»ның укучысы да тәртипле: фоейда урнаштырылган тарихи фотолар белән танышкач вакытында үз урыннарын алганнар иде.

Кичәдә, әлбәттә, редакция коллективын котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулардан иң зурысы – «Татарстан Республикасы Президентынын Рәхмәт хаты». Аны Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова җиткерде.

– «Ватаным Татарстан» милләтне үз тирәсендә җыю вазифасын бүгенге көндә дә матур итеп башкара. Бу редакцияне халык ярата, зарыгып көтеп ала һәм аңа хатлар яза. «Ватаным Татарстан»да язылган әйберләр халык тарафыннан закон дәрәҗәсендә кабул ителә, – дип билгеләп үтте ул.

Фото: tatar-inform.ru

Гәҗитнең төп вазыйфаларыннан берсе – булачак «үткен каләм»нәрне студент эскәмиясеннән үк тәрбияләү. Шуңа күрә сәхнәгә бүләкләрне «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең укучылары, Журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасының студентлары чыгарды.

Ә редакцияне котлап Рөстәм Закиров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зөхрә Сәхәбиева, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова, Резидә Галимова, Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Асаев чыгыш ясады.

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров әйткән сүзләр барлык татар матбугатын берләштереп әйтелгән өметле сүзләр буларак яңгырады:
– Зур халыкның шушындый зур газетасы да булырга тиеш. Кеше гомере өчен 100 ел күп тоелса да, редакция өчен бу аз вакыт. Безнең әле заманында чыгып, озак эшли алмаган «Нур», «Кояш», «Вакыт», «Йолдыз» кебек газеталар өчен дә яшисебез бар. Шушындый вакыйгаларны бер фикер, бер халык булып яшәр өчен куллансак начар булмаячак.

Фото: tatar-inform.ru

Фото: tatar-inform.ru

Фото: tatar-inform.ru

Алинә Сысоева

Көрәшне ничек үстерергә: Аяк чалыйк, дип, саташа күрмик!

Татарстанның көрәш һәм билбау көрәше федерацияләре президенты Марат Әхмәтов “Интертат” электрон газетасына әлеге спорт төрләре үсешенә, аларның бүгенге хәленә карата үз фикерен белдерде. Көрәшне үстерүгә үзеннән саллы өлеш керткән җитәкченең әйткән сүзләре дә саллы. Укып карыйк, шәрехлик һәм фикер белдерик.

Популярлык турында…

Бүген кайбер мәгълүмат чаралары (башларына кайсы аягы белән нинди ат типкәндер) татар көрәшенең үсешен Татарстанда хоккейның популярлыгы белән чагыштыра башлады. Чагыштыру мантыйктан ераграк: берсе Олимпия программасына кергән уен төре булса, икенчесе милли спорт төре; кәшәкәлеләр тирәсендә миллионнар бөтерелсә, көрәш батырларының үз гомеренә бер тапкыр машина отып та карьерасын бушка узмады, дип мактанырга хакы бар… Аермалар шактый. Бу уңайдан Марат Әхмәтов фикерен тыңлыйк.

– Сабан туйлары якынлаша, көрәш федерациясе җитәкчесе буларак көрәш бездә тиешле дәрәҗәдә популяр дип саныйсызмы? Көрәш барганда заллар тулып тора, халык агылып йөри дип әйтә алмыйбыз. Данис Зарипов дип язылган футболка кигән үсмерне без күрә алабыз, ә Раил Нургалиев дигән футболка киеп йөргәнен күз алдына да китереп булмый.

– Мин сине гаҗәпләндерердәй җавап бирермен дип уйламыйм. Әгәр дә кемдер безгә булышып, бер хоккейчының чыгымын безгә көрәшне үстерергә бирсә, көрәшне икенче дәрәҗәгә куя алабыз. Бер хоккейчы яки ярты футболчыныкын. Безнең татар көрәше федерациянең җәмәгать башлангычында. Спонсорларның теләге һәм ихтыяры күпмегә мөмкинлек бирсә, шуның белән бара торган әйбер.

Без алай да әле ул көрәшнең массалыгын саклап киләбез. Безнең татар көрәше белән хоккей белән шөгыльләнгән кадәр санда яшүсмерләр һәм балалар шөгыльләнә, беләсең килсә. Хоккейга күпме акча тыгыла, ә милләтнең көзгесе булган татар көрәшенә күпме чыгым тотабыз? Ул чагыштырырлык түгел. Әгәр безнең реклама белән шөгыльләнергә, тамашачыны тартып китерергә, аны кызыксындырырга зур күләмдә финанс мөмкинлекләре булса, әлбәттә, татар көрәше башкача була алыр иде.

Безнең резервларыбыз бик зур. Безнең чиста татар районы, башлыклары татар егетләре булса да, татар көрәше массакүләм булмаган районнарыбыз бар. Мин аны гел үзебезнең эшләп бетермәгән җитешсезлегебез дип санап киләм.

Шул ук вакытта, кесә мөмкинлегенә карап, мин канәгатьлек тә белдерәм. Безнең титуллы ярышлар бар. Әйтик, авыл хуҗалыгы министрлыгы призына, герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә уза торган турнир, республика чемпионаты, республикабызның беренче Президенты Кубогы. Безнең 16 титуллы турнирыбыз бар. Аларның күбесендә 42-45, хәтта 52 команда катнаша, аның өстенә 400дән артыграк көрәшче катнаша.

Дөрес әйтәсең, ЦСКА белән “Ак Барс” финалда уйнаган “Татнефть-Аренада”гы кадәр зал тутырып тамашачы җыя алганыбыз юк. Әмма үзенең чемпионатларында безнең татар көрәше кадәр көрәшче җыйган башка берәр спорт төре бармы икән? Юк.

Көрәш – безнең милли традицияләребезне үстерү, телне саклау. Татар көрәше яшүсмерне тормышка сәләтле итеп тәрбияли, аны тәвәккәл, кыю, тырыш, фидакарь булырга, куркып калмаска өйрәтә. Көрәштә төп сыйфат – көндәшеңне җиңү түгел, үз-үзеңне җиңү. Үз ихтыярың син үз-үзеңне җиңә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Үз-үзен җиңә алган кеше генә батыр көрәшче була ала. Чөнки хәзерге татар көрәше Сабантуе җиткәч яки аның алдыннан бер чиләк йомырка эчеп батыр калу түгел. Ул башка спорт төрләре кебек үк югары һөнәри осталыкта ел дәвамы һәр көн, һәрдаим шөгыльләнүне сорый, спортчы, көрәшчене искиткеч тар, кысан ихтыяри кысаларда эшләргә, яшәргә мәҗбүр итә. Татар көрәше — ул спортның дәрәҗәле, матур төре. Дөрес, халыкның аны кабул итүен, тамашачының аны яратуын арттырырга, бу максатка ирешергә кирәк.

– Шушы шартларда аны ничек популярлаштырып була? Буламы?

– Әлбәттә, була. Әгәр дә без татар көрәшен башка дәрәҗәдә финанслый алсак, әлбәттә, була.

– Финанс булмаса?

– Ә нишләп булмаса? Булдырырга кирәк. Аның өчен татар җанлы, милли җанлы, традицияләргә хөрмәт белән карый торган спонсорларыбыз, шундый җитәкчеләребез күбрәк кирәк.

Федерация җитәкчесе вазифасы миңа җәмәгатьчелек башлангычында тапшырылган эш булды. Безнең хөкүмәттә һәр министр нинди дә булса бер спорт төренә беркетелгән. Мин әйтә алмыйм, кемнәр ни дәрәҗәдә үз вазифасын башкара, үземчә, бу вазифага җаваплы карыйм.

Акчаны кем сорый?

– Мәгълүмат чаралары көрәшне тиешле дәрәҗәдә яктырта дип уйлыйсызмы?

– Сез бит һәрберегез акча сорыйсыз. Сайтка акча сорыйлар, ТНВ акча сорый безнең “Батырлар” тапшыруын алып барыр өчен, кайдадыр мәкалә язасы булса, акча кирәк. Бөтен җирдә акча кирәк. Шуңа күрә шул матбугат чаралары яктыртып барсын өчен дә федерациядә аның махсус белгечләрен булдырырга кирәк, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк, шулай бит? Һәр нәрсә акча сорый.

– Без сорамыйбыз.

– Менә монда утырганда сорамыйсың. Әйдәле, менә бу проблеманы бергә хәл итик әле дип әйтсәк, мәсьәлә акчага терәлергә мөмкин. Мин үпкәләтеп әйтмим, болай әйтәм.

…Әлеге сорауларның кузгатылуы гаҗәп түгел: көрәш темасын мәгълүмат чаралары аша яктырту актуаль темага әйләнеп китте. Ләкин бу урында Марат Әхмәтов фикеренә бераз төзәтмә кертү урынлы булыр – бүген көрәш темасын яктырта торган каләм әһелләренең 99,9 проценты әлеге эшләре өчен акча сорамый һәм бу эшне алар көрәшне яратканга күрә генә башкара. Ә андыйларның санын арттыру, булганнары белән нәтиҗәле эшләү өчен федерация тарафыннан, гафу итегез, теләктәшлек җитеп бетми. Араларны тагын да якынайту максатыннан, иң беренче чиратта, федерациягә матбугат хезмәте һәм үз сайтын булдыру кирәк.

Бу – саташу

– Фатих Сәүбәновичның көрәш турындагы фикерләрен беләсездер инде. Ул татарның классик көрәше, бил бирмичә көрәшү белән ерак китә алмыйбыз, ди. Билбаулы, аяк чалу көрәше кагыйдәләрен кабул итсәк, татар көрәшен дөньяга таныта алабыз, ди. Сез килешәсезме?

– Һәркемнең үз фикере, бу очракта мин синең белән әңгәмә вакытында гына да милли көрәш турында сүз кузгалгач, традиция-традиция дип, берничә тапкыр шушы сүзне кыстырдым. Безнең татар көрәшенең үзенең традициясе бар. Билбау көрәше үзе аерым булсын, татар көрәше аерым булырга тиеш. Без үзебезнең милли традицияләребезне, аның тамырын, нигезен сакларга тиеш дип саныйм мин. Алар бер-берсенә комачауламый. Шушы ук татар көрәшендә өлгереп, шунда танылган егетләребезгә билбау көрәше белән көрәшергә, дөнья чемпионатларына чыгарга мөмкинлек бирәбез. Билбау көрәше классик төр бит инде, нәкъ безнең татар көрәше кебек. Әмма күрә торып, үзең татар егете була торып, шуның кадәрле милли тарафдарларың була торып, ике Федерациянең җитәкчесе үзем була торып нигә мин аларның икесен бергә кушарга тиеш? Минем моңа намусым бармый.

Фото: intertat.tatar

Марат Әхмәтов белән тулысынча килешәм. Аяк чалу татарга хас әйбер түгел. Заманасы шул, аяк чалмасаң өстен чыгып булмый, дисезме? Тормышта шулай булса да, келәмдә – башка хәл. Сыртка төштем дигәндә генә гадел алымнар белән көндәшеңне сыртта калдырырга өйрәнергә кирәк. Ә дөньяга танылу өчен “татар көрәше”н онытып торыйк. Ул Татарстаннан читкә чыккач күптән татарлыгын югалтты инде. Бүген безгә үз җирлегебездәге көрәшне саклап калырга кирәк. Парадокс бит: дөньяда җиңү яулаган көрәшчеләребез бар, ә авыл Сабан туйларында мәйданга чыгарга кеше таба алмыйбыз. Әле 10-15 ел элек кенә алай түгел иде. Миллилекнең югала баруы шунда чагыла да бугай инде. Аяк чалыйк, дип, саташа күрмик!

Фәрит САЛИХОВ