«Лиза Алерт» эзләү отряды: Һәр югалган бала — табылырга тиеш!

5 яшьлек Лиза Фомкина Мәскәү асты шәһәрләрнең берсендә әти-әнисе белән яши. Еш кына апасы белән урамда йөрергә ярата ул. Ә 13 сентябрь көнне алар икәүләшеп урманга китәләр. Лизаның үле гәүдәсен бары тик ун көннән соң гына, 23 сентябрьдә табалар. Лизаның апасы Машаның мәете ауган агачлар арасында киемсез диярлек табыла. Соңрак кына беленә — ул кечкенә баланы ничек тә җылытырга дип киемнәрен салып биргән булган. Лиза гәүдәсе янында аларның эте ята — ул кызны гомеренең соңгы минутына кадәр аны җылытырга һәм коткарырга маташкан.

Бу хәл 2010 елда була. Лиза югалу белән, аның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать итә. Монда бернинди дә куркыныч күрмичә, баланы эзләү бик сүлпән алып барыла. Берничә көн шулай «бушка» узганнан соң әти кешенең хезмәттәшләре эзләүләргә кушылырга карар кыла. Алар интернетта ярдәм сорап игълан бирәләр, якын-тирәдә ориентировка кәгазьләре ябыштырып чыгалар. Мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итүнең файдасы булмый. Ярдәмгә шәһәрдә яшәүчеләр җыела башлый. Ул вакытта тотып алып ни эшләргә кирәген дә төгәл белүче булмый. Әмма вакыт уза, кызны күреп калучы шаһитләр дә һаман табылмый, тиз арада ни дә булса эшләргә кирәген яхшы аңлый алар. Шәһәр борынча һәр кешене сораштыра башлый «доброволецлар». Нәтиҗә шундук була — кечкенә кызның апасы һәм ике эте белән шәһәрдән 15 чакрым ераклыкта урнашкан урманга кереп баруларын күреп калган берьюлы өч кеше табыла.

Ләкин 19 сентябрьдә шәһәр көне бәйрәм ителү сәбәпле, Лизаны эзләү белән шөгыльләнүче полиция хезмәткәрләрен шәһәр сакларга җибәрәләр. Инде билгеле булган урман эчендә эзләүләрне бары тик кеше кайгысына битараф калмыйча, ярдәм итәргә теләүче гади халык кына дәвам итә. Эзләүләр көн-төн башкарылганлыктан, алмашынырга да кеше кирәк була, кемдер дусларын чакыра. Ниһаять, урманда беренче «эзләр» табыла. Зур тырышлык белән генә кинологларның һәм полициянең бу урынга килүенә ирешә алар.

Тик алар килү белән бөтен «доброволецны» урманнан куып чыгара: кешеләр эшләргә комачаулый дип аңлата алар. Лизаның апасы Машаның мәете шул вакытта табыла. Ә кызны таба алмыйлар. Кинологлар урманда бүтән берни дә тапмыйча китә. Унлап калган «доброволец» яхшы аңлый — кызны табу, бигрәк тә исән килеш — могҗиза булачак. Шулай да якын-тирә кибетләрдә булган барлык яктырткычларны сатып алып, кешеләр зур боҗра ясап, төнлә урманга кереп китә. Һәм 23 сентябрь иртәсендә Лиза үле килеш табыла.

Һәм менә шул вакытта халык «уянып» китә — бу вакыйга бәла-каза килгәндә коткаручылар, полиция хезмәткәрләре ярдәме генә түгел, гади халыкның бердәмлеге дә бик мөһим булуын ачык күрсәтә. Озак та үтми доброволецлар «Лиза Алерт» эзләү отрядын төзи. Исеменнән аңлашылганча, ул 5 яшьлек Лиза исемен йөртә («alert» — инглизчәдән тәрҗемәдә «тревога сигналы»).

Хәзерге вакытта инде «Лиза Алерт» тарафыннан шактый эш башкарылган: югалганнарны эзләү методикалары булдырылган, Россиянең төрле төбәкләрендә күп кешеләрдән торган зур отрядлар төзелгән, техника, тәүлек буе эшләүче кайнар линия (8 800 700 54 52) бар. Алар «Һәр югалган бала — табылырга тиеш» шигаре астында эшли. Теләгән һәркем бу отрядка кушыла яки ярдәм итә ала.

Шушындый хәлләрне булдырмас өчен, әлеге отряд даими рәвештә #ШколаЛизаАлерт дигән проект алып бара. Аның кысаларында «доброволецлар» балалар һәм ата-аналар белән очрашып, теге-яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга һәм бәла-казадан ничек сакланырга өйрәтәләр. (Отряд вәкилләрен мәктәбегезгә яки балалар белән очрашуга чакырга теләсәгез 8 800 700 54 52 аша заявка калдыра аласыз.) Тормышта булган бәла-казаларга нигезләнеп тупланган бу кагыйдәләр инде күп кенә кешеләрнең гомерен саклап калырга булышкан. Сез дә күз салыгыз һәм балаларыгызга җиткерегез:

Сәүдә йортларында, аэропорт, вокзалларда, концерт-спектакльдә, яки кеше күп җыелган зур бәйрәмнәрдә югалган очракта:

Иң беренче эш итеп — туктап кал! Беркая чапма, югалган урыннан беркем белән дә китмә.

Балагыз иң төп кагыйдәне белергә тиеш: «Бала олыларны эзләми, олы кеше баласын эзли!» Һәм сине һичшиксез табачакларына ышанычың нык булырга тиеш!

Як-якка каран, үзеңнең кая булуыңны аңларга һәм аңлата белергә тырыш (паникага бирелмә). Афиша, алтакта (вывеска), зур предмет яки башка күзгә чалынган ориентир тап. Әгәр, мәгънәсе бар икән, тавыш бир, якыныңны чакырып кычкыр.

Булган хәл: Абыйлы-энеле ике бала бабалары белән урманга китә. Адашкач, бабай паникага бирелә, бары тик 12 яшьлек малайның тыныч булуы һәм телефоннан 112 хезмәткәрләренең инструкцияләрен төгәл үти белүе бәла-казаны булдырмый кала.

Ярдәм сорап бары тик өч төрле кешегә генә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт ителә: якындагы оешма хезмәткәренә, полиция хезмәткәренә һәм үзе дә бала белән булган олы кешегә. Әти-әниеңнең телефон номерын белсәң, аларга шалтыратуны сора.

Транспортта югалган очракта:

Әгәр олы кеше утырып китеп, бала транспортка керергә өлгерми кала икән — төп кагыйдә — урында калырга. Аннан соң килгән бернинди транспортка, метро вагонына утыру ярамый. Синең артыңнан һичшиксез киләчәкләр!

Әгәр син утырып өлгереп, олы кеше тукталышта кала икән, төп кагыйдә — киләсе тукталышта төш һәм көт! Бу хакта бала белән алдан сөйләшенеп куелган булырга тиеш. Синең артыңнан киләсе транспорт белән һичшиксез киләчәкләр!

Беркайчан да балага «соңгы тукталышка кадәр барырга» дип өйрәтмәгез. Күпчелек очракта маршрутларның соңгы тукталышы («конечная остановка») шәһәр читендә, бушлык һәм хуҗасыз этләр генә йөрүче кыр булырга мөмкин.

Югалуың яки адашуыңны аңлау белән кондуктор, транспорт йөртүчегә мөрәҗәгать ит.

Өйгә кайтканда югалсаң:

Һәрвакыт вакытында кайт, яки соңаруың турында хәбәр итәргә тырыш.

Булган хәл: Татарстанда бер малай мәктәптән кайтышлый маҗара эзләп бер ташландык сарайга керә. Анда «эзләнеп» маташканда, ике бүрәнә арасына кысылып кала. Бу сарайда аны очраклы рәвештә генә табалар. 

Чит-ятлар белән беркайчан да сөйләшмә. Нинди генә ярдәм сорасалар да, алар белән беркая да барма. Исеңдә калдыр — олы кеше баладан беркайчан да ярдәм сорарга тиеш түгел!

Өйгә бер үк маршрут белән яктыртылган урамнан кайтырга тырыш.

Әгәр балагыз шалтыратып аны каршы алуын сорый икән — каршы алыгыз. Димәк — шулай кирәк. Ул моны сезгә әлегә аңлата алмый, ләкин ярдәм сорый икән — сәбәбе бар.

Булган хәл: Казанда бер кыз әтисенә шалтыратып мәктәптәп кайту юлында каршы алуын сорый. Әтисе озак уйлап тормый, каршы чыга. Һәм шунда гына кыз аңа артыннан бер билгесез кешенең кайтуын сөйли. Кыз олы ирнең берничә урам буйлап максатчан нәкү менә аның артыннан кайтуын абайлый. Атасын күрү белән — шикле кеше шундук юкка чыга.

Әгәр шикле кеше балага бәйләнә яки өстери башласа, бер генә фраза ярдәм итә алачак: «Мин аны белмим! Коткарыгыз!» («Я его не знаю! Помогите!»). Чөнки күп кенә очракта «коткарыгыз» сүзен ишетүчеләр тыңлаусыз баланы атасы яки башка белгән кешесе «ссабак укыта» дип уйларга мөмкин. Балагызгы «Мин аны белмим!» дигәнне беренче кычкырырга өйрәтегез!

Урманда югалган очракта:

Иң төп кагыйдә — бала урманга үзе генә барырга тиеш түгел!

Шулай ук белгечләр беркайчан да урманга олы кешеләр белән бармаска киңәш итә. Гадәттә, бабай яки әбигә начар булган вакытта, бала аларга да, үзенә дә ярдәм итә алмас.

Әгәр урманда сукмактан тайпылып адашуыңны аңласаң — тукта! Тирә-якны кара. Кычкыр. Әгәр сине эзләп кычкыралар икән — ничек тә тавыш бирергә тырыш.

Җирдә утырма! Үзең белән булса — рюкзак яки сумкага утыр. Яисә җиргә ботаклар җәеп үзеңә утыр.

Бик эчәсең килсә дә, сулыкларга якын килмә. Гөмбә, җиләк, үләннәр ашама!

Әгәр боз өстендә йөргәндә чатнаган тавыш ишетсәң — акрын гына ят һәм килгән юлың буйлап кирегә шуыш.

Булган хәл: быел кыш көне районнарыбызның берсендә малай тау шуарга киткә һәм юкка чыга. Аның югалуы беленгәч — «Лиза Алерт» отряды оештырган эзләүләргә торак пункттагы барлык яшәүчеләр диярлек чыга. Малай юлда ялгыш кар каплап киткән канализация чокырына төшеп киткән булган. Аны җирле халык чак кына туңмый калганда табып алган.

Һәм тагын бер киңәш — балаларыгызга, аларның сөйләгәннәренә, хыялларына, уй-кичерешләренә игътибарлы булыгыз. Әби-бабасын, яки башка туганын бик яраткан, каты сагынган балаларның берәүгә дә әйтмичә үзләре генә авылга, башка шәһәргә яки шәһәр буйлап аларның торган, эшләгән җирләренә китү очраклары бик еш очрый икән.

Булган хәл: Мәскәү янындагы шәһәрләрнең берсендә малайның урманга кереп баруын күргән бабай аны туктата һәм кая баруы турында сорый. «Космолет төзергә», — дип җитди генә җавап кайтара егет. Кулында линейка, төзелеш кирәк-яраклары. Чынлап торып космос һәм ракеталар белән җенләнүче бала, никтер космолетны урманда гына төзеп була дип уйлап, берәүгә дә әйтмичә өеннән китеп, метро, электричка, аннан хәйран гына җәяү атлаган. Бабай вакытында туктатып, сөйләштереп, ата-анасын телефоннан чакырта.

Дуслар! Бу киңәшләргә колак салыгыз. Ләкин аларның сезгә беркайчан да кирәге чыкмасын! 

Иң әйбәт почтальон — кем ул? /фотолар/

“Татмедиа” җәмгыяте “Татарстан почтасы” белән берлектә инде 9нчы тапкыр “Почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре” бәйгесен үткәрә. Чараның шартлары бик гади — почта хезмәткәрләре газета-журналларга язылучылар санын арттырырга тиеш.

Соңгы елларда язылучылар саны кимү тренды күзәтелсә дә, тапкыр почтальоннар укучылар җәлеп итү үзенчәлекләрен әйбәт белә. Үз эшен яратып башкарган кешегә уңыш та һәрчак юлдаш була.

Бәйгедә җиңүчеләр акчалата приз ала. Аерым почтальоннарга призның суммасы 15 меңне тәшкил итсә, почта бүлекчәләренә 30 мең бирелә.

“Авыл җирлегендә иң әйбәт почтальон” номинациясе җиңүчесе Мингалиева Гөлзада Миңсәлим кызы бу яртыеллыкта 147 кешене “Кайбыч таңнары” район газетасына яздырган. Гөлзада ханым 274 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә, уңганлыгы, гаделлеге, кешелеклелеге белән аерылып тора.

“Кече шәһәрнең иң әйбәт почтальоны” исеменә Азнакай шәһәреннән Галиева Әлфия Миргариф кызы лаек булды. Ул 278 кешене «Маяк» район газетасына яздыра алган. Бу узган яртыеллыктан 29 процентка артыграк дигән сүз.

«Шәһәр җирлегендә иң әйбәт почтальон” номинациясендә Свечихина Алла Викторовна җиңде. Аны барлык пенсионер әби-бабайлар үз кызлары кебек күреп ярата. Чөнки ул аларга пенсияне вакытында китерә, өйләренә кирәк-яраклар китерә, кызыклы газета-журналлар киңәш итә. 1020 хуҗалыкны йөреп чыгасы уен эш түгел!

“Иң әйбәт почта элемтәсе бүлекчәсе” исеме Әлки районы, Базарлы Матак авылыныкы булса, “Журналларга яздыру буенча иң шәп тираж” Арча районы Мөндеш авылы почта бүлекчәсенә насыйп булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

ВИДЕОДӘРЕС: Тукайның туган йортында кунакта

Укытучылар һәм укучылар игътибарына!

Тиздән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, димәк, һәрбер дәрестә бу хакта фикер алышулар, сөйләшүләр, өйрәнүләр барачак.

Шушы уңайдан без дә Тукайның Кушлавычтагы туган йортына барып кайттык, сезнең өчен видеодәрес төшердек. Яраткан шагыйребез турында барлык мәгълүматны белер өчен урыныгыздан да тору кирәкми хәтта, шушы видеоны ач та кара!

Ә тулырак язма «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналларында урын алачак.

Ринат Нәҗметдинов фотолары

Арчада Кариев исемендәге театр гастрольләре узачак

2-7нче апрель көннәрендә Арча районында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре узачак.

Кариев театры Арча балалар бакчаларында ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда кунакта” (Аманулла) спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль 2018 елда кулланылышка кергән юл билгеләре турында хәбәр итә.

Кич белән арчалылар “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Р.Вәлиев) музыкаль комедиясен карый ала:

2нче апрель – Наласа

3нче апрель – Сикертән

4нче апрель – Арчаның күп функцияле мәдәни-спорт үзәге (МФЦ)

5нче апрель — Чиканас

6нче апрель – Арча педагогика көллияте

7нче апрель – Кырлай

Спектакль 19:00 сәгатьтә башлана.

Татарстан укучылары хәтта язгы каникуллар вакытында да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

Казанның Яңа Савин районында урнашкан 91нче мәктәптә юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча чираттагы практик дәрес узды. Чараның үткәрелү урыны очраклы гына сайланмаган: янында гына тагын бер мәктәп, 3 балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү учреждениесе урнашкан. Бу микрорайонда 90 меңнән артык кеше яши. Балаларны юлларда куркынычсызлык сакларга өйрәтү — олыларның мөһим бурычы.

Яшь инспекторлар, автоинспекция хезмәткәрләре тематик буклетлар, яктылык кайтаргыч элементлар белән коралланып, җәяүлеләргә юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. Юл кагыйдәләрен тагын бер кат хәтердән яңартуны балалардан гына түгел, әти-әниләрдән, озатып йөрүчеләрдән дә таләп иттеләр. Балалар юл кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә бирсәләр, олылар кызыклы дәрес өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Ютазы районында да юл кагыйдәләрен өйрәнәләр: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Урыссу мәктәп-интернатында «Куркынычсыз каникуллар» дип аталган чара узды. Башта укучылар үзләре кунакларга юл хәрәкәтендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында театральләшкән күренеш күрсәттеләр. Автоинспекция хезмәткәрләре җавап итеп тематик уеннар уйнаттылар. Чара ахырында кунаклар балаларга яктылык кайтаргыч фликерлар таратып, куллану тәртибен аңлаттылар.

Чистай районының 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре яшьтәшләре һәм әти-әниләре өчен юлда үзеңне тоту турында тамаша күрсәттеләр. Балалар олыларга автокреслоның әһәмияте хакында искәрттеләр.

Юл йөрү кагыйдәләрен аңлату акциясе барлык Татарстан шәһәр һәм районнарында, 19-31нче март аралыгында — язгы каникуллар вакытында бара.

Ә сезнең ялларыгыз ничек үтә?

Балаларны үзебез сакласак кына!

Кичә гадәти көн булырга тиеш иде кебек… Тик Кемероводагы фаҗига көннең астын-өскә китерде. Кинотеатрда бикләнеп калып, янгында һәлак булган балалар, аларга берничек тә ярдәм итә алмаудан өзгәләнгән ата-ана… Бу коточкыч фаҗига кемне генә битараф калдырды икән.

Бу язмамда мин социаль челтәрләрдәге кебек коррупция турында сөйләргә, сәүдә үзәге персоналын, хөкүмәтне сүгәргә җыенмыйм. Мине башка сорау борчый: Алла сакласын, шундый хәл белән күзгә-күз очрашырга туры килсә, мин баламны саклап кала алырмынмы? Мин моның өчен нишләргә тиеш?

Кагыйдә буларак, без сәүдә үзәкләренә барганда, куркынычсызлык турында уйлап та карамыйбыз. Ни өчендер бу мәсьәлә иң соңгы планда кала. Эвакуация сиреналары кычкыра башлагач, берәү дә шундук чыгу юлына таба йөгерергә ашыкмый. Моның өчен аларга барысын да үз күзләре белән күрергә, я булмаса, чын-чынлап паникага бирелгән халыкны очратырга кирәк.

Ирексездән, бер очрак исемә килеп төшә. Кызым белән рәхәтләнеп сәүдә үзәгендә йөрибез, сәгать кичке бишләр тирәсе. Шул чагында сиреналар кычкыра башлады, халыкка сәүдә үзәгеннән чыгарга дигән әмер бирелде. Дөресен әйтим, әгәр дә үзем генә булсам, бу тавышка әллә ни исем дә китмәгән булыр иде, мөгаен. Тик бу юлы мин шундук чыгу ягына борылдым. Башка килгән беренче фикер – эвакуация планы буенча мин кайсы якка юл тотарга һәм кайдан чыгарга тиеш? Әлбәттә, миндә бу сорауга җавап юк иде. Тик, Аллага шөкер, иң якын чыгу урынының кайда икәнлеген беләм. Шунда таба борылдым.

Урамда кыш, бала киенмәгән. Кулда пакет-пакет әйбер. Тагын дилемма: “Баланы киендерергәме, әллә инде шул килеш кенә йөгерәсеме? Коляска, пакетларны нишләтергә? Ташлап калдырыргамы, әллә алыргамы? Балага салкын тисә яхшы булмачак бит, киендерергә кирәк”. Үзем шулай дип уйлыйм, үзем чыгу юлына таба йөгерәм. Аллага шөкер, минем өстерәлгәнне күрептер инде, бер таныш түгел апаң ярдәмгә атылды. Сумкалар, пакетларны аңа тапшырдым, үзем колясканы этәм. Ярар инде, баланы коридорда түгел, ә урамга чыга торган ишек янында киендерергә баш эшләде. Тиз генә курткасын кидереп, капюшонын башына салдым да, урамга атылдым.

Әлбәттә, бу эвакуация системасын тикшерү процессы иде. “Уф, шулар аркасында күпме нервым бетте”, — дип персоналны сүгеп тә алдым әле, хәтта.

Ә хәзер уйлыйм, әгәр дә ул чын янгын булган булса? Менә бу очракта мин дөрес эшләдемме? Мөгаен, юктыр. Ник дигәндә, “Кышкы чия” сәүдә үзәгендәге янгын белән бәйле видеоларда пожарның бинаны секундлар эчендә камап алганлыгы күренә. Ә мин сиреналар гадәттән тыш хәл турында хәбәр биргәндә, баланы киендерү-киендермәү турында фикерлим. Оят…

Аннары, тагын бер мәсьәлә бар. Бер танышым әлеге сәүдә үзгендә янгын белән күзгә-күз очрашкан ата-аналарны балаларын биредәге нәниләр бүлмәсендә калдырып китүдә гаепләде. Янәсе, нигә балаларыннан читтә йөриләр? Ә балалалы гаиләләр белә, бу күптән инде гадәти хәлгә әверелде. Әлеге бүлмәләрне дә махсус рәвештә нәкъ менә шуның өчен ясыйлар: балалар рәхәтләнеп уйный, ә ата-ана кибеттә йөри. Кичәге хәлләргә кадәр бу минем өчен дә шактый гадәти хәл булып тоела иде. Тик хәзер белмим, баланы махсус уен бүлмәләрендә калдырырга кыюлыгым җитәрме?

Шунысы да кызык, махсус кагыйдәләр буенча, әлеге төр уен бүлмәләренең күбесендә бары тик өч яше тулган сабыйларны гына калдырырга ярый. Тик күп очракта бу кагыйдә бары тик кәгазьдә генә кала. Уен бүлмәләрендәге персоналдан бу турыда берничә тапкыр сораганым булды. Барысы да диярлек: “Балагыз тыныч, мөстәкыйль булса калдырыгыз”, — дип җавап бирәләр иде. Кызым мөстәкыйль, тик әле бер генә мәртәбә дә үзенең генә уен бүлмәсендә калганы юк. Мин куркак чөнки. Кемероводагы коточкыч хәлләрдән соң нинди уен бүлмәсендә калдыру, аны күз уңымнан җибәрергә дә шүрлим хәзер.

Әлеге фаҗигадән үзем өчен нинди нәтиҗә ясадым, дисезме? Ничек кенә булмасын, балаларыбызның язмышы үзебезнең кулларда, җәмәгать. Беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышаныч юк. Мин киләчәктә “зануда” әни булудан да курыкмыйм, хәтта. Йөрәк парәләребез генә исән булсыннар. Шуңа күрә моннан соң, кая гына барсам да, иң беренче чиратта, куркынычсызлык турында уйлаячакмын. Эвакуация ишекләре эшлиме, алар кайда һәм ничәү – без барысын да белеп торырга тиеш. Без — әниләр һәм безгә дөньяны онытып, авыз ачып йөрергә берничек тә ЯРАМЫЙ!

Яшь әни язмалары