Укучыларыбыз иҗаты — Әлмәт шәһәренең «Диңгезкәй» балалар бакчасы тәрбиячеләре

“Диңгезкәй”

“Әлмәт” дигән шәһәрдә
Бар бик матур бер бакча
Елмаешып апалар
Безне каршы алалар.

Бик күңелле бакчада
И,уйныйбыз,туймыйбыз!
Туган телдә сөйләшәбез-
Бер дә кимен куймыйбыз.

Бакчабыз аша юлыгыз төшсә,
“Диңгезкәй”гә керегез.
Якын дусларны көтеп калабыз,
Күңелле итеп каршы алырбыз!

Килегез әле кунакка
Безнең якка -Әлмәткә.
Сөйләшербез бары без
Туган телдә, әлбәттә!

Әлмәт шәһәре, 29нчы «Дингезкэй» балалар бакчасы
тәрбиячесе Вәлиева Гөлназ Дамир кызы

“Минем баян”

Матур-матур көйләрне
Яратам мин тынларга.
Шуңа да баянымда
Яратам мин уйнарга.

Кайбер көйләр бик салмак,
Кайберләре бик шаян.
Ин кадерле дустыма
Әйләнде минем баян.

Баян миңа еракка
Күкләргә алып китә,
Баянда уйнаганда
Минем җаным ял итә.

Әлмәт шәһәре, 29нчы «Дингезкәй «балалар бакчасы
музыка тәрбиячесе Артемьева Ольга Геннадий кызы

Бала һәм тәрбия турында татар халык мәкальләре

* Атай барда атай баш,
Атай юкта анай баш,
Анай юкта апа баш,
Апа юкта үзем баш.

* Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.

* Бала — безнеке,
Акылы — үзенеке.

* Бала була белмәгән кеше егет була алмый.

* Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.

* Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.

* Балага иң куәтле кеше — ата.

* Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.

* Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.

* Бала көчен күрсәтергә яратыр.

* Бала күргәнен эшләр.

* Бала кош очар, кунар агачын тапмас.

* Бала «миңа бәләкәй сөяк бирделәр» дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.

* Алтыдагы (холык) алтмышка.

* Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.

* Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.

* Ана сөте белән кергән онытылмый.

* Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.

* Бала үсте дигәнче,
Батыр үсте дисәңче;
Батыр һөнәр белмәсә,
Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче.

* Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.

* Баланы яшьтән бөк,
Агачны баштан бөк.

* Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.

* Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.

* Баланы эшкә өйрәт,
Эшен бетерергә дә өйрәт.

* Бала өчен «юк» дигән сүз юк.

* Бала уйнаудан туймас.

* Бала-чага ипи сатып калач ала.

* Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.

* Башсыз өйдә ата торып — ул сөйләр,
Ана торып — кыз сөйләр.

* Бишектәге бишкә төрләнер.

* Буй үстергәнче, акыл үстер.

* Буранда бала котырыр.

* Әдәпле бала гарьле була,
Әдәпсез бала гарьсез була.

* Җидесендә ни булса,
Җитмешендә шул булыр.

* Кем нәрсәгә күнегә —
Шуның белән күмелә.

* Кыз сөйкемле булса, холыгы белән,
Ул сөйкемле булса, әдәбе белән.

* Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.

* Олы кызы Мәстүрә,
Кечеләрен үстерә.

* Өч яшьлек малай атага булышыр,
Өч яшьлек кыз анага булышыр.

* Сабыйга ат та ат, таяк та ат.

* Сабый хөкеме — уен.

* Теше чыккан балага
Чәйнәп биргән аш булмас.

* Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.

* Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.

* Үзе егылган бала еламас.

* Уйнаса — баласы җиңә,
Чынласа — атасы җиңә.

* Улга утыз өйдән тыю,
Кызга кырык өйдән тыю.

* Ул — минеке,
Акыл — үзенеке.

* Улы барның — кулы бар.

* Улның ояты — атага,
Кызның ояты — анага.

* Хәерсез бала хәерче булыр.

* Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар:
Сабый хөкеме — уен.

* Һөнәрле булып ул үссен,
Холыклы булып кыз үссен.

* Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.

* Ачы белән төзәтәләр,
Татлы белән бозалар.

* Балага пычак бирмәсәң бер елар,
Бирсәң — ике елар.

* Еламаган балага имезлек бирмиләр.

* Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар.

* Елыйсы килгән баланың өч көн борын күзе кычыта, ди.

* Иркә бала ир булмас.

* Иркә бала рәхәт күрмәс.

* Иркәдән елак туган.

* — Иркәм, нигә елыйсың?
— Аягыма чеби басты.

* Иркәнең күзе кипмәс,
Юрганның тире кипмәс.

* Кулында — аш,
Күзендә — яшь.

* Сабый елый-елый үсәр.

* Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.

* Анаң юктан үги ана да яхшы.

* Аналы ятим — ярты ятим.

* Анаң үлсә, елгаң корыды,
Атаң үлсә, таянган тавың ауды.

* Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.

* Ана янында бала ятим булмый.

* Аталы бала — аркалы,
Аналы бала — иркәле.

* Атадан бала яшь кала,
Күп-күп эшләр башкара.

* Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.

* Җиде атасын белмәгән — ятимлекнең билгесе.

* Җиденчели ни яман?
Җитәкләшеп ятимнәр
Елый калса, шул яман.

* Җиргә төшкән ятимнеке.

* Кемнең газизе кемгә хур булмый.

* Сабаксыз төймә салмаклы,
Сабаксыз төймә салмаксыз;
Аталы бала ардаклы (газиз),
Атасыз бала ардаксыз.

* Үги бала үпкәчел.

* Үги ана — яфрак,
Үз әнием яхшырак.

(Үги ана яфрагы — үлән исеме. Яфрагының бер ягы җылымса, бер ягы салкынча була).

* Үги бала өй артында елар. «Ник елыйсың?» дисәләр, хәзер генә суган ашадым», — дияр.

* Үги үз булмый,
Колак күз булмый.

* Ятим ашы ярты пешәр.

* Ятим балага йөзем җиләге дә аш.

* Ятим бала гарьчел була.

* Ятим балага ярдәм ит.

* Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.

* Ятим баланың күңеле сынык.

* Ятим еласа, җир-күк елар.

* Ятим күңеле җирәнчек.

* Ятимнәрнең бәйрәме
Яңа күлмәк кигәндә.

* Ятим тайдан юрга чыгар.

* Ятим ярасының ямавы өстендә.

Их, син, кеше, ниләр җитми бу дөньяда? — Сөнгәтуллина Гөлназ иҗаты

Нәни кызым

Мыш-мыш килеп нәни кызым
Кочагымда йоклап ята.
Бер битендә — кояш чыга,
Бер битендә — кояш бата.

Елмаеплар куя кайчак,
Ап-ак төшләр күрә микән?
Болыннарда чәчәк җыеп,
Тәкыялар үрә микән?

Тыныч төннәр сиңа, кызым
Тәмле төшләр генә керсен.
Янәшәңдә ак канатлы
Фәрештәләр саклап йөрсен.

***
Унбер булды, тулды уникесе,
Йокы керми никтер күземә.
Белгән догаларым укый-укый,
Карап ятам төннең күзенә.

Йолдызлар да җемелдәми бүген,
Ай кызы да кергән өненә.
Минутларны, сәгатьләрне санап
Әнә инде таң да беленә.

Ә мин әле һаман боргаланам,
Уйлар диңгезендә айкалам.
Тыныч төннәр, тәмле төшләр белән
Тыныч йокы бирче, и, Аллам!

***
Их, син, кеше, ниләр җитми бу дөньяда?
Ак карала, кара — агара.
Гомер итүләре авырлаша,
Җан бер үлә, я бер ярала.

Ата — улны, ана кызны белми,
Туганлыкның өзелә җепләре.
Әшәкелек дөнья буйлап йөри,
Әйтерсең лә урам этләре.

Хыянәтнең иге-чиге күренми,
Ир-хатынга, хатын-ирләргә.
Явызлыктан бер-берләрен чәйнәп,
Калмый хәтта күмеп, җирләргә.

Аракының кереп куенына,
Күпме ана бата коллыкка.
Балаларның каткан йөрәкләрен
Җылыта алмый хәтта толып та.

Ата-ана назын тоялмыйча,
Өзгәләнеп көн һәм төннәрен,
Ашамыйча, эчми салкын түшәкләрдә
Калтырана бала тәннәре.

Их, син кеше, айны, уян шул йокыңнан,
Гомерләр бит кыска болай да.
Гөнаһлардан тәүбәләрең кылып,
Сабырлыклар сора Алладан.

Сөнгәтуллина Гөлназ
Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы

Ярата бел өеңне, туган-үскән җиреңне… #КанатлыАт

ЯРАТА БЕЛ!

Ярата бел өеңне,
Туган-үскән җиреңне.
Туганың, дус-ишеңне,
Җандай якын илеңне.

Ярата бел кошларны,
Урманнарны, кырларны.
Халкым күңеленнән чыккан
Матур моңлы җырларны.

Фирүзә Дустбобоева, Яр Чаллы шәһәре

Тукай, рәхмәт сиңа! — Укучыларыбыз иҗаты

Әй, Тукай, рәхмәт сиңа!

Әй, Тукай, рәхмәт сиңа!
Язмышың авыр булса да,
Син аңа карамагансың
Искиткеч шигырьләр язгансың!

Синең иҗат – серле сандык,
Энҗе-асылташ тулы,
Алтыннан да күпкә кыйммәт
Син язган шигырь юлы.

Шигырьләрең моңлы синең,
Аларга җаныңны керткәнсең.
Әсәрләрең тәрбияли,
Яхшы үрнәк күрсәтә.

Укып “Шүрәле” һәм “Пар ат”ларың,
Чын күңелдән сокланам.
Җаннарга канат иңүгә
Исем китеп тукталам.

Шигырьләреңне, әсәрләреңне яратам,
Һәр кич укыйм аларны.
Кайберләрен телдән өйрәнәм,
Чөнки матур шул чаклы!

Әнием белән утыргач,
Иҗатыңны укыгач,
Күңелләребез күтәрелә
Җаннарыбызга дәрт керә!

Адилә Сибгатуллина,
Казан, 129нчы мәктәп, 8нче “А” сыйныфы

Күңелле татар теле

Күңелле үтә безнең
Татар теле дәресе.
Кем укыта дисезме?
Сез аны белмисезме?

Альбина Анваровна ул –
Иң шәп безнең укытучы.
Елмаеп килеп керә,
“Яратам сезне!” – дия.

Без дә аны яратабыз,
Татар телен онытмабыз,
Телебезне сакларбыз,
Өметләрне акларбыз.

Ничек инде өйрәнмәскә,
Күнегүләр эшләмәскә?
Кагыйдәләр белмәскә,
“Саумысыз!” – дип дәшмәскә.

Һәр көн очраша идек,
Күп итеп укый идек.
Еш очрашкан вакытлар
Хәзер инде төш кебек.

Иң яраткан дәресем –
Татар теле дәресе.
4нче сыйныфка күчкәч,
Килә күбрәк беләсем.

Мәктәбем минем кадерлем
Туган көн белән котлыйм.
Өйгә кайткач тәрәзәдән,
Сагынып сина карыйм.

Ә бүген сабыр итәбез,
Телне хөрмәт итәбез.
Матур шигырьләр язабыз,
Сезгә бүләк итәбез.

Алинә Шәрәфиева,
Казан, 33нче мәктәп, 4нче “Г” сыйныфы

Укучы сүзе

Мин туган телне үз итәм,
Рус телен дә яратам.
Әле инглиз телен дә,
Өйрәнәм дип, баш ватам.
Уйныйсым да килә минем,
Рәсем дә ясый беләм.
Дәрестә “биш” ле алырга,
Шигырь дә ятлап киләм.
Тукай да әйтеп калдырган
“Яшь чакта өйрән”, сүзен.
Аның сүзеннән чыкмаска
Бик тә тырышам бүген!

Айгөл Хәсәнова,
Казан, 33нче мәктәп, 4нче “Г” сыйныфы