Нәни бала белән яңа ел бәйрәменә…

Яңа ел җитәргә санаулы көннәр калып бара. Бу исә театрлар, концерт залларында балалар өчен кыш бабай, кар кызы катнашында берсеннән-берсе кызыклы чаралар уза дигән сүз. Әлеге тамашаларга бик кечкенә балалар белән бару үз-үзен аклыймы һәм бу, гомумән, дөрес карармы – бүген шул турыда сөйләшик әле.

Әлбәттә, һәр әти-әнинең яңа ел алдыннан баласын сөендерәсе килә. Төрле тамашалар вакытында нәниләрнең сөенеч тулы күзләрен күреп, үзең дә, ирексездән, балаңны шунда алып барырга хыяллана башлыйсың. Тик менә психологлар фикеренчә, әлеге тамашалар нәниләрнең күбесе өчен стресс булырга мөмкин икән. Шуңа күрә билетларны берничә тамашага берьюлы алып алып куйганчы, башта бер генә бәйрәмгә барып карау таләп ителә.

Шунысы кызык, монда сүз бер яшьлек кенә түгел, ә өч-дүрт яшьлек балалар турында да бара. Мәсәлән, ике яшьтә рәхәтләнеп чыршы тирәли әйләнгән бала, өч яшендә бу тамашалардан уттан куркыккан кебек куркырга мөмкин икән. Шуңа күрә минем балам инде зур дип уйлап, юкка акча сарыф итү шулай ук дөрес булмаячак.

Хәзер безгә яшь тә дүрт ай һәм шушы көннәрдә генә дә кызым ике шундый тамашага чакырулы. Башта бармаска уйлаган идем дә, аннары исә фикеремне үзгәрттем – барып, күреп кайтырга карар кылдык – ошатмаса, өйгә юл тотарбыз, янәсе.

Тик әлеге бәйрәмгә барыр алдыннан яхшылап әзерләнергә карар кылдым. Аллага шөкер, интернетта хәзер теләсә-нинди мәгълүмат табарга мөмкин. Алар белән сезне дә таныштырам, бәлки ярдәме тияр.

Бактың исә, тамаша залында беренче биш-ун минутта баланы күтәреп торсаң яхшы икән. Чөнки аларның күбесе шулкадәр халык күрүгә берара куркып калырга, хәтта елап та җибәрергә мөмкин ди. Бераз күнеккәч кенә идәнгә төшерергә ярый.

Шулай да, нәни бала белән яңа ел тамашасына баруның төп кагыйдәсе нинди дип уйлыйсыз? Баланы кыш бабайдан читтәрәк тотарга тырышырга кирәк икән, ләбаса! Бактың исә, күп балалар сәер итеп киенгән, йөзе ап-ак сакал-мыек белән капланган әлеге яңа елның төп билгесеннән уттан курыккандай курка ди. Шуңа күрә ясле балалары катнашындагы яңа ел тамашалары күп очракта кар кызы катнашында гына үтә икән. (Менә сиңа мә… интернетны ачып укымасам, бу турыда уйлау башыма да кереп чыкмас иде. Тәҗрибәле әниләр миннән кыкырып көлгәннәрдер инде…)

Аннары соң яңа ел тамашасында сезнең нәни баланы сагалап торган тагын бер куркыныч бар. Нәниегез зал буйлап йөгерешеп йөрүче башка зуррак балалардан саклана алмаячак, шуңа күрә аны чыршы әйләнәсендәге тамаша вакытында этеп егулары, алай гына да түгел, таптап китүләре дә бик мөмкин. Шуңа күрә әни кешегә бу чарага каблуклы аяк киеме киеп бармаса яхшы. Бала артыннан йөгереп йөрү күпкә уңайлырак булачак.

Тагын бер мөһим кагыйдә – әлеге залның шактый салкын булуы да мөмкин. Шуңа күрә баланы җылырак итеп киендерү ягын карагыз. Ә кызу булган очракта һәрвакыт чишенергә мөмкин.

Шунысы да бар: хәзер авырулар, салкын тиюләр ешайган чор. Өстәвенә, балалар бер-берсенә чирне аеруча тиз йоктыра. Шуңа күрә халык күп булган урыннарга барганда, баланың борынына вирусларны тоткарлый торган препаратлар салу кирәк. Кайткач исә, борынны яхшылап юдыру таләп ителә…

Менә шулар, җәмәгать. Әлеге кагыйдәләрне “колагыма элеп куйдым да”, Аллага тапшырдым. Яңа ел тамашасына барасы гына калды…

Яшь әни язмалары…

Балагыз Кыш бабайга хат язамы?

Балачакта Кыш бабайга хат яза идегезме?

Элек Кыш бабайдан, гадәттә, машина, курчак сорасалар, хәзерге балалар айпад белән телефон дип шаша. Заманасы өчен гадәти хәл диярсез. Тик араларында зрә дә матур тел белән, балаларча самими, ихлас язылган хатлар да очрый. Кыш бабай шундый матур хатларны безгә дә күрсәтте. Ә без сезнең белән дә уртаклашабыз.

Гаилә психологиясе: Кышын баланы урамга ничек киендерергә?

Уф, кышкы һава торышына болай да мөкиббән китми идем, быел гомумән дә яратмый башлармын кебек тоела. Кызым белән урамга чыгып киткәндә, өй бомба төшкәндәй булып кала. Мәш килеп киенгәндә, ул да, мин дә кызып пешәбез. Андый чакларда ике балалы хатыннарның урамга җыенуын күз алдына китереп, чәчләрем үрә тора, җәмәгать.

Аның каравы, кызым кышны аеруча яратты, ахрысы. Иртүк уянуга өй буйлап кышкы аяк киемен күтәреп йөри башлый. Кагыйдә буларак, урамга төшке аштан соң, ирне эшкә озаткач, җыена башлыйбыз. Башта үзем киенәм, аннары иң катлаулысы – баланы киендерү процессы башлана!

Хәтерләсәгез, узган ел балама нибары 4-5 ай вакытта урамга чыгып китә алмый җәфа чигәбез, дип бер тапкыр зарланган идем инде. Тик узган елгы кыш быелгысы белән чагыштырганда җәннәт булган икән бит! Бала бер урында гына ята, рәхәтләнеп киендер бит инде, ә мин әле зарланырга да вакыт тапканмын. Ә менә хәзер… Хәзер күрәм күрмәгәнемне! Саф һавага җыену процессы минем бөтен энергиямне суыра! Беренчедән, кызым минем төсле үк кышкы өс киемнәрен яратмый, аларны күрүгә йөгерә-кача, елый башлый. Мин исә аның артыннан чабам. Шапка кию, шарф бәйләү эше шулай ук бик авырлык белән бара. Кайчакларда беркая да чыкмый, өйдә генә утырасы килгән моментлар да була, хәтта! “Әй, кадалыплар китсен бу саф һава! Шәһәрдә нинди саф һава инде ул. Урамга чыктың ни, өйдә утырдың ни, барыбер бер үк һаваны сулыйсың…” дигәнрәк фикерләр дә кереп чыга башка. Тик мин үземне бик тиз кулга алам. Мин бит бик яхшы әни булырга тиеш, дим үземә.

Анысы бер хәл. Кыш көне урамга йөрергә чыгу белән бәйле икенче, күпкә җитдирәк проблема бар. Баланы ничек киендерергә? Әлбәттә, кышкы комбинезон кигерергә кирәк икәнлеген беләм инде. Ә эчтән нәрсә ? Педиатрлар бит бала туңарга гына түгел, кызып пешәргә дә тиеш түгел ди – тегеләй дә, болай да салкын тигерәчәк, имеш.

Шуңа күрә мин бу мәсьәләне яхшылап өйрәнергә булдым. Интернетта бу темага язмаларның очы-кырые юк. Тик менә аларның төгәл аңлашыла торганнары гына аз. Андагы бөтен киңәшләрне истә калдыра башласаң, баш миендә уйларга урын гомумән дә калмас иде, мөгаен.

Менә карагыз: курткалардагы җылыта торган материаллар да фәлән төрле хәзер. Холлофайбер, тинсулейт, файбертек, тек-полифилл… Шуның өстенә яшь әниләрнең авызыннан мембрана комбинезоннар яхшы дигән сүз дә еш ишетелә. Аңлап кына җитеш!

Шуңа күрә бүген сезгә кышкы комбинезон төрләре турында сөйләп тормыйм. Үземнең тәҗрибәм белән генә уртаклашам. Баланы кыш көне ничек киендерергә дигән сорауга әллә ни зур игътибар да бирмәс идем, мөгаен. Шулай да, күптән түгел шундый мәгълүматка тап булдым: бактың исә, балаларның 80 проценты салкын тию белән иммунитет түбән булганга түгел, ә әти-әниләрнең аларны урамга дөрес итеп киендерә белмәве нәтиҗәсендә чирли икән. Мәсәлән, быел без мембрана комбинезон сатып алдык. Ә белгечләр әгәр урамда температура -10 градустан җылырак икән, бу кием астына колготки һәм юка кофта кигерү белән чикләнергә киңәш итә. Аннары соң әлеге эчке кием тулысынча мамык һәм тулысынча синтетика булмаска тиеш икән. Югыйсә, баланың туңуы яки тирләве ихтимал.

Дөресен генә әйткәндә, бу сүзләр мине бераз шаккаттырды. Мин башка бик күп әниләр кебек үк баланы никадәр калынрак киендерсәң, шулкадәр яхшырак дип уйлый идем, ләбаса. Хәзер исә үземнең бу мәсьәләгә карашымны үзгәртергә туры килә! Балама колготки, озын җиңле футболка кигерәм дә, өстеннән кышкы комбинезонны элеп урамга ашыгабыз. Андый чакларда үз-үземә баласын салкын тигерергә алып чыккан юләр әни булып тоелам. Тик шаккаткыч, әлегә бер тапкыр да чирләп карамадык әле. Белгечләрнең сүзләрендә дөреслек бар, ахрысы.

Көннәр әкренләп суыта. Ә мин үз-үземне үзгәртү өстендә эшлим. Тулысынча барып чыгармы, юкмы, әлегә белмим. Урамга чыгудан гомумән баш тартып өйдә генә утыра башламасак ярый инде…

Яшь әни язмалары…

Гаилә психологиясе: Кыш – юлларда яшь әниләргә куркыныч!

Мин кышны яратам-яратуын… Тик инде икенче ел рәттән әлеге чорны шәһәр урамнарын чистартучыларны сүгеп уздырам. Хәер, андыйлар мин генә түгел — коляска төбенә зур уенчык көрәк салып йөрүче әниләр бихисап.

Быел кыш кинәт килде — юл себерүчеләрне аңлап була, дияр кайберәүләр. Тик гафу итегез, Казан урамнары кар белән капланганга инде бер атна вакыт узды диярлек. Ә тротуарлар һаман кардан чистартылмаган. Әлбәттә, җәяүле халык күп урында сукмак барлыкка китергән-китерүен. Тик ул сукмак аша колясканы күчерәм димә! Урамга чыкмый өйдә ятуың мең өлеш артык кебек тоела андый чакларда.

Гомумән, шуңа игътибар иттем: чистартылмаган җәяүле юллары машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләрнең үзләренә дә зур куркыныч тудыра. Хәер, җәяүлеләрнең барысын да бер калыпка салу дөрес булмас. Күп очракта сүз нәкъ менә коляскалы әниләр турында бара!

Күз алдына гына китерегез: син коляска белән тротуарның бер өлешендә кысылып калдың ди. Тик ничек тә булса алга барырга кирәк! Мескен әни кеше нишли? Килгән юлыннан кире кайта да, бу участокны машина юлы аша
урап узарга тиеш була!!! Чөнки юл бары тик шунда гына ачык! Өстәвенә, Казанда гомумән юньле-башлы җәяүле юллары булмаган урамнар да бихисап. Мәсәлән, Курская урамын гына алыйк. Шәхсән миңа кичә шул урам буйлап “XXI гасыр» торак комплексына таба менәргә туры килде. Ә тротуарны чистарту турында уйлап та карамаганнар. Машина юлы буйлап
йөгерә-йөгерә өскә менеп җиткәнче йөрәгем ярыла дип торам. Артымнан коляскалы тагын өч әни атлый… Белгән бөтен догаларымны укып бетердем. Ә башта бер генә фикер: берәр исерек машина йөртүче килеп чыгып, безне бәрдерә калса, иң мөһиме, баланы саклап калырга!!! Үзем үлсәм дә ярый, янәсе. Коточкыч!!!

Монысы бер очрак. Хәзер икенче очрак турында сөйлим. Вишневский урамы, “Сукно бистәсе” метро станциясе тирәсендә кечкенә тротуар буйлап юлны аркылы чыгарга уйладым. Һәм, беләсезме, бордюр белән машина юлы арасында коляскам бозлы кар арасында батып калды. Алга да бармый, артка да! Өстәвенә, аны күтәреп тә булмый! Ә яннан выж-выж итеп бер-бер артлы машиналар уза! Үзем булдыра алмагач, узып баручы ир-аттан ярдәм сорарга туры килде (халык та мәзәк бит хәзер, үзең ярдәм сорамасаң, шул килеш уза да китә). Аның белән дә көчкә-көчкә генә чыгардык баткан транспортны.

Әй сез, юл чистартучылар!!! Транспорт юлын кардан чистартканда, безнең ише җәяүлеләр турында да уйлагыз әле бераз. Пычракны бордюр янында калдырып, сез коляскалы җәяүлеләрне куркыныч астына куясыз бит! (Мине берәрсе ишетер микән?)

Тагын, беләсезме, нәрсәгә ачу килә?! Машина хуҗалары шулай ук җәяүлеләрне кешегә санамый! Күз алдына китерегез: сез тротуар буйлап коляска тартып барасыз. Һәм шунда күрәсез: кайсысыдыр үзенең “кадерле” машинасын кардан чистартылган тротуар өстенә китергән дә куйган. Ә без ул машинаны ничек урап узарга тиеш икән? Ике якта да кар көртләре! Машина йөртүчеләр мине гафу итсен – тик андый чакларда ул машинаны әллә ниләр эшләтәсе килә, җәмәгать!

Тик мин түзәм! Хәер, беркөнне шундый күренешкә тап булдым бит әле. Минем төсле үк коляскалы әни тротуар өстендә туктаган машинаны кар көртләре аша урап узмакчы иде, кинәт кенә коляска аны тыңламый башлады. Нәтиҗәдә, бала арбасының бер кыры теге машинага килеп бәрелде! Юк, мин кешегә начарлык теләмим теләвен. Тик шул чагында ни өчендер башыма “шәп булды бу, шул кирәк иде — машинасын ярамаган урынга куеп йөрмәс”, — дигән уй килде.

Менә шулай, җәмәгать! Яшь әниләргә кыш көне аеруча авыр. Шәһәр җитәкчелеге генә бу турыда уйлап та карамый ахрысы. Уйласа, бер үк вәзгыять ел саен кабатланмас иде.

Тик бу хәлдән ничек тә булса чыгарга кирәк. Хәзер уйлыйм – әллә чана сатып аласы инде. Бу шәһәр юлларының барыбер авылныкыннан артык җире юк!

Яшь әни язмаларыннан…

Гаилә психологиясе: Табибка бушлай эләгү өчен тимер “нервы”лар кирәк!

Хәтерлисез микән, күптән түгел генә бала белән 1 яшьтә үтелә торган медосмотрны әллә ни авырлыкларсыз гына бушлай узып чыгуыбыз турында язган идем. Түләүле клиникаларга барып та торасы юк, янәсе. Тик бушлай медицинаны сезгә иртә мактаганмын икән…

Поликлинкаларда кайсыбер белгечләргә эләгү шактый катлаулы булып чыкты бит әле. Кабинет төбенә барып утырганчы, сират күперен кичәргә кирәк, билләһи. Теләсәң-теләмәсәң дә, түләүле клиникага бару турында уйлый башлыйсың. Анда, ичмасам, акча бирәсең дә, нервың тыныч! Өстәвенә, табибны да сайлау мөмкинлеге бар…

Ярар, барысын да башыннан сөйлим. Көннәрдән бер көнне мин балам белән эндокринологка барып кайтырга карар кылдым. Әлбәттә, башка килгән беренче уй – түләүле белгечне сайлау иде. Тик соңрак фикеремне үзгәрттем. “Туктале, — мин әйтәм, — балалар поликлиникасы өйдән ике адымда урнашкан, өстәвенә, медосмотрны да уңышлы гына уздык, бу белгечкә дә бушлай эләгеп карыйм”, янәсе.

Шундый уйлар белән поликлиникага юл тоттым. Бактың исә, поликлиникада андый белгеч юк икән, шуңа күрә әллә кайдагы клиникага җибәрәләр. Тик моның өчен башта педиатрдан юнәлеш алырга кирәк. Бу кәгазьгә педиатрдан тыш, поликлиника мөдире дә кул куярга тиеш. Аннары шуның белән регистратурага барасың. Анда бу “кыйммәтле” кәгазьгә тагын бер төрле мөһер куялар һәм балаңның исемен аерым бер журналга теркиләр. Шушы рәвешле син эндокринологка чиратка басасың. Чиратның кайчан җитәчәге исә билгеле түгел. Хәер, мине, ким дигәндә, ике атна көтәргә туры киләчәк дип кайтарып җибәрделәр.

Монысы белән дә килештем, җәмәгать. “Ашыгыч түгел, көтәрбез”, янәсе. Чиратка басып, якынча ике атна вакыт узгач, ниһаять, миңа шалтыратып, табиб кабул итәчәк көн һәм вакытны әйттеләр. “Юк, — мин әйтәм, — бала бераз чирләп тора, шуңа күрә без бу көнне килә алмыйбыз. Башка көнгә языгыз”…

Иң кызыгы менә шунда башланды, җәмәгать! Бактың исә, әгәр без билгеләнгән көн һәм вакытка килә алмыйбыз икән, табибка эләгү өчен кәгазь тутыру процедурасын өр-яңадан башкарырга туры килә!!! Ягъни, башта педиатрга, аннары поликлиника мөдиренә, аннары регистратурага барасы да, яңадан ике атна чиратта утырасы. Рәхәәәәт…

“Юк, алай итеп йөри алмыйм. Записьне башка көнгә күчереп, язып куегыз. Шул сезнең өчен авырмы?” – дип тә әйтеп карадым. Юк, барыбер язмадылар. Мыскыл итеп тә куялар инде, ә… Менә шундый хәлләрдән соң бушлай медицинага хөрмәт була ала микән? Түләүле клиникага барып кайтканың мең өлеш артык.

Тагын бер проблема бар әле: инде ике ай буе стоматологка эләгә алмый йөрибез. Анысына шулай ук башка поликлиникага, җәһәннәм тишегенә кадәр барырга кирәк. Педиатрга рәхәт, регистратурада язылыгыз, ди. Ә регистратурада утыручылар шул поликлинкага шалтыратып, үзегез язылыгыз диләр. Ә ул сәламәтлек саклау учреждениесендә исә телефонга җавап бирүче юк. Нишләргә? Бу мәсьәләдән чыгуның бары тик ике ысулы бар. Беренчесе, кат-кат педиатрга шатыратып, регистратурада утыручыларның теңкәсенә тиеп, бөтен нервыны бетереп, ниһаять, стоматологка бушлай эләгү бәхетенә ирешү. Икенче исә – шул ук түләүле клиника: акчаң булса, нервың янга кала.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Бушлай медицинаны мактаганыма үкенеп утырам. Бары тик бер генә теләк: Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, табибтан табибка йөрисе булмасын берүк!!!

Яшь әни язмалары…

Балага манту ясатабызмы?

Уф… бу прививкалар белән баш катып бетте, билләһи. АКДС ны да һаман ясатып бетермәгән. Педиатр исә балага бер яшь тулуга, “тизрәк–тизрәк” дип манту ясатырга ашыктыра…

Мантуның башка вакциналардан төп аермасы – ул прививка түгел, ә нәни организмның туберкулез таякчыкларына реакциясен тикшереп карау чарасы гына. Тик ул һичшиксез әти-әнигә дә, баланың үзенә дә шактый уңайсызлыклар тудырырга сәләтле бит…

Шәхсән мин әле дә хәтерлим: елга бер мәртәбә мәктәпкә шәфкать туташы кереп, беләккә шушы уколны ясап чыгып китә иде. Икенче көннең иртәсенә әлеге урын зу-у-ур булып шешеп чыга, үтереп кычыта башлый. Тик аны су белән чылатырга да, кашырга да ярамый. Өч көн буе шулай интегеп йөрисең аннары… Әле анысы гына җитмәгән, прививканы тикшергәннән соң мине һәрвакыт өстәмә тикшерүләр узу өчен хастаханәгә җибәрәләр иде. Әнинең чәчләре агарып бетә торган булгандыр, мөгаен. Аллага шөкер инде, һәр тикшерүдән соң барысы да әйбәт дип кайтарганнар.

Әнинең үзенең дә мантуы гомер буе зур булып шешкән. Минеке дә шулай. Кызымныкы да зур булып шешсә, нишләрмен??? Бүгенге көндәге иң зур борчуым шул, җәмәгать. Өстәвенә, бала тудыру йортында ясаган БЦЖ прививкасы да ярты елдан артык төзәлде. Хәзер дә кызарып тора әле… Шуңа күрә манту ясатудан уттан курыккандай куркам мин. Педиатр исә үзенчә тынычландыра: кызарса, өстәмә тикшерүләр үткәрәчәкләр дә, шуның белән бетә, янәсе. Ясатмыйча ярамый!

Ясатмый мөмкин түгел икәнлеген мин болай да яхшы аңлыйм. Тик барыбер куркыта, җәмәгать. Шуңа күрә манту пробасы белән якыннанрак танышырга булдым да инде мин. Һәм беләсезме, нинди мәгълүматка тап булдым? Бактың исә, хәзерге вакытта мантудан тыш, туберкулезга тикшерүнең яңа ысуллары да бар икән. Шуларның берсе – “диаскинтест”. Чынлыкта, ул гади мантудан берни белән дә аерылмый. Аны шулай ук беләккә ясыйлар һәм өченче көнгә тикшерәләр. Тик аның манту белән чагыштырганда өстенлеге бар: әлеге тест ярдәмендәге тикшеренү күпкә дөресрәк нәтиҗә бирә. Мәсәлән, күп ата-аналар манту пробасы еш кына ялган уңай нәтиҗә күрсәтә дип зарлана. Ә диаскинтест белән андый аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга тиеш түгел. Чөнки манту организмның туберкулез таякычыгы белән берәр вакыт очрашканмы-юкмы икәнлеген күрсәтә, ә диаскинтест исә организмда актив микробактерияләр булса гына уңай нәтиҗә бирә.

Әгәр дә инде сез минем төсле куркак әни һәм баланың организмына теләсә-нәрсә кертүдән шүрлисез икән, түләүле клиникада T-SPOT тикшеренүе ясата аласыз. Бу баланың организмын туберкулез таякчыкларына тикшерүнең иң уңай ысулы, ахрысы – венадан кан бирәсең дә, шуның белән эш бетә. “Иии, мин әйтәм, менә бит! Тырышкан – табар, дип юкка гына әйтмиләр, иртәгә үк барам да, тиз генә кан биреп кайтам”, янәсе. Тик хыялларым чәлпәрәмә килсен өчен, әлеге тестның бәясенә күз төшерү дә җитте. Беләсезме, ул ничә сум тора??? Иң түбән бәя 6 000 сумнан башлана! 6 мең сум! Шушы бәягә венадан кан бир әле син…

Шулай итеп, бу уйдан да баш тартырга туры килде. Теләсәм-теләмәсәм дә манту ясатырга туры килер, ахрысы. Бәлки диаскинтестка тукталырмын… Уйлыйм әле… Әгәр мине укучылар арасында “продвинутый” әниләр булса, киңәш бирегезче. Нишләргә икән?

Яшь әни язмалары…