Гаилә психологиясе: Кыш – юлларда яшь әниләргә куркыныч!

Мин кышны яратам-яратуын… Тик инде икенче ел рәттән әлеге чорны шәһәр урамнарын чистартучыларны сүгеп уздырам. Хәер, андыйлар мин генә түгел — коляска төбенә зур уенчык көрәк салып йөрүче әниләр бихисап.

Быел кыш кинәт килде — юл себерүчеләрне аңлап була, дияр кайберәүләр. Тик гафу итегез, Казан урамнары кар белән капланганга инде бер атна вакыт узды диярлек. Ә тротуарлар һаман кардан чистартылмаган. Әлбәттә, җәяүле халык күп урында сукмак барлыкка китергән-китерүен. Тик ул сукмак аша колясканы күчерәм димә! Урамга чыкмый өйдә ятуың мең өлеш артык кебек тоела андый чакларда.

Гомумән, шуңа игътибар иттем: чистартылмаган җәяүле юллары машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләрнең үзләренә дә зур куркыныч тудыра. Хәер, җәяүлеләрнең барысын да бер калыпка салу дөрес булмас. Күп очракта сүз нәкъ менә коляскалы әниләр турында бара!

Күз алдына гына китерегез: син коляска белән тротуарның бер өлешендә кысылып калдың ди. Тик ничек тә булса алга барырга кирәк! Мескен әни кеше нишли? Килгән юлыннан кире кайта да, бу участокны машина юлы аша
урап узарга тиеш була!!! Чөнки юл бары тик шунда гына ачык! Өстәвенә, Казанда гомумән юньле-башлы җәяүле юллары булмаган урамнар да бихисап. Мәсәлән, Курская урамын гына алыйк. Шәхсән миңа кичә шул урам буйлап “XXI гасыр» торак комплексына таба менәргә туры килде. Ә тротуарны чистарту турында уйлап та карамаганнар. Машина юлы буйлап
йөгерә-йөгерә өскә менеп җиткәнче йөрәгем ярыла дип торам. Артымнан коляскалы тагын өч әни атлый… Белгән бөтен догаларымны укып бетердем. Ә башта бер генә фикер: берәр исерек машина йөртүче килеп чыгып, безне бәрдерә калса, иң мөһиме, баланы саклап калырга!!! Үзем үлсәм дә ярый, янәсе. Коточкыч!!!

Монысы бер очрак. Хәзер икенче очрак турында сөйлим. Вишневский урамы, “Сукно бистәсе” метро станциясе тирәсендә кечкенә тротуар буйлап юлны аркылы чыгарга уйладым. Һәм, беләсезме, бордюр белән машина юлы арасында коляскам бозлы кар арасында батып калды. Алга да бармый, артка да! Өстәвенә, аны күтәреп тә булмый! Ә яннан выж-выж итеп бер-бер артлы машиналар уза! Үзем булдыра алмагач, узып баручы ир-аттан ярдәм сорарга туры килде (халык та мәзәк бит хәзер, үзең ярдәм сорамасаң, шул килеш уза да китә). Аның белән дә көчкә-көчкә генә чыгардык баткан транспортны.

Әй сез, юл чистартучылар!!! Транспорт юлын кардан чистартканда, безнең ише җәяүлеләр турында да уйлагыз әле бераз. Пычракны бордюр янында калдырып, сез коляскалы җәяүлеләрне куркыныч астына куясыз бит! (Мине берәрсе ишетер микән?)

Тагын, беләсезме, нәрсәгә ачу килә?! Машина хуҗалары шулай ук җәяүлеләрне кешегә санамый! Күз алдына китерегез: сез тротуар буйлап коляска тартып барасыз. Һәм шунда күрәсез: кайсысыдыр үзенең “кадерле” машинасын кардан чистартылган тротуар өстенә китергән дә куйган. Ә без ул машинаны ничек урап узарга тиеш икән? Ике якта да кар көртләре! Машина йөртүчеләр мине гафу итсен – тик андый чакларда ул машинаны әллә ниләр эшләтәсе килә, җәмәгать!

Тик мин түзәм! Хәер, беркөнне шундый күренешкә тап булдым бит әле. Минем төсле үк коляскалы әни тротуар өстендә туктаган машинаны кар көртләре аша урап узмакчы иде, кинәт кенә коляска аны тыңламый башлады. Нәтиҗәдә, бала арбасының бер кыры теге машинага килеп бәрелде! Юк, мин кешегә начарлык теләмим теләвен. Тик шул чагында ни өчендер башыма “шәп булды бу, шул кирәк иде — машинасын ярамаган урынга куеп йөрмәс”, — дигән уй килде.

Менә шулай, җәмәгать! Яшь әниләргә кыш көне аеруча авыр. Шәһәр җитәкчелеге генә бу турыда уйлап та карамый ахрысы. Уйласа, бер үк вәзгыять ел саен кабатланмас иде.

Тик бу хәлдән ничек тә булса чыгарга кирәк. Хәзер уйлыйм – әллә чана сатып аласы инде. Бу шәһәр юлларының барыбер авылныкыннан артык җире юк!

Яшь әни язмаларыннан…

Гаилә психологиясе: Табибка бушлай эләгү өчен тимер “нервы”лар кирәк!

Хәтерлисез микән, күптән түгел генә бала белән 1 яшьтә үтелә торган медосмотрны әллә ни авырлыкларсыз гына бушлай узып чыгуыбыз турында язган идем. Түләүле клиникаларга барып та торасы юк, янәсе. Тик бушлай медицинаны сезгә иртә мактаганмын икән…

Поликлинкаларда кайсыбер белгечләргә эләгү шактый катлаулы булып чыкты бит әле. Кабинет төбенә барып утырганчы, сират күперен кичәргә кирәк, билләһи. Теләсәң-теләмәсәң дә, түләүле клиникага бару турында уйлый башлыйсың. Анда, ичмасам, акча бирәсең дә, нервың тыныч! Өстәвенә, табибны да сайлау мөмкинлеге бар…

Ярар, барысын да башыннан сөйлим. Көннәрдән бер көнне мин балам белән эндокринологка барып кайтырга карар кылдым. Әлбәттә, башка килгән беренче уй – түләүле белгечне сайлау иде. Тик соңрак фикеремне үзгәрттем. “Туктале, — мин әйтәм, — балалар поликлиникасы өйдән ике адымда урнашкан, өстәвенә, медосмотрны да уңышлы гына уздык, бу белгечкә дә бушлай эләгеп карыйм”, янәсе.

Шундый уйлар белән поликлиникага юл тоттым. Бактың исә, поликлиникада андый белгеч юк икән, шуңа күрә әллә кайдагы клиникага җибәрәләр. Тик моның өчен башта педиатрдан юнәлеш алырга кирәк. Бу кәгазьгә педиатрдан тыш, поликлиника мөдире дә кул куярга тиеш. Аннары шуның белән регистратурага барасың. Анда бу “кыйммәтле” кәгазьгә тагын бер төрле мөһер куялар һәм балаңның исемен аерым бер журналга теркиләр. Шушы рәвешле син эндокринологка чиратка басасың. Чиратның кайчан җитәчәге исә билгеле түгел. Хәер, мине, ким дигәндә, ике атна көтәргә туры киләчәк дип кайтарып җибәрделәр.

Монысы белән дә килештем, җәмәгать. “Ашыгыч түгел, көтәрбез”, янәсе. Чиратка басып, якынча ике атна вакыт узгач, ниһаять, миңа шалтыратып, табиб кабул итәчәк көн һәм вакытны әйттеләр. “Юк, — мин әйтәм, — бала бераз чирләп тора, шуңа күрә без бу көнне килә алмыйбыз. Башка көнгә языгыз”…

Иң кызыгы менә шунда башланды, җәмәгать! Бактың исә, әгәр без билгеләнгән көн һәм вакытка килә алмыйбыз икән, табибка эләгү өчен кәгазь тутыру процедурасын өр-яңадан башкарырга туры килә!!! Ягъни, башта педиатрга, аннары поликлиника мөдиренә, аннары регистратурага барасы да, яңадан ике атна чиратта утырасы. Рәхәәәәт…

“Юк, алай итеп йөри алмыйм. Записьне башка көнгә күчереп, язып куегыз. Шул сезнең өчен авырмы?” – дип тә әйтеп карадым. Юк, барыбер язмадылар. Мыскыл итеп тә куялар инде, ә… Менә шундый хәлләрдән соң бушлай медицинага хөрмәт була ала микән? Түләүле клиникага барып кайтканың мең өлеш артык.

Тагын бер проблема бар әле: инде ике ай буе стоматологка эләгә алмый йөрибез. Анысына шулай ук башка поликлиникага, җәһәннәм тишегенә кадәр барырга кирәк. Педиатрга рәхәт, регистратурада язылыгыз, ди. Ә регистратурада утыручылар шул поликлинкага шалтыратып, үзегез язылыгыз диләр. Ә ул сәламәтлек саклау учреждениесендә исә телефонга җавап бирүче юк. Нишләргә? Бу мәсьәләдән чыгуның бары тик ике ысулы бар. Беренчесе, кат-кат педиатрга шатыратып, регистратурада утыручыларның теңкәсенә тиеп, бөтен нервыны бетереп, ниһаять, стоматологка бушлай эләгү бәхетенә ирешү. Икенче исә – шул ук түләүле клиника: акчаң булса, нервың янга кала.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Бушлай медицинаны мактаганыма үкенеп утырам. Бары тик бер генә теләк: Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, табибтан табибка йөрисе булмасын берүк!!!

Яшь әни язмалары…

Балага манту ясатабызмы?

Уф… бу прививкалар белән баш катып бетте, билләһи. АКДС ны да һаман ясатып бетермәгән. Педиатр исә балага бер яшь тулуга, “тизрәк–тизрәк” дип манту ясатырга ашыктыра…

Мантуның башка вакциналардан төп аермасы – ул прививка түгел, ә нәни организмның туберкулез таякчыкларына реакциясен тикшереп карау чарасы гына. Тик ул һичшиксез әти-әнигә дә, баланың үзенә дә шактый уңайсызлыклар тудырырга сәләтле бит…

Шәхсән мин әле дә хәтерлим: елга бер мәртәбә мәктәпкә шәфкать туташы кереп, беләккә шушы уколны ясап чыгып китә иде. Икенче көннең иртәсенә әлеге урын зу-у-ур булып шешеп чыга, үтереп кычыта башлый. Тик аны су белән чылатырга да, кашырга да ярамый. Өч көн буе шулай интегеп йөрисең аннары… Әле анысы гына җитмәгән, прививканы тикшергәннән соң мине һәрвакыт өстәмә тикшерүләр узу өчен хастаханәгә җибәрәләр иде. Әнинең чәчләре агарып бетә торган булгандыр, мөгаен. Аллага шөкер инде, һәр тикшерүдән соң барысы да әйбәт дип кайтарганнар.

Әнинең үзенең дә мантуы гомер буе зур булып шешкән. Минеке дә шулай. Кызымныкы да зур булып шешсә, нишләрмен??? Бүгенге көндәге иң зур борчуым шул, җәмәгать. Өстәвенә, бала тудыру йортында ясаган БЦЖ прививкасы да ярты елдан артык төзәлде. Хәзер дә кызарып тора әле… Шуңа күрә манту ясатудан уттан курыккандай куркам мин. Педиатр исә үзенчә тынычландыра: кызарса, өстәмә тикшерүләр үткәрәчәкләр дә, шуның белән бетә, янәсе. Ясатмыйча ярамый!

Ясатмый мөмкин түгел икәнлеген мин болай да яхшы аңлыйм. Тик барыбер куркыта, җәмәгать. Шуңа күрә манту пробасы белән якыннанрак танышырга булдым да инде мин. Һәм беләсезме, нинди мәгълүматка тап булдым? Бактың исә, хәзерге вакытта мантудан тыш, туберкулезга тикшерүнең яңа ысуллары да бар икән. Шуларның берсе – “диаскинтест”. Чынлыкта, ул гади мантудан берни белән дә аерылмый. Аны шулай ук беләккә ясыйлар һәм өченче көнгә тикшерәләр. Тик аның манту белән чагыштырганда өстенлеге бар: әлеге тест ярдәмендәге тикшеренү күпкә дөресрәк нәтиҗә бирә. Мәсәлән, күп ата-аналар манту пробасы еш кына ялган уңай нәтиҗә күрсәтә дип зарлана. Ә диаскинтест белән андый аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга тиеш түгел. Чөнки манту организмның туберкулез таякычыгы белән берәр вакыт очрашканмы-юкмы икәнлеген күрсәтә, ә диаскинтест исә организмда актив микробактерияләр булса гына уңай нәтиҗә бирә.

Әгәр дә инде сез минем төсле куркак әни һәм баланың организмына теләсә-нәрсә кертүдән шүрлисез икән, түләүле клиникада T-SPOT тикшеренүе ясата аласыз. Бу баланың организмын туберкулез таякчыкларына тикшерүнең иң уңай ысулы, ахрысы – венадан кан бирәсең дә, шуның белән эш бетә. “Иии, мин әйтәм, менә бит! Тырышкан – табар, дип юкка гына әйтмиләр, иртәгә үк барам да, тиз генә кан биреп кайтам”, янәсе. Тик хыялларым чәлпәрәмә килсен өчен, әлеге тестның бәясенә күз төшерү дә җитте. Беләсезме, ул ничә сум тора??? Иң түбән бәя 6 000 сумнан башлана! 6 мең сум! Шушы бәягә венадан кан бир әле син…

Шулай итеп, бу уйдан да баш тартырга туры килде. Теләсәм-теләмәсәм дә манту ясатырга туры килер, ахрысы. Бәлки диаскинтестка тукталырмын… Уйлыйм әле… Әгәр мине укучылар арасында “продвинутый” әниләр булса, киңәш бирегезче. Нишләргә икән?

Яшь әни язмалары…

Кышка аяк киеме сайлыйбыз

Уф… балага аяк киеме сайлаудан да катлаулырак нәрсә бар микән? Инде ике ай дәвамында кышка аяк киеме эзлим. Матур да булсын, җылы да. Тик һаман таба алмыйм, җәмәгать. Итектән дә яхшырагы булмас, мөгаен…

Гомумән, балага аяк киемен дөрес итеп сайларга кирәк. Иң мөһиме, ул артык зур булмасын, дип кисәтә ортопедлар. Берничә размерга зуррак аяк киеме баланың аяклары өчен бик тә зыянлы икән. Тик әти-әниләр күп очракта бу кагыйдәгә күз йома. Бу аңлашыла да, баланың аягы әкиятләрдәге кебек “ай үсәсен көн үсә”. Әгәр аяк киемен, табиблар әйткәнчә, бер размерга гына
зурракны ала башласаң, сезонга ике-өч пар кирәк булуы ихтимал. Ә бу кесәгә суга.

Күз алдыгызга гына китерегез: кибет-базарларда бер яшьлек балалар өчен аяк киеменең уртача бәясе якынча 1000 сум. Әгәр дә сыйфатлырак аяк киеме алырга теләсәгез, ким дигәндә, 1500 сум акча чыгарып салырга туры киләчәк. Ә инде кышкы аяк киемен аяк үскәннән-үскәнгә ала башласаң, бер кышны чыгу өчен 4000 сум акча кирәк дигән сүз бит!

Шулар турында уйладым-уйладым да, быелга акчаны янга калдырырга булдым: балага сатып алынган аяк киеме, ким дигәндә, 2-3 размерга зуррак булырга тиеш иде. Юуук, сез өдрес аңлагыз: ортопед сүзләренә мин бик җитди карыйм, баланың сәламәтлеге өчен дә акча жәл түгел. Тик, беренчедән, безгә бит әле бер генә яшь. Димәк, урамда вакытта бала күп
очракта коляскада утыра. Икенчедән, салкын кышта аның ярты сәгать буе җәяүләп атламаячагы көн кебек ачык. Шулай булгач, сезонга ике-өч аяк киеме алуның кирәген күрмәдем. Шул гына.

Ә икенче елга инде, әлбәттә, бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга туры киләчәк. Кызым инде үскән була, Алла бирса. Коляскада да утырасы килмәс, мөгаен.

Интернет челтәрен ачып, төрле фирма аяк киемнәре турында җентекләп укыгач, төпле бер фикергә килдем дә, кибетләргә юл тоттым. Нәтиҗәдә, кызыма 1500 сумлык аяк киеме күтәреп тә кайттым. Икенче көнне исә аны сынап карарга булдык.

Тик хыялларым чәлпәрәмә килде. Дөресен әйтим, бу аяк киеме чын мәгънәсендә минем кәефемне төшерде. Урамда 0 градус, ә баланың аягына салкын үткән. Менә сиңа сарык җоны, менә сиңа табигый мех!

Уйлап та тормастан, аны кире илтеп бирергә карар кылдым. Аның урынына 3 мең сумлык тагын да яхшырак аяк киеме күтәреп кайтасы идем, Аллага шөкер, вакытында акылга килдем. Бу кыйммәтле аяк киеме турында чабып-йөгереп йөрүче балалар өчен дип язалар. Алар хәрәкәт вакытында гына җылыны саклый, янәсе. Шулай булгач, аның безнең өчен түгеллеге көн кебек ачык!

Шулай итеп, тагын аяк киемсез калдык! Тик мин борчылмыйм. Бу проблемадан чыгу юлы бар чөнки. Ничек дисезме? Безгә итек ярдәмгә киләчәк! Итектән дә җылырак аяк киеме табып булмас, ахрысы!

Тик менә аларның да төрлесе була икән, ләбаса! Бер табанлы, ике табанлы… дүрт табанлы итекләргә кадәр бар! Тагын бер кочак отзывлар укыйсы була икән, җәмәгать. Алла ярдәм бирсен миңа.

Яшь әни язмаларыннан…

Гаилә психологиясе: Бала белән фитнеска!

Хәтерләсәгез, бер язмамда бала тапкан хатыннарга артык авырлык белән көрәшү буенча шактый гына киңәшләр биргән идем. Анда “күнегүләрне балагыз белән бергәләп эшләгез, интернет челтәре андый мисаллар белән шыплап тулган”, — дигәнрәк рухтагы җөмлә бар иде. Тик менә бу киңәш балага бер яшь тулганчы гына актуаль икән бит.

Әйе, бала бик кечкенә вакытта рәхәтләнеп ашарга пешереп, кафеда утырып, бер сәгать буе төрле күнегүләр ясап була. Ә иң кызыгы исә ул шактый гына “хәл җыеп”, өй буйлап йөгереп йөри башлагач башлана икән. Туалет өстенә дә менеп утыра, әле алай гына да түгел, өстәлгә дә менеп китә – тотып кына җитеш! Ә инде бергәләшеп спорт белән шөгыльләнү турында сүзнең булуы да мөмкин түгел.

Күз алдына гына китерегез, син үрле-кырлы сикергәндә, балаң “мине күтәр, мине күтәр” дип синең аягыңа урала, “отжимание” ясаганда – аркаңа, пресс ясаганда исә эчеңә менеп атлана да, сикерә башлый. Күнегү ясыйм дип идәнгә сузылып ятуың була, йөгереп килә дә чәчеңнән тарта, уенчыгы белән синең баш түбәңә менеп төшә. Мондый шартларда нинди спорт булырга
мөмкин? Бу әсирлектән котылып буламы-юкмы дип уйлыйсың…

Нәкъ менә шуңа күрә дә бала белән бергәләп күнегүләр ясаудан баш тартырга туры килде миңа. Ә үземне формада тотарга кирәк. Нәрсә эшләргә?

Бу сорауга җавап бик тиз табылды-табылуын. “Бала белән бергә шөгыльләнеп була торган фитнес-заллар муеннан, шуларның берсенә язылам да рәхәтләнеп йөрим”, — мин әйтәм.

Зал шулай ук бик тиз табылды. Тренировкалар атнасына ике тапкыр: ярты сәгать – залда, ярты сәгать – бассейнда эшлисең. Нәтиҗәдә, бала да, син дә шат! Бәясенә килгәндә, бер дәрес – 600 сум. Аена якынча 5 мең сум чыга. Хм, кыйммәт мин әйтәм. Ярар, атнага бер тапкыр гына йөрермен, бик теләсәң, күнегүләрне бала йоклаганда өйдә дә эшләп була, янәсе.

Менә билгеләнгән көнне җыендык та, кызым белән фитнеска киттек. Тренировка башланып 3 минут та узмады, мин инде ник килгәнемә үкендем.

Бер сәгать вакытым күнегүләр ясап түгел, ә кызым артыннан йөгереп йөреп үтте. Шуның өчен 600 сум түләдем дә бит әле – менә башсыз!

Шулай итеп, мондый фитнес турында шулай ук онытырга туры килде, җәмәгать. Үзеңне формада тотуның иң яхшы ысулы — атнага бер тапкыр баланы әтисенә калдырып, үзең генә рәхәтләнеп, тренировкага барып кайту дигән нәтиҗәгә килдем.

Яисә инде балага өч яшь тулганны көтәргә кирәк. Нигә дисезме? Финес залларның күбесендә шушы яшьтән баланы махсус сабый бүлмәләрендә калдыру мөмкинлеге бар. Бушка түгел, әлбәттә: балага да махсус абонемент сатып аласың, яисә инде балалар бүлмәсендә калдыру өчен акча түлисең.

…Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Хәзерге вакытта мәш килеп иремнән спорт залына абонемент сорыйм. Ул һаман
ризалашмый – син болай да матур дигән була! Тик минем планнар зурдан, шуңа күрә әлегә урамга йөгерергә чыгу белән чикләнеп торам…

Яшь әни язмалары…

Гаилә психологиясе: Д витаминын дөрес итеп бирәбез

Рахит… Өлкән буын вәкилләре арасында бу авыру турында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ә менә яшь әниләрнең күбесе әлеге чирдән, Аллага шөкер, хәбәрдар түгел…

Шулай булгач, бу теманы нигә күтәрәсең соң, дисезме? Чөнки рахит авыруының төп профилактикасы – Д витамины. Тик ата-аналарның күбесе сабыйларына аны бирүдән баш тарта, яисә инде әлеге витаминның әһәмиятенә әллә ни зур игътибар бирмәү сәбәпле, оныта. Ә чынлыкта исә, бу шактый начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән бит.

Әлбәттә, бер генә ананың да яңа туган сабыеның организмын теләсә-нәрсә белән “тутырасы” килми. Әгәр балаң чирләп китсә, кайчакларда теләсәң-теләмәсәң дә дарулар бирергә туры килә бит. Ә менә күп очракта профилактика өчен языла торган витаминнардан исә баш тартсаң да ярый, янәсе…

Балага өч ай булганчыга кадәр мин дә шулай уйлый идем. Педиатр көненә бер тамчы Д витамины бирергә кушып китсә дә, аны сатып алырга ашыкмадым. Аннары соң таныш әниләр “сөякләрнең ныгуын, үсешен тәэмин итә торган бу витамин нәтиҗәсендә баланың башындагы “родничогы” вакытыннан алда ябылырга мөмкин”, — дип куркытты. Шуннан соң бу витамин турындагы уйларым белән гомумән дә саубуллаштым.

Кызыма өч ай булгач без түләүле клиникага хирург янына юл тоттык. Аның беренче җөмләсе: “Д витамины бирәсезме?”, — булды. Мин инде, әлбәттә, “юк” дип җавап бирдем. Шуннан соң миңа әлеге хирург авызыннан ярты сәгатьлек лекция тыңларга туры килде.

Аның сүзләренә караганда, соңгы берничә елда республикада рахит белән авыручылар саны кинәт кенә артып киткән икән. “Баланың аяклары дөрес формалашмау, кабыргалары дөрес үсмәү кебек симптомнар белән миңа хәзер бик еш киләләр. Ә барысына да Д витамины бирүдән баш тарту сәбәпче”, — диде ул.

Беләсезме, иң сәере нәрсә? Күп әти-әниләр балаларында рахит дигән диагнозны көлеп кенә кабул итә ди. “Юк инде, сез нәрсә, бу бит узган гасыр чире. Бездә рахит авыруы күптән юк бит инде…”, — диючеләр еш очрый икән…

Бу сүзләрдән соң мин чын мәгънәсендә курка калдым. Тиз генә даруханәгә барып витамин алып кайттым да, көнгә ике тамчы бирә башладым. Соңрак исә тагын бер яңалык белдем. Бактың исә, әлеге витаминның да төрлесе була икән. “Алдынгы карашлы әниләр” миңа даруханәдәге витаминнар янына якын да килмәскә киңәш итте. Алар Д витаминын АКШ товарлары сатыла торган, халык арасында бик популяр бер сайттан заказ белән кайтара икән. Витаминның бу төренең өстенлеге нәрсәдә дисезме? Төп аерма – табигый составта. Заманча тел белән әйтсәк, сүз “гомеопатия” турында бара. Ә даруханәдә исә , билгеле инде, химия белән сату итәләр.

Тик дөресен әйтим, мин Д витаминын әлеге сайттан сатып алырга шүрләдем. Гомер күрмәгән сайттан дару сатып ал да, сабыеңа эчерт инде. Даруханәләргә ышанычым бетмәгән әле, күрәсең. Шуңа күрә үзебезнең белгечләргә ышанырга булдым.
Җәй көне исә әлеге витаминны бирүне туктаттым. Бала кояшта бераз каралса, шуннан да яхшырак Д витамины була алмыйдыр ул. Көз җиткәч исә, витамин ашату эшенә яңадан тотынырга туры килде. 2-3 яшькә кадәр бирергә куша табиблар.
Хәер, беләсезме, сезгә иң дөрес киңәш нинди булачак? Балагызның организмына Д витамины кирәкме-юкмы икәнлекне беләсегез килсә, түләүле клиникага барып, махсус анализ бирегез. Кесәдән 1000 сумнан артыграк акча чыгарырга туры киләчәк инде килүен. Аның каравы, күңелегез тыныч булачак. Организмда Д витамины артык күп булу да яхшыга түгел диләр…

Яшь әни язмалары…