Абдулла Алишның «Ана әкиятләре»: татарча һәм русча /дәвамы/

Песиләр һәм күселәр

Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер Песи баласы булган. Ул әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә, ә кичләрен аның куенына кереп йоклый икән.

Әнисе ауга киткәндә:

—  Матурым, матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы? — дип сорый икән.

Ә теге:

—  Юк, әнкәем, юк! Дөньяда берәүдән дә курыкмыйм, бик тыныч йоклыйм, — ди икән.

Көннәрнең берендә Песинең анасы ауга чыгып киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Йокысы килгәч, ул йомшак урынына кереп йокларга гына җыенган икән, шул вакыт нидер кыштырдый башлаган. Бу кыштырдау Песи баласының йокысын качырган.

Идәндә нәни-нәни тычкан балалары йөгерешеп йөргәннәр. «Әләли-әләли, безне тота алмыйсың, көне-төне йоклыйсың да йоклыйсың», — дип, Песи баласыннан көлгәннәр. Ә Песи баласы яткан урыныннан идәнгә сикереп төшүгә, кайсы кая китеп өлгерәләр икән.

Ул тәмам аптырап беткән, аларның берсен дә тота алмаган, шуңа күрә бик тә хурланган. «Әни генә кайтсын, бөтенегезне тоттырып бетерәм», — ди икән.

Әнисе кайткач, ул бөтен хәлне сөйләп биргән. Әнисе аңа файдалы киңәшләр, хәйләле юллар өйрәткән дә икенче көнне тагын ауга киткән.

Тычкан балалары идән астыннан тагын чыкканнар, йөгерешеп йөреп, Песи баласын котыртканнар. Ул бу юлы алар-ны бик кызык иткән: сикереп төшкән дә почмактагы тишекне бикләп куйган. Тегеләр кая качарга урын тапмаганнар, тәмам аптыраганнар. Песи баласы аларның берсен эләктереп тә алган, буып та салган.

Өченче көнне дә әнисе ауга киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Бу юлы тычканнар да чыгып шаярмаганнар, каядыр югалганнар.

Менә кинәт нидер бик- каты кыштырдаган. Песи баласы: «Әни кайтты, ахры», — дип уйлаган. Ни күзе белән күрсен: идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөриләр икән.

Песи баласы алардан да курыкмаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән. Мескенем, әз генә үзе ул тишектән егылып төшмәгән: тишек шундый зур икән.

Күселәр аны куа-куа алҗытып бетергәннәр, куып тотканнар, җәфаларга тотынганнар. Ул көч-хәл белән качып котылган.

Әнисе кайткач, барысын да баштанаяк сөйләп биргән. «Үтерә яздылар бит, әни!» — дигән.

— Матурым, матурым, курыкмас батырым, дошманнарның төрлесе була, төрлечә һөҗүм кыла. Шуңа күрә аларга каршы да төрле юллар белән көрәшергә кирәк, — дигән әнисе.

Нәни песи хәзер инде барлык дошманнарны танырга өйрәнгән: ал арны көч белән, тапкырлык белән, кыюлык һәм батырлык белән җиңә икән.

1940

Котенок

Жил на свете маленький храбрый Котенок. Была у него мама, большая Дымчатая Кошка. Котенок любил ласкаться и спал, всегда уткнувшись в теплую мамину шерстку.

Однажды Дымчатая Кошка собралась на охоту и говорит Котенку:

—  Мой маленький, храбрый сынок, ты ведь не боишься остаться один?

А Котенок говорит:

—  Нет, мама, нет. Я никого на свете не боюсь. Я всегда сплю спокойно, когда тебя нет дома.

Дымчатая Кошка ушла. Котенок занялся игрой. Играл, играл — надоело. Сел на окно, ждет маму. И ждать надоело, захотел спать. Только свернулся клубочком, вдруг что-то зашуршало. Насторожился Котенок. Сразу сон пропал.

Смотрит: на полу бегает Мышонок. Увидал Мышонок Котенка и ну дразнить его:

—  Не поймаешь, не поймаешь! Ты сонуля! Ты сонуля! Обидно стало Котенку. Притаился он да как прыгнет! А

Мышонок уж в другом углу.

Гонялся, гонялся за ним Котенок, устал. Разозлился и давай грозиться:

—  Вот мама придет, всех вас, противных мышей, переловит.

Скоро пришла Дымчатая Кошка. Котенок пожаловался ей на Мышонка. Мать научила Котенка, как быть, если Мышонок еще раз придет.

На другой день Дымчатая Кошка опять ушла на охоту. Мышата пронюхали, что Кошки нет дома, и вылезли подразнить Котенка.

На этот раз Котенок знал, что делать. Только мышата вылезли из норы, он спрыгнул на пол и заткнул щель. Тут мышата совсем растерялись: куда спрятаться?

Котенок поймал одного и съел.

На третий день Дымчатая Кошка снова ушла из дома.

Котенок ждал, ждал — скучно ему стало: ни мать не идет, ни мышата из норы не вылезают.

Вдруг слышит какой-то шум. Подумал, мать пришла. Спрыгнул на пол, а это большие крысы бегают по комнате. Котенок бросился затыкать щель, да где там, щель такая большая, чуть сам туда не провалился. Поймали крысы Котенка и давай драть за уши. Едва-едва вырвался!

Когда пришла мать, Котенок пожаловался.

— Чуть не убили меня большие мыши, — хныкал Котенок.

—  Мой маленький, храбрый сынок, — сказала Дымчатая Кошка. — Это не мыши, а крысы. Не все наши враги одинаковы. И нападают они каждый по-своему. И бороться с ними нужно по-разному.

Теперь Котенок подрос и научился различать своих врагов: кого силой берет, кого хитростью, а кого ловкостью.


Мактанчык Чыпчык һәм Тыйнак Сыерчык

Тәрәзәгә каршы бер озын колга сузылган, ул колгага нарат такталардан эшләнгән оя куелган. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары — сыерчыклар килделәр. Ояның эчен-тышын җентекләп карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаучыларга рәхмәт укыдылар, матур итеп сайрап куйдылар.

Сыерчык оясына каршы тәрәзә башында бер карт Чыпчык утыра, ничә еллардан бирле инде ул шунда тора. Салам-со-лымнарны, йон-мамыкларны җыеп, оя ясаган. Салкыннар килгәч тә, җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул Чыпчык.

Яңа кунакларны Чыпчык нишләптер кәефсез каршы алды, «күңелсез иде, күршеләр булды» дип, үзе эченнән бераз шатланды. «Сайраулары белән колакны тондырып бетерерләр, рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмәсләр, туктагыз дисәң дә, туктамаслар, күрше димәсләр», — дип уйланды.

Чыннан да, шулай булып чыкты. Сыерчыклар монда Чыпчык абзый яши дип тормадылар, көне буе өзелеп-өзелеп сайрадылар. Чыпчыкның моңа бик ачуы килде, ямьсез тавыш белән күршеләренә җикеренде:

— Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып, колагымны тондырдыгыз. Ичмасам, чыпчыклар төсле сайрый алсагыз икән, алардан да уздырсагыз икән… Безнең җырны бар тавыклар хәйран калып тыңлый, безне хуҗа да бик-зурлый…

Сыерчыклар Мактанчыкның бу сүзләрен ишетеп аптырап калдылар: «Бу әллә юләрме икән?» — дип уйлап алдылар.

Җае чыккан саен, Чыпчык мактана бирде, әй мактады чыпчыкларны, әй мактады — күкләргә чөерде. Имештер, дөньяда алардан батыррак бар микән, имештер, хәтта сандугач та аларның җырларына хәйран кала, имештер, аларның өйләрен берәү дә җимерә алачак түгел. Көчле давыл гына булсын, имеш, сыерчыклар оясы беркетелгән колга сыначак, оя йөзтүбән капланачак.

Сыерчыклар мактанчык күршенең сүзләрен тыныч кына тыңладылар. Каты җавап кайтармадылар, «күрербез әле ничек булганын, кем отылганын» дип калдылар.

Беркөнне Чыпчык үз өенә атылган уктай кайтып керде, аның артыннан күктә — биектә карчыга күренде.

Батыр Чыпчыкның кемнән куркуын сыерчыклар бик яхшы белделәр. «Батырның тавышы-тыны юк, өенә бикләнде, ахры», — дип көлделәр.

Бераз яткач, Чыпчык оясыннан башын чыгарды, күршеләренә сүз салды:

—  Күрмәдегезме карчыга белән минем ничек сугышканны? Әй бирдем дә соң үзенә, утлар күренгәндер күзенә! — дип сөйләнде.

Сыерчыклар бер сүз әйтмәделәр, Мактанчыкның кәефен җибәрмәделәр.

Беркөнне алар үз күзләре белән менә нәрсәне күрделәр һәм Мактанчыкка ярдәмгә килделәр. Чыпчык бер ялгызы өендә утыра иде, әлеге дә баягы шул мактанып тора иде:

—  Хуҗа мәчесенең күзен чукыдым, әй кирәген бирдем… Сыерчыклар аның сүзен тыңлагандай иттеләр, ләкин соңыннан әйттеләр:

—  Ул песине әле бая гына күрдек, күзләре дә бик исән, мыраулап йөридер иде, — диделәр.

—  Юк, юк, күршеләрнекен күргәнсездер, ә безнең хуҗаныкы инде сукыр, безгә һөҗүм итәргә куркыр, — диде Чыпчык.

Ә шулчак әлеге песи, посып кына, өй кыегы буйлап тәрәзә башына таба үрмәләде. Мактанчык Чыпчык, арты белән торганга, аны күрмәде. Мәче инде Чыпчыкка якынлашты. Сикереп, тегене эләктереп алмакчы иде, шулчак Сыерчык очып килеп җитте. Шаян песинең күзен чукып җибәрде, песине кире чигендерде. Ул өй кыегыннан чормага сызды.

Мактанчык Чыпчык куркуыннан калтырап төште, сүзен дә әйтә алмады.

— Күрдеңме инде? — диделәр сыерчыклар. — Мактану зарар гына итә, сизгерлекне киметә, — диделәр. Ә Чыпчык әле һаман бер сүз әйтә алмый тора иде.

Менә кинәт ул телгә килде һәм болай диде:

— Ярый, бәхете бар икән, китеп котылды, күрмәгәнен күргән булыр иде!

Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр:

—  Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!

1939

Скворцы и Старый Воробей

Смастерили ребята из маленьких дощечек скворечницу и укрепили ее на верхушке высокого шеста. На другой же день прилетели весенние гости — Скворцы. Обрадовались они новому домику и радостно защебетали веселую, весен-нюю песенку.

За оконным карнизом против домика Скворцов жил Старый Воробей. Он поселился тут несколько лет назад. Когда наступали холода, он никуда не улетал, здесь он и зимовал.

Старого Воробья не слишком обрадовал прилет новых гостей.

«Конечно, хорошо, — ворчал он, что соседи есть, одному скуч-но. Да только скворцы — очень беспокойный народ. От их песен оглохнуть можно. И не поспишь никогда как следует. Они и не думают, что, кроме них, есть другие птицы на свете

Скворцы ничего не знали про Старого Воробья. По целых дням распевали они свои веселые песни.

Однажды Старый Воробей рассердился да как закричит хриплым голосом:

—  Эй, Скворцы! Вы мне покоя не даете. Хоть бы вы пели лучше нас, воробьев. Вот когда мы поем, все куры слушают с удовольствием.

Скворцы выслушали хвастуна и сказали:

—  Наверное, этот Воробей выжил из ума.

Старый Воробей не упускал случая, чтобы похвастаться перед Скворцами да похвалить воробьев.

—  Поют воробьи лучше всех птиц, сам Соловей удивляется и завидует. И никого нет на свете храбрее нас. Никто не посмеет разорить жилище воробья. А вот поднимется буря, сломается шест, и ваша скворечница полетит кувырком.

—  Поживем, увидим, — говорили Скворцы, слушая соседа-хвастуна.

Однажды Скворцы увидели, как Старый Воробей влетел в свое гнездо. А вверху, в голубом небе, парил Ястреб. Скворцы догадались, от кого спрятался их храбрый сосед.

—  Что-то не слышно голоса храбреца. Наверное, забился на самое дно своего гнезда, — посмеивались Скворцы.

Немного погодя, Старый Воробей высунул голову.

— Видали, как я дрался с Ястребом-Разбойником? — спросил он, заметив, что Ястреб уже улетел. — Досталось ему на орехи! У него даже искры из глаз посыпались.

Скворцы ничего не сказали в ответ.

—  А если бы вы видели, как здорово я вчера выклевал глаза Хозяйскому Коту. Ох, и задал я ему.

Скворцы слушали, слушали и говорят:

—  А мы недавно видели на дворе Хозяйского Кота. Глаза у него целы. Ходит себе и мяукает.

—  Нет, это вы видели Соседского Кота, — сказал Старый Воробей. — Хозяйский Кот совсем ослеп. Он нам больше не страшен.

В это время на карнизе показался Хозяйский Кот. Он тихо крался к Старому Воробью. А хвастун важно сидел на своем месте и ничего не замечал. Скворцы все видели и ждали, что будет дальше. Хозяйский Кот уже совсем близко подкрался к Старому Воробью. Вот он приготовился к прыжку. Еще миг — и Старый Воробей окажется в цепких лапах Хозяйского Кота.

Но тут взлетел один из Скворцов, бросился на Кота и стал его клевать. Кот струсил и убежал.

Старый Воробей понял, что произошло. Он затрясся от страха и слова сказать не может.

Потом немного пришел в себя и говорит:

—  Легко отделался Кот. Вовремя сбежал. Показал бы я ему, где раки зимуют!

А Скворец, который спас Старого Воробья, улыбнулся и сказал:

—  Лучше бы ты не хвастал. Хвастуны всегда в беду попадают.


Бик яхшы сабак алды Ябалак

Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.

Усал ерткычлар, сайраучы кошлар белән бергә бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле матур, ә башлары аларның песи башына бик охшый. Күзләре коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр, шуңа күрә алар ауга да төннәрен генә йөриләр.

Кичләрен кошлар сайраудан тынгач, ерткычлар йоклагач, урман эчен мәче мыраулаган, бала елаган тавышлар каплап ала. Бу тавышка кошлар томшыкларын, ерткычлар борыннарын күтәреп йокыдан уяналар: «Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр!» — дип, ябалаклардан зарланалар.

Бер төнне шулай ябалаклар, балаларын ияртеп, ауга киткәннәр.

Ана Ябалак балаларына шушы сүзләрне әйткән:

—  Улларым, кызларым, берүк сүземне тыңлагыз. Берберегездән аерыласы булмагыз, көндезгә калмагыз! — дигән.

Балаларның арасында бик шугы: «Тукта әле, әни сүзен тыңламасам, ни булыр икән?» — дигән, туганнарыннан аерылып, бер якка карап очып киткән. Ә тегеләр моны югалтканнар, аның өчен бик кайгырышканнар. Эзли-эзли йөдәп беткәннәр, таң тугач, өйләренә кайтып киткәннәр. Кайтсалар, теге шаян өйләрендә дә юк икән. «Улым харап булды, улым харап булды», — дип, Ана Ябалак мескен өзгәләнә икән. Бала ябалаклар да бик кайгырышканнар, елашканнар.

Ә теге шаян бу вакыт аяк бармаклары белән агач ботагына нык ябышкан, кая барырга белми аптырап тик утыра икән.

Беренче булып аны Тиен күргән:

—  Минем агачымда нишләп болай кукраеп утырасың? — дигән.

— Тиенкәй-изгекәй, зинһар, мине кума инде, бик азга булса да, чыда инде, кич булуга китәрмен, сиңа мең-мең рәхмәтләр әйтермен, — дигән Бала Ябалак.

Ләкин Тиен аның сүзләрен тыңламаган, ялваруларына колак салмаган.

—  Әниең сүзен тыңламагансың, менә шушы хәлгә калгансың, үзеңә үпкәлә, андыйларга минем агачта кунак булырга рөхсәт юк, — дип, Ябалак кунаклаган ботакны селкеткән. Мескен Ябалак, ботакларны кабалап-кабалап, башка агачка күчкән. Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар, хәзер үк күзләреннән югалырга кушканнар. Кайгысыннан Ябалак онытып киткән. Төн дип белеп очып та киткән, канатларын ботакларга бәреп бетергән һәм җиргә килеп төшкән. Ә хәйләкәр төлкегә шул гына кирәк тә булган, ул аны байтактан бирле сагалап йөри икән.

Төлке аны әз генә эләктермәгән, теге шаян очып өлгергән, ләкин агач ботагына бик каты килеп бәрелгән. Төлкенең авызында каурыйлар гына калган.

Ябалак ничек кирәк алай көнне уздырган. Менә зарыгып көткән кич тә җиткән. Әнисенең әйткән сүзләре шаян Ябалакның исенә төшкән, ул, мескен, елый-елый арып беткән.

Әнисе белән әтисе шук баланы эзләп тапканнар. Ә адашкан Ябалак баласы өйгә кайтып керүенә шатлыгыннан елап җибәргән: «Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын», — дигән.

Менә шулай шук Ябалак алган бик яхшы сабак.

1939

Хороший урок шалуну пошел впрок

Далеко-далеко, отсюда не видно, рос густой, дремучий лес. Жили в том лесу злые волки, хитрые лисицы, трусливые зайцы да ядовитые змеи.

Среди лесных обитателей жили два Филина с птенцами. Перья у них были как у курицы-пеструшки, а головы — как у кошки, глаза большущие, большущие. Днем Филины ничего не видели. Охотились они по ночам.

Лишь только ночь опустится на землю, замолкнут птицы, звери попрячутся в норы — по лесу раздаются крики: то будто кошка мяукает, то будто ребенок плачет. Звери тогда поднимают морды, птицы клювы и говорят:

—  Это Филины вышли на охоту, спать не дают. Однажды ночью Старый Филин вылетел с птенцами поохотиться.

—  Слушайтесь меня, детки, не разбегайтесь, а главное, не играйте до утра, — сказал Старый Филин.

«А что будет, если я не послушаюсь?» — подумал Маленький Филин и полетел в сторону. Он был самый большой шалун из всех птенцов.

Братья и сестры хотели воротить его. Искали, искали, не могли нигде найти. Скоро и ночи конец. Жаль братца, да делать нечего, пора возвращаться. «Может быть, он уже дома», — подумали они и полетели в родное дупло.

Прилетают — братца дома нет.

Старый Филин плачет:

—  Пропал сыночек, пропал сыночек!

Птенцам тоже было жалко маленького братца, и они горько плакали.

А шалун сидел на ветке, крепко вцепившись в нее коготками. Сидит — ничего не видит. Понял он теперь, почему нельзя играть до утра, да поздно.

Увидев Маленького Филина, Рыжая Белка, что жила в дупле, и говорит:

—  Кто тебе позволил сидеть на моем дереве? Маленький Филин стал просить Рыжую Белку:

—  Белочка, милочка, не гони меня, подожди немного. Не вижу я ничего. Ночь придет, сам улечу.

Но Рыжая Белка и слушать не хотела:

—  Ты сам виноват. Ты мамы не слушался. Мне такие гости не нужны. И сидеть на моей ветке не разрешаю.

Делать нечего, пришлось Маленькому Филину ощупью перебираться на другое дерево. Но и оттуда его прогнали. Так перелезал Маленький Филин с ветки на ветку, с дерева на дерево, пока не свалился на землю. А хитрой Лисе только этого и надо — она давно подстерегала Маленького Филина. Прыгнула — хвать! Да неловко, Маленький Филин вырвался и вспорхнул на ветку. У Лисы одни перья во рту остались.

Сидит Маленький Филин на ветке. Грустно ему, страшно. Заплакал даже.

Наконец настала ночь, и Старый Филин нашел своего шалуна.

Когда Маленький Филин вернулся в родное дупло, он опять расплакался, только теперь от радости. Плачет и говорит сквозь слезы:

— Теперь всегда буду слушаться старших.

Так хороший урок шалуну пошел впрок.


Бикбатыр белән Биккуркак

Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән.

Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала «Бик-батыр» дип исем кушкан. Куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли, аны ул «Биккуркак» дип атаган.

Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан Куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән: «Әй юләр, юләр, — дигән Бикбатыр, — үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич», — дигән. Биккуркактан көлгән. «Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан үлгән булыр идем», — дигән Куян.

Икенче бервакытны Куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп типкән, нәрсәдер бик нык итеп кыштырдый икән. «Хәзер идән астыннан чыга да, кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота», — дип уйлый икән Куян.

Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры, дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә Песи, авызына нәрсәдер кабып, Куян янына килгән. Килгән дә: «Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде», — дигән, бер кечкенә генә кара әйберне Куянга күрсәткән. «Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?» — дип, Куян гаҗәпләнеп караган.

Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган.

Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган.

1939

Бояка и Небояка

Жили у мальчика беленький кролик и пушистый серый котенок. Жили они дружно. Кролик грыз морковку, а котенок лакал молоко.

Котенок был храбрый, ничего не боялся. Мальчик назвал его — Небояка. Кролик был трусливый и всего-всего боялся, поэтому мальчик назвал его — Бояка.

Как-то вечером, когда в комнате зажгли свет, Бояка увидел на стене что-то страшное, безобразное, уши длинные, усы шевелятся. Кролик так перепугался, что замер на месте. Прибежал котенок. Тут Бояка набрался храбрости:

—  Хорошо, что ты пришел, Небояка, я чуть не умер от страха, — сказал кролик.

А котенок посмотрел на стену и говорит:

—  Эх, ты, Бояка, Бояка! Своей тени испугался.

Долго потом храбрый котенок смеялся над кроликом Боякой.

В другой раз кролик услышал шорох. И опять перепугался. Сердечко у него так и заколотилось — вот-вот выпрыгнет. Дрожит Бояка от страха и думает: «Сейчас вылезет из-под пола что-то страшное и проглотит меня». Котенок тоже уши насторожил. «Ага, — подумал кролик, — и Небояка, кажется, испугался». Вдруг котенок как прыгнет! Кролик чуть не упал с перепугу. Смотрит: а котенок что-то держит в зубах.

Небояка подошел к кролику, положил возле него что-то маленькое, серенькое и говорит:

—  Вот чего ты испугался, Бояка.

—  Какой крошечный зверек, а сколько шуму наделал, — вскрикнул кролик, с удивлением разглядывая маленького мышонка.

В третий раз в дом забежала собака и громко залаяла. Бояка забился под кровать, а котенок храбро прыгнул вперед, ощетинился, изогнулся дугой. Если бы собака подошла ближе, он бы вцепился ей в нос.

Собака, конечно, испугалась котенка; она не тронула его и вышла из комнаты.

Вот какой храбрый Небояка!


Чукмар белән Тукмар

Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.

Ак әтәчне әби Чукмар дип, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукмый икән.

Әби ашатырга тотынса: «Җимне миңа әзрәк бирдең», «Ник минем өлешемә кердең?» — дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.

Бердәнбер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең, моны күреп, бик ачуы килгән. «Боларны нишләтим икән?» — дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.

Әби килеп чыгуга, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:

—  Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде, — дип әләкли икән.

Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:

—  Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде, — ди икән.

Әби аларның әләкләүләреннән туйган. Ул, бер сүз дә әйтмичә, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. «Суярга алып бара, ахры, мине», — дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.

Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: «Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек», — дигән. «Ярый, — дигән әби, — алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм», — дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.

Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган. Алар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.

Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.

1939

Два петуха

Жили у бабушки два петуха: один белый, другой черный. Очень любила бабушка обоих петухов. Только были они большие забияки — всегда дрались.

Начнет бабушка петухов кормить, Белый кричит: «Почему мне мало корму?». А Черный вторит: «Зачем клюешь мое зерно?». И готова драка.

Однажды бабушка вышла во двор, смотрит: петухи дерутся. «Что мне с ними делать?» — подумала она. Пожурила драчунов, прикрикнула на них. Петухи притихли, а как только бабушка ушла, опять накинулись друг на друга. Только перья летят. Устали драться, пошли жаловаться бабушке. Белый Петух ябедничает:

—  Бабушка, бабушка, Черный меня исколотил. Я весь в синяках.

Черный Петух кричит:

—  Не верь ему, бабушка, он сам меня исклевал. Бабушке надоели драки и жалобы. Она ничего не сказала,

взяла Черного Петуха под мышку и пошла с ним куда-то. «Попаду я сегодня в суп», — подумал Черный, сидя у бабушки под мышкой.

А бабушка отнесла Черного Петуха к соседям и оставила его там на три дня и три ночи.

Скучно стало Белому Петуху. Не ест, не пьет. На четвертый день говорит Белый Петух бабушке:

— Бабушка, принеси Черного, скучно мне без него. Никогда больше не буду с ним драться.

— Ладно, — говорит бабушка. — Если так, принесу. Только, чур, не драться, а то один из вас угодит в суп.

Так сказала бабушка и принесла домой Черного Петуха.

А Черный тоже соскучился у соседей. Обрадовались петухи и дали друг другу слово никогда больше не драться.

Теперь Черный Петух и Белый Петух живут дружно, и бабушка любит их еще больше, чем раньше.


Каз белән Аккош

Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган булган.

Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган.

Шул тыныч күлдә Аккош белән Каз яшәгәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар.

Җәйнең матур бер көнендә бу ике күрше үзләренең балалары турында сөйләшкәннәр.

Киек Каз әйткән:

—  Улым ашны аз ашый, суны гына күп эчә! — дигән. Аккош әйткән:

—  Минем балам бик яхшы ашый, зур үсә, — дигән.

Каз үзенең бәбкәсен төрлечә сыйлап караган: тәмле-тәмле балыклар, яшел бакалар, татлы кыскычлар тотып китерә икән. Баласы, үзе зур булса да, кулына кашык тотып ашамаган, әнисенең ашатуын көткән. Ашау аңа бик зур эш булган. Ашарга-эчәргә тотынса, ул тәмам йөдәп беткән. Ә дуга муен — Аккош баласы кыстатып та тормый, кашыкны үзе тотып, азыкны кат-кат чәйни, тәмле итеп ашый икән. Вакытында йоклый, вакытында һавага чыга, уйный, шуңа күрә алма кебек кызарып, матур булып үсә икән.

Көннәрдән бер көнне Киек Каз белән Аккошның балалары әниләренә килгәннәр дә:

—  Әни, безгә велосипед алыйкчы! — дип үтенгәннәр.

—  Ярый, барсак — барыйк, алсак — алыйк, — дигәннәр әниләре. Улларын иярткәннәр дә велосипед сатыла торган магазинга киткәннәр. Анда барып кергәннәр дә әниләре:

—  Иптәшләр, безнең сөекле улларыбызга велосипед бирсә-гезче! — дигәннәр.

Шунда сатучылар йөгерешеп килгәннәр дә:

—  Рәхим итегез, рәхим итегез! — дип, көмеш төсле ялтырап торган, ике тәгәрмәче әйләнеп торган велосипедлар китереп биргәннәр.

Шунда Аккошның улына:

—  Теләгәнеңне сайлап ал, акыллым! — дигәннәр. Аккош бәбкәсе велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән. Аңа карап, сатучылар:

— Менә егет икән бу малай, тамагына шәп ашый, ахры, — дигәннәр.

Аккош, үз баласының булдыклылыгын күреп, елмаеп, кәефләнеп карап тора икән, ә малай велосипедны йөгертә дә йөгертә икән.

Киек Каз бәбкәсенә дә чират җиткән. Ул Аккош бәбкәсе белән бер яшьтә булса да, аңа караганда бик ябык икән, буйга да бик кечкенә икән.

Аңа да велосипедның көмеш төслесен биргәннәр.

—  Иә әле, акыллым, син дә йөгереп кара, — дигәннәр.

Каз бәбкәсе бер атланып караган — булдыра алмаган, икенче атланырга уйлаган — егыла язган, өченче тапкыр атланырга теләгән икән — егылып ук киткән. Әйләндермәгәч, велосипед та китмәгән. Магазинда эшләүче абыйлар шунда ук йөгереп килеп җиткәннәр, Киек Каз бәбкәсенә менә шушы сүзләрне әйткәннәр:

—  Син, акыллым, ашны аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә син ябык, буең да кечкенә, шуңа күрә велосипедка аягың да җитми. Хәзергә өеңә кайтып тор, зур үскәч килерсең, — дигәннәр һәм велосипедны да алып киткәннәр.

Каз бәбкәсе бик күңелсезләнеп кайтып киткән, ә Аккош бәбкәсе велосипедына утырып җилдергән.

Хәзер инде, велосипедка аягым җитсен, дип, Каз бәбкәсе азыкны да күп ашый, вакытында йоклый да, саф һавада уйный да икән.

1939

Гусенок и Лебеденок

Посреди широких зеленых лугов разлилось небольшое озеро. У берегов его растут камыши и осока. Охотники редко заходят туда, и озеро всегда спокойно, как гладкое зеркало.

На этом озере жили Белая Лебедь и Серая Гусыня. Жили они дружно, ловили рыбу, пили чистую, прозрачную воду. И были у них птенцы — Гусенок и Лебеденок.

Однажды в жаркий летний день Белая Лебедь и Серая Гусыня выплыли на середину озера погулять. Гусыня и говорит:

—  Что мне делать с моим непослушным сыном? Ничего есть не хочет. Только воду пьет — не перестает.

В самом деле, чем только ни угощала Серая Гусыня своего Гусенка: и рыбками, и зелеными лягушками, и вкусными раками, Гусенок и смотреть ни на что не хочет. Кушать — для Гусенка самое трудное дело, просто мученье.

А Лебеденок — тот сам кушает с ложки. Как только мама позовет его, бежит к столу. Что дадут — все съест. И спать ложится вовремя. И на озере играет сколько надо. Потому и растет здоровым и крепким.

Вот о чем говорили Белая Лебедь и Серая Гусыня, плавая по озеру.

Подплыли к ним Гусенок и Лебеденок.

—  Мама, — сказал Лебеденок, — купи мне велосипед.

—  Мама, — пропищал Гусенок своей матери, — купи мне тоже велосипед.

—  Ладно, купим, — ответили мамы и поплыли к берегу. Дети за ними. Вышли на берег и пошли вчетвером в магазин.

Мамы и говорят продавцам:

—  Здравствуйте, покажите, пожалуйста, нашим деткам велосипеды.

А продавцы отвечают:

—  Пожалуйста, милости просим.

Вынесли продавцы велосипеды, блестящие, как серебро, показывают Лебеденку и говорят:

—  Выбирай, мальчуган, выбирай, умница, какой тебе понравится.

Лебеденок выбрал велосипед, сел, завертел лапками и поехал.

—  Молодец, — сказали продавцы, — наверное, этот мальчуган хорошо кушает.

Белая Лебедь смотрит на своего сыночка, любуется им. А Лебеденок все катается да катается.

Подошли продавцы к Гусенку. Хоть он и ровесник Лебеденку, но ростом мал и на вид слабенький. Дали ему продавцы велосипед, блестящий, как серебро.

—  Ну-ка, мальчуган, ну-ка, умница, покатайся и ты.

Гусенок попробовал сесть на велосипед — ничего не вышло. Попробовал в другой раз — чуть не упал. Попробовал в третий раз — упал и больно ушибся. Подняли его продавцы, посадили на велосипед. А у Гусенка лапки до педалей не достают, колесики-то не вертятся. Велосипед — ни с места.

—  Вот, — сказали продавцы, — ты, наверное, мало ешь, поздно ложишься спать, не играешь на озере. Поэтому ты мал, и лапки у тебя не достают до педалей. Иди домой, подрастешь, тогда и приходи за велосипедом.

Гусенок печально поплелся домой. А впереди ехал на велосипеде Лебеденок, и велосипед его блестел на солнце, как серебро.

Теперь Гусенок старается больше кушать, чтобы скорее подрасти и чтобы лапки у него доставали до педалей. Тогда и он будет кататься на блестящем велосипеде.


Куян Кызы

Бер соры куянның үзе төсле үк зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән.

Көннәрдән бер көнне Куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

— Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын, — дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр

укыган. Хәзер инде ул, яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин Куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул ал ардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып, баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезә, ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып ташлаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде, аксый-аксый, әнисе янына килгән:

—  Әни, әни, минем аягым авырта! — дигән. Әнисе аның аякларын караган да аптырап калган:

—  Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, — дигән.

«Инде нишләргә?» — дип уйга баткан Куян. «Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга?» — дип кайгырган.

Шул вакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән — Тиенне күргән. Ул Куянга бол ай дигән:

—  Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен «доктор Айболит»ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк, — дигән. Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, «доктор Айболит»ның өенә үзе илтергә булган.

Куян кызын күтәргән дә «Айболит доктор»га киткән. Тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән.

Барып җитсәләр, «доктор Айболит»ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән.

—  Балаларны чиратсыз карыйм мин, — дигән «доктор Айболит».

Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. «Доктор Айболит» Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм шул вакытта Куян кызына әйткән:

— Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, тагын начар хәлгә калма, — дигән.

«Доктор Айболит»ка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып, өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.

1939

Глупый Зайчонок

У одной Зайчихи был маленький ушастый Зайчонок. Мама очень любила своего Зайчонка. Однажды принесла Зайчиха новые валенки и говорит:

—  Вот тебе, сынок, обувка, чтобы ножки не зябли.

Обрадовался Зайчонок, надел валенки и ну бегать и кувыркаться. Только скоро надоели Зайчонку валенки. Снял он их, а чтоб мама не велела надеть, — спрятал подальше.

Зайчиха разыскала валенки и надела на Зайчонка. Он опять снял. И так несколько раз. Мать наденет, Зайчонок снимет, мать наденет, Зайчонок снимет. Бегает разутый по снегу и по льду. День бегал, другой, а на третий день захромал и говорит матери:

—  Мама, мама, ноги сильно болят.

Посмотрела Зайчиха на лапки Зайчонка и воскликнула:

—  Сыночек мой, звездочка моя светлая, ножки-то у тебя распухли. Что теперь делать? Как лечить?

А в это время сидела на вершине дерева Рыжая Белка. Она и говорит:

—  Не горюй, Сестрица Зайчиха. Зайчонка можно вылечить. Сходи с ним к доктору Айболиту. Я покажу тебе, где он живет.

И Зайчиха пошла со своим Зайчонком к доктору Айболиту. А Рыжая Белка перепрыгивала с ветки на ветку, с дерева на дерево, показывала дорогу.

Вот пришли они к доктору Айболиту. Доктор был очень занят. Много зверей пришло к нему лечиться. Но когда доктор Айболит увидел маленького Зайчонка, он сказал:

—  Детей я лечу в первую очередь. — И велел ввести Зайчонка в докторскую комнату.

Зайчиха рассказала доктору, что болит у Зайчонка. Доктор смазал ему лапки, прописал лекарство и сказал:

—  В холодную погоду надо тепло одеваться. Слушай старших и хворать не будешь.

На прощанье доктор Айболит угостил Зайчонка вкусной морковкой, завернутой в нарядную, блестящую бумажку.

Зайчиха и Зайчонок поблагодарили доктора Айболита, попрощались с ним и веселые пошли домой.

Через три дня лапки у Зайчонка зажили. Теперь он всегда ходит зимой в валенках.


ИСКӘРМӘЛӘР

«Куян кызы», «Каз белән Аккош» — «Ана әкиятләре»нә кергән әкиятләрнең беренчеләре. 1939 елда «Яшь ленинчы» газетасының 1 февраль санында Абдулла Алишның кереш сүзе белән бергә басылып чыкканнар.

«Чукмар белән Тукмар» беренче мәртәбә «Яшь ленинчы» газетасының 1939 елның 21 апрель санында бирелгән. «Ана әкиятләре» бәйләменнән» дип куелган.

«Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык». Бу әкиятләр «Азат хатын» журналының 1939 елның 4 һәм 5 саннарында басылганнар.

«Бикбатыр белән Биккуркак» әкияте «Яшь ленинчы» газетасында (21 июль, 1939) басылып чыккан. «Сайланма әсәрләр »дән алынды.

«Ялкаулык — хурлык, тырышлык — зурлык» «Яшь ленинчы» газетасының 1939 елның 27 июль санында басылган. Төрле елларда чыккан җыентыкларга кертелгән. «Бал корты һәм Шөпшә» исемендә аерым китап та чыкты (1967).

«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар». Беренче тапкыр бу әкият «Яшь ленинчы» газетасының 1940 елның 10 июнь санында басылган. Төрле җыентыкларга кертелгән.

«Сертотмас Үрдәк» әкияте 1938 елда язылып, «Совет әдәбияты» журналының 10 нчы санында басылган. «Ана әкиятләре» китабының А.Алиш тарафыннан чыгарылган беренче басмасына кертелгән (1941).

Абдулла Алишның «Ана әкиятләре»: татарча һәм русча

Абдулла Алишның «Ана әкиятләре» сериясе 1939 елда башлана. Моңа кадәр инде ул, шактый санда әкият һәм хикәяләр язып, балаларның яраткан язучысы булып таныла.

1934 елда «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылган «Капкорсак патша» исемле беренче әкиятеннән соң, Абдулла Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар төрле газета-журналларда басылалар, «Неч-кәбил» (1937), «Әкиятләр» (1937, 1939), «Ана әкиятләре» (1940-1941) исемнәре белән аерым китаплар булып та чыгалар.

1939 елның 1 февралендә «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Каз белән Аккош» һәм «Куян кызы» — «Ана әкиятләре»нең беренчеләре. Нәниләргә атап язган кереш сүзендә автор болай ди: «Рөстәм әле бик кечкенә, аңа бары биш кенә. Шулай булса да, ул үзе песи баласы кебек бик шаян: җитмәгән җире, сөйләмәгән сүзе, эшләмәгән эше юк. Әнисе Рөстәмне бик ярата. Береннән-бере кызыклы әкиятләр сөйли, матур-матур көйләр көйли. Рөстәм бу әкиятләрне бик яратып тыңлый, кайберләрен отып та ала, бакчага баргач, иптәшләренә дә сөйли. Ул әкиятләрне минем дә тыңлаганым бар. Миңа да ошыйлар. Сезгә ошармы икән соң алар, кадерле балалар?»

Болардан соң Абдулла Алиш, «Ана әкиятләре» бәйләменнән» дип, кече яшьтәге балалар өчен тагын берничә әкият язып бастыра. «Чукмар белән Тукмар», «Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык», «Песиләр һәм күселәр», «Тырышлык — зурлык, ялкаулык — хурлык» — шундыйлардан.

Бу әкиятләр балаларга аңлаешлы йөгерек телдә язылуы белән дә, тәрбияви әһәмияте белән дә шул вакытларда ук игътибарны җәлеп иткәннәр һәм яратып укылганнар. Тиздән аларны аерым китап итеп чыгару һәм рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта шул елларда Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар редакциясе мөдире булып эшләгән, соңыннан тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме булып танылган Хәсән Хәйри үзенең истәлекләрендә болай язды: «…Ниһаять, әкиятләр җыентыгын чыгару кирәклеге туды. Бу тәкъдимне без хуплап каршы алдык. «Ана әкиятләре»нең татарча китап булып чыгуын көтеп тормыйча, бер үк вакытта русчага тәрҗемә итәргә бирдек. Рус теленә тәрҗемәне, чын күңелдән бирелеп, Александр Бендецкий эшләде. Шулай итеп, Алишның иң атаклы, хәзер инде күп тапкырлар басылган, укучылар арасында киң танылган «Ана әкиятләре» китабы ике телдә бер үк вакытта (1940-1941 елларда) дөньяга чыкты. Русчасы хәтта алдарак та басылган иде…»

Шунысын да әйтергә кирәк: бу китапта 1938 елда язылган «Сертотмас Үрдәк» әкияте дә бирелгән һәм «Ана әкиятләре» циклына кереп киткән (русчасы — Александр Бендецкий тәрҗемәсендә).

Баласын һәрьяктан тәрбияле итеп күрергә теләгән ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр әниләр өчен дә, нәниләр өчен дә кыйммәтле бүләк булды. Әкиятләре аша автор балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Күренекле язучы һәм тәнкыйтьче Гази ага Кашшаф, Алиш әкиятләренең һәрберсен «энҗе бөртекләре»нә тиңләп, 50 нче елларда ук аларга югары бәя биреп язган иде: «…Абдулла Алиш та түземлелек белән баласына тәрбия бирүче ана кебек, баланың рухын сафландыра, күңелен нурландыра торган фикерләрне әкият теленә салып бирә. Аның «Ана әкиятләре» сериясенә кергән әсәрләре шундый изге максат белән язылганнар.

«Ана әкиятләре» гаҗәп киң программаны эченә алырга тиеш иде. Язучы әле шул юлда илһамланып эшли иде…» (А.Алиш. «Сайланма әсәрләр» китабына язылган кереш мәкаләдән. 1957.)

Әмма дәһшәтле сугыш Абдулла Алишның иҗат планнарын өзә. 1941 елның июлендә ул Бөек Ватан сугышына китә. Шул ук елның октябрь аеннан башлап, аннан хатлар туктала, Алиш хәбәрсез югала. Берничә еллар буе аның язмышы билгесез кала. Сугыш бетеп, «дөнья тынып калгач» кына, аның язмышы ачыклана. Газаплы әсирлек шартларында да ул дошман алдында тез чүкмәгән, көрәшчеләр сафында булган, тирән лирик кичерешләр белән сугарылган шигырьләр иҗат итәргә дә үзендә рухи көч тапкан. Соңгы сулышына кадәр газиз халкына һәм Ватанына тугрылык саклап, көрәштәш иптәшләре белән бергә, илебез азатлыгы өчен гомерен биргән…

Сугышка кадәр балаларга атап язган әсәрләре һәм тоткынлыкта иҗат иткән ялкынлы шигырьләре белән Абдулла Алиш бүген дә халык күңелендә яши. Әсәрләре кат-кат басыла, яратып укыла. Алар арасында тәрбияви әһәмияте ягыннан «Ана әкиятләре» аерым урын тота.

Әйтеп үтелгәнчә, бу әкиятләр, китап булып тупланып, 1940-1941 елларда рус һәм татар телләрендә басылганнар. 1956 елда китапның рус телендә икенче басмасы дөнья күрә. Шуннан бирле алар язучының «Сайланма әсәрләр»ендә һәм төрле җыентыкларда басыла киләләр, кайберләре үзләре генә аерым бер китап булып та чыктылар: «Песиләр һәм күселәр», «Бал корты һәм Шөпшә», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык» һ.б.

«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкияте «Лошади» дигән исемдә Г.Кәримова тәрҗемәсендә бирелде. «Куян кызы», «Мактанчык Чыпчык һәм Тыйнак Сыерчык» кебек әкиятләрне дә камилрәк тәрҗемә итүчеләр табылса, тагын да яхшы булыр иде…

«Ана әкиятләре»нең А.Алиш үзе төзегән беренче басмасыннан соң 60 елдан артык вакыт үткәч чыгарылган бу китап татарча икенче басма буларак кабул ителер. Традиция буенча, бу әкиятләр бүген дә ике телдә һәм беренче басмада урнаштырылган тәртиптә биреләләр.

Илсөяр Сөнкишева (интернеттан алынды)


«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»

Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.

Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.

Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, иң йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.

Җирән Кашка беркөнне бик арган, кичен йокысы калган булган. Ул, ятып, бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә җыйган да әйткән:

— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез, — дигән.

Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Рәхәт көн күргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән: көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзен онытканнар, аның файдалы киңәшен тотмаганнар.

Аерылып киткәннәр килбәтсез бер аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, тиз генә кайту юлына борылганнар. Ләкин аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар. Юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — аркылып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар. Аякларын сындырганнар.

Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына, тешләрен шыкырдатып, күзләрен акайтып, бер соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми ярсып, кайсы кая таралганнар. Бүре шунда ук бер атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган, авызын ялый-ялый ашый калган. Башкалары әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр. Йөгерә-йөгерә, көтүне узып киткән булганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгырауның матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.

Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, кыңгыравын көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:

— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар, — дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларны болынга тараткан.

1940

«Лошади»

На широком лугу пасся табун лошадей.

Привольно было лошадям на этом лугу, досыта наедались они сочной травы, вдоволь пили чистой родниковой воды.

Лошади были красивы и резвы: шеи у них выгнуты дугой, ноги стройные, сильные.

Пастуха при табуне не было. Самая умная и быстроногая лошадь с белой звездочкой на лбу — Рыжая — была у них за вожака. Зазвенит колокольчик на шее Рыжей — и спешат лошади к ней.

Как-то раз устала Рыжая, захотелось ей отдохнуть. Собрала она всех лошадей и сказала:

— Если не будете вместе пастись, разбредетесь кто куда — пропадете. Держитесь дружно, и все будет хорошо.

Весь день ходили лошади табуном. Да вот к вечеру три лошади позабыли советы вожака. Отстали от табуна.

Только подались в сторону, бредет навстречу медведь — огромный, страшный. Так испугались лошади, что поскакали, не разбирая дороги. Долго гнался за ними медведь. Доскакали они до глубокого оврага. Хотели перепрыгнуть — не хватило сил. Попадали они в овраг и переломали себе ноги.

А к утру отстали от табуна еще три лошади. И им тоже пришлось вспомнить слова вожака. Скачут лошади, вдруг — серый волк. Не помня себя, разбежались они в разные стороны. Набросился волк на одну лошадь, схватил ее зубами за горло, повалил и загрыз. Остальные лошади побежали к табуну. Рассказали они все Рыжей и покаялись.

Тряхнула Рыжая головой, зазвонил колокольчик, и весь табун собрался вокруг нее. И сказала Рыжая:

— Теперь сами видите: правду я вам говорила.

Снова тряхнула Рыжая головой — зазвонил колокольчик, и повела лошадей пастись на луг.


«Сертотмас Үрдәк»

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер Үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән-белгән кошына, хай-ванына-ерткычына, озак-озак итеп, яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», — дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Бердәнбер көнне Йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!» — дигән.

«Нигә белдермәскә кушты икән?» — дип, Үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.

Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу», — дип, алар Хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!» — дигәннәр алар Үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!» — дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде», — дигән.

Иртә торгач та, Үрдәк уйлап-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча, бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре-тәпиләре үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән…

Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән.

Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер Керпе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан:

— Кая барасың болай? — дигән.

Үрдәккә инде шул гына кирәк тә икән. Юл буе берәү дә очрамаганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган:

— Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр, — дигән.

—  Синең өең еракмы соң? — дигән Керпе. — Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән.

—  Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән Үрдәк. Өйләрендә еланнарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәченең шуклыгын да сөйләп биргән.

—  Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр, — дигән Керпенең бу акыллы киңәшенә Үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга, урман эченәрәк атлаган.

Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер Куян очраган һәм ул да аңардан сораган:

— Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

—  Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, — дигән Үрдәк, Керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән.

Куян, эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән», — дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сорашкан, теге юләр моңа да серен ачкан.

—  Хуҗаңны күргәнем юк, — дигән дә Куян куаклык эченә кереп югалган.

Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры Аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән Куянга сөйләгән сүзләрне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында Аюдан сораган:

—  Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Аю:

—  Күрмәдем, — дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланган: — Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез, табарсың, — дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән», — дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.

Үрдәк һаман Хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына Бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:

—  Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча, батырланып, ничек йөрисең? — дигән.

Теге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен Бүрегә дә әйткән. Усал Бүре тешләрен шыкырдаткан, үз-үзенә: «Бо-ларның сарыкларын ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә Үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк», — дигән дә куаклар арасына кереп югалган.

Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.

Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыккан. Теге дә, ахмак бит, моңа да сүз кушкан:

—  Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? — дигән. — Янында эте, кулында балтасы бар иде, — дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның тынычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.

—  Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән Төлке. — Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде, — дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда Төлкенең оясы янында балалары уйнап йөриләр икән.

Алар:

—  Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, Үрдәккә күрсәткән…

—  Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите, — дигән һәм шул минут Үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, аналарыннан тагын да сораганнар.

— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам, — дигән Төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән.

Бер Сертотмас Үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә Хуҗа кайткач инде аның кирәген биргән… «Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен», — дигән. Һәм тиресен амбарга киптерергә элгән.

Хайваннар эшнең нидәлеген Хуҗага сөйләп биргәннәр. Сер-тотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

1938

«Болтливая Утка»

Близко ли, далеко ли жил-был Охотник. Была у него собака Белый Коготь, меткое ружье и много домашних зверей и птиц. Среди них заметно выделялась утка с хохолком на голове, по прозвищу Болтливая Утка.

Встретит Утка Горластого Петуха, или Бородатого Козла, или Курицу Куда-Куда, или Кота Цап-Царап и ну болтать! Те, бывало, слушают, слушают, да так и уйдут, не дослушав до конца.

— Знаешь новость? Тебе одному скажу по секрету… — так всегда начинала свой рассказ Болтливая Утка.

Однажды Охотник перекинул через плечо ружье, через другое — охотничью сумку. Потом созвал всех зверей и птиц и сказал:

—  Я ухожу на охоту. Белый Коготь со мной пойдет. Смотрите никому не говорите, что меня с Белым Когтем дома нет.

Звери и птицы остались одни. Ну и страшно же им было ночью! Все казалось, что кто-то крадется к ним во двор. Однако ночь прошла — ничего не случилось.

И день прошел. Не возвратился Охотник. На закате солнца звери и птицы собрались на совет. Что делать, если Охотник и вторую и третью ночь не будет ночевать дома?

—  Надо идти за Охотником, — сказал Горластый Петух.

—  Да, надо идти за Охотником, — согласились все.

Но кто пойдет? Подумали, подумали, решили послать Болтливую Утку: она и по земле ходит, и по воздуху летает, и по воде плавает — лапки у нее как вёсла.

—  Ты ступай за Охотником, — сказали Болтливой Утке товарищи. — Только по дороге никому ничего не рассказывай.

— Так уж и быть. Завтра пойду, — прокрякала Болтливая Утка, зевнула и спать легла.

Ранним утром Утка встала, позавтракала и отправилась в путь. Сначала она долго летела, широко размахивая крыльями. Летела, летела, прилетела к реке. Села на воду и поплыла. Плыла, плыла, приплыла к берегу. Вышла на берег, отряхнулась, пошла пешком. Шла, шла, пришла к лесной опушке. А у опушки ягоды спелой — видимо-невидимо. В траве букашки разные. Наелась Болтливая Утка спелых ягод да жирных букашек, отдохнула и пошла в лес.

Лес густой, темный. Идет Болтливая Утка, покрякивает. Навстречу — Колючий Еж.

—  Куда путь держишь? — спросил Еж.

А Болтливой Утке так захотелось поговорить! Совсем забыла она, что наказывали товарищи.

—  Тебе одному скажу по секрету, — ответила Болтливая Утка. — Я ищу своего хозяина — Охотника. Он ушел на охоту и не возвращается. Собака наша, Белый Коготь, тоже с ним. Некому теперь сторожить наш дом. Вот мои товарищи и послали меня разыскать Охотника.

—  А далеко отсюда ваш дом? — спросил Колючий Еж. — Водятся ли у вас жирные мыши?

—  Да вот эта тропинка ведет прямехонько к нашему дому, — ответила Болтливая Утка. — Только смотри никому не говори.

Потом Болтливая Утка сказала Колючему Ежу, что мыши у них жирные и охотится за ними Кот Цап-Царап.

Когда Болтливая Утка собралась уходить, Колючий Еж дал ей совет: он был добрый, хотя и колючий.

—  Я не разбойник. Зла тебе не причиню. Но скажу: будь осторожна, каждому встречному своей тайны не выдавай. Тогда в вашем доме будет спокойно.

Но Болтливая Утка не послушалась умного совета. Пошла она дальше. Шла, шла, навстречу — Заяц Длинные Уши. Заяц спросил:

—  Эй, ты, Хохлатка. Ты, наверное, живешь на глубоком тихом озере? Зачем же ты пришла в этот темный лес?

—  Тебе одному скажу по секрету, — отвечала Болтливая Утка. — И хозяин Охотник, и собака Белый Коготь ушли на охоту. Дом наш остался без присмотра.

И Утка пересказала Зайцу все, что говорила Колючему Ежу.

«Ага, — подумал Заяц Длинные Уши, — раз хозяина нет, самое удобное время огрызть кору у молодых яблонь». Он спросил у Болтливой Утки, где дом Охотника. Когда та, глупая, все разболтала, Заяц сказал:

—  Не встречал я твоего хозяина. И шмыгнул в кусты.

А Болтливая Утка пошла дальше. Шла, шла, вышла на лужайку. Смотрит: посреди лужайки спит, развалившись и громко храпя, большой Косолапый Медведь.

Болтливая Утка разбудила Медведя и тут же все ему рассказала. Потом спросила:

—  Не встречал ли здесь человека с ружьем и собакой?

—  Не встречал. Наверное, он там, в чаще, — прорычал Медведь таким голосом, словно ему жалко было Болтливую Утку, а сам подумал: «Хозяина нет, самое удобное время полакомиться медом у него на пчельнике». И торопливо заковылял прочь.

Болтливая Утка все искала охотника, все глубже уходила в лес. Наконец, зашла в самую чащу. И вдруг перед ней — Серый Волк.

—  Эй, Хохлатка, — крикнул он. — Как это ты ходишь в таком дремучем лесу одна?

Не испугалась Утка Серого Волка и все ему разболтала. Злой Серый Волк щелкнул зубами и подумал: «Самое удобное время унести у Охотника овцу». А Утке сказал:

—  Не встречал я твоего хозяина. И скрылся между деревьями.

Пошла Болтливая Утка дальше. Дорогой ей попадались дикие звери, быстрые птицы, маленькие букашки. Всем рассказывала Болтливая Утка свою тайну. Шла, шла — навстречу Хитрая Лиса с пушистым хвостом. Утка и с Лисой заговорила:

—  Нарядная тетушка, не встречала ли ты моего хозяина? При нем собака Белый Коготь и ружье. Без хозяина и собаки у нас дома неспокойно.

—  Как же, видела, — тонким голоском ответила Хитрая Лиса и повела за собой Болтливую Утку. Долго пробирались они по темному лесу, наконец пришли к глубокому оврагу, густо заросшему кустарником. Там была лисья нора. Возле норы играли маленькие лисята. Они мигом окружили мать.

—  Мама, мама, что ты принесла нам поесть? А Хитрая Лиса говорит:

—  Вот вам, детки, утятинка.

Лисята набросились на Болтливую Утку и съели ее. Съели — не наелись. Еще просят.

Хитрая Лиса подумала: «Охотника дома нет. Пойду всех его кур переловлю». И говорит лисятам:

—  Сейчас, детки, схожу, еще принесу. А лисята пищат:

—  Неси побольше!

И опять стали гоняться друг за другом и кувыркаться.

Вот так из-за одной Болтливой Утки чуть не пропал весь дом Охотника. Но Охотник был умный. Он хорошо устроил свое хозяйство. Заяц Длинные Уши не смог погрызть яблонь — сад Охотник обнес высоким забором. Косолапый Медведь не полакомился медом, потому что Охотник выкопал вокруг пчельника глубокую канаву. Медведь даже чуть не свалился в нее. И Серый Волк не пролез в овчарню — овец защитила крепкая дверь. А Лиса хоть и была хитрой, но попалась в капкан.

Скоро вернулись Охотник и Белый Коготь. Охотник увидел Лису в капкане и сказал:

— Еще несколько таких поймаю — сошью себе к зиме лисью шубу.

Бородатый Козел, Кот Цап-Царап, Курица Куда-Куда, Горластый Петух рассказали Охотнику обо всем и очень жалели, что послали за ним Болтливую Утку.


«Тырышлык — зурлык, ялкаулык — хурлык»

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган:

—  Кем дә кем бал салырга яхшы савыт хәзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен, — дигән.

Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр.

Күп тә үтмәгән, бөҗәкләр төрле яктан очып килгәннәр. Бар да үзләре эшләгән савытларны Чәчәк башлыгына китергәннәр.

—  Менә дигән савыт, балны кара салып, — дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән:

— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми, — дигән.

Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр, беренчелекне алырга өмет иткәннәр.

Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны алып кайтып, үзе хәзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.

Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли икән дә, кояш кыздыра башлагач, оясына кереп йоклый икән.

Көннәрнең берендә Шөпшә Бал кортына очраган һәм аны, өзелеп-өзелеп, кунакка чакырган:

—  Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күреп китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең, — дигән.

—  Ярый, — дигән Бал корты, — барсам барырмын, ләкин бүген миңа кереп чыгыйк, бераз күңел ачып утырыйк, — дип, Шөпшәне үз өенә алып киткән һәм бик шәпләп кунак иткән.

Шөпшә Бал корты эшләгән савытны кат-кат караган һәм аны бик-бик мактаган:

—  Осталарның да остасы -икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың? — дигән.

—  Серемне әйтсәм әйтим, дус кеше бит, сиңа белгертим инде, — дигән Бал корты. — Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, — дигән.

Көннәр үткән дә үткән. Бал кортының Шөпшәгә кунакка барыр вакыты да килеп җиткән.

Эштән кайтышлый, Бал корты Шөпшәнең өенә кергән, дустының хәлен белгән:

— Исәнме, Шөпшә дус, эштән соң ятып, бераз ял итәсеңме? Әллә юкса авырып торасыңмы? Бал савытларын илтер көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник, — дигән.

Шөпшә чалкан яткан, күзләрен акайткан. Аякларын югары сузган, мыекларын түбән салындырган. Ул:

—  Сәламеңне дә алыр хәлем юк, дустым, — ди икән.

Кунакны сыйларлык түгел, туйганчы үзе ашарлык та балы юк икән. Ярты көн бал җыйса, шунда ук аны ашап бетерә дә барган. Башын шундый ялкаулыкка салган. Шуңа күрә бал савытын да эшли алмаган.

Ярыш көне килеп җиткән.

Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә дә үзенең аннан-моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән.

Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ә Бал кортының кәрәзеннән акмаган.

—  Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга бал кортларына рөхсәт бирәм, — дигән Чәчәкләр башлыгы.

Шул көннән башлап, бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр ялкаулыклары аркасында хурлыкка калганнар.

1939

«Пчела и Оса»

Когда-то Повелитель Цветов бросил во все страны клич:

—  Кто изготовит лучший сосуд для хранения меда, тому в награду позволю собирать мед со всех моих цветов.

Все насекомые взялись за работу. Каждому хотелось получить обещанную награду.

Скоро насекомые явились к Повелителю Цветов с готовыми сосудами. Каждый говорил:

—  Повелитель! Вот хороший сосуд. Попробуй положи в него мед.

Повелитель Цветов испробовал все сосуды и сказал:

—  Я вижу, вы поторопились, идите обратно. Ваши сосуды не годятся. Назначаю вам новый срок.

Пчела и Оса тоже хотели получить награду. Трудолюбивая Пчела работала и днем и ночью. А ленивая Оса утром немного повозится, а чуть солнышко пригреет — и на отдых, ее уже ко сну клонит.

Повстречались как-то Оса с Пчелой.

—  Приходи ко мне в гости, сестрица Пчела, — сказала Оса. — Посмотри мою работу. Наверное, кое-что нужно исправить — ты поможешь мне.

—  Так и быть, — говорит Пчела, — приду. А сегодня ты приходи ко мне в гости, буду ждать тебя.

Пчела угостила Осу на славу. Оса все смотрела на сосуд Пчелы и похваливала:

— Ты лучшая из мастериц! Как это ты сделала такой прекрасный сосуд?

—  Мы с тобой подруги, — сказала Пчела, — и я открою тебе тайну. Чтобы сделать то, что задумала, надо трудиться не жалея сил, не откладывать дело на завтра. Я работала так, вот у меня и вышел хороший сосуд.

Шли дни за днями. Настало время Пчеле пойти в гости к Осе.

Сделала Пчела все, что надо, по хозяйству, нарядилась получше и полетела проведать Осу.

Прилетела, а Оса лежит — ноги кверху, глаза закрыты, усики повисли.

— Здравствуй, сестрица Оса, — сказала Пчела. — Отдыхаешь после работы или, может быть, захворала?

— Ох, сестрица Пчела, чуть дышу, — пролепетала Оса слабым голосом.

Ленивая Оса нарочно больной притворилась — нечем ей было угощать Пчелу. Сколько собрала утром меду, все съела. К вечеру самой есть нечего, не до гостей. Совсем разленилась Оса, и сосуд ее стоит недоделанный.

Настал наконец срок, назначенный Повелителем Цветов. Прилетели к нему насекомые со своими сосудами. Прилетели и Пчела с Осой.

Повелитель Цветов положил мед во все сосуды. Сосуд Осы не удержал меда, расклеился. А сосуд Пчелы очень понравился Повелителю Цветов. Он осмотрел его внимательно и сказал:

—  Видно, что ты много потрудилась. Такой сосуд — самый лучший. Разрешаю пчелам со всех моих цветов собирать мед.

С тех пор трудолюбивые пчелы со всех цветов собирают мед, живут хорошо, и все их уважают, а ленивые осы и теперь кое-как перебиваются.


Дәвамы…