Татар милләтенең киләчәге — балаларда!

Туган телебезнең киләчәге турында бәхәсләр көннән-көн куера. Әлбәттә, борчылабыз. Ләкин ышанычыбыз нык: арабызда милләтебезнең киләчәге өчен янып яшәүчеләр, туган телебездә тәрбияләнүче балаларыбыз, саф татар телендә генә аралашучы гаиләләребез, массакүләм-мәгълүмат чаралары, нәшриятләребез бар. Алар булганда телебез яшәячәк!

Бу көннәрдә Яңа Савин районында урнашкан 87нче балалар бакчабызда көзге бәйрәмнәр гөрли. Биредә ике татар төркеме бар. Телебез югалмасын, туган теленнән мәхрүм балалар да (чөнки өйдә татар телендә аралашу юк) татар теленең асылына төшенеп үссеннәр өчен тәрбиячеләр Әхмәтшина Л.К., Әхтәрова Л.И., Нигъматуллина Г.Ә., Кәбирова З.М һәм музыка җитәкчесе Мансурова Л.Р зур тырышлык куялар.

Әлеге төркемнәрнең татар җырлары һәм шигырьләреннән генә торган, милли гореф-гадәтләребезне, халык уеннарын чагылдырган, көнкүрешебезне яктырткан балалар иртәсенә “Сабантуй” журналы редакциясе килүе бәйрәмебезгә тагын бер милли төсмер өстәде. Журналның әдәби мөхәррире Рәзинә Исмәгыйлева чыгышын бәйрәмгә килгән әти-әниләр, дәү әти һәм дәү әниләр, апа-сеңелләр бик җылы кабул иттеләр. Өлкән буын хәзерге “Сабантуй” журналын “Яшь ленинчы”, “Сабантуй” газеталары буларак искә алдылар, хәзерге “Сабантуй”ның тагын да эчтәлеклерәк, күз явын алырлык җете төсләр белән баетылганлыгына сокландылар.

Шунысы куандырды: балалар өчен чыгарылган газета-журналларның татар телендәге басмалары күп кенә гаиләләрнең аерылмас дустына әверелгән, язылалар, һәр санын көтеп алалар, бергәләп укыйлар. Мондый гаиләләребез булганда татар теле югалмаячак. Димәк, безнең, татар милләтенең киләчәге бар!

Әлеге көзге бәйрәм чарасы һәм истәлекле очрашу, үз телебездә җылы аралашу күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды. Милләтебез, туган телебез өчен кабат горурлану хисләре кичердем. Катнашкан, оештырган һәркемгә, килгән кунакларга зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Гөлнара Гатауллина, 
87нче номерлы балалар бакчасының татар (ана) телендә белем бирүче тәрбиячесе

КОНКУРС! Елмаюлар белән генә аңлашабыз. Шартлары:

Бүгенге тормышыбызны телефон һәм башка гаджетларсыз күз алдына да китереп булмый. Һәрберебез туганы, дусты, сыйныфташларына көнгә йөзәрләгән “смс” хәбәр юллый торгандыр. Әлбәттә, “смс” язганда коры гына җөмләләр язып булмый, хис-тойгыларны күрсәтер өчен еш кына төрле елмаю тамгалары (“смайлик”) да кушып җибәрәбез. Ә кайвакыт кәефебезне дә сүзсез генә, шулар белән аңлатабыз.

Ә әлеге тамгалар кайчан, ни рәвешле барлыкка килгән соң?

Елмаю (“смайлик”) тамгаларының кайчан куллана башлавы турында, әлегә кадәр бәхәсләр бара. Кемнәрдер аны 20 гасырда гаджетлар белән бергә барлыкка килгән дисә, икенчеләре исә 19 гасырда ук булган дип исәпли.

Елмаюлар кулланышта популярлашып киткәннән соң, алар бөтен җирдә: чипсы, сагыз, попкорн төрү материлларында кулланыла башлый.


Елмаю тамгасы турында язуыбыз юкка гына түгел. Бу санда укучыларыбызга кызык­лы гына бер конкурс тәкъдим итәбез. 

Түбәндә тәкъдим ителгән тамгалар аерым бер сюжетны тәшкил итә. 

Сезнең бурыч – монда нинди текст яшеренгәнлеген ачыклау:

Иң кызыклы язма авторына бездән бүләк.

Хатлар 10нчы ноябрьгә кадәр sabantui@bk.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Хатта тулы адресыгызны, исем-фамилиягезне, телефон номерларыгызны күрсәтергә онытмагыз (җиңүчегә бүләкне конверт белән җибәрәбез).


Елмаю туган көн

Елмаюның кайчаннан барлыкка килгәнен төгәл белмәсәләр дә, туган көне итеп 1982 елның 19 сентябре санала. Нәкъ шушы көнне Америка галиме Скотт Фальман шаяруны – 🙂 тамгасы белән, моңсулыкны – 🙁 шундый тамга белән билгеләргә тәкъдим итә.

Рекорд

Кайбер илләрдә кешеләрне тезеп бастырып, елмаю тамгасы ясау кебек акция һәм флешмоблар уздыралар. Соңгы рекорд 2012 елның февралендә Һиндстанда куела. Мәйданга җыелган 3737 кешедән 43,5 метрлы елмайган түгәрәк — “смайлик” ясыйлар.


«Əти Фест» шәп булды! /фотолар/

Бүген Казан шәһәре Əтиләр көнен бәйрәм итте. Əйе, хәзер Казан балаларының әтиләре горурланып «Безнең дә үзе көнебез бар бит!» дип горурлана ала.

Горький паркында узган «Əти Фест» — «Папа Фест» бәйрәмендә һәркемгә шөгыль табылды. Əтиләр белән балалар спорт бәйгеләрендә дә үзләрен сынады, квестларда катнашты, мастер-классларда булды, балык тотарга өйрәнде. Əтиләребезнең нинди эшкә тотынса да, барсын да башкарып чыга алуларына тагын бер кат инандык!

Ринат Нәҗметдинов фотолары:

Укытучы апаларның көне килеп җиткән бит! Котлаулар:

Укытучы апаларның
Көне килеп җиткән бит,
Шул көн белән котлыйм диеп
Язам шушы юлларны.

5нче октябрь — Рәсәйдә Укытучылар көне билгеләп үтелә.

Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!

Ай нинди көн, нинди көн бу?
Шатлык кызартты йөзне.
Гел шатлыктан торамы әллә,
Укытучылар көне!

Бу юлларда язылганнар
Барысыда чыңга ашсын.
Чыңга ашмый калмасыннар
Бер генә юллары да.

Иң изге теләкләрне
Теләп калам бу юлда.
Эшләрендә, уңышларга,
Гел ирешеп торырга.

Алай гына түгел әле
Телим бәхет-шатлык та,
Аның белән тагын бергә
Исән имин яшәүдә.

Туган телне үстерүгә
Багышланган сезнең гомер.
Бик күп һөнәр арасында
Бу — иң мәрхәмәтлеседер.

Чынлап уйлап караганда,
Телсез калу — илсез калу.
Мактаулы эш — авыр чакта
Туган телне саклый алу.

Укытучым, Сез бит телне
Үстерүче, саклаучы да.
Биек мөнбәрләргә менеп,
Ялкынланып яклаучы да.

Мөстәкыйльлек алган чакта
Нык торып, булдыгыз түзем.
Керткән хезмәтегез өчен
Тарих әйтер гадел сүзен.

Гыйлем дигән тирән дәрья,
Мәгариф дигән кораб.
Өмет белән руль артына
Бастыгыз алга карап.

Аңладыгыз аң-белемнең,
Тәрбиянең зур көчен.
Ярты гасыр тир түгәсез
Педагогика өчен.

Зур көч куеп үттегез сез
Мәгариф баскычларын.
Хак Тагалә кызганмыйча
Биргән тел ачкычларын.

Тормыш юлы каршылыклы,
Үсешкә нигез — көрәш,
Һәр мөгаллим язмышында
Чагыла сезнең өлеш.

Шуңа Сезне һәр педагог
Остазы итеп саный.
Фән дөньясы исәпләшеп,
Олы галим дип таный.

Шул түгелме бу тормышта
Ирешү зур максатка.
Хезмәтенә күрә хөрмәт,
Дәрәҗәле ир-атка.

 

БӘЙРӘМ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ! 

Сезне хөрмәт итеп һәм баш иеп, яраткан “САБАНТУЙ” журналыгыз!

Көз турында нәниләр өчен шигырьләр

Көз турында нәниләр өчен шигырьләр. «Сабантуй» журналы белән бергәләп кечкенәдән әдәбияткә мәхәббәт тәрбиялибез!

Көз

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.

Әхмәт Ерикәй

Кошлар киткәндә

— Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине, киткәчтен.
— Көз җитте бит инде, мин туңам,
Килгән идем җәйге костюмнан.

Бари Рәхмәт

Көзге яңгыр

— Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
— Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.

Мәрзия Фәйзуллина


Көзге җил

Көзге җил «усал»,
Салкын булса да,
Колак-борыннар
Бераз туңса да.
Куркытмый безне
Һичбер суык җил.

Мәрзия Фәйзуллина

Салкын, саф һава

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.

Әминә Бикчәнтәева

Бу кайчак була?

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,
— Бу кайчак була?

Габдулла Тукай

Көз

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Габдулла Тукай

Көз

Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.

Кави Нәҗми

Яфрак бәйрәме

Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!

Ләбиб Лерон

Тәрбиячеңне котларга онытма! /котлаулар/

27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!

***

Əни куеннан чыгып тəүге тапкыр
Килə сабый иртəн бакчага.
Тəрбияче каршы ала аны,
Тормыш юлы шуннан башлана.

Тəрбияче — күпме көч һəм хезмəт —
Сыйдырган ул шушы бер сүзгə.
Юньлəп əле теле ачылмаган,
Сабый телен аңлый белергә.

Чын ярату белəн яратырга,
Əни кебек сөеп карарга.
Олы йөрәк кирəк бу хезмəттə
Һəр сабыйга кирəк ярарга…

Һəр анага үз сабые якын,
Тəрбияче — ана шикелле
Һəр баланы барлап, саклап йөртү —
Ай бигрəк тә авыр эш инде…

Өйрəтергə кирəк һəр нəрсəгə,
Кул юарга, кием кияргə.
Дөрес итеп өстəл артларында
Үз-үзеңне тота белергə.

Бармакларын кирəк өйрəтергə
Тотар очен калəм, язырга.
Төслəр илен танып белу өчен
Рəсемнəр дə кирəк ясарга.

Күпме хезмəт куя тəрбияче
Сабыйларны кеше итүгə.
Олы хезмəт иялəрен һəрчак
Кирәк, дуслар, хөрмəт итергə!

Тəрбияче — синең бəйрəм бүген!
Жылы сузлəр сезнең хөрмəткə.
Авыр хезмəтендə зур уңышлар
Лаеклы син олы рəхмəткə.

Алсу Закирова

Тәрбияче

Һәр баланы үз сабые сыман
Иркәли ул сөя, ярата.
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен
Тәрбиячеләргә карата.

Эшегезгә тугры булган өчен
Рәхмәт әйтә әти-әниләр.
Тәрбияче икенче әни дип
Юкка гына, юкка әйтмиләр.

Мәңге балкыр кояш гомерләре
Җылы нурларына сез ия.
Сабыйларны бердәй тигез күреп
Биргән өчен дөрес тәрбия.

Күңелләргә берүк уелмасын
Төзәлмәслек тирән яралар.
Ходай сезгә сабырлыклар бирсен
Яратсыннар сезне балалар.

Данис Фахрутдинов

Тәрбиячегә

Тәрбияче… Гади тәрбияче…
Шулай дибез бик еш аларга.
Кемдер көн дә дөнья куган чакта
Алар килә бала карарга.

Тәрбияли алар балаларны —
Киләчәген фани дөньяның.
Өйрәтәләр ныклы адымнарга
Балаларның тотып кулларын.

Пөхтәлеккә өйрәтәләр алар,
Өйрәтәләр матур сөйләмгә.
Туры килә пешекче дә булып,
Бишек көйләрен дә көйләргә.

Тәрбияче олуг шәхес булса
Балалар да шәхес булалар.
Укытучы биргән белемнәрне
Гакыл белән сырлап куялар.

Белемнәрдән өстен ни бар дисез?!
Белемнәрдән өстен — тәрбия.
Күзләремне ачкан кешеләрнең
Һәрберсенә көн дә баш иям.

Раил Гатауллин

Бəйрəмегез белəн безнең иң яраткан тəрбиячелəребез!!!