«Канатлы ат» сәхифәсеннән: Чистай районы балалары иҗаты

Көзге җыр

Яшел яфраклар саргаеп,
Көзләр җитте, дияләр.
Агачлар да, моңсуланып,
Бүтән кием кияләр.

Киемнәре төрле-төрле —
Кызылы бар, сарысы…
Табигатьнең бар төсләрен
Бергә җыйган, ахрысы.

Агачларга сокланам —
Моңлы җырым сузамын.
Яфракларны кыштырдатып,
Көзге юлдан узамын.

Алинә Хәйруллина, Чистай районы, Гаделшә авылы, 5 сыйныф укучысы

Кышны көткәндә

Көзге урман бигрәк ямьле,
Агачларда — төрле төс.
Каеннар купшы киенгән,
Ә наратлар биек, төз.

Миләшләрнең тәлгәшләре
Яналар кызыл уттай.
Җәйне көзгә алыштырып,
Саубуллашалар шулай.

Мәһабәт имәннәр шаулый,
Усаклар пышылдаша.
Табигать кышка җыена
Агачлар шавы аша.

Эмиль Галимов, Чистай районы, Гаделшә авылы, 6 сыйныф укучысы

 

Көз турында нәниләр өчен шигырьләр

Көз турында нәниләр өчен шигырьләр. «Сабантуй» журналы белән бергәләп кечкенәдән әдәбияткә мәхәббәт тәрбиялибез!

Көз

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.

Әхмәт Ерикәй

Кошлар киткәндә

— Сыерчыгым, нигә китәсең?
Сагынырмын сине, киткәчтен.
— Көз җитте бит инде, мин туңам,
Килгән идем җәйге костюмнан.

Бари Рәхмәт

Көзге яңгыр

— Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
— Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.

Мәрзия Фәйзуллина


Көзге җил

Көзге җил «усал»,
Салкын булса да,
Колак-борыннар
Бераз туңса да.
Куркытмый безне
Һичбер суык җил.

Мәрзия Фәйзуллина

Салкын, саф һава

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.

Әминә Бикчәнтәева

Бу кайчак була?

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,
— Бу кайчак була?

Габдулла Тукай

Көз

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Габдулла Тукай

Көз

Үтте-китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.

Кави Нәҗми

Яфрак бәйрәме

Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!

Ләбиб Лерон

«Сабантуй» укучылары җәйне ярата!

Камилә Әхмәтова рәсемнәре,
Биектау, Усад мәктәбе

Исәнме, җәй!

Исәнме, әй, ямьле җәй!
Сагынып көттек без сине.
Кояш белән сөендереп,
Гөл-чәчәккә күм безне.

Якты, тыныч иртәләр
Бүләк ит син җиремә.
Сандугачлы таңнарың
Рух өстәсен күңлемә.

Көмеш сулы чишмәләр
Челтер-челтер аксыннар.
Саф суын эчеп, кешеләр
Хезмәткә дәрт алсыннар.

Басу-кырларда игеннәр
Каерылып уңсыннар.
Илемнең зур келәтләре
Икмәк белән тулсыннар.

Җиләкләрең, җимешләрең
Кызарышып пешсеннәр.
Алма кебек сабыйларың
Тәгәрәшеп үссеннәр!

Динә Шәвәлиева,
Апас, Каратун мәктәбе


Шәһәрне күчерик әле…

Дәү әни янына кайтам,
Каникуллар җитүгә.
Мине бар(ы)сы да сагына –
Авыл, этем, песи дә.

Кызым зур үскән икән, дип,
Дәү әнием шатлансын.
Су да сибәм, чүп тә утыйм –
Булдырамын барысын.

Гел кайтасы килеп тора,
Дәү әни, синең янга.
Шәһәрне күчерик әле
Шул синең авылыңа.

Динә Сабирова,
Казан, 179нчы мәктәп


Бал тәме

Җәй көне мин бакчага керәмме, болында буламмы, кортларның очканнарын, бал җыйганнарын күзәтергә яратам. Аларга карап торсаң, шаккатасың! Караңгы төшкәч кенә очудан, эштән туктыйлар, шундый тырышлар!
Әйе, эшләп ашарга кирәк. Минем эшем хәзер – уку. Мин дә тырышып укыйм. Шигырьләр дә язам.

***

Җәйләр җитсә, болыннарга чыгам,
Бал кортлары оча, гөж килеп.
Тырыш, эшчән халык икән алар –
Бал җыялар кышка күп итеп.

Хезмәт җимешеңне үзең тату
Бигрәк тәмле була икән гел.
Мин, кортлардан үрнәк алып шулай,
Укырмын, шәт, үзем “биш”кә гел!

Ислам Ханов,
Мөслим, Баланлы


Камилә Әхмәтова рәсемнәре,
Биектау, Усад мәктәбе

Җәй

Алдым буяу, пумала,
Җыендым җәй ясарга.
Утырам уйлап, һич тә белмим,
Нәрсәдән соң башларга?

Ишетәм шулчак җәй тавышын:
“Син, дустым, башың ватма.
Иң элек алсу төс белән
Ал таң атуын яса.

Ә астарак, күрәсең ич,
Зәңгәр чишмә челтери.
Зәңгәр күктә ак болытлар
Җиремә бәхет тели.

Ак болытлар тирәсендә
Уйнаклый ак күгәрчен.
Күгәрченнәр һәрчак тыныч,
Имин тормыш теләсен.

Рәсемеңнең калган җирен
Буя син яшел төскә.
Беләсең ич, җирнең йөзе
Җәй көне яшел төстә.

Онытма, яшел җирлеккә
Кызыл таплар ясарга.
Шунда килерләр балалар
Тәмле җиләк ашарга.

Ышан миңа, шул чагында
Рәсемеңә җан керер.
Бу рәсемдә җәй икәнен
Бөтен кеше дә белер!”

Динә Шәвәлиева,
Апас, Каратун мәктәбе


Таң вакыты

Бөтен дөнья аллы-гөлле,
Яшеллеккә күмелгән.
Ай яктысыннан чыгып,
Алсу таң да күренгән.
Күренгән дә, гүя тылсым,
Сандугачлар сайраган.
“Хәзер көтүләр чыгар”, – дип,
Бар авыл да уянган.
Песи тизрәк мыраулап,
Ашыккан, битен юган
Һәм Вәлинең тезенә
Бик тиз килеп сыенган.
Әнвәр апа, чиләк тотып,
Сыер саварга китте.
Вәли белән Гөлсемнең дә
Сөт эчәр вакыты җитте.

Ләйсән Гаянова,
Кукмара, Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназия

Камилә Әхмәтова рәсемнәре,
Биектау, Усад мәктәбе

«Телевизор за подписку» — кому повезёт на этот раз?

Дорогие подписчики! АО «ТАТМЕДИА» вновь объявляет для Вас розыгрыш призов.

Присылайте копии квитанций на наши издания и выигрывайте подарки. Мы остаемся верны традиции и в качестве ценных призов вновь разыграем телевизор и три цифровых фотоаппарата. Кроме того, 15 подписчиков смогут выиграть одеяла из овечьей шерсти.

Напомним, что в каждом районе Татарстана один подписчик с максимальной суммой за подписку станет обладателем поощрительного приза – независимо от результатов розыгрыша.

Стать участником розыгрыша очень просто. Основное условие акции осталось прежним – нужно выписать до 30 июня 2017 года сроком на 6 месяцев не менее трех изданий, выпускаемых именно АО «ТАТМЕДИА». Квитанции сторонних СМИ не засчитываются. Ознакомиться со списком газет и журналов, принимающих участие в акции, а также с подробными условиями акции можно на сайте tatmedia.ru.

Адреса для отправки копий подписных квитанций:

420066, г.Казань, ул.Декабристов,2

или podpiska@tatmedia.ru.

Обязательно укажите свой контактный телефон и пометку «Акция».

Розыгрыш призов состоится 18 августа 2017 года.

Реклама, 16+

Срок акции: с 15.05.17г. по 20.09.17г.

Подробности акции, количество и порядок получения призов — на сайте www.tatmedia.ru.

Очасы килә!

Миңа бу җәйдә әни һәм аның дуслары белән Төркиягә бару бәхете елмайды.

Бу ил искиткеч: бар нәрсә ачык төстә, һавасы да үзгә. Бары да матур: табигать тә, кешеләр дә. Диңгез матурлыгына да сокланмый мөмкин түгел. Ул күзне иркәли, шул ук вакытта үзенә буйсындыра да. Сәяхәт вакытында биредә яшәгән халыкның тарихы белән таныштык, ярым җимерек архитектура истәлекләрен күзәттек, Төркиянең бөек кешеләре турында да белдек.

Ә парашютта очканда мин үземне кош кебек хис иттем. Ул тойгыны сүзләр белән генә аңлатып бетереп  булмый. Биеклек, иркенлек, каршы искән җил… Җиргә төшкәч тә, канатларны кагып, яңадан күккә күтәреләсе килә. Кызганыч, кешеләргә андый мөмкинлек бирелмәгән шул…

Ләйсән ХӘЙРЕТДИНОВА.

Чистай, 1нче лицей.

Укытучы: Дания Абдуллина.

 

%d0%bf%d0%b0%d1%80%d0%b0%d1%88%d1%8e%d1%82