Чәй янына рогаликлар

Якыннарыгызны баллы чәй ризыгы белән сыйлагыз әле.

Ингредиентлар:

— 250 г майсыз эремчек
— 200 г атланмай яки маргарин
— 3 стакан он
— 1 йомырка
— 1 чәй калагы аш серкәсе белән сүндерелгән сода
— 2 аш кашыгы шикәр комы
— 0,5 кап ванилин
— 150-200 г мармелад
— өстенә сибү өчен шикәр оны.

Әзерләү процессы:

1. Төерсез эремчеккә йомшарган атланмай, йомырка, чәй содасы, шикәр комы һәм он кушып, камыр басарга. Аны 15 минут тотарга.
2. Аннан камырны тигез өлешкә бүлеп, 2-3 мм калынлыкта җәемнәр җәяргә. Түгәрәктән 12 өчпочмак кисәргә.
3. Мармеладны кечерәк кисәкләргә турарга. Өчпочмакның киң өлешенә мармелад кисәге куярга һәм көпшәсыман итеп төрергә.
4. Табаны майларга яки пешерү өчен куллана торган кәгазь җәяргә. 180 градуста 25-30 минут пешерергә. Рогаликлар өстен шикәр оны белән бизәргә.

Баланы тирбәтеп йоклату файдамы, зыянмы?

“Балаң үсеп җитте бит инде. Нигә бу теманы хәзер күтәрәсең?”, — дисезме. Дөресен генә әйткәндә, шәхсән мин баланы тирбәтеп йоклатуда бернинди начарлык та күрмим. Кызымны 1,5 яшькә кадәр һәркөнне кочагымда тирбәтеп йоклатып җибәрдем. Һәм бары тик хәзер генә бу гадәт белән хушлашырга вакыт җиткән дип уйлыйм.

Әйтергә кирәк, тирбәтү-тирбәтмәү мәсьәләсе шактый четрекле тема һәм аның турында сүз куертканда, яшь аналар сугышып та китәргә мөмкин, хәтта. Берәүләр баланы тирбәтү аның сәламәтлегенә зур зыян китерә, баш мие басымы күтәрелә, хәтта баш миенең кечкенә кан тамырлары да шартларга мөмкин дип саный, ә икенчеләр исә, киресенчә, бу процесс баланың психикасына уңай тәэсир итә, ул әнисе кочагында изрәп, тынычлап йоклап китә дип уйлый.

Миңа калса, бу очракта ике як та бераз дөрес һәм бераз ялгыша. Шуңа күрә алтын урталыкны саклый белергә кирәк. Ничек дисезме? Ничек икәнлеген сезгә сөйләп тормыйм, чөнки мин табиб та, бу өлкәдә әллә ни зур белгеч тә түгел. Шуңа күрә акыл сатып утырырга хокукым юк. Шуңа күрә бары тик үземнең тәҗрибәм белән генә уртаклашырга карар кылдым. Бәлки берәрегезгә файдасы тияр.

Авырлы вакытта минем планнар шактый зур иде. Бала, янәсе, үз караватында гына йоклаячак, ә тирбәтеп йоклату турында исә сүз дә булырга мөмкин түгел. Бала кулга ияләшмәскә тиеш, янәсе. Тик кызым туып, аны беренче тапкыр кулга алуга бу планнардан җилләр исте. Юк, мин әйтәм, ничек инде аны караватка яткырып йоклатып җибәрмәк кирәк, минем кочакта йокласын рәхәтләнеп!

Беренче өч-дүрт ай дәвамында шулай булды да. Кулларымда тирбәтеп йоклатып җибәрәм дә, караватына салам. Уянса, яңадан кулга алып йоклатам. Нәкъ менә шул чагында мин интернет челтәрендә бер белгечнең язмасына тап булдым. Аның фикеренчә, баланы тирбәтеп йоклату 3-4 айга кадәр генә дәвам итәргә тиеш. Аннары ул үзлегеннән йоклап китә белергә өйрәнсә яхшы. Өстәвенә, һәр анага яхшы таныш педиатр Комаровский да тирбәтү яклы түгел. “Хм… әллә чыннан да кулдан төшерергә инде”, — дип уйладым мин. Белгечләр белми әйтмәс, янәсе..

Тик барып чыкмады. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа үзем әзер түгел идем, ахрысы. Шуңа күрә кулда йоклатуны дәвам иттем. Мин бит аны салмак кына, бишек җыры көйли-көйли генә тирбәтәм, ничек аның зыяны була алсын соң инде дип юаттым үземне.

Тик күптән түгел бу темага мин яңадан әйләнеп кайттым. Мине башка проблема борчый башлады: тирбәтүен-тирбәтәм дә, бала бит хәзер барысын да аңлый, ул бу процесска күнеккән. Караватка яткырып йоклатып җибәреп булыр микән, гадәтләрдән арындыру катлаулы бит? Шуңа күрә кызымны тирбәтеп йоклатудан аерырга кирәк дигән карарга килдем.

Дөресен әйтим, мин бу процесс күпкә катлаулырак булыр дип уйлаган идем. Тик ул мин уйлаганнан җиңелрәк булып чыкты. Иң мөһим киңәш, беләсезме, нинди? Йокларга ятар алдыннан бала өчен махсус ритуал, йола булдырырга кирәк. Чөнки аның өчен тирбәтү инде йокларга яту, йоклап китү дигәнне аңлата. Ә хәзер аны башка нәрсә белән алыштырырга вакыт җитте.

Шәхсән мин башта әкрен генә баланы әзерлим, йокы киемен кигерәм, чәчләрен тарыйм, аңа йокларга вакыт җитүе турында аңлатам. Аннары исә без бергәләп әкият укыйбыз (миңа калса, бу иң уңайлы, традицион ысул). Шуннан соң утны сүндерәм дә, караватка яткырып, бишек җыры җырлый башлыйм. Аллага шөкер, алга китеш бар.

P.S. Белгечләр исә тагын бер киңәш бирә: балага йоклап китү уңайлырак булсын өчен, махсус уенчык булдырырга кирәк икән. Шуны кочаклап йоклап китсен, янәсе. Ләкин безнең очракта бу әлегә барып чыкмады әле.

Яшь әни язмалары

Духовкада тавык итеннән шашлык — телеңне йотарлык!

Кыш көне табигатькә чыгып, шашлыклар кыздырып утыруы кыенрак шул. Кыздырылган ит яратучы гурманнар өчен альтернатив вариант тәкъдим итәбез: шашлыкны бит духовкада да кызыдырырга мөмкин. Җиңел әзерләнә, бик тәмле дә була.


Продуктлар:
Тавык
Суган — 1 шт.
Каймак — 2 аш кашыгы
Сое соус — 2 аш кашыгы
Тоз — 1 бал кашыгы
Тавык өчен тәмләткечләр — 1 бал кашыгы
Яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп) — 1 бәйләм

Шулай ук агач шпажкалар кирәк булачак.

Әзерләү процессы:
1. Тавыкны сөякләреннән арындырып, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз.
2. Суганны әрчеп, тәгәрәкләр турап, тавык өстенә салабыз.


3. Тавыкны тозлыйбыз, каймакны сылыйбыз.
4. Сое соусын агызып, болгатып, барлык тәмләткечләрне сибеп тавыкны 2-3 сәгатькә суыткычта калдырабыз.


5. Шпажкаларга суган белән чиратлаштырып итне тезәбез.


6. 180 градуска кадәр җылытылган духовкага, 40 минутка пешәргә куябыз.


Өстенә яшел тәмләткечләрне сибеп җибәрергә онытмагыз.
Әзер!

Нәни баланы берүзен калдырып… ресторанга

Бу арада үземә урын таба алмый йөрим әле. Берничә көн элек интернет челтәрендә шундый мәгълүматка тап булдым – бер әни кеше баласын күршесенә калдырып, акча эшләргә киткән. Күрше исә баланы йоклаткан да, үз фатирына юнәлгән. Нәни уянып, фатирда уйный башлаган. Шулвакыт аның өстенә шкаф төшкән. Иртүк исә күршесе баланы үле килеш тапкан.

Икенче бер ана баласын йоклатып, күршесе янына кунакка кереп киткән. Ә чыгуына бала уянып, янында яткан подгузник пакетын башына кигән һәм тын җитмәүдән үлгән.

Бу турыда тыныч кына сөйләп тә булмый, җәмәгать. Ничек инде нәни баланы берүзен өйдә калдырмак кирәк? Беренче карашка бу башка сыймаслык хәл булып тоела. Андый битараф, салкын канлы ата-аналар бармак белән генә санарлык кебек тоела. Кызганыч, чынлыкта алай түгел икән шул.

Бактың исә, безнең арада 3 яше дә тулмаган сабыйларны берүзләрен генә калдырып, кая да булса китүче аналар шактый икән. Иң кызганычы, бу — яхшы, җитеш гаиләләр һәм алар бу гамәлләрендә бер начарлык та күрми.

“Кибет безнең йорттан 5 минут ераклыкта урнашкан. Көндез баланы йоклатам да, кибеткә китәм. Рәхәтләнеп ярты сәгать йөреп кайтам, чөнки беләм – улым бер сәгать узмыйча уянмаячак”, — дип яза интернет кулланучыларның берсе.

Икенче бер ана исә баласын йоклатканнан соң базарга , сатып алган күлмәген кире кайтарырга юнәлгән. Ул шулай ук: “көндез балам ике сәгать йоклый, уянмый”, — дип аклана. Өченчесе исә төнгә баласын йоклата да, дуслары белән күрешергә дип кафе яки ресторанга китә… Һәм бу аның өчен гадәти хәл!!!

Мондый комментарийларны укыгач, ничек чәчәләрең үрә тормасын ди! Шәхсән мин мәңге алай эшли алмас идем. Бер генә мисал китерәм. Беркөнне күрше подъездда яшәүче танышым шалтырата. “Зинһар өчен, аска төшеп, улыма подъезд ишеген генә ачып бирә әле! Домофон ачкычын онытып калдырганмын”, — ди. Ә бу вакытта мин кызымны яңа гына йоклатып җибәргән идем. Нишләмәк кирәк, баламны караватында калдырып, фатирдан чыгып киттем. Җиденче каттан беренче катка төшеп, кире менеп җиткәнче миңа чиксез күп вакыт узган кебек тоелды. Лифт озак йөри, аның ишеге озак ачыла, җәяүләп атласаң, тизрәк менеп җитәрсең кебек. Шушы өч минут эчендә башымда бөтен чәчем агарды кебек.

Ниһаять, күзләремне тотндырып өйгә килеп кирдем! Аллага шөкер, балам мышный-мышный йоклап ята. Ә йөрәк күкрәктән килеп чыгардай булып тибә, куллар-аяклар калтырый. Хәлсезләнеп караватка егылдым ул чагында.

Ә кеше баласын калдырып, кибеткә, кафе-ресторанга йөри. Уф, йөрәкләре бар микән! Юк, җәмәгать, мин моны аңламыйм! Ярар, Алланың рәхмәте белән хәвеф-хәтәр булмасын да ди. Ә бит бала уянгач, янында якын кешесен күрмәсә куркырга мөмкин. Елап-елап та ишетүче булмаса, ул нишләргә тиеш? Бу аның психикасына зур зыян, минемчә. Хәтта уйлавы да куркыныч.

Шәхсән миндә бары бер генә теләк: әти-әниләр бераз булса да акыллырак булсыннар иде. Чынлыкта бала белән кибеткә йөрүнең, базарга баруның , кафе-ресторанда утыруның бер генә авырлыгы да юк бит. Теләк кенә кирәк, югыйсә…

Яшь әни язмалары

Бала өчен витамин комплекслары: файдамы, зыянмы?

Соңгы вакытта төрле витамин комплекслары шул дәрәҗәдә популярлашты ки – халык бер-берсен уздыра-уздыра витамин эчә. Хәер, өлкәннәр бу яңа модага иярмидер, мөгаен. Күп очракта витамин фанатлары — нәкъ менә яшь гаиләләр.

Юк, мин витаминнарга каршы түгел. Минем өчен бары бер нәрсә генә сәер: яшь әниләрнең күбесе 1-1,5 яшьлек балаларына да төрледән-төрле витаминнар эчерә. Ярар ла, әгәр алар табиб кушуы буенча булса. Тик күп очракта әти-әниләр башкалар артыннан ияреп эш итә. “Менә фәлән кеше баласына интернеттан шундый витамин сатып алган, баласы көйсезләнүдән туктаган, мин дә алам әле…”, яисә “әнә, фәлән балага табиб салкын тиюдән саклану өчен шундый витамин язган, без дә алыйк әле, профилактика ясыйк”… Яшь әниләрнең күбесе менә шулай фикер йөртә. Алар өчен витамин дару түгел һәм аны күпләп куллану берничек тә начар нәтиҗәләргә китерә алмый. Ә киресенчә, алардан бары тик уңай үзгәрешләр генә булачак, янәсе.

Тик моның алай түгеллеген аңлау өчен гади поликлиникадагы гап-гади педиатр белән сөйләшү дә җитә, югыйсә. Танылган бала табиблары да шул ук бер сүзне кабатлый: балага витаминнарны бары тик организмда теге яки бу төр витаминга ихтыяҗ булган очракта гына бирергә ярый. Алар фикеренчә, бала организмын кирәкмәгән нәрсәләр белән тутырганчы, ашау ягын яхшырту, аны баланслы итү турында уйларга кирәк.

“Син бу турыда каян беләсең?”, — дисезме? Дөресен генә әйткәндә, мин витаминнар темасы белән йөклелек вакытында ук кызыксына башлаган идем. Хәзер бит даруханәдә авырлы хатын-кызлар өчен нинди генә витаминнар юк – рәхәтләнеп сайлан. Тик шул чагында миңа табиб витаминнар белән бик мавыкмаска киңәш итте. “Үзеңнең дә, иреңнең дә буйларыгыз озын – витамин күп ашасаң, балаңның артык зур булып тууы бар. Аннары андый балаларның тән сарылыгы озак саклана”, — дигән иде ул.

Соңрак миндә яңа туган һәр сабыйга языла торган “Д” витамины шик уятты. Бу витаминны өч ел дәвамында (!) бирергә туры киләчәге ничектер башыма сыймый иде. Тик күп укый, табиблар белән аралаша торгач, аның бала өчен чын мәгънәсендә мөһим икәнлеген аңладым. Тик барыбер дә, мин бу витаминны сабыйга сукырларча ашату яклы түгел. Ихтыяҗның ни дәрәҗәдә зур булуын белергә кирәк дип саныйм.

Сүз уңаеннан исә, бу бер дә катлаулы түгел. Хәзерге вакытта һәрбер шәхси клиникада “Д” витаминына анализ бар. Аның ярдәмендә син баланың организмында әлеге элементның ни дәрәҗәдә җитешмәвен белә аласың. Әле алай гына да түгел, кайсыбер очракларда балага витаминның гомумән дә кирәк булмавы мөмкин. Ә Д витаминын кирәгеннән артык куллану шулай ук яхшыга илтми, җәмәгать.

Тагын бер кызыклы күренеш – хәзер халык арасында витаминнарны аерым-аерым итеп эчү түгел, ә поливитаминнар популяр. Һәм аларны даруханәләрдә генә түгел, ә теләсә-кайда сатып алырга мөмкин! Интернет челтәре, төрле матурлык салоннары, гади кибетләр – әллә кайларда тәкъдим итәләр! Һәм кешеләр шуңарга ышана. Үзләре генә түгел, балаларының организмын да шуның белән тутыралар. Менә моны мин гомумән аңламыйм, җәмәгать!

Бәлки мин искелек яклыдыр, тик поливитаминнарны беркайчан да эчеп караганым булмады әле. Җыенмыйм да… Дөресен генә әйткәндә, минемчә, кеше организмына 6-7 төр витамин берьюлы кирәк була алмый. Шуңа күрә табиб кушуы буенча гына һәм аерым-аерым итеп сатып алырга тырышам.

Ә балама исә шул Д витаминыннан тыш, бер генә витамин да биргәнем юк. Бирәсе дә булмасын…

Яшь әни язмалары

Туклыклы, итле запеканка рецепты

Әлеге запеканка яшь хуҗабикәләр өчен уңайлы вариант: тиз, җайлы әзерләнә, үзе телне йотарлык тәмле була.

Продуктлар:
Сыер итеннән фарш — 300 г
Йомырка — 1 шт.
Бәрәңге — 3 шт.
Помидор — 1 шт.
Суган — 1 шт.
Сыр — 150 г
Майонез (яки каймак) — 100 г
Тоз — тәменчә
Тәмләткечләр — тәменчә
Үсемлек мае — таба майлау өчен

Әзерләү процессы:
1. Фаршка йомырка, тоз, тәмләткечләр кушабыз. Әйбәтләп болгатабыз.


2. Бәрәңге әрчеп юка слайслар итеп турыйбыз. Майланган табага бәрәңге тезәбез, тоз сибәбез.


3. Бәрәңге сусыл һәм таба төбенә ябышмасын өчен соус та салсак була: 4 аш кашыгы каймак, 3 аш кашыгы кайнаган су, тоз, борыч.


4. Киләсе кат: суганны түгәрәкләп турап салабыз.


5. Фаршка чират җитте. Аның өстенә түгәрәкләп киселгән помидорлар куябыз.


6. Майонез сылыйбыз. Сыр сибәбез.


7. 200 градуска кадәр җылытылган духовкага, 35 минутка куябыз.

Әзер! Тәмле булсын!