Саубул, шампунь! / Чәч үстерү киңәшләре /

Әбиләрегез сөйләгәннән ишеткәнегез бар идеме икән, Совет заманында чәчне 2 атнага бер юганнар ди, имеш. Ә атна саен юу артык еш дип саналган.

Хәзерге шампуньнар белән көн саен юарга да була. Вәгъдә ителгәнчә, алар чәчне саклый, ныгыта, үз төсен тагын да матурлата, буялган булса төсен саклый.

Тик нишләптер элек әбиләребез калын-калын толымнар белән йөрсә, бүген күбебез кыска чәчкә өстенлек бирә. Хәер… өстенлек бирәме, әллә чәчләр хәзер элеккегечә үсмиме? Сорауның асылы да шушында.


Чәчләрегез матур да, сәламәт тә булсын дисәгез, әбиләр рецептына колак салыгыз. Алар юкны киңәш итмәс.

1. Сода. Уч төбенә сыйган хәтле сода алабыз, су белән болгатабыз һәм шушы «ботка»ны чәчнең тамырына ышкыйбыз. Бу катнашманы маска буларак куллансагыз да ярый: ваннага кергәч аны чәчкә сылап 20 минут тирәсе тотыгыз. Артыннан кыска чәчкә чирек стакан, озын чәчкә ярты стакан уксус белән чайкагыз. Мондый процедураларга чәч озак ияләшсә дә, 3-4 атнадан чәчләрегезнең сизелерлек ныгыганын тоярсыз.

2. Сабын. Органик косметика сатылучы кибет, аптекаларда сыек сабын алыгыз. Үлән чәе, 2 бал кашыгы чәй агачы мае белән болгатыгыз. Әлеге катнашма кавыктан, хәтта беттән котылырга да ярдәм итәр.

3. Алоэ Вера. Аның согын баш тиресенә ышку кирәк. Шулай ук кавыктан котылырсыз, чәч коелудан туктар, кан йөрешен яхшырта.

4. Какос мае хуш ис, матур кыяфәт дигән сүз. Аны шулай ук үлән чәе белән болгатып баш тиресенә массаж ясау кирәк. Тик артыннан әйбәтләп чайкагыз. Чәчләрегез ялтырап торыр, ефәк шикелле булыр.

Җиңел әзерләнүче кремлы торт. Бик тәмле!

Әлеге кремле торт бик йомшак, җиңел, баллы. Тортның исеме — Бостон кремлы торты, чөнки ул Массачусетс штатының рәсми десерты булып тора. Аны француз шеф-повары М.Sanzian уйлап тапкан.


Кирәкле ингредиентлар:
Он — 125 г
Йомырка — 4 шт.
Шикәр комы — 150 г
Разрыхлитель — 1 б.к.
Лимон согы — 1 б.к.
Үсемлек мае — 3 аш к.
Сөт өсте (сливки) — 50 мл
Шоколад — 200 г

Крем өчен:
Сөт — 500 мл
Йомырка — 2 шт.
Шикәр комы — 100 г
Крахмал — 30 г
Ваниль
Атланмай — 50 г

Әзерләү:
1. Башта кремны әзерлибез. Сөтне ваниль салып кайнатабыз. Йомырканы шикәр комы һәм крахмал белән болгатабыз. Аннары кайнар сөтне йомырка катнашмасы белән әйбәтләп болгатабыз.

2. Әзер массаны уртача утка утыртабыз. Кайнап чыккач 2 минут тотабыз, һәрдаим болгатып торабыз. Уттан алып атланмай кушабыз.

3. Суытырга калдырабыз. Өстен каплап торыгыз.

4. Хәзер камырын ясыйбыз. Он, разрыхлитель, 50 гр шикәр комын бергә кушып болгатабыз. Аерым савытта йомырка сарыларын, лимон согы һәм үсемлек маен болгатабыз. Өченче савытта йомырканың акларын һәм калган 100 гр шикәр комын күпертәбез.


5. Әз-әзләп кенә йомырканың агын сарысына кушабыз. Онлы массаны 3-кә бүлеп бер-бер артлы кушып болгатабыз. 175 С-та, 30-40 минут пешерәбез.


6. Әзер бисквитны суытабыз, корж формасындагы 2 яки 3 өлешкә бүләбез.


7. Һәр коржга мул итеп крем ягабыз.


8. Глазурь өчен сөт өстен җылытабыз, эретелгән шоколад өстибез. Торт өстенә матурлап агызабыз.

Тәмле булсын!

2018нче Яңа ел табынында ниләр булырга тиеш?

2017-нче елны Әтәч символы астында үткәрсәк, 2018-не Эт елы буларак көтәбез. Өстәл әзерләгәндә дә киләсе елның хуҗабикәсе күңеленә хуш китерергә тырышыгыз. Шул очракта елыгыз күңелле, борчу-кайгыларсыз, рәхәт узар.

 

Эт актив һәм шат яшәү рәвешен сурәтләүче хайван. Шуңа да 2018-нче Яңа ел табынын ирекле һәм уңайлы форматта әзерләгез.

Һәр бәйрәм табынының нигезендә ит ята. Эт — ит яратучы хайван булганга, бу табында ул күп һәм тәмле булырга тиеш. Сезнең игътибарга тәмле дә, матур да ит рулеты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар:
— тавык итеннән филе — 2 кисәк
— йомырка — 2шт
— кара яки яшел зәйтүн — 1 банка
— сыр — 100 гр
— майонез — 2 аш к.
— он — 2 аш к.
— петрушка, укроп

Әзерләү:
1. Филены китап формасында кисәбез, ягъни урталай, тик ахырына кадәр түгел. Аннары аны төябез — киң һәм зур булып китсен. Тозлыйбыз, борычлыйбыз, майонез сылап маринадланырга калдырабыз.
2. Бу арада йомыркадан юка гына омлет кыздырабыз. Он да кушыгыз. Ике коймак килеп чыгарга тиеш. Тозлырак тәм йоксынга зәйтүнне өстенә уыгыз.
3. Әлеге йомырка коймагы филе өстенә куела. Аннары — сыр. Хәзер рулет формасында төрә башласак та була. Берегеп торсын өчен тешчистаркычлар, кулинар җепләр белән бәйләргә мөмкин.
4. Онда тәгәрәтеп алганнан соң, май салынган табада кыздырабыз. Сүрән утта, өстен каплап пешерегез. 15 минуттан әйләндерегез. Теләк булганда, 40 минут тирәсе духовкада пешерсәгез дә була.

 


Шулай ук Эт елы табынына ит тарелкалары да тезсәгез була.

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул булсын! Елыгыз уңышлы килсен!

Бавырдан искиткеч тәмле торт пешерәбез /рецепт/

Бавыр — гемоглабинны күтәрү өчен бер дигән корал. Тик аны күпләр яратмый, балалар исә бигрәк тә.

Гемоглабины, кан басымы түбән булган балаларга бавыр ашату өчен тәмле дә, файдалы да рецепт тәкъдим итәбез. Бавыр торты — бик йомшак, сусыл була, эчлеге бавырга искиткеч тәм өсти.

Әлеге ингредиентлардан 6-8 порция чыга.

Кирәкле ингредиентлар:
— 700 гр сыер бавыры
— 2 йомырка
— 100 мл сөт
— 2 уртача суган
— 2 кишер
— 3 тырнак сарымсак
— майонез
— көнбагыш мае
— тәменчә тоз

Әзерләү процессы:
1. Суганны вак итеп турыйбыз.


2. Вак угычта кишерне уабыз.


3. Көнбагыш маенда суганны әз генә кыздырып алабыз.
4. 2 минуттан кишерне дә өстибез.


5. Сарымсакны ваклап турап майонез белән болгатабыз.


6. Бавырны иттарткыч аша чыгарабыз.
7. 2 йомырка кушып болгатабыз.


8. Сөт, он өстибез.


9. Майланган табада коймак формасында килеп чыккан массаны 5 минут кыздырабыз. Диаметры 16 см булса тортыгыз матур чыгар.


10. Коймакка җылы чакта майонез сылыйбыз. Өстенә кишер-суганлы массаны ягабыз. Аннары киләсе коймакны куябыз.


11. Бизәр өчен фантазиягезне эшкә җигегез. Өстенә йомырка сарысы уыгыз, помидор куегыз, кырыйларына да җиңелчә майонез сыласагыз да була.


Тәмле булсын!

Гаилә психологиясе: Табибка бушлай эләгү өчен тимер “нервы”лар кирәк!

Хәтерлисез микән, күптән түгел генә бала белән 1 яшьтә үтелә торган медосмотрны әллә ни авырлыкларсыз гына бушлай узып чыгуыбыз турында язган идем. Түләүле клиникаларга барып та торасы юк, янәсе. Тик бушлай медицинаны сезгә иртә мактаганмын икән…

Поликлинкаларда кайсыбер белгечләргә эләгү шактый катлаулы булып чыкты бит әле. Кабинет төбенә барып утырганчы, сират күперен кичәргә кирәк, билләһи. Теләсәң-теләмәсәң дә, түләүле клиникага бару турында уйлый башлыйсың. Анда, ичмасам, акча бирәсең дә, нервың тыныч! Өстәвенә, табибны да сайлау мөмкинлеге бар…

Ярар, барысын да башыннан сөйлим. Көннәрдән бер көнне мин балам белән эндокринологка барып кайтырга карар кылдым. Әлбәттә, башка килгән беренче уй – түләүле белгечне сайлау иде. Тик соңрак фикеремне үзгәрттем. “Туктале, — мин әйтәм, — балалар поликлиникасы өйдән ике адымда урнашкан, өстәвенә, медосмотрны да уңышлы гына уздык, бу белгечкә дә бушлай эләгеп карыйм”, янәсе.

Шундый уйлар белән поликлиникага юл тоттым. Бактың исә, поликлиникада андый белгеч юк икән, шуңа күрә әллә кайдагы клиникага җибәрәләр. Тик моның өчен башта педиатрдан юнәлеш алырга кирәк. Бу кәгазьгә педиатрдан тыш, поликлиника мөдире дә кул куярга тиеш. Аннары шуның белән регистратурага барасың. Анда бу “кыйммәтле” кәгазьгә тагын бер төрле мөһер куялар һәм балаңның исемен аерым бер журналга теркиләр. Шушы рәвешле син эндокринологка чиратка басасың. Чиратның кайчан җитәчәге исә билгеле түгел. Хәер, мине, ким дигәндә, ике атна көтәргә туры киләчәк дип кайтарып җибәрделәр.

Монысы белән дә килештем, җәмәгать. “Ашыгыч түгел, көтәрбез”, янәсе. Чиратка басып, якынча ике атна вакыт узгач, ниһаять, миңа шалтыратып, табиб кабул итәчәк көн һәм вакытны әйттеләр. “Юк, — мин әйтәм, — бала бераз чирләп тора, шуңа күрә без бу көнне килә алмыйбыз. Башка көнгә языгыз”…

Иң кызыгы менә шунда башланды, җәмәгать! Бактың исә, әгәр без билгеләнгән көн һәм вакытка килә алмыйбыз икән, табибка эләгү өчен кәгазь тутыру процедурасын өр-яңадан башкарырга туры килә!!! Ягъни, башта педиатрга, аннары поликлиника мөдиренә, аннары регистратурага барасы да, яңадан ике атна чиратта утырасы. Рәхәәәәт…

“Юк, алай итеп йөри алмыйм. Записьне башка көнгә күчереп, язып куегыз. Шул сезнең өчен авырмы?” – дип тә әйтеп карадым. Юк, барыбер язмадылар. Мыскыл итеп тә куялар инде, ә… Менә шундый хәлләрдән соң бушлай медицинага хөрмәт була ала микән? Түләүле клиникага барып кайтканың мең өлеш артык.

Тагын бер проблема бар әле: инде ике ай буе стоматологка эләгә алмый йөрибез. Анысына шулай ук башка поликлиникага, җәһәннәм тишегенә кадәр барырга кирәк. Педиатрга рәхәт, регистратурада язылыгыз, ди. Ә регистратурада утыручылар шул поликлинкага шалтыратып, үзегез язылыгыз диләр. Ә ул сәламәтлек саклау учреждениесендә исә телефонга җавап бирүче юк. Нишләргә? Бу мәсьәләдән чыгуның бары тик ике ысулы бар. Беренчесе, кат-кат педиатрга шатыратып, регистратурада утыручыларның теңкәсенә тиеп, бөтен нервыны бетереп, ниһаять, стоматологка бушлай эләгү бәхетенә ирешү. Икенче исә – шул ук түләүле клиника: акчаң булса, нервың янга кала.

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Бушлай медицинаны мактаганыма үкенеп утырам. Бары тик бер генә теләк: Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, табибтан табибка йөрисе булмасын берүк!!!

Яшь әни язмалары…

Балага манту ясатабызмы?

Уф… бу прививкалар белән баш катып бетте, билләһи. АКДС ны да һаман ясатып бетермәгән. Педиатр исә балага бер яшь тулуга, “тизрәк–тизрәк” дип манту ясатырга ашыктыра…

Мантуның башка вакциналардан төп аермасы – ул прививка түгел, ә нәни организмның туберкулез таякчыкларына реакциясен тикшереп карау чарасы гына. Тик ул һичшиксез әти-әнигә дә, баланың үзенә дә шактый уңайсызлыклар тудырырга сәләтле бит…

Шәхсән мин әле дә хәтерлим: елга бер мәртәбә мәктәпкә шәфкать туташы кереп, беләккә шушы уколны ясап чыгып китә иде. Икенче көннең иртәсенә әлеге урын зу-у-ур булып шешеп чыга, үтереп кычыта башлый. Тик аны су белән чылатырга да, кашырга да ярамый. Өч көн буе шулай интегеп йөрисең аннары… Әле анысы гына җитмәгән, прививканы тикшергәннән соң мине һәрвакыт өстәмә тикшерүләр узу өчен хастаханәгә җибәрәләр иде. Әнинең чәчләре агарып бетә торган булгандыр, мөгаен. Аллага шөкер инде, һәр тикшерүдән соң барысы да әйбәт дип кайтарганнар.

Әнинең үзенең дә мантуы гомер буе зур булып шешкән. Минеке дә шулай. Кызымныкы да зур булып шешсә, нишләрмен??? Бүгенге көндәге иң зур борчуым шул, җәмәгать. Өстәвенә, бала тудыру йортында ясаган БЦЖ прививкасы да ярты елдан артык төзәлде. Хәзер дә кызарып тора әле… Шуңа күрә манту ясатудан уттан курыккандай куркам мин. Педиатр исә үзенчә тынычландыра: кызарса, өстәмә тикшерүләр үткәрәчәкләр дә, шуның белән бетә, янәсе. Ясатмыйча ярамый!

Ясатмый мөмкин түгел икәнлеген мин болай да яхшы аңлыйм. Тик барыбер куркыта, җәмәгать. Шуңа күрә манту пробасы белән якыннанрак танышырга булдым да инде мин. Һәм беләсезме, нинди мәгълүматка тап булдым? Бактың исә, хәзерге вакытта мантудан тыш, туберкулезга тикшерүнең яңа ысуллары да бар икән. Шуларның берсе – “диаскинтест”. Чынлыкта, ул гади мантудан берни белән дә аерылмый. Аны шулай ук беләккә ясыйлар һәм өченче көнгә тикшерәләр. Тик аның манту белән чагыштырганда өстенлеге бар: әлеге тест ярдәмендәге тикшеренү күпкә дөресрәк нәтиҗә бирә. Мәсәлән, күп ата-аналар манту пробасы еш кына ялган уңай нәтиҗә күрсәтә дип зарлана. Ә диаскинтест белән андый аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга тиеш түгел. Чөнки манту организмның туберкулез таякычыгы белән берәр вакыт очрашканмы-юкмы икәнлеген күрсәтә, ә диаскинтест исә организмда актив микробактерияләр булса гына уңай нәтиҗә бирә.

Әгәр дә инде сез минем төсле куркак әни һәм баланың организмына теләсә-нәрсә кертүдән шүрлисез икән, түләүле клиникада T-SPOT тикшеренүе ясата аласыз. Бу баланың организмын туберкулез таякчыкларына тикшерүнең иң уңай ысулы, ахрысы – венадан кан бирәсең дә, шуның белән эш бетә. “Иии, мин әйтәм, менә бит! Тырышкан – табар, дип юкка гына әйтмиләр, иртәгә үк барам да, тиз генә кан биреп кайтам”, янәсе. Тик хыялларым чәлпәрәмә килсен өчен, әлеге тестның бәясенә күз төшерү дә җитте. Беләсезме, ул ничә сум тора??? Иң түбән бәя 6 000 сумнан башлана! 6 мең сум! Шушы бәягә венадан кан бир әле син…

Шулай итеп, бу уйдан да баш тартырга туры килде. Теләсәм-теләмәсәм дә манту ясатырга туры килер, ахрысы. Бәлки диаскинтестка тукталырмын… Уйлыйм әле… Әгәр мине укучылар арасында “продвинутый” әниләр булса, киңәш бирегезче. Нишләргә икән?

Яшь әни язмалары…