Кәгазь тарелкадан Кыш бабай ясыйбыз

Яңа ел алдыннан бәйрәм атмосферасы тудыру өчен балагыз белән бергәләшеп Кыш бабай ясагыз. 

Кирәкле әйберләр:
1. Кәгазь, бер тапкыр гына кулланыла торган тарелка
2. Клей
3. Кызыл төстәге картон
4. Төсле кәгазьләр
5. Кайчы
6. Мамык
7. Степлер

Кәгазь тарелка — Кыш бабайның бите булачак. Саргылтрак төстәге кәгазьне түгәрәкләп кисеп тарелкага ябыштырабыз. Күзләр, кызыл борын да өстәгез. Мамыкны чәч, сакал-мыек урыннарына беркетәбез.

Ак кәгазьне рәсемдәгечә ябыштырып сакал «үрәбез».

Кызыл төстәге кәгазьдән шапка кидерәбез дә әзер!

«Песнәк һәм миләш» яңа ел шарын ясыйбыз

Гадәти чыршы уенчыгын фантазиягезне эшкә җиксәгез кабатланмас һәм искиткеч матур итәргә була.
Шуның гади генә бер үрнәген сезгә дә ясап күрсәтәбез.  

 

Әлеге уенчыкны чыршыга элегез, бүлмә бизәгез, композицияләр ясагыз.

ӘТИ-ӘНИЛӘР ӨЧЕН ТЕСТ: Мәктәп программасын беләсезме?

Балагызга дәрес әзерләшә башлагач сорау өстенә сорау туамы? Кичләрен сочинение-изложениелар язып, тапкырлау таблицасын ятлап интегәсезме? Яки киресенчә, балагыз кырып-себереп барысын да үзе эшләп куямы? «Алма алмагачыннан ерак төшми» диләр бит, ә үзегез нинди укучы идегез? Менә шушы тест барын да әйтеп бирер.

 

1. Австралия! Аның башкаласы исегездәме?
— Канберра
— Мельбурн
— Сидней

2. Рус теле дәресләрен әйбәт үзләштергәнегезне тикшерәбез. Кайсы сүздә хата бар?
— Несколько полотенец
— Более пятиста человек
— Подписанные договоры

3. Медиана — ул?
— өчпочмакның түбәсен каршы як белән тоташтыручы линия
— өчпочмакны тигез өлешкә бүлүче линия
— өчпочмакның 90 градуслы почмагы

4. Кайсы әсәр И.С.Тургеневныкы?
— «Гранатовый браслет»
— «Капитанская дочка»
— «Записки охотника»

5. 0,1 км дециметрларда?
— 10 000 дм
— 100 дм
— 1 000 дм

6. Нинди материк 4 океан тарафыннан да юыла?
— Антарктида
— Австралия
— Евразия

7. Тарихка күчтек. Петр II-дән соң кем идарә иткән?
— Анна Иоанновна
— Петр III
— Екатерина II

8. О, физика! Кельвиннарда нәрсә исәплибез?
— Ток көче
— Температура
— Егәрлек

9. Ag — Менделеев химик таблицасының нинди элементы?
— Алюминий
— Көмеш
— Алтын

10.Юпитер Кояштан ничәнче планета?
— 5
— 7
— 1

8-10-сы дөрес: Афәрин! Сез бик тапкыр кеше булса кирәк. Мәктәптә уку сезгә җиңел бирелгән булырга тиеш. Төп фәннәрне сез «5»лелек үзләштергәнсез, барын да әле дә хәтерлисез.
5-7-се дөрес: Начар түгел. Тик хәтерегез әзрәк аксый булса кирәк. Белгән материалны оныта башлагансыз.
4-6-сы дөрес: Хмм… Мәктәптә «3»легә укыганыгыз күренеп тора шул 🙂 Балагыз белән дәрес әзерләп белмәгәннәрне өйрәнеп алу шәп мөмкинлек бит. Ялкауланмагыз!

Дөрес җаваплар: Канберра, Более пятиста человек, өчпочмакның түбәсен каршы як белән тоташтыручы линия, «Записки охотника», 1 000 дм, Евразия, Анна Иоанновна, Температура, Көмеш, 5

Телеңне йотарлык лагман рецепты

Лагман тәмле булсын өчен нәрсә кирәген уңган хуҗабикәләр әйбәт белә. Әлбәттә, тәмләткечләр! Әлеге рецепт та тәмләткечләргә бай.

 

Ингридиент-тәмләткечләр:

Кипкән, шәмәхә төстәге базилик — 1 б. к.
Зира — 1 б.к.
Кориандр, кипкән селдерей, бадьян — тәм буенча
Тоз — 1 б.к. артыграк

5 тырнак сарымсакны, имбирьне уабыз. Чили борычын орлыкларыннан арындыргач, вак-вак итеп турыйбыз. Казанда зур итеп туралган 2 шт кызыл суганны кызыдырып алабыз. Шуңа 400 гр сыер ите (4*4 см туралган) өстибез. 10 минутлап суганлы ит кыза. Шуннан шакмаклап туралган яшелчәләрне өсти башлыйбыз:

— 3 селдерей
— 2 болгар борычы
— 2 помидор
— 3 бәрәңге
— 1 кишер
— 1 яшел ачы торма

Хәзер 1, 1.5 литр бульон салырга кирәк. 30 мин тирәсе томалап пешерәбез.

Ул арада табага май салып баягы тәмләткечләрне кыздырабыз. 3 минут кыздыру җитә, шуннан соң аларны да казанга салабыз.

Шуннан утны сүндереп куегыз: үзе пешеп бетәргә тиеш. Лагманга лапшаны пилмәннән артып калган камырдан үзегез киссәгез дә була, кибетләрдә дә сатыла.

Ашларыгыз тәмле булсын!

«Кар бөртеге» /остаханә/

Әлеге ясалма кышкы бәйрәмнәрне бизәр өчен әйбәт булыр. Аны кече яшьтәге балалар әти-әни ярдәме белән дә башкарып чыга алыр.

Кирәкле әйберләр:

— төсле кәгазь

— клей

— кайчы

— линейка, карандаш

— дырокол

— атлас лента

Зәңгәрсу төсле кәгазьдән 10 смлы 6 квадрат кисеп алабыз. Аларны рәсемдәгечә түгәрәкләп ябыштырабыз. Бу — кар бөртегенең таҗлары. Аннары таҗларны биредә күрсәтелгәнчә бизәгез. Кечкенәрәк кар бөртекләре ябыштырсагыз, яки карандаш, фломастер белән ясасагыз да була.

Алтынсу кәгазьдән диаметры 3 см булган түгәрәк кисәбез. Шушы түгәрәккә таҗларны ябыштырыгыз.

Куе зәңгәр төсле кәгазьдән 7 смлы 6 квадрат кисәбез. Алдагылары шикелле үк түгәрәкләп ябыштырып таҗлар ясыйбыз, бизибез.

Барысын бергә тоташтырабыз.

Элеп куяр өчен атлас лента беркетәбез.

Әзер!

Тәмле дә, матур да! Пирог бизәү ысуллары:

Өстәлгә куелган ризык тәмле генә түгел, матур да булса, аппетит ачыла, кәеф күтәрелә.  Хәзер без тәкъдим итәчәк ысуллар ярдәмендә, сез пешергән пироглар сәнгать шедеврына әверелер.

Крем сылап, өстенә чия куеп кына түгел, фантазия һәм хыялга нигезләнеп тә пирогларны бизәп була.

1. Йөрәк

Яраткан кешегезгә мәхәббәтегезне тагын бер кат исбатлау өчен менә дигән мөмкинлек. Вакытыгыз күбрәк сарыф ителер, тик нәтиҗәсе сезне итараф калдырмас. Әлеге йөрәкләрне ясау өчен махсус форма сатып алсагыз да була.

2. Үрү

Әлеге ысул иң киң таралганнарның берсе. Җайлы да, тиз дә. Камырны полосалап кисеп, пирог өстенә рәсемдәгечә урнаштырыгыз. Очларын кискәндә пөхтә булырга тырышыгыз.

Шулай ук чәч толымы шикелле үрсәгез дә була.

3. Түгәрәкләр

Бу очракта да махсус формаларыгыз булса эш күпкә җиңеләер. Сметанникны шушы рәвешле пешерсәгез оригиналь килеп чыгар.

4. Кырыйларын бизәү

Пирогның нигезен салганда, кырыйларын зиг-зак формасында ясагыз. Матур булачак!

5. Йолдызлар

Йолдызларны рәсемдәгечә тезсәгез дә була. Кырыйларын тулсынча йолдызларга төрсәгез, яисә кырыена бер-икене генә куйсагыз да матур булыр.

6. Яфраклар

Яфракларны да йолдызлар шикелле итеп тезәргә кирәк. Бу ысулны «үрү» белән дә чиратлаштырсагыз да була.

7. Җиләк-җимешләр

Бу очракта тулысынча үз фантазиягезгә таяныгыз.

8. Сүзләр язу