Татар эстрадасы йолдызлары балаларын ничек тәрбияли?

Гастрольләр — гаилә, гаилә — гастрольләр… Артист кешенең тормышы шушы ике өлештән торадыр. Барысына да ничек өлгерәләр микән? Әйбәт ир яки хатын, үрнәк әти-әни дә була белергә кирәк бит. Шушы хакта эстрадабыз йолдызлары белән сөйләштек.

Илназ Баһ:
— 3 малай үстерәсе бер дә җиңел түгел икән, әй! Кыз өмет итә-итә өченчесе дә малай булды бит. (Көлә) 3 ир-балага сүз тыңлатып кара әле син! Кайчагында өйдәге шау-шуга чыдарлык булмый. Зарланып әйтә дия күрмәгез, иң мөһиме исән-сау гына булсыннар! Тәрбияләүгә килгәндә чын кеше итеп үстерергә тырышабыз инде. Минемчә, беренче чиратта балада хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Безнең буын әти-әнине бик зурлый, әлегәчә куркып, киңәшләрен көтеп торабыз. Алардан алган тәрбия буенча хәзер без үзебезнекеләрен тәрбиялибез. Түгәрәкләргә, секцияләргә бик йөрткән юк. Безнең — артистларның — вакыт ягы да тыгызрак. Олысын берәр кая бирсәң буладыр инде. Калган икесе кечкенәрәк әле.

Ландыш Нигъмәтҗанова:
— Бернинди түгәрәкләргә дә йөртмим. Гомәргә 3 тулды, Ләйләгә 4, Әнвәргә 8 яшь. Әзрәк үссеннәр әле, тора-бара күз күрер. Өчесе дә бик тере, хәрәкәтчән. Алар белән шаярышып-көлешеп бик күңелле яшибез. Балаларым татарча иркен аралаша, шунысына аеруча да сөенәм. Рус балалар бакчасына йөриләр, тик өйдә гел татарча аралашабыз. Миннән русчага күчеп сорасалар, мин эндәшмим: “Мин сине аңламыйм, татарча әйт”, — дип туган телебездә аралаштырам. Балалар тәрбияләүдә катырак та була белергә кирәк. Гел-гел иркәләп кенә тәүфикълы шәхес тәрбияләп булмас.

Рамил Шәрәпов:
— Ой, бала тәрбияләүдә безнең тәҗрибә бик әз шул әле. Үземнең дә гомерем чыпчыкныкы кадәр генә. Миңа калса «Юк!», «Ярамый!» дип әйтә белү мөһим. Аңлата белергә, күпмедер күләмдә психолог булырга кирәк хәтта. Мин улым белән гел сөйләшеп аңалшырга тырышам. Ярамаган эш эшлисе килсә, альтернатив вариантлар тәкъдим итәм, тәгәрәшеп уйныйм, үзем дә бала булып мәш киләм.

Илсөя Бәдретдинова:
— Артист кеше гел гаилә һәм иҗат дигән ике ут арасында яна. Нариман минем туктаусыз юлда йөрүләрдән туйгандыр инде. Хәтта укытучысына: «Хатыным да, балам да җырчы булмаячак,» — дип әйткән булган. Улым минем саклаучым да, яклаучым да, сердәшчем дә. Хәзер мин аны түгел, үл да мине тәрбияли инде. Шулай булмыйча, миннән 1 башка зур бит инде ул!

Г.Кариев театры спектакльләргә чакыра /афиша/

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры нәни дусларын март аенда кунакка көтеп кала. Әлеге спектакльләр балаларга адресланса да, әти-әниләрне дә, әби-бабайларны да битараф калдырмаячак. Афишаны карап чыгыгыз да, ошаганын сайлап барыгыз!

1 март /«Кичер мине, әнкәй”/ Р. Батулла

Рабит Батулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән моңсу комедия. Әсәр үзәгендә ана белән ул арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр ята. Спектакльдә вакыйгалар безнең көннәрдә гади татар авылында бара. Баш рольдә — театрның әйдәп баручы артистларының берсе – Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллина. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куйган.

Башлану вакыты: 18:30

7 март /“Саранлыктан дәва”/ В. Илюхов

Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле интерактив музыкаль әкиятнең премьерасы 14 февральдә булды. Әлеге сценарий “Татнефть” компаниясенең иҗтимагый проектында “Экология” номинациясе буенча Грант отты. Тәрҗемәче – Халисә Уразова.

Башлану вакыты: 14.00

13 март /“Ак барс маҗаралары”/ Х. Ибраһим

«Ак Барс маҗаралары» әкияте — дуслык, рух ныклыгы һәм көтелмәгән җиңүләр турында. Аның аша балалар спорт белән шөгыльләнергә, максатларга ирешергә, дусларга таяныч була белергә өйрәнә.

Башлану вакыты: 14:00

15 март /“Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз”/ И. Юзеев

18 яшьлек Гелүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Гелүснең әти-әнисе – Баязит белән Зөлфия башта аптырап калалар, аннары алларына бәла килеп баса: яшьләргә торырга фатир кирәк. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы:  алар аерылышырга тиеш! Җиңел, музыкаль, шаяру, эчтәлеге буенча кызыклы әлеге комедия тәрбияви максатларны да күздә тота. Һәм ул яшьләргә үз бәхетеңне үзең төзергә кирәклеге турында искәртә.

Башлану вакыты: 18:30

16 март /“Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”/ К. Дикамилло

Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

Башлану вакыты: 14:00

20 март /“Килмешәк”/ Х. Ибраһим

Тавык кетәклегендә көтелмәгән вакыйга була: бер ояда зур гына йомырка табалар. Көннәрнең берсендә аннан бик зур кош чыкканнан соң, тавык куркып кала һәм аннан баш тарта. Яңа гаилә әгъзасын Килмешәк дип атыйлар. Шул көннән Килмешәкнең маҗараларга бай тормышы башланып китә.

Башлану вакыты: 14:00

27 март /“Убыр-шоу”/ З. Хөснуллина

Балалар өчен заманча “Убыр-шоу” музыкаль әкияте уйнала. Әкияттә Убырлы карчык бөтен җәнлекләрне кар белән күмеп китә. Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчының күңелен эретер өчен махсус тамаша – бал үткәрергә телиләр. Шуннан тамаша башланып китә.

Башлану вакыты: 14:00

Дилә Нигъмәтуллина кызының бөдрә чәче сере нидә?

Музыкант, аранжировкалар остасы Марат Мухин һәм җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызлары Сәфинә уникаль чәчләре белән тирә-юньне таң калдыра: вак-вак кына бөдрәләре төне буе бигудида торган диярсен. Ә аларның күплеге, аларның купшылыгы, аларның калынлыгы…


Сәфинәнең прическасы сере белән уртаклашуын Диләнең үзеннән сорадык.

— Дилә, бу бөдрәләрең сере нидә?

— Сере бик гади: сернең юклыгында. (Көлә) Нәселдән килгән бүләк алар. Иремнең әнисе — каенанамның чәчләре шундый иде. Үзләре бөдрә, үзләре калын. Кечкенәрәк чакта тараганда гел елый, чәченә тигәнне яратмый иде. Хәзер ул да ияләште, мин дә карарга өйрәндем. Юынып чыгуга бальзам сөртәм, әкренләп астан өскә таба тарыйм. Бетте, бүтән тимим. Үзе шулай күпереп, бөдрә булып кибә.

Сәфинәнең сөйләшүе дә бик үзенчәлекле, кыю, чая кыз икәне күренеп тора. Характеры буенча кемгә охшаган?

— Әллә тагын, төгәл генә әйтә алмыйм. Барыбыздан да әзрәк алгандыр. Әлеге дә баягы нәселдәнлек төшенчәсе бар бит әле. Тәрбия бар. Кайвакыт әти-әниләр аптырый: гаиләдә 3 бала, өчесенә дә бер үк тәрбия, ә ник алар үсеш дәрәҗәсе буенча төрле? Менә шул генетика уйныйдыр монда. Сәфинәнең теле бик тиз ачылды, сорауларына җавап табарга өлгерми идем. Аңлатканны бик җиңел үзләштерә. 2 яшендә «Муха-цокотуха»ны шартлатып сөйли иде. Ахырына кадәр үзе сорый-сорый өйрәнде. Татарча шигырьләр дә өйрәтергә тырышам.

— Нинди түгәрәкләргә йөртәсез?

— Сәфинә инглиз телен өйрәнә, йөзәргә ярата. Үзенә ошаган шөгыль белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәм. Гаджетлар тоттырмаска тырышам. Ул планшетның нәрсә икәнен белми. Телефонга да исе китми.

— Үскәч кызыгыз артист булырга теләк белдерсә ни диярсез?

— Мин каршы түгел, күңеленә хуш килгән өлкәдә эшләсен. Шәхсән үзем җырсыз, иҗатсыз яши алмыйм. Җырларым кемнәрнеңдер җаннарына дәва, күңелләренә шифа икән, мин әлеге эшемне дәвам итәргә тиеш дип саныйм.

Татар эстрадасы йолдызлары «Бәхет өләшә»

6 мартта «Әкият» балалар үзәгенең концертлар залында “Бәхет өләшик” дип исемләнгән хәйрия концерты узачак. Әлеге чара Россиядәге беренче бушлай гаилә кунакханәсе «Роналд Макдоналд йорты» эшчәнлегенә ярдәм итү йөзеннән оештырыла.

Казанда урнашкан “Роналд Макдоналд йорты”нда катлаулы тормыш хәленә дучар булган гаиләләр яши. Монда озак вакыт җитди авырулар белән көрәшеп, ДРКБда дәвалану узучы сабыйлар үз ата-аналары белән яши ала. Алар өчен бу йортта яшәү — гел бушлай. Бу — Россиядә мондый беренче проект. Әлеге кунакханә 2013 елның 10 июлендә ачылган. Шул вакыттан бирле ул 7100 бала һәм ата-ананы кабул иткән. Киләчәктә елына 600гә кадәр гаиләне кабул итәргә планлаштырыла.

Чарада кунакларны танылган татар эстрадасы йолдызлары катнашында матур концерт көтә. Алар мәхәббәт, яхшылык һәм гаилә турында җырлар яңгыраячак. Концертта Рамил Закиров, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, Илгиз Шәйхрәзиев, Наил Нәбиуллин, “Ямьле” төркеме кызлары һәм башкалар чыгыш ясаячаклар.

Барлык шәһәр халкын әлеге изге эштә үз өлешен кертергә, авыру балаларга бәхет өләшергә чакырабыз. Билет бәяләре бик арзан. Чарадан җыелган сумма Казандагы “Роналд Макдоналд йорты” эшчәнлеге өчен тотылачак. Аз гына булса да күрсәтелгән ярдәмегез Йортта яшәүче гаиләләргә бик кирәкле һәм файдага булачак.

Концерт 6 март көнне сәгать 18:30да башлана.

Адресы: Петербургская урамы, 57 йорт.

Белешмә өчен телефон: 8 (843) 237 36 23

Фәнис Яруллинның тууына 80 ел була

2018 елның 9 февралендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге  Дәүләт  премияләре  лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була.

Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклелеләре, театр, эстрада артистлары, шагыйрьнең якташлары катнаша.

 


Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елдаавторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.

Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.

Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.