Ришат Төхвәтуллинга «Иң яхшы җырчы» медален тапшырганнар!

Кем тапшырган дисезме? Ришатның нәни тыңлаучысы!

Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында язган һәм фотолар да урнаштырган.  «Тавыш бирүләрегез бер читтә торсын! Кичә бер җимеш килде дә: «Сез безнең өчен №1 җырчы», дип медаль бирде. Рәхмәт яусын!», — ди ул.


Яшерен-батырын түгел, Ришат балаларны бик ярата, концертларыннан соң бик еш үзенең инстгарам аккаунтына самими балалар, ак яулыклы әбиләр, чәчәккә күмүче апалар белән кочаклашып төшкән фотоларын урнаштыра. Чын тамашачы мәхәббәте шундый буладыр ул! Әбиләр дә, бәбиләр дә ярата.

Ә без халкыбызның милли мирасын саклап калүче моңлы сандугачыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Фотолар Ришатның инстаграм битеннән алынды. 

Әлфия Авзалованың кызыклы сүзләреннән ҖЫЕЛМА

Яраткан Әлфия апабыз Авзалованы да соңгы юлга озаттыкканга да шактый вакыт узды. Үзе белән тулы бер чорны алып, легендар шәхес кисәк кенә мәңгелеккә китеп барды. Әлфия Авзалова зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканнан алып, гомеренең соңгы көненә кадәр татар халкы өчен беренче номерлы хатын-кыз җырчы булды.

Гаҗәеп уникаль шәхес, чын, якты йолдыз иде ул. Кечкенәдән тулы ятим калып, тормышның төбеннән күтәрелгән, үз бәхетенә үз таланты белән юл ярган Әлфия апа безгә ризыкның кадерен белергә, эш яратырга, тормышны сөяргә, җырның, моңның нәрсә икәнен аңларга өйрәтеп китте.

Әлфия апа Авзалованың истәлекләреннән өзекләр китерәбез:

“Миңа моң каян килгәнме? Ятимлектән! Әтием җырчы иде. Киң күкрәкле, көтүче әти авыл башыннан җырлап кайтып кергәндә бөтен авыл яңгырап тора иде. Моң ятимлектән килә, авырлык күрүдән… Әни үлгәч, хәер сорашып үстем бит мин. Салкын мич башында үстем. Үлмәдем бит, тырыштым. Кемгә кер юдым, кемгә идән юдым. Әгәр дә шундый кайгылар күрмәсәм, рәхәттә әти-әниле булып, әзергә-бәзер генә үссәм, моңым да булмас иде. Бернәрсәгә дә һич кенә дә үкенмим, үткәнемнән ризамын. Ләкин яшьлегем кире кайтса, тормышның кадерен белер идем”.

“Авырлыкларны күп күрдем, әмма аларны бик тиз җиңдем, чөнки шаян булдым. Бергә хәер сорашырга чыккан Нәсимә исемле кыз бик елак иде. Мин үзем бер сынык ипи эләксә дә, җырларга-биергә тотына идем. Үземне-үзем мактарлыгым бар. Үткен булдым, ялган сөйләшмәдем, туры булдым”.

“Язмышым – җыр минем. Үземне бүтән һөнәрдә күз алдыма да китерә алмыйм. Эштән тайчанмаем анысы, утынын да ярыр, печәнен дә чабар идем. Ләкин ул чагында Аллаһ биргән ул җырчы куәтен кая куяр идем?!”

“Минем максатым – халкыма җырлау. Халкың булмаса, тавышың нинди генә көчле булса да, сине тыңлаучы, ишетүче булмаячак. Җыр минем өчен – яшәү көче, яшәү тәме. Мин өйдә җырламыйм. Кайберәүләр эчем пошса өйдә кычкырып җырлый башлыйм диләр. Мин алай җырлый алмыйм. Мин халыкка җырларга өйрәнгәнмен”.

“Җырны аны тапшыра белергә кирәк. Ни турыда җырлаганыңны, ни әйтергә теләгәнеңне аңларга кирәк. Җырчы кешеләр күңеленә якты хис бирер өчен җырлый. Халык арасыннан чыккан җырчының максаты – Аллаһы Тәгалә биргән талантын үстереп, халыкка кайтару булырга тиеш”.


Татарстан яшьләре
№ — | 06.07.2017

Нурлат кызы бүләге белән Фирдүс Тямаевны таң калдырган! ВИДЕО:

Нурлат районы Бикуле авылыннан Чулпан Садыйкова исемле кыз үзенең бүләге белән Фирдүс Тямаевны таң калдырган!

Дубайда яшәүче Исмәгыйль Шәнгәрәевның уллары һәм оныклары “Әнием” җырын башкара /ВИДЕО/

Дубайда яшәүче Исмәгыйль Шәнгәрәевның уллары һәм оныклары “Әнием” җырын башкара:

Гүзәл Уразованы Әниләр көне белән гаиләсе ничек котлаган? /видео/

Гүзәл Уразова:
– Илдар балаларны җыеп миңа көтмәгәндә сюрприз эшләде. Әниләр көне белән котлап, Камилә белән җыр яздырганнар. Балакаемның уйнап йөргәндә җырлаганын ишеткәнем бар иде. Бу инде дебют дисәң дә була.

Хәния Фәрхинең кызы Алия: «Үзем генә үстем дисәң дә була» /фотолар/

Хәния Фәрхинең кызлары — Алия Гәрәева һәм Алсу Валик балачак хәтирәләре, әниләре турындагы истәлекләр белән «Сөембикә» журналында уртаклаша.

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, арабыздан вакытсыз киткән Хәния Фәрхинең кызлары Алия Гәрәева һәм Алсу Валик әниләре турында үзләренең хатирәләре белән уртаклаша, дип яза «Сөембикә» журналы.

Алсу истәлекләре

Әнием мине 35 яшендә тапкан. 1995 елның 24 декабре ул. Ә моннан нәкъ бер ел элек – 1994 елның 24 декабре көнне әти белән әни язылышкан булган. Әле сәгате дә туры килеп тора бит: аларның язылышу тантанасы көндезге өченче яртыда узган, мин дә шул сәгатьләрдә туганмын.

Без ул вакытта Чаллыда яши идек әле. Әти белән әни гастрольләргә киткәндә, без Алия апам белән калабыз. Хәтерлим: әни кайтышка һәрвакыт ниндидер сюрпризлар әзерләп куя идек: рәсем яки открытка, ниндидер кул эше була иде ул.

Мин икенче сыйныфта укыганда без инде Казанга күчендек.

Әни безнең белән уйнарга ярата иде. Ике катлы өебез буйлап дөбер-шатыр куышабыз, качыш уйныйбыз, көләбез, шаярышабыз. «Өйне җимерәсез бит», – ди әти.

Кыш көне исә иң яраткан эшебез – тимераякта шуу. Әни дә бик ярата иде тимераякта шуарга. Әти безнең өчен ишегалдына боз катыра иде хәтта. Тагын бер шөгылебез – чаңгыда йөрү. Без урманга якын гына яшибез, әнинең буш вакыты булды исә, гаиләбез белән чаңгыга чыга торган идек. Яхшы шуа иде ул, текә таулардан да выжылдатып кына шуып төшәр иде.

Бергә киноларга да еш йөрдек. Әни безнең белән кинога йөрергә бик ярата иде.

Мин укыган мәктәп безнең ишегалдында гына иде. Һәркөн иртән, әнием мине тәрәзәдән карап озатып кала һәм… тәрәзәне ачып, бөтен ишегалдына: «Кызым, әйбәт билгеләр алып кайт, яме!» – дип кычкыра. Ә мин шулкадәр оялам! «Әни, ник бөтен урамга кычкырасың инде?» – дип ачуланам үзен…

Һәр туган көнебездә әти белән әни зур бәйрәм оештыралар иде. Без әле балалар бакчасына йөргәндә – бөтен төркемебез белән, мәктәптә укыганда бөтен классыбыз белән кунакка чакыралар. Җыйнаулашып, батут үзәгенә батутта сикерергә барабыз. Әни дә рәхәтләнеп безнең белән күңел ача, безнең дусларны үз баласыдай якын итә, ярата иде.

Гомумән, безнең әни бик миһербанлы, йомшак бәгырьле кеше иде. Ул безне беркайчан да ачуланмады. Беркайчан да! Аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп була, киңәшләшеп була иде. Нәрсә генә эшләсәк тә, ул безне аңлый торган иде. Хәер, без үзебез дә ул ачуланырлык эшләр эшләмәскә тырыштык».

Алия истәлекләре

«Мин – әниемнең олы кызы. Ул мине кечкенәдән үк үзе белән гастрольләргә йөртте. Ә бөтенләй дә кечкенә булганда мин картыйда (без дәү әнине картый дип йөрттек) калдыра торган иде. Ә минем әнидән бер дә каласым килми, елыйм. Әни гастрольләргә иртә таңнан чыгып китәсе булса: «Киткәндә мине уят», – дим. Ә ул уятырга кызгана, елый-елый китә икән. Юлга көндезге якта кузгаласылары булса, әнине җибәрмәс өчен, инде мин елыйм. Шуңа да әни тынычлап чыгып китә алсын өчен, картыем мине хәйләләп, урманга җиләк җыярга, болынга, дусларына – кая да булса алып китеп тора. Без кайтканда инде әни киткән була.

Бераз үскәч, әни мине сәхнәгә алып чыга башлады. «Әти, кайт!», «Балан», «Мин сине яратам» җырын җырлыйбыз. Мәктәптә укыганда инде әни белән гастрольләргә бара алмыйм, күрше апа белән калып торам. Һәм сәгатьләрне санап, әнинең кайтканын көтәм.

Аның кайтуы зур бәйрәм була торган иде. Ул дөнья кадәр күчтәнәч, бүләк төяп кайта. Кассеталы магнитофон дусларым арасында иң беренче миндә булды. Барби курчагы да. Аннары… әни миңа чемодан тутырып матур күлмәкләр алып кайта.

Башлангычта укыганда минем язуым бик начар иде. Кайбер хәрефләр бөтенләй дә килеп чыкмый. Матур язарга мине әни өйрәтте. Һәр хәрефне икешәр, өчәр бит язып чыгабыз. Әни сабыр гына кулымнан тотып яздыра. Безнең менә хәзер балалар белән бергә дәрес әзерләргә сабырлык җитми, кычкырып та куясың, ярсыйсың да. Ә әни мине беркайчан да ачуланмый, кычкырмый. Минем белән диктанталар яза, шигырьләр ятлаша. Өй эшенә шигырь яки инша язарга кушсалар, иң матур шигырь, иң матур инша минеке була торган иде. Чөнки аларны миңа әни языша.

Чаллыга күченгәч, инде минем укуым белән әти шөгыльләнде.

Нинди генә хәлләр булмасын, әни гел йомшак күңелле булып калды. Ул мине аңлый иде. Шаярсак та, шуклансак та, ачуланмады. Мин үзем дә әти белән әнине борчырга курка идем. Үземне аларга лаеклы тотарга кирәген белдем. Аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Мин бит үзем генә үстем дисәм дә була, ирекле идем, артымнан күзәтүче кеше юк. Әмма мәктәптә укыгандамы, институттамы, мин әти белән әнигә авырлык китерүдән курыктым. Аларның мине ничек яратканнарын, әнинең мине ничек яратканын белә идем. Аларның яратулары минем өчен бик кыйммәтле, һәм мин аны сакларга тырыша идем.

Үсә төшкәч, әни мине сәхнәдә күрергә теләде. «Әйдә, кызым, бергә җырлыйбыз», – ди. Ә минем сәхнәгә чыгу теләгем юк, кеше алдына чыгып җырларга яратмый идем. Җырчы тормышының никадәр авыр булуын белеп үстем бит. Әнинең язмышын күреп, үземә андый язмыш теләми идем. Алай да юбилей концертларында әни белән бергәләп җырладык әле без.

Хәзер, әниебез китеп баргач, аның юлын дәвам итүне үземнең бурычым саныйм. Әниебезнең җырлары ярты юлда өзелеп калырга, онытылырга тиеш түгел».

ү

http://syuyumbike.ru//