Җәенлекләр турында табышмаклар

***

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

***

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Сары тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (Куян)

***

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикереп урманга кача. (Куян)

***
Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

***

Энәсе бар, ә тегә алмый. (Керпе)

***
Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

***

Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

***

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

***
Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Ата-ана, бала турында татар халык мәкальләре

«Һәр халыкның мәкале үзенчә. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул». Нәкый Исәнбәт

Ата-ана, бала-чага турында мәкальләр

* Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.

* Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.

* Бала заманасына охшап туар.

* Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.

* Бала кошның авызы зур булыр.

* Күгәрчен баласы күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.

* Ана дигән хәзинә.

* Анаңдай ана булмас.

* Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.

* Ана — шәфкать диңгезе.

* Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.

* Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

* Анасыз корт ил булмас.

* Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.

* Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.

* Әни суккан авыртмый.

* Әнкәм йорты алтын бишек.

* Йорт анасы белән корт анасы бер.

* Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

* Өйнең яме ана белән.

* Туган ана бер, туган Ватан бер.

* Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.

* Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

* Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен һаман да бала.

* Алып анадан туар, аргамак биядән туар.

* Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

* Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

* Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

* Бала моңын ана белер.

* Баланың телен анасы белер.

* Баласы өчен ана арыслан утка кергән.

* Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.

* Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

* Ханнан бала олы,
Баладан ана олы.

* Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.

* Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.

* Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

* Ата-ана теләге
Утка-суга батырмас.

* Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

* Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

* Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.

* Ата аркасы — кала аркасы.

* Ата — беләк,
Ана — йөрәк.

* Ата — җизнә,
Ана — казна.

* Ата — йортның матчасы,
Ана — йортның өрлеге,
Балалар — стенасы.

* Ата йөрәге — таудан өлкән,
Ана йөрәге — диңгездән тирән.

* Атаның каны,
Ананың сөте.

* Атаң-анаң — чын дусың,
Дус-ишләрең — юлдашың.

* Атаң кебек кешегә тел озайтма.

* Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.

* Атаңны башыңда тот,
Аңаңны учыңда тот!

* Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.

* Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.

* Атасы барның бәхете бар.

* Атасын алдаган илен дә алдар.

* Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.

* Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.

* Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!

* Аю да баласын «йомшагым» ди.

* Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.

* Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.

* Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

* Йомырка тавыкны өйрәтми.

* Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.

* Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.

* Ымны белмәгән нине белсен?
Атасын белмәгән кемне белсен?

* Эт атасын танымас.

8 Март – күңелем шат! — Иҗат мәйданы

Бәйрәм белән!

8 Март –
Минем күңлем шат.
Әнисен котлап,
Җыр көйли Гөлшат.

Камилә Насыйбуллина,
Казан, 129нчы мәктәп, 2нче “А” сыйныфы

Яз килә

Табигатебезне бар матурлыкка күмеп яз килә. Яз килүнең иң беренче билгеләре дип, мин кояшның күзләрне чагылдырып тагын да ныграк каравын, түбәдән тамчылар тамуын, җылы яктан тезелеп-тезелеп кошлар кайтуын әйтер идем. Нинди ямьле мизгел бит бу!
Әйе, табигатьнең нәкъ менә шундый вакыты хәзер – кыш белән яз көрәшә. Ләкин барыбер яз фасылы өстен чыга: кышын яуган карлар эри, елгалардагы бозлар ташу булып агалар. Йортыбыз янында балалар белән бергә җыелып, көймә йөздерү үзе бер кызыклы вакыйга.
Менә тиздән яшел чирәм чыгар, бар моһит хуш искә тулыр. Менә шуңа да елның бу фасылы миңа бик ошый!

Фирүзә Миннегазиева,
Казан, 129нчы мәктәп, 5нче “А” сыйныфы

Кушамат

Кушамат, кушамат дибез,
Кайдан килгән белмибез.
Һәм шуларны белер өчен
Тарих битен күзлибез!

Килгән алар элеккедән,
Әби-бабай дәвереннән.
Бүгенгәчә яши алар
Чыкмыйлар һич күңелдән.

Минем кушаматым – Куян!
Горурланып хәтта куям.
Оялмыйча яшим җирдә,
Кушаматым диеп, Куян.

Лиана Гатиятуллина,
Казан, 129нчы мәктәп, 7нче “А” сыйныфы

Буран

Улый-улый
Буран уйный.
Һәр почмакка
Кереп-чыгып,
Бертуктаусыз тузгый.
Я өй түбәсен себерә,
Я инде үзеңне өшетә.
Ә яз килмәкче була,
Җылытмакчы була.
Ләкин кыш тыңламый:
Барыбер себерә,
Өшетә, йә очырта.

Әнием

Әнием – син минем,
Йөрәгемнең нуры.
Син әнием минем
Иң әйбәт, тугры.

Һәрвакыт син һәр җирдә,
Кояш кебек көләсең.
Куеныңа керсәм мин,
Май кебек эретәсең.

Синнән дә яхшы әни
Юктыр җир шарында.
Җил-яңгыр тими генә
Үсәбез кочагыңда.

Мәликә Галәветдинова,
Балтач, Бөрбаш мәктәбе, 5нче сыйныф

Бәхетле балачак

Кемнәр генә хыялланмый
Бәхетле балачак турында.
Күпме серләр яшеренгән
Аның назлы кочагында.

Иң матур хатирәләр,
Истә кала хәтердә.
Бик күп дуслар табыла
Шат балачак илендә.

Ашыгабыз, ашкынабыз,
Тизрәк үсәргә, дибез.
Инде үсеп буй җиткәч,
Балачак кайтсын, дибез.

Сабый чакта бар да рәхәт,
Татлы төш, хыял илем.
Әти-әни кочагында
Мәңгегә калыр идем.

Алёна Тимашева,
Мөслим, Яңа Усы мәктәбе, 9нчы сыйныф