Күз табиблары – кайсына ышанырга?

Яңа туган сабыйның күзләре турында борчылмаган ата-ана сирәктер. Башта нигә баланың күзләре төрле якка йөгерешә дип кайгырасың, аннары бала кылый дип борчыласың. Әле балага бер яшь тулып, күзләр тулысынча формалашып беткәч тә тынычлык юк. Әле берсе, әле икенчесе килеп чыгып тора.

Бу язмам күз табиблары турында. Әлеге теманы юкка гына күтәрмәдем, билгеле. Бу өлкәне шактый бәхәсле дип әйтер идем мин. Ни өчендер, нәкъ менә күз табиблары арасында төрле карашлы белгечләр аеруча еш очрый. Аларның фикерләре бик еш капма-каршы була. Кайсына ышанырга да белмәссең.

Мәсәлән, кызыма алты айлар тирәсендә миңа аның күзләре бераз кылый кебек тоела башлады. Икенче көнне үк табибка йөгердем, билгеле. Бушлай поликлинкадагы табиб “барысы да яхшы”, дип сөендереп кайтарды. Янәсе, бер яшькә кадәр бу гадәти хәл. Ә менә шәхси үзәктә исә, киресенчә, “баламның күзләре кылый ахрысы” дигән сүзләремне хупладылар гына. Әле алай гына да түгел, бу авыруны дәвалау өчен бер кочак киңәш тә язып бирделәр. Аны укыгач, минем чәчләрем үрә торды: өч ай буе көнгә берничә сәгать дәвамында кызымның бер күзен каплап йөрисе, һәркөнне гимнастика ясыйсы, әле алай гына да түгел, көн саен баланы “вспышка” белән фотога төшерергә кирәк.

Дөресен әйтим, табиб киңәшләрен бер генә атна җиренә җиткереп үтәдек. Аннары мин бушлай поликлинкадагы табиб сүзләренә ышанырга һәм баламны күзләренә наклейка ябыштырып интектермәскә булдым (ана йөрәге сизгер бит ул). Соңрак исә башка бер табиб “ярый әле, “вспышка” белән фотога төшермәгәнсез, катгый тыела!!!” – дип шаккаттырды. Менә кайсы табибка ышанырга соң???

Бер яшьтә исә, Аллага шөкер, әлеге кылыйлык юкка чыкты диярлек. Табиб та, гадәттәгечә, барысы да яхшы дип кайтарды. Ә күптән түгел минем башка тагын кайгы төште, кызым күзләрен кысып карый кебек тоела башлады. Һәрвакыттагыча, табиб янына юл тоттык. Ул исә барысына да смартфон, планшеттагы мультфильмнар сәбәпче диде. Баланың күзе кибә, аңа күз яше җитми, янәсе. Ул безгә балага смартфоннардан мультфильм күрсәтүне катгый тыйды. Ә менә телевизордан исә мультфильмнарны күпме телисез, шулкадәр күрсәтегез диде.

Аның фикеренчә, балага телевизорны билгеле бер вакытка гына түгел, ә көне буена ачып куярга кирәк. Телевизор көне буе эшләп утырса, нәни аңарга күнегә һәм мультфильмнар аңа кызык булмый башлый, янәсе.

Дөресен генә әйткәндә, бу киңәш мине бераз аптырашта калдырды. Табибларның күбесе телевизорны гомумән тыя. Күп дигәндә ярты сәгать мультфильм рөхсәт итәләр. Ә монда…

Бәлки сез мине начар әни диярсез, тик мин бу карашны тикшереп карарга булдым. Иртүк телевизорны ачып куям да, ул төшкә кадәр эшләп утыра. Баштарак кызым моңа бик каты сөенеп, озаклап телевизор караса, бик тиздән аңардан чыннан да тәмам туйды. Ул аңа игътибар итми генә түгел, янына барып, аны сүндереп үк куя башлады. Мин исә шаккаттым. Мультфильмнарга да битараф булып була икән.

Тик менә телефонны күрсә, һаман сорый. Бу гаджеттан аеруның да берәр яхшы ысулы юк микән..?

Әлеге ысул турында танышыма сөйләдем. Ул исә бу турыда үзенең шәхси табибы белән уртаклашкан. Тегесе исә миңа киңәш биргән табибны да, мине дә эт итеп сүккән. “Ярамый!” – дигән.

Шулай итеп, күз табиблары арасында бер үк фикердәге ике белгечне әлегә кадәр очратканым юк. Ирем исә мине сүгә. “Булмаган җирдән проблема эзләп йөрисең”, — ди. Бәлки ул дөрестер дә…

Яшь әни язмалары