Бала истерика куптарырга өйрәнсә…

Бала тәрбияләү ай-һай катлаулы икән, җәмәгать! Яңа көн һәрвакыт диярлек яңа сюрпризлар китерә. Араларында сөендергәннәре белән беррәттән көендерә торганнары да бар. Бүген шуларның берсе – балалар истерикалары турында сөйләшербез.

Дөресен генә әйткәндә, мин бу чор әле тиз генә килеп җитмәс дип уйлаган идем. Шуңа күрә аңарга мораль яктан әзерләнеп җитешә алмый калдым. Әле әни статусым булмаган заманнарда ук кибеттә бөтен кеше алдында идәнгә сузылып ятып, әнисе шоколад алмаган өчен тибенә-тибенә үкерүче балаларны күреп шакката идем. Хәзер үзем шул хәлгә калып барам, ахрысы.

Юк, без әле ул кадәр үк көйсез түгел. Тик безгә бит әле 2 яшь тә тулмаган! Ә кызым инде хәзердән үк миңа характер күрсәтә! Аңа ошамаган мультфильм куйсаң, “юууук” дип кычкыра, телефон белән маңгайга тондырырга да мөмкин, хәтта. Ванна ишеген бикләп куйсаң, тавышы карлыкканчыга кадәр кычкыра. Елар иде дә, күз яше чыкмый! Шоколад, кәнфит күрсә, шул ук хәл. “Бир, бир!” – дип янда еламсырап йөри. Менә моңарга ничек түзмәк кирәк.

“Псих әни” булмаска өйрәттем инде сезне. Шуңа күрә бүген тагын бер тапкыр шул турыда яза икән бу дип аптырамагыз. Бүген мин истерика куптарган баланы тиз арада тынычландыру ысуллары белән уртаклашырмын. Миңа булыша, бәлки сезгә дә файдасы тиеп куяр!

Иң төп кагыйдә – балага истерика оештыру өчен шартлар тудырмау. Бу нәрсә дигән сүз? Ягъни, әгәр аңарга бер тапкыр “юк” дип әйткәнсез икән, ул һәрвакыт “юк” булырга тиеш. Мәсәлән, бала сездән кәнфит сорап елый ди. Син аңарга “юк, ярамый” дип әйтәсең. Тик ул һаман да тынычланмагач, сукрана-сукрана теге кәнфитне чыгарасың. Менә бу хата! “Бала ахмак түгел, ул барысын да аңлый, “әһә, кәнфит алу өчен кычкырыбрак еларга кирәк икән”, — дип нәтиҗә ясау өчен бу менә дигән ысул”, — дип яза психологлар.

Тагын бер кагыйдә: гаиләдә әти белән әнинең фикере бер булырга тиеш. Әгәр әни кеше “юк” дип торганда, әти “әйе” ди икән, бу шулай ук балага көйсезләнү өчен бер этәргеч. “Әни рөхсәт итмәсә, әти рөхсәт итәчәк”, — дип фикерли ул һәм әти-әнинең берәрсе “җиңелгәнчегә” кадәр рәхәтләнеп акыра.

“Әгәр дә балада истерика башланса, нишләргә? Аны ничек туктатырга?”, — дисезме… Бактың исә, бу очракта иң яхшысы әлеге көйсезләнүне игътибарсыз калдыру икән. Ягъни, бала акыра-елый, ә син берни булмагандай үз эшең белән мәшгуль булырга тиеш. Аны тынычландырырга тырышу,үгетләү тиешле нәтиҗәгә китерми, ди белгечләр. Киресенчә, үзенә игътибарның зур булуын күреп, ул тагын да кычкырыбрак еларга тотыначак икән. Ә менә битарафлык аны тиз арада елаудан туктарга мәҗбүр итәчәк.

Мин бу кагыйдәне кызымда сынап карадым инде. Ул чыннан да эшли. Бала үзенә игътибарның юклыгын күреп, әлеге ясалма елаудан бик тиз туя. Ул ни өчен көйсезләнгәнен дә онытып, тиз арада үзенә башка шөгыль таба. Әкренләп әлеге төр истерикалар саны да кими.

Тик исегездә тотыгыз, беренче вакытта бик авырга туры киләчәк. Шуңа күрә алдан тынычландыра торган дару эчеп куюың, йөзгә кадәр санавың хәерле. Юкса, түзә алмау куркынычы бар.

Сезнең белән уртаклашасым килгән төп кагыйдәләр менә шулар! Бәлки сездә дә баланы тиз тынычландыру буенча “лайфхаклар” бардыр? Бүлешегез…

Яшь әни язмалары