Баланы “сдача бирергә” өйрәтергә ярыймы?

Баланы “әшәкелеккә” өйрәтергә ярыймы? Хәзерге вакытта бу — минем өчен иң актуаль сорауларның берсе. Әти-әни баласын начар гамәлләргә өйрәтергә тиешме? “Әшәкелек” дигәндә нәрсәне күздә тотаммы? Хәзер барысын да тәфсилләп аңлатам.

Безне кечкенә чакта әти-әни “таш белән атканга аш белән ат” дип өйрәтте. Нинди генә хәл булмасын, нинди генә конфликт килеп чыкмасын, зур кешеме ул, әллә яшьтәшеңме – син акыллы, әхлаклы булып калырга тиеш, “сдача” бирү турында сүз дә булуы мөмкин түгел.

Ә хәзер исә дөньялар үзгәргән икән, җәмәгать! Хәзер ата-ана баласын башкача тәрбияли. Яңа гына тәпи киткән баланы да “сдача” бирергә өйрәтәләр. Ул үзен үпкәләткән яшьтәшләреннән куркып, елап басып торырга тиеш түгел. Ә, киресенчә, аңа сукканнар икән, ул да китереп суга белергә тиеш!

Дөресен генә әйткәндә, шәхсән миңа бу читтән караганда бик сәер булып тоела иде. Бервакытны, әле авырлы чакта, танышым белән балалар мәйданчыгында сөйләшеп торырга туры килде. Шунда шугалакка менгән вакытта бер зуррак гәүдәле кыз танышымның кызын этеп екты. Әлбәттә инде, ул елый-елый әнисе янына йөгереп килде. “Кызым, син нишләп мәмкәләнеп басып торасың? Сиңа да төртеп җибәрергә иде. Бар, “сдача бир”, — дип аны әнисе кире мәйданчыкка кертеп җибәрде. Кыз да “юк” дип тормады, билгеле. Йөгереп барды да, теге кызның баш түбәсенә менеп төште…

Әлеге хәлне күреп бииик тә сәерсенгән идем ул чакта. “Үз баламны мондый кешелексез итеп тәрбиялимме соң?” дип китеп баруым хәтердә. Ә хәзер үзем әни һәм… Черек помидорлар белән атсагыз, атыгыз, кызымны “сдача бирергә” өйрәтмәячәкмен, дип авыз тутырып, әйтә алмыйм.

Ә балалар арасында тарткалашлар гел килеп чыгып тора. Бер-берсеннән уенчык талау дисеңме, тәмле әйбер өчен бәхәсләшү дисеңме – барысы да бар! Кагыйдә буларак, кыюрак балалар юашракларга “көн күрсәтми”.

Бер генә мисал китерәм. Берәр ай элек микән, балалар мәйданчыгында нәниләр уенын күзәтәм. Шундагы ике яшьләр тирәсендәге бер малай башка нәниләргә иркенләп уйнарга ирек бирми генә бит. Араларында кызым да бар. Кызым нинди генә уенчыкка ябышмасын, теге баһадир тарта да ала. Әле алай гына да түгел, бер мәлне ул уенчык курчак белән кызымның башына суккалый башлады. Ә кызым нишләргә белмичә, түзеп басып тора. Менә шул чагында минем дә беренче тапкыр “Нигә мәмкәләнеп басып торасың…” дип әйтәсем килде.

Әлбәттә, мондый хәл бер генә тапкыр булмады, билгеле. Ул әледән-әле кабатланып тора. Һәм беләсезме, хәзер мин аптырашта. Ничек дөрес икәнлеген белмим. “Отпор бирергә” өйрәтергәме, юкмы? Дөресен генә әйткәндә, минем өйрәтәсем килми. Кыз кешене бигрәк тә. Ә менә танышларымның күбесе исә баланы хәзердән үк садикка шул рәвешле “әзерли башларга” киңәш итә. Сүз уңаеннан, ирем дә шулар яклы…

Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Нишләргә дә белмәссең. Уф, бала тәрбияләүләре ай-һай катлаулы икән! Психологка бармый булмас, мөгаен.

Яшь әни язмалары