Ничек итеп “псих” әнигә әверелмәскә?

Балама бер яшь тулганчыга кадәр мин әни булуның бер авырлыгы да юк дип уйлый килдем. Бала тәрбияләү, үстерүнең авырлыгыннан зарланучы, балаларына тавыш күтәрергә генә торучы әниләрне аңламый идем мин. Аңламый гына түгел, гаепли идем. Ничек инде шундый нәни фәрештәләргә кычкырып булсын ди?! Ә хәзер исә үзем кайчакларда нервыларымны ничек тынычландырырга икән дип баш ватам. Акырып елыйсы килгән чакларда бигрәк тә…

Бер яшькә кадәр баланы карау, тәрбияләүнең чыннан да бер авырлыгы да юк. Аның каравы, бераз үсә төшкәч күрсәтәләр икән алар күрмәгәнеңне. Берничә мисал гына китерәм. Мәсәлән, кичә мин ашарга пешереп йөргән арада кызым бәдрәф бүлмәсе ишеген ачып кергән, утны яндырган, унитаз капкачын ачкан, мин идән юа торган мунчаланы тапкан да, шуның белән мәш килеп бәдрәф юып маташа. Шундагы су белән рәхәтләнеп коенган! Менә моңа ничек тыныч кына карамак кирәк? Бүген иртүк исә каты сабынны суга салып эреткән дә, шуның белән бөтен көзгене буяп бетергән – теге сабын шунда таш булып каткан… Һәм ышаныгыз, мондый хәлләр бездә гадәти, көндәлек процесс!

Миңа бу хәлләргә күптән күнегергә вакыттыр да бит, тик үземне берни эшләтә алмыйм – ачуым кабара. Балага кычкырмыйча көчкә түзәм. Аның каравы, ирем эштән кайткач, бөтен ачуымны аңарга чыгарам.

Бер нәрсә шатландыра – башка шактый әниләр кебек баламны җилтерәткәнем юк (дөресен әйтим, мин аларның хәлен бик яхшы аңлыйм). Тик түземлекнең дә чиге була бит. Шуңа күрә бу халәтем белән көрәшергә карар кылдым да инде. Моның төп чарасы нинди дип уйлыйсыз? Әлбәттә, тәрбия китаплары уку һәм шулар нигезендә бала белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыру.

Дөресен әйтим, әлеге әдәбияттан алган мәгълүматның миңа кирәге чыкты. Аның ярдәмендә мин шактый файдалы мәгълүмат тупладым. Аларның аеруча мөһимнәре турында сезнең белән дә уртаклашам. Бәлки ул сезгә шулай ук “псих” әнигә әверелмәскә ярдәм итәр.

1-1,5 яшькә кадәге балаларның төп эше – дөнья белән танышу, тикшеренү. Шуңа күрә алар һәрдаим яңа мәгълүмат тупларга омтыла. Аларның һәр гамәле, кагыйдә буларак, безгә шуклык булып тоела. Ә чынлыкта исә бу – дөньяны өйрәнү. Ул махсус рәвештә идәнгә су түгә, җирдәге ташны алып ялап карый яисә шкафтагы ботка савытын төшереп вата – боларның барысы да аның өчен бик мөһим дөньяви тәҗрибә, дип ышандыра белгечләр. Бу очракта ата-ана өчен иң мөһим киңәш исә – баланың бу гамәлләрен тыярга ЯРАМЫЙ! Юкса ул көне бу нәрсә эшләргә белми аптыраучы, ялкау яшүсмер булып үсәчәк икән.

1,5-2 яшьтә исә бала өлкәннәргә охшарга тырыша башлый. Ул сездән идән мунчаласын тартып ала, яисә минем очрактагы кебек унитаз юарга кереп китәме ? Шул рәвешле ул сезне кабатламакчы була. Мондый очракларда шулай ук, баланы ачуланырга, үз уңайлылыгыгыз турында гына уйлап, аның бу гамәлләрен тыярга ярамый. Юкса, тырыш бала үстерә алмаячаксыз, дип кисәтә белгечләр.

Моның белән генә дә бетми әле. 2,5 яшьтә балада “мин үзем” дип аталган процесс башланачак икән. Сиңа иртүк бик ашыгыч рәвештә берәр җиргә барып җитәргә кирәкме? Бу чорда ата-анага күпкә иртәрәк тора башларга туры киләчәк. Чөнки балагыз киенгәндә, ашаганда “мин үзем” дип киреләнә башлачак. Аннары исә өч яшьтәге кризис. Монда инде бала авызыннан “мин сине яратмыйм”, “син миңа кирәк түгел” кебек җөмләләр атыла башлый.

Менә шулай, җәмәгать. Ата-анага бер тынычлык юк. Шуңа күрә психологлар баланың үсү-камилләшүе белән бәйле шушы чорлар турында һәрвакыт истә тотарга киңәш итә. Бары тик шул чагында гына без нәниләребезнең гамәлләренә “түзә” түгел, ә аларны ничек бар шулай кабул итә башлаячакбыз.

Үземнең тәҗрибәмдә нәрсә әйтә аламмы? Бу чыннан да булыша! Чөнки һәр ана өчен беренче чиратта баласының киләчәге кадерле.

Яшь әни язмаларыннан