Адым саен вируслар – баланы ничек сакларга?

Уф, тизрәк җәй җитсен иде инде. Яз җиткәч, салкын тию, гриппның яңа агымы башланды, ахрысы. Адым саен балалар чирли. Иң сәере, аларның симптомнары гадәти авыруларга охшамаган. Шуңа күрә ата-аналарның күбесендә бу бик зур борчу тудыра.

Бу арада яшь әниләр төркемнәрендә, социаль челтәрләрдә чын мәгънәсендә шау-шу башланды. Кыш айларында була торган грипп чорында да бу кадәр хат күргәнем юк иде. Алар балаларының авыру белән бәйле симптомнары турында сөйләп, бер-берсенең күңеленә шом сала. Бу смсларны укыгач исә, республикабызны чын мәгънәсендә сәер вируслар чолгап алган дигән фикер кала. Урамга чыгарга да куркыныч кайчак.

Күпләр матбугат чараларын сүгә. “Гадәттә, салкын тию, грипп чорында ММЧ лар бу турыда ата-аналарны мең тапкыр кисәтә. Кисәтә генә түгел, куркытып бетерә.. Ә чын-чынлап авырулар чоры башлангач исә авызларына су капкандай дәшмиләр”, — дип яза әниләр.

Мин ата-аналар арасында паника булдыру яклы түгел, билгеле. Шулай да, танышларым арасында авыручылар саны чыннан да бихисап. Әле алай гына да түгел, балалар бу авыруны өлкәннәргә дә йоктыра. Гаиләләре белән чирләп ятучылар да күп. Симптомнар исә чыннан да бик сәер: кемнеңдер температурасы 38-38.5 кә кадәр күтәрелә дә, биш-алты көн буе төшми. Өстәвенә, темпертура өстенә башка авырулар да иярә. Гадәттә бу – стоматит, ротовирус, я ангина.

Әле кичә генә бер танышым зарланып торды. Баласының атна буе температурасы төшмәгән. Ә көннәрдән бер көнне исә ул тик торганнан аягына баса алмый башлаган. Аксаклап көчкә йөри ди. Алар шундук ДРКБ га йөгергән. Аллага шөкер, берничә көннән барысы да яхшырган инде.

Менә шундый чакта ана кеше паникага бирелми нишләсен. Теләсәң-теләмәсәң дә урамга чыкмас буласың. Тик шулай да, бу очракта салкын канлылык сакларга кирәктер. Вируслардан сакланам дип, өйдә яту шулай ук дөрес түгел. Иң мөһиме, гади кагыйдәләрне истә тоту, дип киңәш бирде миңа табиб.

Нишләргәме? Җәмәгать урыннарына барганда, баланың борынына вирусларга каршы махсус мазь сылагыз яисә дару тамызыгыз. Аннары соң балалар мәйданчыкларына барудан сакланып торсаң яхшы. Чөнки нәниләр күп нәрсәне авызына кабып карарга яисә пычрак кулларын авызларына тутырырга ярата.

Шулай ук, даруханәләрдә вирусларга каршы махсус препаратлар саталар. Кагыйдә буларак, яшь әниләр вируслар турында ишетүгә шулар артыннан йөгерә. Тик менә белгечләр исә аларны бирә башлар алдыннан педиатр белән киңәшләшергә куша. Юкса, баланың организмына файда урынына, зыян килергә мөмкин.

Иң мөһим киңәш исә, саф һавада ешрак булу! Бу баланың иммунитетын шактый ныгытачак.

Менә шундый баналь киңәшләр, җәмәгать. Сезнең өчен Америка ачмадым. Шуңа күрә вируслар турында ишетүгә паникага бирелергә ашыкмагыз. Авырулар да үткенче генә булсыннар.

Яшь әни язмаларыннан