Бер яшьлек бала белән ничек уйнарга?

Уф… бала белән уйнау – минем өчен иң авыр һәм катлаулы шөгыльләрнең берсе. Черек помидорлар белән атсагыз-атарсыз, тик мин сезгә һәрвакыт дөресен сөйлим. Шәхсән миңа кайчакларда дөньяда шуннан да күңелсезрәк шөгыль юктыр кебек.

Мин бала белән рәсем ясарга, сәгатьләр буе әкиятләр укырга әзер, тик менә уйнарга гына кушмасыннар. Курчаклар, туп, лего, баланы камилләштерә торган төрледән-төрле уенчыклар – бу предметлар белән дуслык миңа бик авыр бирелә. Үзем уйныйм, ә үзем эчтән генә “файдалырак эш белән шөгыльләнсәң иде ул”, дип хыялланам.

Дөресен генә әйткәндә, миндә уеннарга карата мондый караш кечкенәдән үк килә. Әле дә хәтерлим, балалар бакчасында мин бер дә уйнарга яратмый идем. Бәлки шуңа күрә укырга да бик иртә өйрәнгәнмендер (5-6 яшьлек чагымда рәхәтләндереп татар халык әкиятләре китабын укый идем инде). Сеңлемнең янымда “әйдә, апа, уйныйк инде” дип, ялынып йөрүләре әле дә хәтердә. Тик минем үз сүзем сүз иде. Хәзер исә сеңлем урынына кызым. “Әни, уйныйк”, — дип итәгемә сарыла. Аңа бит “уйнамыйм” дип әйтеп тә булмый. Теләсәң-теләмәсәң дә уйнарга туры килә.

Хәер, бәлки балам белән уеннардан качу җаен да табар идем. Тик кул астыма бик вакытлы гына әниләр өчен журналдагы бер мәкалә килеп керде. Анда сүз нәкъ менә балаларны уен аша камилләштерү турында бара. Бактың исә, 1-2 яшьлек балалар өчен уен процессы бик мөһим икән. Бу аларны камилләштереп кенә калмый, ә әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә дә өйрәтә ди.

Бактың исә, әлеге уеннар бары тик миңа гына бик гади һәм мәгънәсез булып тоела икән бит. Чынлыкта исә уен – бала өчен чын мәгънәсендә зур эшкә тиң. Ул аның аша башкаларга ярдәм итәргә, үз өстенә җаваплылык алырга, кем турында да булса кайгыртырга өйрәнә. Һәм иң мөһиме, уен вакытында ул гаиләдә үзе күргән гамәлләрне кабатлый. Бу чыннан да шаккатмалы, җәмәгать. Мәсәлән, кызыма күптән түгел уенчык чәй сервисы алдык. Ул аңа шулкадәр сөенде ки, шундук уйный да башлады. Мин исә читтә генә күзәтәм. Менә ул чынаякларны чыгарып тезде дә, аларга чәйнектән су агызып, шуны авызына китереп, эчкән кебек итә башлады. Мин исә шаккаттым. Димәк, ул барысын да күрә, аңлый, белә булып чыга. Көлсәгез, көлегез, шәхсән мин үзем өчен чын мәгънәсендә Америка ачтым!!!

Ярар, монысы аңлашылды ди. Ә менә туп уйнаудан ни файда, дип уйлап куйдым мин. Бактың исә, бу очракта да барысы да мин уйлаганча гади түгел икән. Туп бала тормышында бик зур роль уйный. 11-12 айлык чагында ул, баладан тәгәрәп китеп, аны актив рәвештә үрмәләргә, атларга мәҗбүр итә. Таудан тәгәрәгәндә, кәнәфи яки караваттан сикереп төшкәндә ул балага әйләнә-тирә дөньяны өйрәнергә ярдәм итә, нәнинең күзәтүчәнлеге камилләшә. Төрле зурлыктагы туплар белән уйнау, аларны тотарга, ыргытырга өйрәнү баланың кече моторикасын камилләштерә ди.

Менә шулай, җәмәгать. Хәтта, уенчык туп та бала өчен алыштыргысыз зур файда икән бит. Шул көннән бирле мин теләсәм-теләмәсәм дә, көненә берничә сәгатьне бала белән уйнап уздырырга тырышам. Үз-үземне мәҗбүр итүе авыр, әлбәттә. Тик нишлисең, баланың киләчәге кадерлерәк.

Яшь әни язмалары