Бала еш авырый… Нишләргә?

“Бала авырый да, авырый… Әле генә терелгән иде, тагын маңкалаган инде!” Бу җөмләләр кайсы гына ата-анага таныш түгел икән… Хәер, андыйлар бардыр. Шәхсән миңа, кызыма бер яшь тулганчыга кадәр, бу сүзләр, чыннан да, таныш түгел иде. Тик инде ярты ел диярлек үзем шулай дип зарланам…

Кагыйдә буларак, һәрбер әни яңа туган сабыен тузан бөртеге дә тидерми, саклап кына үстерергә тели. Тик кызганыч, бу мөмкин түгел! Теләсәң-теләмәсәң дә, яңадан-яңа дару исемнәре, табиблар белән танышырга туры килә. Ярар ла, теге яки бу авыруны дәваладың да, шуның белән гомерлеккә саубуллашсаң. Кайчакларда алар әледән-әле яңадан килеп чыгарга гына тора икән бит!

Юк, бу язмада сез бер генә файдалы киңәш тә тапмассыз. Киресенчә, бу гел зарлану язмасы булачак! Әгәр дә миңа киңәш бирә алучы тәҗрибәле әни кеше табылса, тагын да яхшырак.

Дөресен әйтим, бер яшькә кадәр без гомумән дә авырмаганбыз икән! Мин авыру дип уйлаган нәрсәләр исә гади җил кагылып китүләе генә булган. Ә мин шуларга нервы әрәм итеп ятканмын! Ә авырулар исә бала ротовирус йоктырып, хастаханәдә ятып чыккач башланды. Яхшылап терелеп бетәргә дә өлгермәдек, салкын тиеп чирләдек. Маңка, ютәл, температура. Анысын гына дәвалап бетердек дигәндә, кызымның тавышы юкка чыкты. “Кискен фарингит” диделәр. Анысын да дәваладык. Шушы афәтләр белән көрәшү өчен ике айлап вакыт узды. Тулысынча терелеп, бераз хәл алуга, тагын понос, тагын температура. Аллага шөкер, бу юлы косып чирләмәде инде, авыруны үз көчебез белән генә җиңүгә ирештек…

Озаклап язып тормыйм: алга таба да нәкъ шулай дәвам итте. Әле берсе, әле икенчесе! Яңа елны да диарея һәм температура белән каршыладык, хәтта. Менә хәзер дә бер ай инде маңка һәм ютәл дәвалыйбыз.

Бу проблема мине бик каты борчуга сала, җәмәгать. Баланың иммунитеты бик түбән, ул микроб һәм вирусларга каршы көрәшә алмый дигәнрәк начар уйлар да килә башка. Яхшы иммунолог эзләп интернет челтәрен дә актара башладым инде…

Хәер, минем бу “борчуларым” турында ишеткәч, ике бала анасы булган тәҗрибәле дустым кычкырып көлде. “Әй, карчык, балаң авырганга сөен. Ул чирләгән саен, киресенчә, иммунитеты яхшыра гына. Балалар бакчасына йөри башлагач, азрак чирләр”, — диде. Икенче бер танышым да шуны ук хуплады. Хәер, ул “бакчага йөри башлагач, күрәселәрең алда әле…”, — дип “юатты”.

Әби-бабайларга исә, һәрвакыттагыча, безне генә сүгәргә булсын. “Баланы теләсә-кая өстерәп йөрисез. Өйдә генә ятыгыз!”, — ди алар. Тик өйдә генә яту шулай ук дөрес түгелдер бит, ә?! Тирә-якта күпме балалар мәйданчыклары булганда, бала белән өйдә утырасы килми дә килми инде. Өйдә генә утыру баланың үзе өчен дә күңелле түгел. Аның кем белән дә булса шаярасы, уйныйсы килә. Һәркөнне бер үк кеше (ягъни, мин) белән вакыт үткәрү аңа инде күптән кызык түгел. Уен арасында бер – ике килеп иркәләнеп китү җитә аңа.

Кыскасы, белмәссең! Бердәнбер теләк: барлык авыруларда үткече генә була күрсен! Бәлки чыннан да, бакчага йөри башлагач, авырудан туктарбыз әле.

Яшь әни язмаларыннан