Гаилә психологиясе: Кайсы педиатр яхшырак – әбиме, кичәге студент кызмы?

“Бездәге медицина әниләрне тиз арада педиатр итә…” Әлеге анекдот соңгы вакытта интернет челтәрендә аеруча еш күзгә чагыла башлады әле. Хәер, бу сүзләрне гади мәзәк дип кенә кабул итү дөрес булмас, мөгаен…

Бәби тугач, участок педиатры синең иң якын, иң көтеп алган кешеңә әверелә. Берни белми, аңламый торган тәҗрибәсез ана буларак аның әйткән һәр сүзен истә калдырырга тырышып, күзенә карап тик утырасың. Ул чагында әле табиб әйткәннәрне “иләк аша уздыра” белмисең. Педиатрның һәр сүзе – закон! Күз исә бераз соңрак кына “ачыла” башлый…

Үзебезнең участок педиатры белән беренче тапкыр танышкан көн һаман истә. Роддомнан кайтканның икенче көнендә үк килеп керде ул. Кем дип уйлыйсыз? Матур итеп киенгән, кып-кызыл иннек буяган 75 яшьләр тирәсендәге әбиең… Аны күргәч, мин башта аптырап киттем. “Нишләп һаман пенсиягә китмәдегез әле?”, — дип тә сорыйсым килгән иде. Тик яхшысынмадым. Баланың аркасын тыңлаганда исә башымнан “колагы ишетә микән соң?” дигәнрәк рухтагы уй йөгереп узды…

Ышанасызмы-юкмы, әлеге очрашудан соң мин бала табибын өйгә чакырырга яхшысынмый башладым. Юууук, моның сәбәбе – әбигә ышанмауда түгел иде, әлбәттә. 75 яшьлек әбинең аякларын кызгандым, ахрысы. Поликлинкадан безгә кадәр килеп җиткәнче күпме юл узарга кирәк бит.

Баштарак педиатр биргән һәр киңәшне җиренә җиткереп үтәсәм, тиздән исә бала карау, тәрбияләү, маңка белән көрәшү мәсьәләләрендә үзем дә остардым. Югыйсә алар бала аз гына чирли башлауга, дистәдән артык дару һәм киңәшләр язылган исемлекне кулга тоттыра. Балага әлеге химияне ашатып кына җитеш.

Шулай да, әбигә без тиз күнектек. Кызым да аны таный, приемга керүгә үк үз әбисен күргәндәй итеп сөенә башлады. Баштарак балага прививкаларны вакытында ясатырга кирәк дип теңкәмә тиеп алса да, тиздән кул селтәде. “Бу ана әйткәнне аңламый”, — дип уйлады булса кирәк.

Тик рәхәт вакыт озакка бармады. Нәкъ бер елдан соң безнең яраткан әбиебезне пенсиягә җибәрделәр бит тәки. Аның урынына исә урта яшьләрдәге, тәҗрибәсе зур булган ханымны китерәсе урынга, миннән дә яшьрәк студент кызны китереп утырттылар. Хәер, ул күптән студент түгелдер инде. Шулай да, төс-кыяфәтенә караганда яңа гына вуз тәмамлаган, эш тәҗрибәсе гомумән дә булмаган кыз инде менә. Иң кызганычы – аның сүзләре гомумән дә ышаныч тудырмый! Башта бер генә уй: “безнең балаларда тәҗрибә ясамакчы…”

Хәтерләсәгез, күптән түгел без ротовирус белән инфекционкада ятып чыккан идек. Биредә безгә ике атна дәвамында балалар белән уйнамаска киңәш иттеләр. Ә менә яңа педиатрыбыз сүзләренчә, ротовирус әллә ни йогышлы чир түгел. “Кая телисез, шунда барыгыз”, — диде ул. Уфф, мин әйтәм, кая микән теге әбиебез!!! Әлеге япь-яшь балага ничек ышанмак кирәк???

Шулай булгач, нишләргә? Дөрес… Теләсәң-теләмәсәң дә педиатрга әверелергә туры килә. Ярар, салкын тию, ютәл кебек авыруларны гына дәваларбыз, Аллаһы бирса. Зурысын бирмәсен…

Яшь әни язмалары…