Казанда фатирда кәҗә бәтиләре яши! /фото, видео/

Шәһәр фатирында елан, әкәм-төкәм кебек экзотик хайваннарны асраганнарын күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Ә менә өч кәҗә бәтие йөгереп йөргәнен күргәнегез юклыгына иманым камил! Әйе-әйе, төш түгел бу! Барысы да реаль тормышта! Анда-монда гына түгел, бу бәтиләр 18нче каттагы фатирда яшәп ята.

Гөлназ һәм Илнар Мифтахетдиновларның балконында кәҗә бәтиләре яши! Аларга әле бары тик ике атна гына. Нәни бәбиләрнеке кебек караватлары да бар. Әгәр уйныйсылары килсә, тавыш бирә башлыйлар икән. Затлы кәҗә бәтиләре – англо-нубия токымыннан. Россиягә әле күптән түгел генә кайтартылган.

Исеме дә “импортный” – кемнәр куйган?

Кәҗә бәтиләре фатирга ничек эләккән соң? Бакчадагы сарайларында салкын булганга күрә, кәҗәләрне җылы фатирга алып кайтырга булган гаилә. Житмәсә, бәтиләрне әниләреннән аерырга да кирәк булган. Мондый төр кәҗәләр Россия климатына бик ияләшмәгән әле. Алар өчен иң оптималь температура 18-20 градус җылылык икән. Фатирда шундый температураны саклап була, ә бакчадагы сарайда бары тик 10 градус кына җылы.

Токымлы кәҗәләр асрый башлауларына да бер елдан күбрәк вакыт узган икән. Ике зур ана кәҗәдән 2 “кыз” һәм 1 “малай” бәтиләр дөньяга килгән. Исемнәре дә үзенчәлекле аларның – Дакар, Дакота һәм Нимфея.

«Камаз-Мастер» “Дакар” раллисында гел жиңгәч, малай кәҗә бәтие туса, аңа Дакар исеме кушабыз дип уйладым, – ди гаилә башлыгы Илнар әфәнде. “Ә ник татар исемнәрен кушмадыгыз?” дигән сорауга Гөлназ ханым болай ди: «Затлы токымнан булган кәҗәләрнең барысының да исемнәре «импортный» бит. Әти-әниләренең дә исемнәре Джессика, Денди. Аларга, гадәттә, АКШ, Голландия исемнәре дә кушалар».

Кәҗәләр нинди режим буенча яши?

Әлегә кәҗә бәтиләре, бишектә яткан бәбиләр сыман, сөтне шешәдән эчәләр. Аларны көненә биш тапкыр ашаталар. Моның өчен гаилә башлыгы көн саен, бакчага барып, кәҗәләрне савып, сөт алып кайта. “Казанда үсеп, кәҗә саварга да өйрәндек,” – ди ул елмаеп. Берәр айдан инде сөт белән бергә солы боткасы да бирә башлаячаклар. Дакота, Дакар, Нимфея – өчесе дә сөтне бик тәмләп эчә. Элек ярты шешә сөт кенә эчсәләр, хәзер бер шешәне «ә» дигәнче бетерәләр.

Бәтиләрнең әти-әниләре дә чисталык ярата. Пычранган яки җиргә төшкән ризыкны ашамыйлар. Яшелчәләрнең дә чистартылганына гына өстенлек бирәләр. Карамыйча калсаң, бөтен бакчаны пыран-заран китергәннәрен көт тә тор! Узган ел бөтен чәчәкләрне таптап бетергәннәр, виноград яфракларын, жимешләрен ашаганнар.

Бәтиләр үзләрен тыныч тота. Кичке сәгать 9да йокларга ята икән. Иртә белән хуҗалар тавышына уяналар. Тик бүлмәдә уйнаганда гына әледән-әле ламинаттагы кәҗәләрнең тояк тавышлары ишетелә. “Күршеләрегез кәҗә бәтиләре тавышына зарланмыймы соң?” дигән сорауга «Чапканнарын ишетсәләр дә әле зарланып менгәннәре юк. Мөгаен, алар безнең кызларны үкчәле аяк киеме киеп йөри, дип уйлый торгандыр», – ди алар.

Мифтахетдиновларның өч балалары бар – 13 яшьлек Азалия, 8 яшьлек Амелия һәм 7 яшьлек Самат. Димәк, һәрберсенә берәр кәҗә бәтие булып чыга. Балалар – кәҗәләрне, кәҗәләр балаларны бик ярата.

– Безнең бәтиләр, кечкенә бәбиләр кебек, уйнарга, сикерергә ярата. Улыбыз Сәетне аеруча үз итәләр. Аның өстенә менеп, колакларына кадәр яратып тияләр. Алга утырып иркәләнергә яраталар, – ди әни кеше.

Без моны үз күзләребез белән күрдек. Дакар исә кочаклашырга, алда утырырга ярата. Ә Дакота шул вакытта көнли башлый икән. Нимфея бик шук, әллә кайларга менеп китеп, хәтта компьютерларны кабыза икән. Өч кәҗә фатир буйлап чабып йөри, махсус матларга менеп «Царь горы» уенын да уйнап алалар. Күңелле алар белән!

Саубуллашу авыр булачак…

Мифтахетдиновларның кәҗә асрый башлау тарихы да бик кызык. Илнар әфәнденең әнисе кәҗә алырга хыяллана башлый. Интернетта актарына башлагач, иң тәмле сөт англо-нубия токымлы кәҗәләрендә дигән мәгълүматка тап була.

«Бәяләрен күргәч, шаккаттык. Ана кәҗәләрнең бәясе – 140 мең сум. Мөмкинлек булу белән, сатып алдык. Бу төр кәҗәләрнең сөтләре дә иссез. Кәҗә бәтиләрен башка кешеләргә биргәч, бу сөтне үзебез рәхәтләнеп эчә башлаячакбыз, Алла боерса», – ди әти кеше. Мондый токымлы кәҗәләр Татарстанда биш-алты кешедә генә бар.

Берәр айдан, кәҗә бәтиләрен башка кешеләргә сатып җибәрәчәкләр икән. Кәҗә бәтиләре белән саубуллашырга авыр булачак Мифтахетдиновларга. Чөнки Гөлназ ханым да, Илнар әфәнде дә, балалар да бәтиләрне яратып өлгергәннәр.

Әгәр Татарстанда англо-нубия токымлы кәҗәләрне асраучы кешеләр бар икән, бу гаилә алар белән аралашырга, кәҗәләр белән алмашырга бик шат булачак. Киләчәктә кәҗәләрне тагын да үрчетеп, сөтеннән сыр ясый башларга тели бу гаилә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Охшаш язмалар