«Татармультфильм» беренчелекне бирми: Шүрәле клибы — иң яхшысы /видео/

Сезнең балагыз әле һаман да чит илдә җитештерелгән мультикларны үз итәме? Баксаң, инде үзебезнекеләр ясаганнарына ияләштерә башларга вакыт икән. Әнә, Татарстан мультфильмнары Россия фестивальләрендә катнаша һәм җиңү яулый.

«Татармультфильм» студиясендә ясалган «Туган урман» музыкаль клибы иң яхшы музыкаль клип, дип табылган. Аңа XXII Россия анимацион киносы ачык фестиваленең жюри әгъзалары шундый бәя биргән.

Безнең республикада ясалган әлеге клип 2014–2016 еллар нәтитиҗәсендә шундый бәя алган. Өч минутлык анимацион роликта Шүрәле үзенең туган урманы, яшәгән урынына булган мәхәббәте турында җырлый.

«Татармультфильм» клибы 100 анимацион эшне уздыра. Шунысын да әйтик, безнең республика белән беррәттән җиңүче исеменә БДБ, Европа, Америка илләре вәкилләре дә ярышкан була. Тик безнекеләр башкаларга беренчелекне бирми.